"Һәркемнең гомере бер генә, яхшылык эшләргә ашыгыйк!"
материал на тему

Миргазизова Лейсан Мубаракзяновна

Шәфкатьлелек айлыгында үткәрелгән бәйрәм эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл яхшылык эшләргә ашыгыйк43.75 КБ

Предварительный просмотр:

“Һәркемнең гомере бер генә,

Яхшылык эшләргә ашыгыйк”


Тема:“Һәркемнең гомере бер генә,

            Яхшылык эшләргә ашыгыйк”.(Ф.Яруллин)

Барыбыз да яхшылыкка мохтаҗ,

Бу заманда бигрәк.

Яхшылыкны эшләү җиңел түгел,

Ә эшләргә кирәк!

Р.Миңнуллин

Максат:  -укучыларда бер-берсенә һәм әйләнә –тирәдәгеләргә карата игътибарлылык, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү;

-игелекле кешеләр һәм аларның башкарган эшләре белән таныштыру;

-үзләрендә әлеге хис-тойгыларның тәрбияләнүенә юнәлеш бирү.

Җиһазлау:Р.Миңнуллин шигыре язылган плакат, проектор, уен өчен туп, карточкалар, сәхнә бизәр өчен чәчәкләр, презентация(“Яхшылык эшләргә ашыгыйк!”)

 

Балалар, бүген без сезнең белән “Яхшылык эшләргә ашыгыйк” дигән кичәгә җыелдык, һәм кешеләрне бизи торган асыл сыйфатлар турында сөйләшербез. Безнең һәркайсыбызның бәхетле буласы килә. Ә бәхет каян килә? Аны беркем дә чәчеп үстерми. Барыгызның да “Үзең яхшы булсаң, кеше дә яхшы, Үзең начар булсаң, кеше дә начар,- дигән халык мәкален ишеткәнегез бардыр. Башкаларның сиңа уңай мөнәсәбәттә  булуын теләсәң, үзең дә яхшы булырга тиешсең. Моның өчен нинди сыйфатлар тәрбияләргә кирәк соң? Әйдәгез әле, бергәләп Ф.Яруллинның “Сорау һәм җавап” шигырен тыңлап үтик.

Кабатлыйм бер сорауны

Өнемдә һәм төшемдә:

“Кеше булып яшәргә

Нәрсә җитми кешегә?”

Диңгез әйтә: “Тирәнлек”,

Урман әйтә: “Бердәмлек”,

Таулар әйтә: “Горурлык”,

Юллар әйтә: “Юмартлык”,

Чык суы әйтә: “Сафлык”,

Яшен әйтә:”Кыюлык”,

Ипи әйтә: “Олылык”,

-Гүзәллек,- диләр гөлләр,

-Нык канат,- диләр күкләр.

Һәм шушының өстенә

Кирәк тагын иң элек

Кешене кеше иткән

Бер нәрсә - Кешелеклелек


 Кешелеклелек - иң төп сыйфат. Моңа ирешү өчен үзеңдә намуслы, тәртипле, әдәпле булу күнекмәләре тәрбияләргә кирәк. Болар- кешедәге иң күркәм сыйфатлардыр.

          - Тормышта ак белән кара, төн белән көн булган кебек, изгелек белән янәшә яманлык та бар. Әйләнә–тирәбездә яхшы һәм тискәре күренешләр бергә үрелеп бара. Бүген сезнең белән шул хакта сөйләшербез дә.

Һич яхшылык эшли алмасаң син

Кешеләргә бик-бик теләп тә, -

 Изге теләк телә, Ул да кайчак

Зур көч өстәп куя йөрәккә, - дип язды Ф.Яруллин. Димәк, бүгенге чарабызда  яхшылык, изгелек һәм шәфкатьлелекне үзебезнең юлдашыбыз итеп алырбыз.

