"Хуш киләсең, Яңа ел!".
материал на тему

Әхмәтҗанова Римма Нәҗип кызы сайты

Яңа ел бәйрәменә әзерләнәбез.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hush_kilsenyana_el.docx41.78 КБ

Предварительный просмотр:

Хуш киләсең, Яңа ел.

1-алып баручы:

Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,

Туган якны сагынып кыш килде.

Ап-ак йомшак кар белән,

Җирне биләүләп төрде.

Кыш ул йөрми ялгыз гына,

Җитәкләгән күркәм бәйрәмне

Нинди бәйрәм?- диеп сорасагыз,

Бүген бездә (бергә) Чыршы бәйрәме!

2-алып баручы:

С вьюгой, ветром и морозом
Зимний праздник к нам идет.
И, конечно, Дед Мороз нам
Всем подарки принесет!
Подскажите мне, ребята,
Что за праздник всех нас ждет?
Отвечайте дружно, звонко,
Мы встречаем… 
Все: Новый год!

1-алып баручы:

Телэклэрнен ин зурысын житкеру очен hэм беренче  бэйрэм  кичен тантаналы рэвештэ ачып жибэру очен сузне мэктэбебез директоры Ильмир Салих улына бирелэ.

1-алып баручы:

Әйдә, килегез тизрәк,

Ясыйк матур түгәрәк.

Безгә кунаклар килгән,

Уйныйк-җырлыйк бергәләп.

2-алып баручы:

В разноцветном, новогоднем
Свете праздничных огней
Поздравляем мы сегодня
Всех собравшихся друзей.
С Новым годом! С Новым счастьем!
С новой радостью для всех!
Пусть звенят под этой елкой
Песни, музыка и смех

1.Вальс11 класс

1-алып баручы:

Яшел чыршы, бизәнеп

Быел тагын килгәнсең

Синсез бәйрәм күңелсез

Булыр иде беләмсең?

Бизәкләрең тагын да матурырак балкысын

Сәйләннәрең нур сипсен,

Бергә: Җем-җем утлар кабынсын! ( утлар кабына)


2-алып баручы: 
Нарядилась наша елка,
Словно девица-краса,
В разноцветные игрушки,
Вот какие чудеса!

1-алып баручы:

Матур чыршыны

Күреп туймыйбыз,

Чыршы янында җырлап уйныйбыз.

Убырлы белән Кощей керәләр

У: Бигрәк күңелсез, үзе Яңа ел.

К: Да-а-а, озакладык без үзебезнең урманда, кешеләр янына чыгарга кирәк.

У: Нинди кешеләр, син үзеңне күптән күлдә күргәнең бармы?

К: Нәрсә көлгән буласың, ә үзең, күрше тирәдәге бөтен хайванны матурлыгың белән куркытып, качырып бетердең.

У: и исе киткән икән, хәзер грамотно бизәнәм, чәчләремә прическа ясыйм да, яшь чактагы кебек матур кызга әвереләм.

К: Ә минем вообще атлетическое телосложение, бер грамм да артык авырлыгым юк, бары мускуллар гына.

  • Кара әле, мин бер фишка беләм. Хәзер бәйрәмне бит өйгә дә заказать итеп була. Фирма горантия бирә. Миндә аларның телефоннары да бар. Бер көнне газета укып утырганда язып алган идем.

У: Нәрсә вакыт сузасың соң алайса. Яңа елга бик аз калды, минем бизәнәсем дә бар. Кыскасы әзерләнәсем бар.

К: (телефоннан шалтырата) Алё фирма “Новый год за ваши бабки”?  нам нужна крутая вечеринка. (Убырлыга) “Безнең агент хәзер сездә булыр”- ди.

(Новый русский керә)

НР: Барыгызга да сәлам, нинди проблемалар? Кемгә бәйрәм кирәк?

К: Кара әле, кай арада килеп тә җиттең әле син?

