Внеклассное мероприятие "Новый год" (сценарий праздника)
классный час (11 класс) по теме

Хуснутдинова Лилия Рафаиловна

 

9-11нче сыйныфлар өчен Яңа ел кичәсе эшкәртмәсе.

Оештыручылар: 11 нче сыйныф укучылары.

Скачать:


Предварительный просмотр:

         «Килешенде»                                                                                               «Раслыйм»

Тәрбия эшләре буенча

директор урынбасары:                                                                                Мәктәп директоры:

 ___  Г.М.Миннигалеева                                                                              _______    Н.Н.Мингалеев

«____» _________ 2009г.                                                                             «____» ___________ 2009г

                                                             

   

Олы Елга урта гомуми белем бирү мәктәбендә 9-11нче сыйныфлар өчен

Яңа ел кичәсе эшкәртмәсе

Оештыручылар: 11 нче сыйныф укучылары.

 Класс җитәкчесе: Хуснутдинова Лилия Рафаиловна.

1 өлеш. Ачып җибәрү.

Музыка.

Алып баручы: Хәерле кич, хөрмәтле дуслар! Яңа еллар белән сезне! Яңа ел! Бу сүзләрне ишетүгә күз алдыбызга хуш исле зифа чыршы, ап-ак кар бөртекләре, җемелдәвек сихри утлар килеп баса. Яңа ел диюгә, күңелдә үткәннәр белән хушлашу сагышы һәм өметле киләчәк белән кавышу шатлыгы уяна. Яңа ел диюгә – уен көлке, җыр бию, Кыш бабай, Кар кызы күз алдына килә.

Яңа еллар килсен бәхет алып,

Яңа еллар килсен елмаеп.

Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,

Яшәмәгез дуслар моңаеп.

Өр-яңа ел килә, өр яңа ел!

Чынлап яңа булсын ул

Күз яшьләрен оныттырып торсын,

Артка чиксен кайгы борчулар.

Элеккечә утлар янып торсын,

Балкып торсын шулай чыршылар!

Сүзне Яңа ел белән котлау өчен мәктәп директоры Мингалеев Н.Н.ка бирәбез.

Мәктәп директоры: Яңа ел белән котлау сүзе әйтә.

Алып баручы: Ә хәзер сезне “Кыш бабай хәтерен югалткан” дигән Яңа ел бәйрәме тамашасын карарга чакырабыз.

2 өлеш. “Кыш бабай хәтерен югалткан” дигән Яңа ел тамашасы.

Музыка.

Карсылу:  Кая ясанасың син болай?

Карчәчәк:  Ничек кая булсын? Тиздән яңа ел җитә бит. Кыш бабай белән яңа ел котлаулары һәм күчтәнәчләре таратырга чыгабыз.

Карсылу:  Ник әле син бәйрәмгә үзеңне барасың дип уйлыйсың? Без бит икебез дә Кыш бабайның оныклары. Мин Карсылу -  өлкәне, әсин Карчәчәк - кечесе. Димәк апа буларак мин барырга тиеш.

Карчәчәк:  Ничек инде син? Мин яшерәк, чибәрерәк, шулай булгач мин барырга тиеш түгелме соң? Балаларга миннән дә яхшырак бүләк була алмас. Синең кебек карт кызларга нәрсә калган ул бәйрәмдә.

Карсылу: Үзеңә кара син. Каян килгән “кукла – Барби”. Карга батып калсаң иде.

Карчәчәк:  Нәрсә мин кардан да начарырак мәллә? Кар эри бит, ә мин калам!

Карсылу:  Бу чаклы таза гәүдәң белән бәйрәмгә ничек барып җитмәкче  буласың?

Карчәчәк:  Беләсеңме? Апакаем минем! Карсылуым –ветераным. Борыныңны бик күтәрмә әле син. Менә Кыш бабай килер дә, үзе әйтер. Бәйрәмгә кайсыбызны алып барачагын.

Карсылу:  Әйдә алайса, аны тизрәк чакырабыз!