   Әйдәгез,барыбыз  да  матур итеп басып, кулга-кул  тотышыйк, бер-беребезгә  елмайыйк та зур итеп кояш ясыйк. Куллардан-кулларга  җылылык, күңелдән-күңелгә  рәхәтлек  йөгерде, йөзләргә  якты  нур  булып  елмаю  сирпелде. Менә  шушы  җылылык,  рәхәтлек,  елмаю безгә  көн  буена  җитәрлек  көч  бирә дә  инде.(Алинә җыр)

 Кояш бар җиһанны яктыртучы, без бүген үзебез дә кояш ролендә булырбыз.

Кояш кешеләр өчен  нәрсә эшли?

Гел яхшылык кына эшли!

Без уйлап карыйк әле,нәрсә соң ул яхшылык? Кем ничек аңлый? Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә яхшылык сүзенең түбәндәге синонимнары бирелгән:

  • Мәрхәмәтлелек
  • Ярдәмчеллек
  • Кешелеклелек
  • Шәфкатьлелек
  • Ихтирамлылык
  •  Игелеклелек

Кебек матур төшенчәләрне  үз эченә алучы, бик киң мәгънәле сүз ул. Димәк,   без игелекле эшләрне аеруча күп башкарырга, туганнарыбыз- якыннарыбыз белән тагын да күбрәк аралашырга, бер- беребезгә игътибарлы, ихтирамлы, түзем, миһербанлы булырга, ятим- мохтаҗларга җан җылысын, матди ярдәмне кызганмаска, изге гамәлләр башкарганда юмартлык күрсәтергә тиешбез.

Кыл яхшылык кешеләргә

      Кеше булыйм дисәң.

       Авыр булыр өсләреңә

       Гөнаһ туны кисәң.

1нче укучы. Кеше булып яшим дисәң,

      Бул син кешелекле.

       Бәхетле көн итим дисәң,

       Бул син игелекле.

2нче укучы. Дөньяга килгәнсез икән,

       Мәрхәмәтле булыгыз.

       Ялгыз әби- бабайларга

        Ярдәм кулы сузыгыз.

       Явызлыкка юл куймыйча,

        Яхшылыклар  кылыгыз.

3нче укучы. Кыл яхшылык, чәч,син, иман нуры,

                       Бүген чәч, иртәгә соң булыр.    

                        Синең чәчкән  нурларыңнан

                        Бу дөнья барыбер яктырыр.

Халкыбызда әүвәл-әүвәлдән ятимнәргә, кулы-аягы гарипләргә, язмыш кимсеткән, табигать кыерсыткан кешеләргә аерым бер гадәт яшәп килгән. Аларны кызганганнар, хәлләренә кергәннәр, кулларыннан килгәнчә аларга ярдәм итәргә тырышканнар. Аларга карап: “Биргәненә шөкер, акылым тулы, зиһенем бөтен”,-дигәннәр, гыйбрәт алганнар, тәүбә иткәннәр. Мондый кешеләргә шәфкатьле булганнар. Бүгенге авыр заманда шәфкатьле булу бигрәк тә кирәк. Ана назын, ата сөюен күрмәгән күпме сабый, ятим бар. Инвалидлар, картлар йортлары күбәю дә безгә шул турыда чаң суга. Шәфкатьле булу – барлык күркәм гадәтләрнең башы, әдәплелекнең нигезе. Чөнки бары тик шәфкатьле бала гына күркәм гадәтләргә ия, бәхетле, тәүфыйклы, мәрхәмәтле, кешелекле була ала.

Балалар, карагыз әле, сезнең бу һәйкәлне күргәнегез бармы? Кайда урнашкан ул? Казан Кремленең  Меңъеллык мәйданында урнашкан һәйкәл. Ә кемгә куелган ул, беләсезме?