НР: Вакыт акча. Нинди проблемалар сөйләгез.

У: Современный бәйрәмнең кайсысын тәгъдим итәсез? Без күптән бәйрәм иткән юк.

НР: Сүз юк. Баштан түләү мәсьәләсенә тукталыйк. Сезнең акчага безнең фирма нәрсә телисез шуны тәгъдим итә. Якынча бәйрәмегез ике сандык алтын һәм башка материаль байлыклар.

Бергә: Нәрсә?

У: Кара әле син карачкы, бәяне потолоктан алдыңмы әллә, әллә күзеңә күренәме?

НР: Телисез заказ бирәсез, теләмисез икән, неустойка түләгез.

К: Каян ди акча, бездә вообәе акча юк.

НР: Ә милегегез, мал-мөлкәтегез.

У: Только шәхси транспорт.

НР: Конфисковать итәм.  (убырлының себеркесен алып китә)

К: Менә сиңа крутая вечеринка, хәзер җәяү йөрергәкалды.

У: Даа, фирмасы да подделка. Уф, ардым.

Концерт номерлары

2-алып баручы:
Ох, и день сегодня будет! 
Дед Мороз сейчас прибудет. 
Он на елке этой вот 
Триста лампочек зажжет. 
Дед Мороз в большой запарке - 
Еле тащит вам подарки. 
Не рассыпал бы, донес. 
Он же сильный, Дед Мороз. 
А подарки, говорят, 
Раздает он всем подряд! 

Мы на минуточку - к дверям,
Вдруг Дед Мороз стучится там?
(Ведущие убегают. Появляются Баба Яга и Леший)


Убырлы:

Эх, , ишеттеңме, Кыш бабай бөтен кешегә бүләкләр өләшә ди.

Аның ахрысы бүләкләре бик күп. Конфетлар, алмалар,мандариннар, ах,тәмле-е-е! Елына бер тапкыр гына булса да тәмле,баллы конфетлар ашыйсы иде!.Бу Аленушкалар, Иванушкаларны ашый-ашый тешләрем сынып бетте инде. Леха, син бит ир-егет! Әйдә,берәр нәрсә уйлап тап инде.Конфет ашыйсы киләәәә!


Кощей:Ну, Убырлы, монда нәрсә уйлап торырга инде.Һәрвакыттагыча тотабыз да урлыйбыз!


Убырлы:
Э-э-э... Һәрвакыттагыча тотабыз да урлыйбыз,имеш. Аннары безне тоталар да ,оятсызлар дип ачуланалар,тәрбияләгән булып кыланалар. Тфу! Урларга ярамый имеш! Хэ! Мода ничек итеп урларга ди .ә!

Күрәсеңме никадәр кеше утыра! Тизрәк полициягә әләкләргә йөгерерләр!

Менә берсе сакаллы , берсе тешсез, себеркегә атланган , Кыш бабай капчыгын алып качтылар диярләр!
(к детям)
- полициягә йөгерерсезме?

- (себеркесе белән куркыта) Ух, әләкчеләр!
Уйла,  уйла, миләреңне селкет!

Кощей:Ә без боларга күрсәтмичә генә урларбыз. ( колагына ) без шыпырт кына киләбез дә ,урлыйбыз.


Убырлы:Менә молодец! Менә баш диген,ә! Каян уйлап таптың моны!

Убырлы:

Сукмак-юлларны себерәм,

Юлчыларны юлдан яздырам.

Адаштырам, буташтырам,

Кая барганнарын оныттырам.!

УУУУУ-УУУУ!


Кощей:
Ну,Убырлы! Киттек, 
(Уходят. Возвращаются ведущие)

2-алып баручы

Ишек төбендә беркемдә күренми.Нишләптер Кыш бабай соңлады?

