Сценарий "Последний звонок- сонгы кынгырау"
методическая разработка (11 класс) на тему

Левашова Елена Петровна

Сценарий праздника Последний звонок.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Для учащихся 9,11 классов51.92 КБ

Предварительный просмотр:

Музыка астында  укытучыларны залга алып кереп утырталар. (Үзләре сәхнә артына керәләр)

 (Музыка яңгырый. Буратино җырлап чыга. Кулында - дәреслек.)

Бүген мәктәпкә барам

Бүген “5”леләр алам

Әгәр күңелле булса.

Укырга анда калам.

- Ой, бу нинди матур мәктәп бу! Кара, күпме кеше җыелган. Ниндидер бәйрәм, ахры. (Стенага эленгән белдерүне укый) “Бүген чыгаралыш кичәсе була. Башлана сәгать 10.00 да.” Минем дә бу тамашаны карыйсым килә. Вакыт күпме соң әле?

Ай-ай 5 кенә минут кына калган. Тизрәк, уйла, БҮРӘТИНӘ. ( Күзе китапка төшә).Юк, ярамый. Теге юлы да әти Карло бик ачуланды... ләкин минем бу тамашаны карыйсым килә. ( Залга таба карап, китапны залда утыручыларга тәкъдим итә башлый)

Кыйбат түгел, алыгыз әле. 5 тәңкә акча сорыйм. Алыгыз инде. ( алмыйлар, шул вакыт залдан тавыш. Бер югары сыйныф укучысы)

У: - Әйдә, кил, мин алам.

Буратино: Аласызмы? Алдашмыйсызмы?

У: Юк, алдашмыйм, ләкин син ул акчалар белән нишлисең?

Буратино: 1 тәңкәгә театрга керәм, 4 тәңкәне “ Могҗизалар кырына” күмәм.

У: Ә син “ Могҗизалар кыры”ның кайда икәнен беләсеңме соң?

Буратино: Юк шул, һаман таба алганым юк.

У: Алай булгач, син миңа хәзер сүз бирергә тиешсең.

Буратино: Сезгә китап кына җитмимени? Минем сүзем юк.( кесәләрен капшый)

Мин сезгә аны ничек бирә алыйм?

У: БҮРӘТИНӘ. Күрәсеңме, укымагач, син “сүз”нең ни икәнен дә белмисең. Сүз бирү ул -“алдашмыйча, әйткәнне эшләү” дигәнне аңлата. Без синең белән хәзер килешү төзибез: Әгәр син бу бәйрәмне карагач, шушы мәктәптә укырга калам дисәң, мин сиңа бу китабыңны кире бирәм. Әгәр ошамаса, “Могҗизалар кырына” үзем озатып

куям. Килештекме?

Буратино: Әйе. ( Звонок бирелә)

У: Әйдә, керик башлана.

Буратино: Ә акча, акча... ( Акчасын суза, әмма укучы аны алмый)

У: Син безнең кунак бит. Шулай булгач түрдән уз! Безнең бәйрәм башлана!

(Музыка астында 9,11 нче сыйныф укучылары залга үтә, тезелә.)

Укытучы:  Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, әти - әниләр, укытучылар һәм укучылар! Бүген сезнең өчен дә, безнең өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе. Бүген  гади  генә  бәйрәм  түгел,  соңгы  кыңгырау  бәйрәме, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен иң соңгы кыңгырау яңгыраячак. Сез мәктәптә  уку  дәверендә  меңнәрчә  КЫҢГЫРАУ  тавышы ишеттегез, ә бүгенгесенең  тавышы моңсу  да,  ямансу  да,  шатлыклы  да. Сонгы кыңгырау ул, урта мәктәпне тәмамлап, зур тормышка , олы дөньяга юлланган, гажәп матур да, тынгысыз да, соклангыч һәм авыр дабулачагын искәртеп тора кебек. Бу чың чыгарылыш укучыларыныңмәктәп белән, укытучылары беләнхушлашу авазы.

Кайда  гына  булсагыз  да  туган  йортны,  туган  мәктәбегезне  онытмагыз.

Сезнең  алда  олы  сынау  тора,

Сез  торасыз  юллар  чатында.