Ул – Әсгать Галимҗанов. Тумышы белән Апас районныннан булган Әсгать Галимҗанов Казанның төп колхоз базарында йөк ташучы булып эшли. Андагы ризык калдыкларының әрәм булуын күреп, хайваннар асрый, аларны үстереп сатып, акчасын ятимнәр йортларына бирә.Үзе начар гына йортта яшәп, акчасын кешегә биргәнен аңлый алмаучылар шактый була, хәтта юләргә санарга күп сорамыйлар. Хөкүмәт һәм халык аңлый башлаганчы шактый  көрәшергә туры килә аңа да. 70нче еллардан алып, аның тарафыннан бик күп хәйрия акцияләре уздырыла: балалар йортларына җиһазлар, телевизор, велосипедтан башлап, берничә автомобиль, ”Газель”микроавтобусы; туган  авылына, җир тетрәүдән зыян күргән Әрмәнстан халкына,”Курск”су асты көймәсендә һәлак булучыларның  гаиләләренә акчалата ярдәм итә. Үзенең 75 яшьлек юбилее көннәренә республикадагы  ятимнәр йортларына ул бүләк иткән автобусларның саны да 75 кә җиткән. Ул күптөрле хөкүмәт бүләкләренә, орден-медальләргә, ”Ел меценаты» исеменә, Хезмәт Кызыл байрагы, ”Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары “ орденына  лаек була. Иң зур бүләк – үзе исән вакытында куелган һәйкәл. 2008 елда Казан Кремленең  Меңъеллык мәйданында, арбасына балалар утыртып, җигүле ат тотып барган кеше –  Әсгать Галимҗановны сурәтләгән һәйкәл ачылды. Кемнәрдер аңа һәйкәл куяргамы-юкмы, дип бәхәсләшеп ятканда, ул тыныч кына, мактанмый-шапырынмый гына күңеле теләгән эшне – ятим-мохтаҗларга ярдәм итүен дәвам итә. Чын мәрхәмәт иясе дими, ни дисең. Аның өчен һәйкәлнең булу-булмавы мөһим түгел. Изгелек эшләүчеләр ул турыда уйламый.

   

Ярдәм – бит ул төрле-төрле була

    Менә болар мәсәлән:

    Чирлеләрне коткарырга

     Бер донор күп кан биргән.

     Хат сала алмыйсың,

     Берәү әйтә: “Бир, илтәм!”

     Кыен чакта дөрес киңәш-

             Бу да бик тә зур ярдәм.

    Укучылар,   шигырьдән  ишеткәнегезчә, ярдәм төрле булырга мөмкин икән. Ә менә сез үзегез кемнәргә ярдәм итә аласыз соң? ( әби-бабайлар, кечкенәләр, әти-әниләргә, ...)

Ә хәзер безнең малайларыбыз әниләренә ничек булышалар микән карап китик әле. (Варись, варись, кашка!)

Ә бер-берегезгә булышканыгыз бармы сезнең? Без кайчак бер-беребезнең ярдәменә дә мохтаҗ булабыз. Төрле хәлләр була - кемнеңдер, бәлки, бик зур кайгысы бардыр, кемдер нәрсәгә булса да борчылгандыр, ә бәлки аның шатлыгын  уртаклашырга кирәктер.Кешеләрнең авыр яки шатлыклы минутларын сез кешенең йөз чалымнарына карап кына да белә аласыз микән? Кеше кәефенә сизгерлегегезне тикшереп карыйк әле. (пиктограммалар белән эш)

Балалар, игътибар белән тыңлагыз әле, мин сезгә бер әкият сөйлим. Борын-борын заманда түгел, безнең көннәрдә яшәгән ди Алмаз исемле бер малай. Алмазның бөтен нәрсәсе дә булган: аны яратучы әти-әнисе, сеңлесе, дуслары. Башка малайлар кебек ул да укырга йөргән, уйнаган, шаярган-көлгән. Менә бер көнне аның белән нинди хәл килеп чыккан.

Алмаз чыга:

   - Кызык та инде бу зурлар, Кайвакыт әллә ниләр уйлап чыгаралар да , безне – балаларны шуңа ышандырырга тырышалар. Бүген миңа әни: “ Кешенең байлыгы аның йөрәгендә”, –диде. Мине кечкенә әле дип, байлыкның нәрсә икәнен белми дип уйлыйдыр инде.

    Шулай дип уйлап бетерергә дә өлгермәгән, аның каршысында бер ак сакаллы карт пәйдә булган..