Бергә: Кыш бабай, кил давай.

Музыка.

Кыш бабай: Ай кызларым – болбылларым, ничек яшәп ятасыз?

Бергә: Әйбәт. Үзең нихәл бабакай!

Кыш бабай: Озаграк йоклап җибәргәнмен. Эшем бик күп балаларым. Бәйрәм белән котлап бүләкләр өләшәсем бар. Әйдәгез бер җырлап алыйк әле!

Музыка.

Кыш бабай: Менә җырлап та алдык. Карап-карап торам да никтер сез бик боек?

Карсылу: Менә нәрсә бабакай, кайберәүләр үзләрен гүзәлләрнең-гүзәле дип саный монда. Бәйрәм бүләгенә тиңлиләр үзәләрен.

Кыш бабай: Ниткән бәйрәм бүләге? Менә, бүләкләрне бирделәр инде миңа. Күрдегезме, тулы бер капчык. ( Капчыкны куя)

Карчәчәк: Эш шунда бабакай, минемчә, бәйрәмгә синең белән бергә безнең иң яшебез, иң чибәребез барырга тиеш.

Карсылу:  Ә минем күп гасырлык тәҗрибәм, стажым бар. Ник моны исәпкә алмыйсыз?

Карчәчәк:  Күптән пенсияга вакыт инде сиңа. Яшьләргә, чибәрләргә  юл бирергә кирәк.

Карсылу: Тукта-тукта, ашыкма әле син. Менә күз алдыңа китер, бәйрәмгә килеп керәсең ди. Таныш түгел йөз, балалар бит сине танымаячаклар һәм куркачаклар. Ә менә мин, бөтенләй бүтән инде!

Кыш бабай: Ай кызларым – болбылларым, ник болай талашасыз әле сез.

Карсылу:  (Әкерен генә капчыкны ала)

Карчәчәк:  Ничек инде бабакай, Обидно бит! Мин ел буе көттем, ай буе котлаулар әзерләдем, киендем, ясандым, бизендем.

Карсылу:  Ә мин, ә мин көннәр буе диетада утырдым.

Карчәчәк:  Ә син әле тагын көннәр буе макияж да ясадың, морщинкаларыңны капладың.

Карсылу: Минме, минме морщинкаларымны капладым. Ә син шулай мени әле? Хәзер мин сине!

(Капчык белән ялгыш Кыш бабайга суга)

Карчәчәк:   Ай аллам! Нәрсә ясадык без!

Кыш бабай: Туктыйсызмы-юкмы сез кызлар! Хәрәп булдым, хәрәп  булдым. Барысын да оныттым. Бәйрәмгә кая барасымны оныттым. Хәтеремне югалттым бит!

Карсылу:  Нәрсә оныттың?

Карчәчәк: Ник югалттың?

Кыш бабай: Капчык төште башыма,

                    Акылым китте бит шуңа.

                    Бар нәрсәне оныттым,

                    Үләрмен дип курыктым.

                    Хәтеремне югалттым.

Карчәчәк:  Инде нишлик бабакай?

Кыш бабай: Белмим, белмим балалар.

Карсылу:  Нәрсә булса да эшләргә кирәк бит инде?

Карчәчәк: Нәрсә эшли алабыз соң без?

Карсылу:  Тынычлык, бары тик тынычлык кына. Минем тормыш тәҗрибәм шуны әйтә - әгәр дә берәр нәрсә югалтсаң. Аны эзләргә кирәк.

Карчәчәк: Ну синдәге баш апакаем! Точно! Әйдәгез, юлга алайса. Киттек, табыйк тизрәк без барасы бәйрәмне.

Кыш бабай: Тик менә кайсы якка барыйк соң? Кайсы илгә юл тотыйк икән? Бөтенесен оныттым бит. Шунысын хәтерлим, ул урын гади генә түгел, йөрәккә бик ятышлы, исеме дә ниндидер олылыкны,  якынлыкны хәтерләтә. Җылылык бөркелә ул урыннан.