Сезнең  алда  төрле юллар  ята,

Төрле  якка  юллар  чакыра.

Кайсы  гына  юлны  сайласаң  да,

Туры  юлдан,  бала,  туры  бар.

Мәктәбеңдә  калган  остазларың

                           Адымыңны  күзләп  торырлар.

Ел.Петр. :Хәзер сүзне тәбрикләү өчен белем иленең хуҗасына – мәктәп директорына бирелә.

 (Мәктәп  директоры  чыгышы).

Ел.ПЕТР:  Безнең  бүгенге  бәйрәмебездә  бик  күп  кунаклар  катнаша. Әйдәгез,  алар  белән  дә  танышып,  сүзне  аларга  бирик  әле.

ЕЛ.Петр.:Әйдәгез, хәзер  сүзне укучыларның үзләренә бирик әле.

З В О Н О К ШАЛТЫРЫЙ.

Ук.- Ишетәсезме, соңгы кыңгырау чыңын? Ул безне 11 ел буена озата килде.

Беренче белем көне дә безнең хәтерләрдә нык саклана әле. Балачакның

ин кадерле, якты һәм мөкатдәс бәйрәме – тәуге кат мәктәп бусагасын

атлап кергән көндер.

1.Бәйрәм бүген барлык мәктәпләрдә,

Хис ташкыны безнең күкрәктә.

Укытучының моңсу карашлары

Озату сүзен яза йөрәккә

2.Укулар инде безнең артта калды

Җыелыштык соңгы бәйрәмгә.

Һәркем тоя үзен әзер итеп

Таулар , диңгезләрне кичәргә.

3. Кайчан гына бу көн еракта

Килеп җитмәс кебек тоелды.

Күңелемә мәктәп -балачактан

Китмәс өчен кереп уелды.

4. Бүгенгедәй күз алдымда тора

Очар коштай йөргән чакларым.

Сумка тотып сабак укырга дип

Борма сукмак буйлап атлавым.

5.За эти годы вместе пережили
Мы столько поражений и успехов,
А сколько тем прошли, задач решили,
А сколько слёз, прозрений, боли, смеха!

6.Мәктәбемә илтер юллар буйлап

Бала булып килә узасым.

Еллар үткәч килә: - Исәнме!-дип

Балачакка кулым сузасым.

7.Эх, балачак үткән сукмаклардан

Яланаяк йөгереп үтәргә

Бар дөньяны онытып, сабый булып,

Күбәләкләр куып китәргә

Җыр. Балачагым.

8.Мэктэп еллары!

Нинди гузэл коннэр!

Тупланганнар аңа барысы да:

9. Укучының кайгы-шатлыклары,

     Яшь кызларның сагышы…

     Шау-гөр килеп узган кичәлэр,

     Яшьләрнең шат, шаян җырлары,

10.Яшь кызларның керсез хыяллары,

Җырлап уткән мәктәп еллары.

Синдә кала, барысы синдә кала

Гузәл уку, мәктәп еллары.

Ленар:

 Хөрмәтле мәктәп директорыбыз, Валерий Михайлович! 

Валерий Михайлович! Мәктәп безгә ныклы бирем бирде, канат куеп безне  үстерде. Ә бүген олы фатихасын да бирә.

                Салмак кына атлап берәү килә,

                Башын иеп чумган уйларга.

                Карашлары авыр, сорау күзләрендә,

                Тик сүз әйтми безнең уйнауга.

Рәхмәт сезгэ, безнең өчен

 Бик тә нык тырыштыгыз.

ОБЖдан күп нәрсәләр

Аңларга булыштыгыз

Тормыштагы төрле хәлләр  

 Катлаулы булмасыннар!

 Калган укучылар сезне  

  Яратып тыңласыннар.

 Мәктәпкә дигән кечкенә бүләгебезне рәхим итеп тапшырабыз

(чәчәк, бүләк бирелә).

Укытучы:1994 нче елның беренче сентябрен хәтерлисезме? Энә - җептән генә төшкән яңа форма киеп, кулга чәчәк бәйләме тотып сез бу көнне тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кердегез.Сезне елмаеп беренче укытучыларыгыз каршы алды, хәреф танырга өйрәтте. Сезнең аларга җылы сүзләрегез бардыр.