  • Әйдә, Алмаз, алмашабыз. Мин сиңа “чын “ байлыклар, ә син миңа йәрәгеңдәгесен бир!
  • Ә минем йөрәгемдә нинди байлыклар бар соң?
  • Шатлык, ярату, мәрхәмәтлелек...
  •  
  • Нинди байлык булсын инде болар , Ә мин сиңа шатлыгымны бирсәм, аңа алмашка теләгән уенчыкларымны ала аламмы соң?
  •  Ниндине телисең, шуны алырсың, әйдә, тылсымлы сүзләрне кабатла: “акча-букча, сәламин, алтын-көмеш фәмәлин”

Шул сүзләрдән соң карт юк булган.

   Алмаз янында нинди генә уенчыклар пәйда булмаган, ләкин алар белән уйнау аңа бер шатлык та бирмәгән. Алмаз урамга да чыгып караган, анда да сөенерлек бернәрсә тапмаган.

- Шатлыгымны уенчыкларга алмашып нинди акылсызлык эшләдем мин.

Шулвакыт аның каршысында тагын теге карт пәйдә булган.

  • Тагын нинди дә булса байлыклар алмашасың киләме?
  • Шатлыгымны кайтарасым килә.
  • Ярар, миңа ярату белән мәрхәмәтлелегеңне бир, ә мин сиңа шатлыгыңны һәм бер сандык тулы алтын-көмеш, акча бирәм.

-Яратудан, мәрхәмәтлелектән башка да яшәп була, әле бер сандык байлыгың  булса бигрәк тә.

-Әйдә, тылсымлы сүзләрне кабатла!  “акча-букча, сәламин, алтын-көмеш фәмәлин”

 Карт артыннан тылсымлы сүзләрне кабатлавы булган аның каршысында бик күп акча пәйдә булган . Алмаз елмая, көлә башлаган. Чөнки йөрәгендә шатлык барын сизгән. Алмаз акчаларны алып кесәсенә тутырган да, кибеткә шоколад алырга чапкан. Ләкин аның шатлыгы озакка бармаган - ул шоколад та,  туңдырма да, уенчыкларны да, иптәшләрен дә яратмый булып чыккан, ә иң куркынычы - ул әти-әнисен дә, әбисен, сеңлесен дә яратмый башлаган.

Әле  шуңа өстәп ул явызлана башлаган. Аның йөрәгендә беркемгә, бернәрсәгә карата да мәрхәмәтлелек хисе калмаган. Ул барлык иптәшләре белән дә әрләшеп, сугышып беткән.

Мин бу шоколадны да, туңдырманы да яратмыйм! Мин сезне дә, дусларымны да яратмыйм.

Ууух! Мине тагын алдады бу карт. Кайда йөри икән үзе? Ух, мин аны! Ух, мин аны! Нигә генә ризалаштым икән?

-Нәрсә, улым, мин биргән байлыклар сиңа бәхет китермәдеме? Йөрәгеңдәге байлыкларның нинди кадерле икәнен аңладыңмы инде?Мин сиңа шатлыгыңны да, ярату һәм мәрхәмәтлелегеңне дә кире кайтарырмын Кабатла минем арттан: “акча-букча, сәламин, алтын-көмеш фәмәлин”

Ярый  әле сихерче бабай Алмазга шатлыгын, ярату, мәрхәмәтлелек хисен кире кайтарган. Ул әти-әнисен, дусларын тагын да катырак ярата башлаган. Анда башкаларга ярдәм итү, яхшылык эшләү теләге уянган.

Балалар, тагын нинди өйрәк байлыклары бар микән. Әйдәгез, без болай итәбез: менә бу тартмада кеше күңелендә була торган байлыклар салынган, шул байлыклардан без үзебезгә киң күңелле зур йөрәк ясыйк әле.

-Балалар, бу йөрәкчекләр арасында каралары да бар, аларында кешедә була торган начар сыйфатлар бар икән, без аларны нишләтербез микән? Әйдәгез аларны чүп чиләгенә салып барыйк, алар безгә юлдаш булмасыннар!