Карчәчәк: Җылы дисең алайса. Эврика! Димәк, бу Африка!

Карсылу: Нинди Африка! Якын ди бит ул. Ә Африка ерак бит. Бәлки Прибалтикадыр? Дөресме бабакай?

Карчәчәк: Прибалтикага барганчы, әйдәгез Шотландиягә барыйк. Итәк киеп йөргән ир-егетләрне күрәсем килә минем.

Кыш бабай: Бәлки барырбыз да әле. Тик менә башта чыршыбыздагы утларны кабызырга кирәк безгә. Әйдәгез кызларым-гүзәлләрем тылсымлы биюегезне биеп, чыршы утларын кабызыгыз әле!

Кар кызлары биюе (бию барышында чыршы утлары кабына).

Карсылу: Бабакай, бәлки без Казан дәүләт педагогия университетының физкультура факультетына барырга тиеш булганбыздыр. Анда менә дигән шәп егетләр күп.

Кыш бабай: Әйдәгез карап карыйк соң, нишлиләр икән анда. Безне көтәләр микән, юк микән.

Музыка.

Шахматист сценкасы: 11 класс егетләре

Карчәчәк: Монда көтмиләр безне бабакай. Экзаменнар вакыты икән монда. Без уйларында да юк боларның.

Кыш бабай: Уф, ардым мин балалар!

Карсылу: Борчылма бабакай, без инде килеп җиттек җылы һәм йөрәккә бик ятышлы илгә.

Кыш бабай: Һиндстан түгелме соң бу балалар?

Карсылу: Әйе бабакай. Кара әле, нинди гүзәл кызлар биеп йөри монда.

Һинд биюе: Илһамия.

Кыш бабай: Юк балалар, Һиндстанга түгел иде безгә. Мондый чибәр кызлар янына яшь кыш бабайлар җибәрәме соң мине. Ләкин бу дәртле биюдән соң үзем дә яшәреп киткәндәй булдым. Бөтен арыганнарым бетте. Ягез әле бер җырлап алыйм әле. Чык әле бире яныма кара күзле һинд гүзәле.

Кыш бабай җыры.

Музыка: Кара күзләр

Карчәчәк: Бабакай, бәлки безне  берәр дәү әни оныкларын котлау өчен үзенә кунакка дәшкәндер?

Кыш бабай: Бәлки шулайдыр, карап-карыйк соң.

Әби һәм оныклар сценкасы: 11 класс.

Музыка.

Карсылу: Монда да көтмиләр безне бабакай.

Карчәчәк: Карагыз әле, Бөекбританиягә барып караргамы әлә? Инглиз телен Эльвира апа шәп укытты бит безгә.

Кыш бабай: Әйдәгез соң, кызларым-йолдызларым.

Музыка.

Алинә Бөекбританиядә Яңа ел бәйрәмен ничек үткәрүләре турында сөйли һәм инглиз телендә шигырь  бүләк итә.

Кыш бабай: Юк кызлар монда түгел безгә. Санта-Клаус үз биләмәләренә якын җибәрмәс мине.

Карсылу: Әллә соң Казан дәүләт сәнгать университетынамы? Гөлинәнең җырын тыңлап кара әле, кая барасың исеңә төшмәс микән бабакай.

Гөлинә җырлый.

Кыш бабай: Юк балалар, монда да түгел. Үзләреннән дә менә дигән Кар кызлары, Кыш бабайлар чыга боларның.

Карчәчәк: Бабакай, балалар бакчасына дәшмәделәрме соң сине?

Кыш бабай: Юк шул, кичә булдым бит мин анда. Аларда бүген 1,2,3 яшьлек балалар өчен мода күрсәтү тантанасы.

Карчәчәк: Карап карыйк әле, быел нинди киемнәр популяр булыр икән безнең нәниләр арасында.

Музыка.

Нәниләр модасы: 9 класс

Карсылу: Бабакай, син армиягә бардыңмы ул?

