Праздник урожая (на тат. языке)
методическая разработка на тему

Разработка внеклассного мероприятия рекомендуется для классных руководителей, воспитателей.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon altyn_koz.doc37.5 КБ

Предварительный просмотр:

“Алтын көз” кичәсе.

Бәйрәмдә 5-7 сыйныф укучылары катнаша.

Зал алтын көзне хәтерләтеп бизәлгән.

1нче алып баручы:  Ак каенннар сары шәл бөркәнгән,

                                   Кызыл чулпы таккан усаклар.

                                   Яшь миләшләр мәрҗәннәрен кигән

                                  “Алтын көз” чоры бу чаклар.

2нче алып баручы:   Хәерле кич,”Көзге сарайга”ял итәргэ туктаган юлчылар һәм килгән кунаклар!Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз! 

 

1нче алып баручы:  Без бүгенге кичәдә көзге эшләрдән соң күңелле һәм матур итеп ял итәрбез: биербез,җырларбыз,кыскасы күңел ачарбыз.

2нче алып баручы:  Безнең бүгенге очрашуда төрле кызыклы хәлләр,мавыктыргыч уеннар,кызыклы очрашулар көтә.

 1нче алып баручы: Безнең сарайга тукталган кунаклар өч “патшалыкка”бүленеп узара көч сынашачаклар,шуның белән үзләренең тапкырлыкларын, зирәклекләрен күрсәтерләр.Җанатарлар сезнең белән дә төрле кызыклы уеннар уйнарбыз.

 2нче алып баручы: Сез бераз гаҗәпләнгәнсездер,түрдәге өстәл артында кулларына кәгазь, каләм тоткан кемнәр утыра дисездер. Болар безнең жюри әгъзалары.Алар кайчан конкурс башланыр да,кайсы команда ничек чыгыш ясар икән дип көтеп утыралар.Таныштырып китәм:(исем,фамилияләре әйтелә).

1нче алып баручы: Һәм,әлбәттә,конкурслар булгач аның җиңүче һәм җиңелүчесе дә була.Патшалыклар белән таныша башлыйбыз,рәхим итегез!

1 конкурс: Патшалыкларның визиткалары түбәндәге жанрларда күрсәтелә:

 1.Яфраклар коелу.                                  4.Күчмә кошлар.

 2.Көзге яңгырлар.                                   5.Көзге букет.

 3.Әбиләр чуагы.                                      6.Көзге моң.

Конкурс 10 балл белән бәяләнә.

2 конкурс: “Гербарий” җыю.Һәр патшалыкка  яфраклар бирелә,әлеге яфрак кайсы агачныкы булганын ачыкларга.

Конкурс 5 балл белән бәяләнә.

3 конкурс: Көзге салат.Патшалыктан икешәр катнашучыга күзләре бәйләнгән килеш җиләк-җимешләрдән,яшелчәләрдән әзерләнгән салат ашатыла.Алар салатка нинди ингредиентлар салынганын әйтергә тиешләр.

Конкурс 5 балл белән бәяләнә.

4 конкурс: “Көзге фантазияләр”. Бизәлеш өчен өчен 2 балл, тәкъдим итү өчен 2 балл куела.

5 конкурс: “Көзге мода-2013.” 2егет һәм 2 кыз һәрбер “патшалыктан” мода күрсәтәләр.

Конкурс 1-5 балл белән бәяләнә.

 ”Патшалыклар” әзерләнгән арада җанатарлар белән уен: “Табышмакка тап җавап”.

1.Аяксыз,кулсыз капка ача.(җил).

2.Лампа тугел- яктырта

   Мич түгел-җылыта.(кояш).

3.Җир астында җиз бүкән

   Ул ни икән?(бәрәңге).

4.Үскәндә яфрагын ашыйлар,

   Үсеп җиткәч,үзен ашыйлар.(суган).

5. Җир астында алтын казык.(кишер).

6. Йөз кат кием, барысы да төймәсез.(кәбестә).

7.Ни өчен өрәңгене шырпы патшасы диләр?(аннан шырпы ясыйлар).

8. Җирнең үсемлеклүр үсә торган өлеше.(туфрак).