- Ялган ул ни дигән сүз? Ялган ул юк дигән сүз. Турыны туры димичә, Кәкре, кыек дигән сүз. Ялган, ул кемнәрдә була?

- Ялган ул – ялкауларда, куркакларда, иренчәктә, алдакчы, таркауларда.

- Нинди төстә икән соң ул Әшәке, яман ялган? Матур төсләр аңа хәрам, Ул карага буялган.

- Балалар, бу сыйфатларны үзебезгә алыйкмы? Кирәкме ул безгә? Кара төстәге начар эш икән ялганлау. Без аннан ерак торыйк. Кара тап булып тормасын әле безнең йөрәктә. Сезнең арагызда ялган сөйләүчеләр юкмы? Әгәр бар икән, бүгеннән башлап алар бу гадәтләрен ташларлар дип ышанып калыйк.

“Усаллык” Ә хәзер мин сезгә Л.Н.Толстойның "Бүре белән тиен” хикәясен сөйләп китәм. "Бер тиен ботактан ботака сикереп йөри торгач, йоклап яткан бүре остенә егылып төште. Бүре сикереп тора да аны ашамакчы була. Тиен: "Җибәр мине”, дип ялвара башлый. Бүре әйтә: "Ярар. Мин сине җибәрермен, тик әйт әлә, тиеннәр нигә шундый шат күңелле? Мина һәрвакыт күңелсез, ә сезгә карасаң, сез анда, агач башында, сикереп уйнап кына йөрисез”. Тиен аңа: "син элек мине агач башына җибәр, анда менгәч, мин сиңа әйтермен, югыйсә мин синнән куркам”, - ди. Бүре аны җибәрә, тиен агач башына менә дә аннан әйтә: "Усал булганга күңелсез сиңа. Усаллык синең йөрәгеңә тынгылык бирми. Ә без яхшы күңелле, беркемгә дә усаллык теләмибез, шуңа күрә без шат яшибез”.

 - Балалар, тиеннең "Усаллык синең йөрәгеңә тынгылык бирми”, - дигән сүзләрен сез ничек аңлыйсыз? (укучыларның җаваплары).

 - Ә тиен үзенең һәрвакыт шат булуын ничек аңлата? ("Без яхшы күңелле, шуңа күрә без шат яшибез”) Әлеге хикәядән чыгып нинди нәтиҗә ясарга була? (укучыларның җаваплары)

Молодцы, балалар! Менә никадәр йөрәк байлагы җыйдык.

       Шәфкатьлелек, яхшылык кебек күркәм сыйфатлар татар халкында иң югары бәяләнгән. Бу изге гамәлләр турында мәкаль һәм әйтемнәр иҗат ителеп, алар еллар дәвамында безне рухи яктан баета, әдәплелеккә өйрәтә.

 Укучылар , мин сезгә мәкальләр бирәм, ә сез аларның парларын табарсыз.

  1.  Яманлык артыннан йөргән – изгелек тапмас.
  2. Җылы сүз  -  җан азыгы.
  3. Олыны олы ит,  кечене кече ит.
  4. Яхшы гадәт адәм итәр, яман гадәт әрәм итәр
  5.  Кеше холкын күзәт- үзеңнекен төзәт.
  6. Матурлык эзләмә, яхшылык эзлә.

Мияу, мияу, мияу дигән тавыш ишетелә, песи керә:  укучы С. Шакирның «Песинең зары» шигырен сөйли.

                « Мансур тәртипсез бала,            

                Төрле уеннар таба.

                        Баса минем койрыкка,

                        Буйсын, имеш, боерыкка!

                Кычкыр, имеш, мыраула,

                Сикер артка, я алга.

                        «Звонок» дип мыскыллый,

                        Баскан саен кычкыр, ди.

                Мөмкинме сикерергә

                Койрык кысылган көйгә?

                        Мияу, мияу, мияу, дим,

Биткә сөртмә буяу, дим.

Тартма, дим, мыегымны,

Киертмә оегыңны!

Ә ул һаман үчегә,

Масаямы көченә?

Күтәрә сырттан тотып,

Ала йонымны йолкып.

