Туган як,туган җир темасына сценария
методическая разработка на тему

туган як.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon min_tatarcha_soylshm_2012_el.doc333.5 КБ

Предварительный просмотр:

Мин татарча сөйләшәм    2012 ел  

Татарстан туган ягым

   Әвәлге гадәт буенча

   Борылдым сиңа тагын

   Исәнме, җанга газиз җир

   Илһамым, туган ягым.

Исәнмесез кадерле кунаклар. Менә без дә сезнең янга     !!!!!! авылыннан кайнар сәламнәр алып килдек.

    Эх туган як , бар бер хикмәт-серең!

    Гомер узган саен тартасың

    Әллә нәрсә булды сиңа хәзер

    Бөтенләйгә килә кайтасым...

Чирәмеңә ятсам-чирем китә,

Кычытканың чакса көч алам.

Кырларыңа чәчеп җыр-моңнарын

Кайтып бара сиңа үз балаң.

ҖЫР: Татар халык уен җыры

Матур уен.

Сез уртада, без кырында

Әйләнәбез түгәрәк.

Уеныбыз булсын матур.

Күңел ачыйк бергәләп.

Туган җирем. Сөям сине шашып,

Синсез гүя яшәү юк миңа.

Каеннарың шавы тынгы бирми,

Күңелләрем сиңа ашкына.

Гүзәл  табигатем , синең алда  

Бурычлы дип сизәм үземне.

Син булмасаң, ятим  кебек  калам

Кайтыр юлга төбәп күземне.

Әйдәгез кызлар җырлап-биеп алабыз

Эх, зилем-зиләле

1.Җитәкләшеп, тезелешеп,           2.Кояшлы матур аланда

Без урманга барабыз.                    Гөлләр чәчәк аталар

Урманда яшел аламда                   Тирә-юньгә ямь, матурлык.

Җырлап-биеп алабыз                    Хуш исләр тараталар.

Кушымта:

Эх, зилем-зиләле,                           Эх, зилем-зиләле,

Сандугачым кил әле.                     Сандугачым кил әле.

Кил әле, дустым, кил әле               Шушы матур аланда

Бергә әйләник әле                          Икәү әйләник әле.

  • Әйдәгез мәкаль  әйтеш уйныйбыз.

  • Әйдәгез .
  • Атаң да җир    /   анаң да җир
  • Таянма билеңә  \  таян илеңә
  • Бердә түгел  /илдә көч
  • Җир тартмаса / су тарта

Ә хәзер әйдәгез шигырь әйтешле уйныйбыз.

Мин сөйлим.

Кояш,кояш,                            -Әйе ,- беләм,

Син биектә,                             Мин әйтәм, тыңлап кара :  

Бар дөньяны күрәсең.             Иң матур җир-

Әйтче,Иң матур җир кайда,     Туган җир ул,  

Син бит инде  беләсең.            Онытма моны, бала.

 Ә хәзер мин сөйлим.

Туган ил ул - алтын арышлар,

Туган ил ул – зифа камышлар,

Туган ил ул- иркен болыннар,

Болыннарда-нәни колыннар.

Туган ил ул – зәңгәр диңгезләр,

Туган туфрак,үсән нигезләр.

Туган илдә барыбыз бертуган,

Бик кадерле безгә ул шуңа.

Туган ил ул була бер генә,

Туган илнең кадрен бел генә.

Туган җирем – күңел бишегем син,

Әле дә  булса синдә тирбәләм.

Талгын гына искән җилләрең дә

Сыйпап китә минем иңнәрдән.

Син бирәсең яшәү көче миңа

Киләчәккә өмет, ышаныч.

Тормыш юлын үткән чакларда да

Үз балаңа һәрчак таяныч.

ҖЫР:    Мин яратам сине Татарстан.

Тормыш  ыгы-зыгысыннан  туктап,

Мәшәкатьләреңнән бераз арын да,

Әй, туганым, үткәнеңә кара

Анда синең нәселең башлана.

     Ерак бабайлардан аваз килә

     “Тамырыңны өйрән, и бала!

      Оныта күрмә нинди җепләр белән

      Кеше заты җирдә саклана”.

           

 

Сезнең алда чыгыш ясадалар:

   

Рәхмәт сиңа җылы кояш,

 Якты нурлар сибәсең.

    Рәхмәт сиңа ,кара туфрак,

    Безгә байлык бирәсең.

Рәхмәт сезгә, әти-әни,

Иркәлисз,сөясез.

   Рәхмәт сезгә, дусларыбыз,

   Хөрмәт итеп килгәнсез.

Игътибарыгыз   өчен   зур  рәхмәт.

Чыгыш ясаучы укучылар:

   

Татар теле укытучысы:


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Туган ягым - яшел бишек" темасына фәнни-тикшеренү эше

Урман-кырлар, тау-калкулыклар, елга-күлләр... Һәр төбәкнең төрле атамалар белән исемләнгән, халык теленә кереп калган аерым тарихы, легенда-риваятьләре белән анда-күңелдә яшәгән урыннары бихисап...

"Туган як табигатен тасвирлау" темасына ачык дәрес - сәяхәт эшкәртмәсе һәм презентациясе

Хәзерге заманда укучыларыбыз күбрәк компьютер, телевизор артында утыралар, кесә телефонында казыналар. Әйләнә - тирә мохит , табигать белән бик аз кызыксыналар. Җитмәсә, урам тәрбиясе балаларыбы...

Ачык дәрес Тема: Туган як табигате. Кыш темасын йомгаклау.

Ачык дәресТема: Туган як табигате. Кыш темасын йомгаклау....

“Туган илем” темасын кабатлау.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:                                               ...

Туган телләр көненә сценарий

Әнкәм сөеп- сөеп әйткән,Әткәм чөеп-чөеп әйткән,Апам биеп-биеп әйткәнМатур сүзләр җанымдадыр!...

Туган тел көненә багышланган сценарий

Туган тел көненә багышланган сценарий...

“Гүзәл минем туган җирем” шигырь уку конкурсына сценарий

quot;Гүзәл минем туган җирем" конкурсына сценарий...