Кыш бабай: Әлбәттә кызым. Кыш бабайлар өчен “специально военный подготовка” үттем мин.

Яңа елга килгәндә һәр елны кем дә булса явыз көчләр белән каршы чыга бит миңа. Убырлы дисеңме, шүрәле дисеңме – һәрчак әзер буларга кирәк.

Карсылу: Әллә соң сине военкоматка дәштеләрме? Ниләр бар икән анда, кырын күз белән генә карыйкчы.

Музыка.

Военкомат сценкасы:10 класс

Карсылу:  Военкоматка да  булып чыкмады бит әле. Яшьләр өчен хәзер иң популяр урын  военкомат түгел, ә дискотека бит. Ә бәлки шундадыр безгә бабакай.

Шаян бию:10 класс

Карчәчәк: Монда булып чыкмады. Карагыз әле, әйдәгез “Йолдызлар фабрикасы”на барып карыйбыз.

Карсылу: Әйдәгез-әйдә, сез Рәзинәнең ничек җырлаганын ишетсәгез исегез-акылыгыз китә.

Кыш бабай: Болай да югалган хәтерем тагын кая китәр икән? Әйдә кызым чык, җырлап җибәр әле.

Җыр: Рәзинә 9 класс.

Карсылу: Ә хәзер әйдәгез, ял итеп алыйк. Сезнең игътибарга реклама.

Музыка. Реклама: 10 класс.

Карчәчәк: “Мунча ташы” артистлары чакырмады микән безне. Алар хәзер бик популяр булып киттеләр.

Кыш бабай: Чакырыгыз үзләрен сәхнәгә.

Карчәчәк: Хөрмәтле артистлар, рәхим итегез!

Музыка.

Сценка: 9 класс.

Карсылу: Монда да булып чыкмады. Әйдәгез, тагын кызларны җырлатыйк әле. Кызлар чыкса Кыш бабай да үзгәрә бит. Яшәреп, хәтере кайтмас микән.

Җыр: Айгөл 9 класс.

Кыш бабай: Юк, моның да файдасы тимәде балалар. Бию карыйсы килә минем. Карт булсам да, яшь биючеләрне яратам мин оланнар.

Яшьләр биюе: 9 класс.

Карчәчәк: Бабакай, сине случайно үзенә  “Театр юного зрителя” дәшмәдеме?

Кыш бабай: Әй-й, белсәм иде балалар, сезне болай газаплар идемме соң?

Музыка.

Сценка: 10 класс.

Кыш бабай: Юк-юк, монда түгел безгә.

Карсылу: Берәр артист дәшкәндер әле. Карагыз-кара үзе дә килә әнә.

Музыка.

10 класс

Кыш бабай: Аллам сакласын мондыйлар янында йөрергә. Дед Мороз бара алар янына.

Карсылу: Әйдәгез, Ералаш карыйбыз. Шуннан да күңеллесе булмас.

Музыка.

Ералаш: 10 класс

Карчәчәк: Бабакай, син бию карарга яратам дигән идең, әйдә, үзең дә бер биеп ал әле!

Кыш бабай: Бик арытты бит бүген кызым. Булдыра алырмын микән?

Карсылу: Була-була бабакай, бер дә борчылма, булышабыз без сиңа.

Татарча бию көенә Кыш бабай һәм Кар кызлары биюе.

Кыш бабай: Төште-төште балалар!

Карсылу: Нәрсә төште бабакай.

Кыш бабай: Кая барасыбыз исемә төште. Әйе, ул урын гади генә түгел, йөрәккә бик ятышлы, исеме дә ниндидер олылыкны,  якынлыкны хәтерләтә. Җылылык бөркелә ул урыннан.

Карсылу: Әйт инде тизрәк, кая барабыз соң без?

Кыш бабай: Татарстан Республикасының  Балык Бистәсе районы Олы Елга авылына барабыз без оланнар.

Карчәчәк: Я, кайсыбызны бәйрәмгә үзең белә аласың инде? Минеме, әллә анымы?