1-алып баручы:
Әйе, шул. Кыш бабай күренми. Без югында монда ниндидер тавышлар ишетелде? Балалар, без югында Кыш бабай килеп китмәгәндер бит инде?
(Расспрашивают детей, дети говорят им про план Бабы Яги и Лешего)

2 алып баручы:
Ай-яй-яй! Бу юньсезләр Кыш бабайны юлдан яздырмасалар ярый инде?


1-алып баручы:

Юкка курыкмыйк эле! Кыш бабай бит бик көчле! Ул юлында очраган бөтен киртәләрне кар бураннары белән туздырып үтәр һәм безгә килеп җитәр.

2-алып баручы:
Ә хәзер ,әйдәгез Кыш бабайны көткән арада бераз жырлап биеп алыйк

(концерт номерлары)

Маймыл белэн этэч чыгышы

М.Тур башында буген мин утырам.Мине тантаналы рэвештэ озатырга тиешлэр. Эшлэре инде унмаса да уйлары барып чыкмаса да мине гаеплэделэр.Имеш ни котэрсен маймылдан. Ботен йорэк жылымны биреп жылытырга тырыштым узлэрен.Шулай булгач эйдэ микелдэмэ тош креслодан,озатсыннар мине как подабает!

Этэч. Э,юк.тош минем вакыт житте

Алып баручы: Дуслар ,шул кадэр кызып-кызып ни хакында бэхэслэшэсез ул?

Э. Энэ,маймыл эле булса минем ел дип башымны катыра.

М. Шушы этэч бетерде башымны ,валлаhи.

Алып баручы: Юкка суз куертасыз.Э гомум алганда сезнен бергез генэ хужа булла инде.

Э..Мин,гомумэн ,бу бэхэснен мэгънэсен курмим.Икегез дэ китэсе бит.Мин мииииин хужа монда!

Алып баручы: Сонгы коне дэ ямьсезлэнеп тормагыз .Менэ сезгэ тагы бер утыргыч тур башында икегезгэдэ урын булыр.

М. Хай, рэхмэт.

М.Менэ монысы дорес. Э син, этэч  ашыкма, котеп тор бераз.(утыралар)

1-алып баручы:

  • Балалар, Кыш бабабыз озаклады. Әллә юлны таба алмый микән?

Әйдәгез әле Кыш бабайны бергәләп чакырыйк.

-Кыш бабай, Кыш бабай а-у-у-у!

2-алып баручы:

Кыш бабай кереп килгәндә сөйли

"Идет, идет к нам Дед Мороз, 
К нам Дед Мороз идет. 
И знаем мы, что Дед Мороз 
Подарки нам несет." 
(
Кыш бабай керә)

1-алып баручы:

Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,

Хуш киләсең, уз бире.

Кунак булып килер дип,

Күптән көттек без сине.

Кыш бабай:

Исәнмесез,балалар,

Исәнмесез, әниләр,

Исәнмесез, бәбиләр.

Тирән карларны ерып,

Борынымны өшетеп

Озын юллар үттем мин

Сезгә килеп җиттем мин.

Җыр: Кыш бабай

1-алып баручы:

Кыш бабай, бабакай

Котыптан ук килгәнсең

Әле егәрле икәнсең

Күзләр генә тимәсен.

2-алып баручы:.

Кыш бабай, бабакай

Син дә егет идеңме?

Кар кызларын таң калдырып

Җырлап биеп йөрдеңме?

1-алып баручы:

Һай, бабай, сакалың,

Ак бәс сарган кашларың.

Урталарга чык син ,әйдә,

Синең биер чакларың.

Кыш бабай бии

Кар кызы: 
К вам на праздничную елку 
Мы пришли издалека. 
Шли вдвоем довольно долго 
Через льды, через снега. 
Шли все дни, не зная лени, 
Не сбивались мы с пути. 
То садились на оленей.... 
То - в маршрутное такси. 
Были в селах, городах, 
Были в школах, детсадах. 
Поздравляли мы подряд 
С Новым годом всех ребят.