9. 40 авыруга дәва бирә торган куак.(Гөлҗимеш).

10. Җир йөзендә нинди кошлар күбрәк?(йорт кошлары).

6 конкурс: “Көз нигъмәтләре.”

 Һәрбер “патшалыктан” 1әр егет чыга.Алар номер сугылган  2шәр жетон алалар,күзләрен бәйлиләр.Катнашучы кулы белән тоемлап кулында нинди җиләк-җимеш яки яшелчә икәнен әйтергә тиеш.

     Яшелчәләр.                                              Җиләк-җимеш.

1.Кабак.                                                           1. Слива.                                    

2.Баклажан.                                                     2. Алма.

3.Бәрәңге.                                                        3. Груша.

4.Борыч.                                                           4.Айва.

5.Чөгендер.                                                      5.Персик.

6.Шалкан.                                                        6.Гранат.

Һәрбер катнашучының дөрес жавабына 1 балл.

7 конкурс: Тизлеккә апельсин согы сыгу.(кул белән)

 Конкурс 5 балл белән бәяләнә.

8 конкурс: “Уңган хуҗабикәләр”.

“Көз нигъмәтләре” конкурсындагы яшелчә,җиләк-җимештән вакытка салат әзерләргә.Һәрбер “патшалыктан” 2 укучы чыга.Салат җюрига бирелә.1минут вакыт аралыгыда салатны яклый.

Конкурска балл ризыкның тәменә,бизәлешенә,ничек тәкъдим ителүеннән чыгып куела.1-5 балл.

9 конкурс: “Көз темасына җырлар башкару”

Патшалыктагы һәрбер укучы катнаша.Соңгы җырны башкарган патшалык 5 балл ала.Конкурс җанатарлар арасында да дәвам итә.Аларның балы кайсы патшалыккатавыш бирә шуңа өстәлә.

Һәрбер җырга 1 балл.

10 конкурс: Шигырь язу.

Бакчаларда,иелде,таулар, кишерләр,өелде,помидорлар,торма,пешеп,җиргә,

кызарып.  

Бирелгән сүзләрдән 1 куплетлы шигырь язарга.

Конкурс 5 балл белән бәяләнә.

Бакчаларда торма-кишерләрдән

Таулар өелде.

Помидорлар пешеп-кызарып

Җиргә иелде.

1нче алып баручы: Ә хәзер  алар шигырь язган вакытта 8,9 сыйныф укучылары үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтәләр.

2нче алып баручы: Рэхмәт!Сүз конкурсларга йомгак ясау өчен жюрига бирелә.

Жюри конкурсларга йомгак ясый.Күп очко җыйган “патшалык” җиңүче дип билгеләнә.Торт яки пирог белән бүләкләнә.Һәрбер катнашучыга призлар тапшырыла.

1нче алып баручы: Бүгенге “Көзге сарай” кичәсендә актив катнашучыларга жюрига , җанатарларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.Барыгызны да дискотекага чакырабыз.

Җырлар көз темасына сайланыла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Бабье лето"- сценарий праздника урожая на татарском языке

“Әбиләр чуагы”яки “Дөнья  буенча сәяхәт”- уңыш бәйрәменә сценарий....

Cценарии праздников "Цветок для мамы" и Праздник Урожая

Сценарии Праздника Урожая и Дня матери "Цветок для мамы" разработаны для детей разновозрастной группы от 4 до 15 лет....

Внеклассное мероприятие по немецкому языку для 5-6 классов " Осень и праздник урожая в Германии"

Цель: развитие речевых умений и навыков, привитие интереса к изучению немецкого языка, развитие талантов и способностей учащихся.Для проведения данного мероприятия необходимо украшение зала, которое д...

Праздник осени-праздник урожая

Классный час "Праздник осени-праздник урожая" . Социально-нравственное направление....

Конспект урока немецкого языка по теме «Праздник урожая» для 6 класса

Конспект урока немецкого языка по теме «Праздник урожая»...

Презентация на тему "Праздники Германии: Праздник урожая"

Данная презентация предназначена для обучающихся 4-8 классов....

Внеклассное мероприятие по немецкому языку "Праздник урожая"

Меролриятие знакомит учащихся с традициями страны изучаемого языка....