Кыш бабай: Икегезне дә алам балалар. Без бит һәрчак бергә, бергә башлаган эшне бергә төгәллик.

Бергә: Без риза бабакай.

Музыка.

Кар кызлары җыры.

Кыш бабай:  Кадерле кунаклар, дуслар, туганнар! Быелгы яңа 2010 ел сезгә бары тик уңышлар гына алып килсен. Юлларыгыз киң, көннәрегез якты булсын! Барлык  хыялларыгыз тормышка ашсын. Елмаеп, шатланып яшәгез кардәшләр!

Карсылу: Бабакай, кара әле яңа ел үзе дә кереп килә.

Музыка.

Кечкенә яңа ел белән тигр керә.

Карчәчәк: Карагыз әле нинди кечкенә ул!

Карсылу: Ах! Нинди матур! Нинди өметле!

Карчәчәк: Күзләреннән нур бөркелә аның,

                 Елмаюы кояшка тиңле!

Музыка.

Яңа елны тирбәтеп йоклаталар.

Карсылу:  Тукта-тукта, йоклый түгелме соң?

                  Фәрештәләр кунган иңенә.

Карчәчәк:  Тыныч кына  йоклап алсын әйдә,

                   Яңгыраган салмак кына көйгә.

Кыш бабай:   Барасы юллары озын әле аның. Әйдә бүген йокласын, ял итсен. Матур төшләр күрсен.  Хыяллары тормышка ашсын. Каршылыкларга юлыкмасын.

Карсылу:

Фәрештәләр һәрчак юлдаш булсын,

Бәхет булсын һәрчак юлыгызда!

Үтәр елыгыз сикәлтәсез булсын,

Изге дога булсын юлыгызда.

Карчәчәк:

Күңелегезгә җыйган яхшылыклар,

Изгелекләр булып кайтсыннар.

Туар таңнар алып килсен сезгә

Сәламәтлек, бәхет, шатлыклар!

(Барлык катнашучылар чыгып бас һәм җыр башкаралар)

Җыр: “Авылымның кадерле кичләре” укучылар барысы бергә башкаралар.

3 өлеш.

1.Яңа ел чыршысы тирәли әйләнү.

2. Яңа ел почтасы өләшү.

3. Биюләр. 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий внеклассного мероприятия по немецкому языку - "Праздник осени"

Данное внеклассное мероприятие ориентировано на учащихся 3-5 классов, изучающих немецкий язык по УМК "ШАГИ" ( авт. И.Л. БИМ).  Это конкурсная программа, рассчитанная на разноуровневую подготовку ...

Сценарий внеклассного мероприятия по литературе. Писаховский праздник "В гостях у Сени Малины"

1. Заочная  экскурсия. С.Г. Писахов-«патриарх северной литературы». В 2005г.  в старинном здании на Поморской-10 в г.Архангельске  открыт музей Писахова, в котором представлены интересн...

Сценарий внеклассного мероприятия "Новому веку - здоровый человек!"

Внеклассное мероприятие для учащихся 7 классов...

Внеклассное мероприятие "Новый год" (сценарий праздника)

9-11нче сыйныфлар өчен Яңа ел кичәсе эшкәртмәсе.Оештыручылар: 11 нче сыйныф укучылары....

Внеклассное мероприятие по физкультуре – сценарий праздника: "Папа, мама, я - спортивная семья!" ________________________________________

Внеклассное мероприятие по физкультуре – сценарий праздника: "Папа, мама, я - спортивная семья!"Цели и задачи:формирование здорового образа жизнивоспитание потребности к систематическим занятиям физич...

Сценарий внеклассного мероприятия «Новый год и Рождество в Германии и России» .

Сценарий внеклассного мероприятия «Новый год и Рождество в Германии и России» для учащихся. ...

Сценарий внеклассного мероприятия "новый год " (год быка)

Сценарий внеклассного мероприятия "новый год " (год быка)...