Кыш бабай:

Һай, чыршыгыз бигрәк матур,

Елык-елык яна ул.

Бәхетле һәм сау булыгыз,

Котлы булсын Яңа ел!


Кар кызы:
Правда, мы не опоздали? - 
Ведь опаздывать нельзя, 
Если ждут в нарядном зале 
Наши лучшие друзья. 
Здесь окончен наш поход, 
И мы с вами вместе 
Этот славный Новый год 
Встретим честь по чести.

Җыр:


2-алып баручы:
Кыш бабай,синең бүләкләр тулы капчыгың кая соң?

(Входит милиционер, который ведет Бабу Ягу и Лешего. Леший несет мешок)

Милиционер (отдает честь):
С Новым годом поздравляю,
Гражданин Морозов Дед,
Извините, отрываю,
Но мне нужен ваш ответ:
Ничего вы не теряли 
За последних полчаса?
И нигде не забывали 
Вот такого вещмешка?

Кыш бабай:
Ой, да как я только мог
Позабыть в пути мешок!
Вот, спасибо, дорогой,
Что вернул мешочек мой!

Милиционер: 
А вот этих хулиганов
Я с собою уведу!
Я на этих хулиганов
Даже дело заведу!

Кар кызы:
Подождите, подождите!
Может можно в день такой
Не наказывать кощея с Бабой Ягой.
Оставайтесь лучше с нами,
Веселиться сами!

Баба Яга и кощей:
Вы простите нас, пожалуйста, 
Не будьте слишком строгими,
Мы не вредные - зловредные,
Просто очень одинокие...

Кыш бабай:
Ярар,бәйрәм хөрмәтенә калсыннар инде! Ләкин бер шарт белән: балалар белән уйнап-җырлап ,бәйрәмне күңелле итеп каршы алырга!

Җыр:


1-алып баручы:

Әй, Кыш бабай, Кыш бабай

Безнең сөйгән кунак син.

Ямьле үтсен кичәбез

Безне көлдер, уйнат син.

Кыш бабай:

Яхшы, яхшы. Әйдәгез,барыбыз да бергәләп“ Кыш бабай бияләе” уены уйныйбыз

(“ Кыш бабай бияләе” уены)

Уен:” “ Кыш бабай бияләе” бияләй кулдан-кулга күчерелә. Көй тукташка, бияләй кемдә кала шул кеше сорауга җавап бирә.

  1. Иң яраткан һәм иң яратмаган дәресең нинди?

Сораулар:

  1. “Туган тел” шигырен кем язган?
  2. Сезнең класста ничә укучы?
  3. Без кайсы районда яшибез?
  4. Бәйрәм белән котлау.
  5. Беренче сыйныфта иң шук малай кем ул?
  6. Быел Җиңүнең ничә еллыгын билгеләп үттек?
  7. Искечә Яңа ел кайсы көнне була?

Кыш бабай:

Уф, ардым! Мин бераз утырып ял итим, ә сез, нәни дусларым, шигырьләр сөйләгез әле.

(укучылар чыгышы). Кыш бабайга шигырьләр сөйләү
Кыш бабай:

Минем күңелне күрдегез,

Рәхмәт сезгә, балалар.

Әйдәле,кызым, син дә үзеңнең һөнәреңне күрсәт.

Кар бөртекләре биюе : (Карчәчәк бии)

Яңа яуган ап-ак кар өстеннән

Йөгерә-йөгерә килә Яңа ел.

Әй, Яңа ел, бер дә тартынмыйча,

Хуҗа булып, әйдә, түргә уз.

(Яңа ел булып киенгән бала керә.)

Яңа елИсәнмесез, якын дуслар! Шук малайлар, матур кызлар, әбиләр һәм әниләр, әтиләр һәм бабайлар!

Мине каршы алыгыз

Һәм танышып калыгыз!