Башы җитми уйларга:

Ничек болай уйнарга?

Кыланса һаман шулай,

Мин дә тик кенә калмам!

Аңа соңгы сүз менә:

Үпкәләсен үзенә!

Үткен минем тырнагым,

Тотармын да тырнармын

    Кемнәрнең өйләрендә песиләр, этләр бар? Сез ул дүртаяклы дусларыгызга нинди мөнәсәбәттә? Аларны кем тәрбияли, ашата? Аларны рәнҗетергә ярыймы? Кешеләргә генә түгел, табигатькә ,үсемлекләргә һәм хайваннарга карата да игътибарлы  булырга һәм яхшылык эшләргә кирәк. 

И табигать! Синең саф сулы чишмәләрең,адашырлык урманнарың, биек- биек тауларың, рәхәтләнеп сулый торган чиста һаваң бар.Күктә кояш елмая,болытлар йөзә, үсемлекләр үсә, кошлар сайрый, хайваннар йөри. Болар барысы да табигать.Димәк, табигать- ул безнең йортыбыз.

Ә хәзер әйдәгез, табигатьтә  үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшереп үтик. «Ярый-ярамый» дигән уен уйнап алыйк. Сез мин әйткән сүз белән килешсәгез – кул чабарсыз, ә инде килешмәсәгез аяк тыпырдатырсыз. Биремне дөрес эшләсәгез, мин сезне урманга сәяхәткә алып барам.

• Агачларны һәм ботакларны сындырырга (ярамый).

• Күбрәк агачлар утыртырга (ярый).

• Болында чәчәкләрне таптарга (ярамый).

• Сукмактан гына йөрергә (ярый).

•  Күп итеп чәчсәк бәйләме җыярга (ярамый).

• Чәчәкләрне өзмичә генә аларга сокланырга (ярый).

• Урманда чүп калдырырга (ярамый).

• Чүпне чокыр казып күмәргә (ярый).

• Урманда учак ягарга (ярамый).

• Урманда шауларга (ярамый)

  • Бөҗәкләрне рәнҗетергә (ярамый)
  • Кошларга тияргә, аларның ояларын туздырырга (ярамый)

 Ә хәзер күзләрне йомдык, үзебезне җәйге урманда дип хис итәбез.

Ә хәзер бию карап китәбез. (Добрата)

Яхшы сүз яшәртә, көч бирә,

                       Кулына сәләт һәм эш бирә.

       Яхшы сүз кузгата җырларны,

        Бизи ул, матурлый дөньяны.

Яхшы сүз тауларны күтәрә,

        Давыллар аркылы үткәрә.

        Яхшы сүз шифалы, тылсымлы,

         Юа ул яраны, борчуны.

                 Яхшы сүз ярдәмгә ашыга

         Әйтерсең, эретә ул ташны да.

        Яман сүз агудай әшәке,

         Хәтта ул корыта чәчәкне.

  • Яхшы сүзне җаның тели синең,
  • Начарлыктан күңел көрсенә.
  • Ә син үзең андый матур сүзне
  • Әйтәсеңме башка кешегә?
  •  Балалар, сез бик матур сүзләр беләсез. Ул сүзләрдән безнең кәефебез күтәрелә, елмаябыз, сөенәбез. Ә сез үзегез иң якын кешеләргә нинди матур сүзләр белән эндәшәсез? Моны белер өчен без сезнең белән бер уен уйнап алыйк әле. Бу уенның исеме "Алтын урындык”. Урындыкка утыручыга калган укучылар әйбәт сүзләр генә әйтергә тиеш. Урындыкка утыручыны билгеләр өчен менә бу бәхет шарын рәтләр буенча җибәрәбез, музыка туктаганда кемдә кала, шул алтын урындыкка утыра. (уен уйнала)
  •  Урындыкта утырганда сез нинди хисләр кичердегез? Нәрсәсе уңайлырак тыңларгамы әллә әйтергәме? (укучыларның җаваплары).
  •  Бу сүзләрне ешрак әйтегез, тәмле телле булыгыз. Матур сүзләрне ишетеп өлкәннәр елмаерлар, булган борчулар онытылыр, кәефләре яхшырыр. Тормышның һәр көнен бәйрәмчә яшәргә өйрәнегез. (Җыр “Елмай)

