Буыннарның көмеш чылбыры
методическая разработка на тему

Бачкова Эльвира Васильевна

Әдәби - музыкаль кичә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Әдәби - музыкаль кичә14.43 КБ

Предварительный просмотр:

Буыннарның көмеш чылбыры

Залда тантаналы, матур көй яңгырый.

А.б. Җирдә миңа ни кирәк?

Без яшәгән өй кирәк.

Җирдә миңа ни кирәк?

Әти дә әни кирәк.

Җирдә миңа ни кирәк?

Әллүкиле көй кирәк.

Җирдә миңа ни кирәк?

Мәңге имин ил кирәк!

А.б.       Бер күрешү - үзе бер гомер дип

              Бабайлар бит юкка әйтмәгән.

              Бер очрашып серләр бүлешү –

              Бу гадәтләр әле бетмәгән.

А.б.    Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар! Без бүген "Гаилә елы" уңаеннан "Буыннарның көмеш чылбыры" дигән бәйрәмгә җыелдык.

А.б. Гаилә - ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер - берсен яраткан, хөрмәт иткән, бер - берсен һәрвакыт кайгыртучы кешеләр яши. Гаилә - баланың иң төп ярдәмчесе, тәрбиячесе. Гаилә тату булса, анда яшәве дә рәхәт, күңелле. Шуңа күрә әти - әниләр тигез, тату, гаиләдәге һәр кеше сәламәт булсын дигән ният белән бәйрәмебезне башлап җибәрәбез.

"Әни кирәк" җыры. Башкара Алинә Чумышева

А.б. Нәкъ җырдагыча, гаиләдә әни булганда дөньялар ямьле, ашлар тәмле. Әниләр һәрчак безнең янда: авырганда да, борчылганда да, шатланганда да.

Ә менә әти кешегә аеруча зур  бурыч йөкләнгән. Ул - гаиләнең барлык кешеләре турында кайгырта. Өйдәге авыр эшләрне дә әти кеше башкара. Ул -гаиләнең терәге, таянычы. Әниләребез ягымлы сүзләре, мөлаем карашлары белән шатландырса, әтиләребез үзенең акыллы булуы, күп сорауларыбызга җавап бирә белүе белән сөендерә.

А.б. Рухың төшсә, күңелеңә

Канат куючы кирәк.

Уй - хисеңне карашыңнан

Аңлап торучы кирәк.

      Киңәшерлек, гөрләшерлек

      Синең кешең булсын ул.

      Канатны канатка куеп,

      Яшәр кешең булсын ул,

      Әти кеше булсын ул.

"Әтиемне яратам" Резидә Вәлиева шигыре. Сөйли Хәсәнова Альбина

А.б.     Көннең яктылыгы - кояшта, күкнең матурлыгы - йолдызларда, ә җирнең гүзәллеге - әниләрдә.

Хәзер сезнең алдыгызда скрипачлар ансамбле "Уел", "Әнисә"

А.б. Гаилә нигездә өч буынны берләштерә - әби - бабай, ата - ана һәм бала - чага. Әби - бабайлар - гаиләдә иң өлкән, хөрмәтле, ихтирамга лаек кешеләр. Алар үз балаларына гына түгел, оныкларына да үрнәк. Без аларга "дәү әни", "дәү әти", "ак әби", "ак бабай" дип сөеп дәшәбез, балалар да алар үрнәгендә тәрбияләнә.

"Дәү әнием" Әминә Бикчәнтәева шигыре. Сөйли Мөхәммәтшина Алия

А.б.   Һәр ата - ана үз баласын игелекле, шәфкатьле, ярдәмчел, миһербанлы булып үсәр дип өметләнә. Шуңа күрә, әти - әниләрне матур эшләребез белән куандырабыз, ягымлы сүзләр әйтеп сөендерәбез.

1. Сәхнәдә Ал инә Чумышева "Миләшкәем" җыры

2. "Әнкәйләр" Роберт Миңнуллин шигыре. Сөйли Габидуллин Рәнис

3. "Татар кызлары" биюе. Башкара Альбина Хәсәнова

4. "Гаилә учагы" Фәнис Яруллин шигыре. Сөйли Моратова Ләйсән

5. Ә хәзер сәхнәгә Гайфетдинов Айдарны чакырабыз. Ул сезгә "Бәхеттә-шатлыкта" дигән җыр башкара. Рәхим ит, Айдар.

А.б.   2008нче елны   "Гаилә елы" дип белдергәч, район күләмендә иншалар бәйгесе игълан ителде. Бу бәйгедә безнең мәктәп укучылары да катнашты. Югары урыннар яулый алмасак та, иҗади эшләребез газета битләрендә үз урыннарын тапты. Әйдәгез, хәзер сүзне шул укучыларга бирик. Шәйхетдинов Рәсүл

Мөхәммәдҗанова Илидә

 

А.б.Ата - ана хакы дигән Кануннар яшәп калсын Гаиләләр һичкайчан да Кыйбласын югалтмасын. Ата - анадан башка Бар нәрсә дә табыла, һәр бала ата - анага Изге итеп табына.

А.б. Бер - беребезгә һәрчак ачык йөзле, тәмле телле, игътибарлы булыйк. Авыр сүзләр әйтеп, бер - беребезнең хәтерен калдырмыйк. Без, балалар, тигез, тату гаиләдә сәламәт һәм бәхетле булып үсик.

" Яратыгыз" җыры башкарыла


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Буыннарны белергә бурычлы син!"

Язма укучыларның эшләрен үз эченә ала. Безнең максат балаларга белем бирү генә түгел, ә аларның үзаңнарын, аеруча милли үзаңнарын үстерү. Кеше үзенең тамырларын белергә тиеш. Тамырлары нык булган агач...

Шәҗәрә-буыннар чылбыры

Моя родословная -- непрерывная связь поколений...

"Буыннарның көмеш чылбыры"

quot;Буыннарның көмеш чылбыры" Сценарий...