сценарий "Радуга семейных талантов" на татарск
материал на тему

                                “Гаиләдәге салават күперенең талантлары”

             

      барлык төркемнәргә дә ярашлы әхлак тәрбиясенә багышланган чара ( биремнәрне алыштырырга яки катлауландырырга була). Бу чара үземнең икенче кечкенәләр төркемендә үткәрелде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon stsenariy_gaildge_salavat_kuperenen_talantlary.doc40 КБ

Предварительный просмотр:

                                “Гаиләдәге салават күперенең талантлары”

             

      барлык төркемнәргә дә ярашлы әхлак тәрбиясенә багышланган чара ( биремнәрне алыштырырга яки катлауландырырга була). Бу чара үземнең икенче кечкенәләр төркемендә үткәрелде.

     Алып баручы: Исәнмесез, хөрмәтле әти-әниләр! Бүген без гаилә бәйрәменә җыелдык. Гаиләдә баланың әхлак тәрбиясе үсеш ала башлый. Өлкән кеше бала өчен “көзге” булып тора. Шуңа күрә без дә балаларга бөтен мәхәббәтне сеңдереп карарбыз. Бу баланың киләчәктә яшьтәшләре белән үзара яхшы мөнәсәбәткә керер өчен бик мөһим.

     Бүгенге очрашуыбызны мин “Гаиләдәге салават күперенең талантлары” дип атадым. Сез бөтенегез өйдә көч-хәл куеп, балаларыгыз белән тырыштыгыз. Бүген без кояш һәм салават күперен барлыкка китерергә тырышырбыз. Сез аны үзегезнең талантыгызны күрсәтеп яктыртырсыз. Тагын бер кат бердәмлек чынлап та зур көч икәненә ышанырбыз!

     Әти-әниләр, әйдәгез әле салават күперенең төсләрен искә төшерик. Сезгә ярдәмгә бер җөмлә әйтәм: “Киңәш: кызым, сакла яшьтән, зинһар, затлы шәҗәрәне!” Бу җөмләдәге сүзләрнең беренче хәрефләре төснең исемен искә төшерергә ярдәм итәр. Димәк, нинди төсләр?

     Әти-әниләр: Кызыл, кызылт сары, сары, яшел, зәңгәрсу, зәңгәр, шәмәхә.

     Алып баручы: Менә сезнең кулыгызда да билгеле бер төс. Сез үз төсегезгә чыгарга тиеш буласыз. Беренче төсебез безнең кызыл. Әйдәгез, кемгә кызыл төс  эләкте, шулар чыга. Сезгә мин спорт ярышларын әзерләдем. Кызыл төс безнең җиңү төсе. Девизны укыдык.

     Әти-әниләр:

Хәрәкәттә - бәрәкәт,

Тәнгә керә көч hәм дәрт.

Тәнгә - сихәт, жаңга - рәхәт,

Хәрәкәткә мең рәхмәт!

Беренче гаилә өчен ярыш. Шарны ракетка белән тәрәрәтәбез. Кем тизрәк булыр икән? (Балаларга әти-әниләр булыша).

Икенче гаилә өчен ярыш. Шарларны гимнастик таяк белән тәгәрәтү.

Зуррак төркемнәр өчен “Пингвин” ярышы бик кызык. Анда шарлар ике аяк арасына куела.

Ә хәзер бөтен гаиләләрне чакырам. Балаларыгыз хәрәкәтле уеннар бик яраталар. Бу уенның кагыйдәсен әзрәк үзгәртәбез. Музыка астында сез очасыз, музыка туктагач, сез кыршауларга гаиләгез белән керәсез. Гаилә әгъзаларыгызны югалтмагыз. (Аннары кыршаулар санын киметергә дә мөмкин).

Иң беренче төсебезне ябыштырабыз.

     Кызылт сары төс – тылсымлы төс. Ул безне әкият, шигърият иленә чакыра. Әти-әниләр, сезнең балаларыгыз уенчыкларның үз урыннары булырга тиеш икәнен беләләр. Барлык гаиләләрдә, илдә тәртип җыештырылган уенчыклардан башлана. Шуңа күрә без хәзер яраткан уенчыкларыбыз турында шигырьләр сөйләрбез. Шигырьләр ятлаган гаиләләр чакырыла. Бу биремне дә үтәдек, кызылт сары төсне дә ябыштырабыз. 

Курчагым.

Курчагым белән таныштырам.

Аңа хәзер ук исем кушам.

Алинә, Алсу, Йолдыз-

Ул миңа бик якын дус.

Мин аны тибрәтәм,

Ашарга да да пешерәм.

Ул мине тыңлап усәр,

Эшемдә ярдәм итәр.

Элегә ул бәләкәй,

Йөри дә алмый богай.

Кайгырмыйм, чөнки...

Бөтенебез шулай үсте.

Машина.

Бау тагып тәгәрәтәм.

Тәгәри дә, тәгәри

Тик торам дип тә әйтми.

Уйната да, уйната

Китеп булмый бер дә.

Көне-төне уйнар идем.

Бераз йоклап алам,

Йә ашап киләм,

Калган вакытта

Машинамны тәгәрәтәм.  

(автор шигырьләре).

     Сары төс көзге саргайган яфраклар белән дә, язгы кояшның нурлары белән дә бәйле. Ә кеше билгеле булганча, бәхетле булганда һәм кайгырганда да җырлый. Шуңа күрә мин бу төсне җыр белән бәйләдем. Бергә ике гаилә җырлый. “Кояш кояш мәңге балкый...”. Бик матур итеп җырладыгыз, рәхмәт сезгә. Сары төсне дә ябыштырабыз.