Исемем минем – Яңа ел,

Мин – бәхет таратучы,

Җир йөзендә бар нәрсәне

Өзелеп яратучы.

Сезне өзелеп сагынганга

Килдем мин яныгызга.

Бәхет, шатлык, сәламәтлек

Телимен барчагызга.

Үз телемдә, үз җиремдә

Бәйрәм белән котлыйм сезне,

2017 нче елның

Имин булсын һәрбер көне.

Алып баручы. Бэйрэмебезнен рэсми олешен тэмамлап куясы бар икэн бит.Кыш бабай, синен рохсэтен белэн тылсымлы пичэтне яна ел хужасына тапшырырга вакыттыр. Кайда эле ул узган ел хужасы

Маймыл.Монда мин

Этэч (елмайып колеп зал уртасына этэч  чыга) Э мин монда.

Алып баручы Бу тормышта hэр нэрсэнен уз чираты,уз вакыты бар. Менэ шушы тарих дигэн зур китапка уз пичэтегезне сугыгыз. (маймыл пичэт суга,кыш бабай култамга куя. )

Маймыл

Буген уз елым очен

Сонгы битемне ачам

Шат  булырмын  якшы ел дип

Кунелегездэ калсам!

Синен  елын утте дип

Мине онытмассыз эле

366 коннен булгандыр

Сагынырлык,матур мэле.

Алып баручы

Ифрат  истэлекле иске елым

Сау бул инде диеп калабыз

Уткэннэрдэн фэхем ала ала

Яна елга кереп барабыз!

Маймыл чыгып китэ

Кар кызы. Иске елның соңгы сәгатьләре!

Китәсебез килми быелдан.

Бер дә китмәс идек, тик Вакыттан

Артта калу безгә тыелган.

Узган еллар бигрәк кадерле шул –

Һәр көненә хезмәт куелган.

Тарихның бу данлы елына да

Безнең күпме җиңү уелган!

Ә шулай да шатлыклырак булсын,        

Кадерлерәк булсын яңасы.

Зур җиңүләр яулап, эштә янасы бар,

Шатлыкларга юллар ярасы...

Гел шатлыкка яусын,

Кар явамы,

Басуларга ләйсән явамы!

Бәхетләрнең туган елы булсын

Иске елның яңа дәвамы.


 

Кыш бабай. Сау булыгыз, дуслар! Яңа еллар котлы булсын!

Балалар. Сау бул, Кыш бабай! Сау бул, Кар кызы!

Ведущая:

Пора, друзья! Прощаться нужно,

Всех поздравляем от души!

Пусть Новый год встречают дружно

И взрослые, и малыши.

Кар – бураннар ера - ера, елмая - көлә,

Таудай шатлыклары белән Яңа ел килә.

Яңа елда карчәчәкләр тирбәлеп оча,

Яңа елның назлы җиле иңнәрдән коча.

Яңа елның ак карлары дөньяга тулган,

Ак бәхетләр ак бәс булып талларга кунган.

Яңа ел белән, туганнар,

Яңа ел белән, дуслар,

Яңа ел белән, күршеләр,

Яңа ел белән!

1 нче алып баручы. Инде бәйрәмебез тәмамлана дип әйтсәк тә була. Кадерле дуслар! Сезнең барлык өметләрегез дә аклансын! Яңа елда яңа уңышлар телибез!

2 нче алып баручы. Зур өметләр белән каршылыйбыз

2017 ның ел башын.

Игелек һәм миһербанлык кына

Булсын иде синең юлдашың!

1 нче алып баручы.. Әкрен генә йомшак карлар ява,

Өр- яңа ел башлана.

Бәйрәм бүген, куанычлы дөнья,

Һәрбер йортта шатлык, тантана.

Таза, тыныч, тату, сәламәт.

Икесе бергә. Яңа ел мөбарәк булсын!

Яңа ел белән!