Егылганда иптәшемә, сузсам кулым,

Өлкәннәргә хөрмәт белән бирсәм урын,

Күрше картка чишмәбездән су китерсәм,

Әнкәемне “бишле” алып сөендерсәм

Я берәрсе, мине сөеп рәхмәт дисә,

Улы кебек якын итеп, кулын бирсә,

И сөенәм, и сөенәм....

 Олыны олы ит, кечене кече ит, дигәннәр борынгылар. Безгә дә бу мәкальнең мәгънәсен онытырга ярамый. Балалар, әгәр тирә-ягыбызга игътибар белән карасак, кемнәр генә үтми безнең яннан. Әгәр күңел күзе белән карасак, алар арасында безнең ярдәмгә мохтаҗ булган олы кешеләр, авырулар яши. Алар бер чынаяк кайнар чәй эчәргә, ипигә, сөткә тилмереп ятмыйлармы? Мичкә ягарга утыннары бармы аларның? Берәр дару кирәк түгелме, өендә бер уч тозсыз, бер кап шырпысыз калган инвалидлар яшәмиләрме? Шуңа күрә һәрвакыт игътибарлы булыйк.

 Батыршинаның «Трамвайда» исемле шигыре

        Әнә бала- чагалар,

Трамвайда баралар.

Һәммәсе дә утыра,

Карт- коры басып тора.

                Алар шундый кап- картлар:

                Җыерчыклы яңаклар,

                Сап- сары йөзләре,

                Начар күрә күзләре.

Чуалышкан уйлары,

Дер - дер килә куллары.

Ерак микән аларның

Бара торган юллары?

                Ә балалар япь - яшьләр,

                Чем - кара шомырт чәчләр,

                Ап - алсу яңаклары

                Тулып пешкән чаклары.

Шул балалар урынында

Үзегез дип белегез.

Олыларга ярдәмгә

Ничек килер идегез?

                -Яле, Ислам, әйт әле,

                Син нәрсә кылыр идең?

                         -Күрмәмешкә салышып

                        Укып утырыр идем.

        -Ә син, Җәмил, нишләрсең?

 Син нәрсә кылыр идең?

Йоклаганга салышып,

 Күземне йомыр идем.

                -Ә син, Муса, нишләрсең,

                 Нинди уйга килерсең?

                -Тиз - тиз торып урынымны

 Карт әбигә бирермен.

-Хәзер ясыйк нәтиҗә:

 Нинди булырга кирәк?

-Муса кебек балалар

  Булсын иде күбрәк.

Балалар, ә сез өлкәннәргә ярдәм итәсезме? Автобусларда аларга урын бирәсезме? Ә сезнең үзегезнең әби-бабайларыгыз бармы? Сез аларга ничек ярдәм итәсез? Ә ниөчен аларга ярдәм итәргә кирәк?

Алар безнең кадерле әти-әниләребезне тәрбияләп үстергән кешеләр, шулай бит. Ә сез әти-әниләрегезгә үзегезнең  яратуыгызны ничек белдерәсез?

(әкият “Өч кыз)

Балалар, без еш кына бер дә юкка үпкәлибез,киреләнәбез, кайвакытта өлкәннәргә каршы сүзләр әйтәбез. Әйтәбез дә аны онытабыз. Ә уйламыйча әйткән шул сүзегез белән кешене ничек рәнҗетүегезне, хәтерен калдыруыгызны, аңа ничек кыен булуын белмисез дә. Еллар үтәр. Сез үзегез дә олыгаерсыз. Менә шул вакыт барысы да берәм-берәм исегезгә төшәр әгәр инде хәтер калдырырга өлгергәнсез икән, гафу үтенегез. Үз гаебеңне таный белү – үзе бик кирәкле сыйфат. Кешеләрне ярат, әйбәт гадәтле бул.