     Яшел төс табигатьне саклау белән һәм бер-береңә дустанә мөнәсәбәттә тору белән бәйле. Менә безнең ... гаиләләре мини-сценка әзерләделәр.

     Автор: Яшәгән ди булган ди ташланган итек. Ул көне буе бер үзе елап торган. Аның бер дусты да булмаган. Кояшлы бер көнне бу итек яныннан Тычкан үткән.

     Тычкан: Исәнме, Итек, син бер үзең генә ме?

     Итек: Исәнме, Тычкан, әйе.

     Тычкан: Миңа бик салкын. Мине керт әле.

     Итек: Әйдә, кер, мин сине җылытырмын.

     Автор: Тычкан җылынгач, өйне җыештырган һәм ашарга пешергән. Бу тәмле искә Әрлән йөгереп килгән.

     Әрлән: Бу тәмле ис шул матур өйдәндер. Тук-тук, кем итектә яши?

     Тычкан: Мин Тычкан. Ә син кем?

     Әрлән: Мин Әрлән. Минем дә синең белән яшисем килә.

     Тычкан: Әйдә, кер, бергәләп яшәрбез.

     Автор: Менә алар икәү яши башладылар. Бер көнне аларның матур өе яныннан йомран үткән.

     Йомран: Нинди матур өй! Анда кемдер күңел ача. Мин хәзер бу өйгә керәм дә хуҗаларын куып чыгарам. Бер үзем рәхәтләнеп торам.

     Автор: Моны Тычкан белән Әрлән ишеткәннәр һәм Йомранга киңәш биргәннәр.

     Тычкан һәм Әрлән: Юк, алай ярамый. Син шакып хуҗалар белән исәнләш, бергә яшәргә рөхсәт сора.

     Автор: Йомран киңәшләрен тыңлап нәкъ шулай эшләгән. Хәзер инде алар өчәү рәхәтләнеп яшиләр.

     Алып баручы: Молодцы, рәхмәт сезгә. Яшел төсне дә бик теләп ябыштырам. Алга таба безне зәңгәрсу төс көтә. Аны мин “Матур сүз остасы дип билгеләдем. (Зуррак төркемнәре өчен бию конкурсы тәкъдим ителә).

Эт.

Этемне яратам

Аны тыңларга өйрәтәм.

Ят, утыр, йөгер, ауна -

Барысын да кабатла! 

Светофор.

Мин светофор, светофор булам

Машиналарга һәм кешеләргә булышам.

Янды кызыл утым – тукта,

Янды яшел утым – атла.

Тавык.

Түтәлләрне сакла!

Тавыкка ирек бирмә!

Әнә үлән эзләп йөри.

Эзли-эзли – бакча таптый.

Чүп үләне дигәндер,

Борчакны “утап” киткәндер.

Чу! Кит тизрәк!

Йөрмә бакча таптап.

Үрдәк.

Бак-бак, - мин үрдәк.

Җәй көннәре бик рәхәт.

Кояш чыккач – шатланам:

Коенам да коенам. 

(автор шигырьләре).

   Чираттагы зәңгәр төс -  катнашкан конкурсларның нәтиҗәсе. Әти-әниләр “Минем исемен нәрсәне аңлата?”, “Ни өчен сез балагызга шундый исем куштыгыз?” иншалар, “Шәҗәрә” шәҗәрәләр һәм “Гаилә учагы” рәсем конкурсларында катнашкан әти-әниләрне чакырабыз. Конкурсларда катнашканыгыз өчен рәхмәт сезгә һәм мин зәңгәр төсне дә ябыштырам.

     Иң соңгы шәмәхә төсебезне гаилә дуслыгын билгелик, дуслар. Бөтенебез дә әйлән-бәйләнгә басыйк, дуслар. “Нәниләр зарядкасы” исеиле җырлы-биюгә чакырам.

     “Гаилә” бәйрәме ахырга якынлашты. Менә нинди матур салават күпере һәм кояш барлыкка килеп чыкты. Аны сез үзегезнең көчегез белән яктырттыгыз. Сезгә гаилә бәхете, исәнлек-саулык теләп калам.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гуманизация семейного воспитания. Диалог семейного общения. Семейный досуг

Материалы для родительского собрания в 8 - 11 классах....

Тест по татарскому языку 2 класс татарская группа

Тесты для проверки знаний ,2 класс,татарская группа,1 полугодие...

Рабочая программа по татарскому языку и татарскому литературному чтению для русскоязычных учащихся 3 класса в коррекционной школе VIIII вида

Программа    Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән “VIII төр махсус (коррекцияләү) мәктәпләрендә укучы рус телле б...

Тесты по татарскому языку для 5-9 классов в коррекционной школе VIII вида (для татарских групп)

Тесты по татарскому языку для 5-9 классов в коррекционной школе VIII вида (для татарских групп)...

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА УЧЕБНОГО ПРЕДМЕТА «РОДНОЙ (ТАТАРСКИЙ) ЯЗЫК» И "РОДНАЯ (ТАТАРСКАЯ) ЛИТЕРАТУРА" ДЛЯ ИЗУЧАЮЩИХ ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК КАК РОДНОЙ (5 – 9 КЛАССЫ)

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА УЧЕБНОГО ПРЕДМЕТА «РОДНОЙ (ТАТАРСКИЙ) ЯЗЫК»  И "РОДНАЯ (ТАТАРСКАЯ) ЛИТЕРАТУРА" ДЛЯ ИЗУЧАЮЩИХ ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК КАК РОДНОЙ (5 – 9 КЛАССЫ)...