Сабыйларны кыерсытма, әдәпле бул!

Ихтирам ит олыларны, кечеләрне

Яшьтән өйрән яратырга кешеләрне!

Очрашканда исәнләш син – телең калмас,

Сәламеңне алмаса тик надан алмас.

Ата – ана хакын хакла, тел тидермә

Тыңлаучан бул, каршы әйтеп җан көйдермә.

Олыларның фарыз, балам, күңелен күрмәк,

Ярдәм итеп өйләренә барып йөрмәк.

Тәртибеңдә, укуыңда булса үрнәк,

Үзеңә дә бик тиз килер кадер – хөрмәт.

  • Балалар, бүгенге кичәбездә сөйләгән, белгән һәм күргәннәрне онытмасагыз иде. Шул чакта сез матур, бәхетле булырсыз. Һәрберегезгә бәхет-шатлык, сәламәтлек теләп, бәйрәмебезне Адель башкаруында “Бәхеттә-шатлыкта” дигән җыр белән тәмамлыйсы килә.


  1. Уяндыңмы – елмай

Көнне башла шулай

Елмай үз-үзеңә,

Әйтәсе сүзеңә,

Тәрәзәдән кергән,

Өйне нурга күмгән

Һәрчак изге көнгә,

Сәлам биргән көнгә!

        ЕЛМАЙ, ЕЛМАЙ, ЕЛМАЙ!

  1. Уяндыңмы – елмай

Көнне башла шулай

Елмай сәбәпсезгә,

Яхшы, әйбәт сүзгә,

Табарсың һәркемгә,

Бәхетле, ятимгә,

Олыга, кечегә,

Җиде-ят кешегә!

        ЕЛМАЙ, ЕЛМАЙ, ЕЛМАЙ

  1. Уяндыңмы – елмай

Көнне башла шулай

Зил-зиләләр тынар,

Чыксаң юлың уңар,

Авырлыклар арыр,

Башлаган эш барыр,

Бар дөньямны бизә,

Карап минем күзгә!

ЕЛМАЙ, ЕЛМАЙ, ЕЛМАЙ


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яхшылык эшләргә ашыгыйк!

Тема:“Һәркемнең гомере бер генә,             Яхшылык эшләргә ашыгыйк”.(Ф.Яруллин) Барыбыз да яхшылыкка мохтаҗ, Бу заманда бигрәк. Яхшылыкны э...

Яхшылык эшләргә ашыгыйк!

укучыларда бер-берсенә һәм әйләнә –тирәдәгеләргә карата       игътибарлылык,мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү;-игелекле кешеләр һәм аларның башкарган эшләре белән таныштыру...

Яхшылык эшләргә ашыгыйк!

Тәрбия сәгатендә  укучыларда  кешелеклелек,  шәфкатьлелек, миһербанлылык, ярдәм   итә белү, яхшыны яманнан аера белү сыйфатлары булдыру турындагы эш -биремнәр кара...

"Яхшылык эшләргә ашыгыйк!"( презентация)

Тәрбия сәгатенә презентация....

Классный час "Һәркемнең гомере бер генә, изгелек эшләргә ашыгыйк!"

"Һәркемнең гомере бер генә, изгелек эшләргә ашыгыйк!"...

Яхшылык эшләргә ашыгыйк!

Укучыларда мәрхәмәтлелек, ихтирамлык, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү максатында сыйныф сәгатьләре үткәрелә. Үзең яхшылык эшләсәң, сиңа да изгелек килер.Ә изгелек җирдә ятмас.Сине һәр җирдә  хөр...

4 нче А сыйныфында әдәби укудан үткәрелгән дәреснең технологик картасы. Темасы: Яхшылык эшләргә ашыгыйк (И.Газиның “Сиртмәкойрык” әсәре өстендә эш)

Әлеге технологик карта әдәби уку предметыннан 4 нче сыйныфлар өчен И. Газиның "Сиртмәкойрык" әсәре буенча  эшләнде. Анда тирә-юнеңдәге җан ияләренә карата игелекле булу, яхшылык эшләүгә басым яса...