Наташа: Нинди бэхетле, шатлыклы, әйтеп бетергесез куанычлы көн иде бу! Мәктәп

бусагасын атлаганда шатлык, куаныч хисләре белән беррәттән,

куңелемне ниндидер дулкынлану, курку хисләре дә биләп алган иде.

Курәсең, кечкенә балага бу зур һәм таныш булмаган мәктәп чит булып

тоелгандыр.

 Диляра:Беренче укытучымның назлы тавышын ишеткәч, ягымлы йөзен күргәч,

барлык курку хисләрем юкка чыкты. Тизрәк бу мавыктыргыч мәктәп

дөньясына кереп чумасым килә башлады. Шушы бер күрүдә ук үз иткән,

якын иткән һәм яраткан кешеләребез – иң беренче укытучыларыбыз Любовь Петровна, Вера Николаевна иделәр.

     Руслан:Алар укытырга авырсынмадылар, сабый куңелебезгә ачкыч таба белделәр, киң куңелле, гадел һәм искиткеч сабыр булдылар! Безнең белән шатландылар да, көенделәр  дә, көнне төнгә ялгап, безнең язмыш өчен яшәделәр; кешеләргә карата шәфкатьле, яхшыбулырга өйрәттеләр. Рәхмэт сезгә беренче укытучыларыбыз.

Женя:

 Беренче укытучым якты кояш кебек,

         Күңелемне назлап җылыттың.

         Авыр чакта ярдәм кулын суздың,

         Сабыр сүзең белән юаттың.

  • Наташа:    Хөрмәтле Любовь Петровна!

Рәхмәт сезгэ, рәхмәт сезгә

Әнидәй булдыгыз безгә.

Гел тырыш, уңган балалар

Укырга керсеннәр сезгә.

Тәуге укытучыбыз булып

Хәтердә уелып калдыгыз.

Рәхмәт сезгә, буләгебезне

Кабул итеп алыгыз.

(Чәчәкләр тапшырыла )

Хөрмәтле Вера Николаевна!

Сезгэ теләк:

Бәхетле, сәламәт булыгыз.

Кайгы-хәсрәтсез утсен

Сезнең тормыш юлыгыз.

Тормышка аша курсен

Сезнең бар теләгегез.

Рәхмәтебезне аңлата

Кечкенә буләгебез.

(Чәчәкләр тапшырыла )

Җыр Кыңгыраулы мәктәп еллары

 Наташа: 11 классны без Елена Петровна җитәкчелегендә тәмамлыйбыз. Безнең тормышыбыз, тәртибебез, укуыбыз өчен янып-көеп йөрүче, һәр адымыбызны күзәтеп, ялгышлардан саклаучы икенче әниебез-класс җитәкчебез Елена Петровна! Сез безнең класс җитәкчесе генә түгел, ә иң кирәкле фәннәрнең берсе  рус теленең укытучысы да. Мәктәп елларында сез безнең яныбызда көн дә булдыгыз. Сабый күңелебезгә ачкыч таба белдегез. Кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәттегез. Һәрвакыт ягымлы, киң күңелле, гадел һәм искиткеч сабыр булдыгыз.

Ленар: Без Сезгә чын күңелебездән һәм йөрәгебездән чыккан рәхмәт сүзләребезне белдерәбез. Сез безне шундый якын күрдегез ки, әйтерсең лә, без барыбыз да Сезнең үз балаларыгыз идек. Безне олы тормыш юлына әзерләүче, авырлыкларны җиңәргә, югалып калмаска өйрәтүче кешебез нәкъ тә менә Сез булдыгыз.

Руслан: Кирәк чакта терәк, кирәк чакта язгы җылы җилдәй йомшак, ә кирәк икән, кышкы салкыннардай кырыс та була белдегез. Сез безнең киңәшчебез, ә кайвакыт сердәшчебез дә булдыгыз. Кадерле Лена апа, без Сезгә чиксез рәхмәтле. Без Сезне һәрчак якын күрербез, яратырбыз, онытмабыз. Авыр хезмәтегездә Сезгә сабырлык һәм зурдан-зур уңышлар телибез. 

Вика:               Елена Петровна!

Читать, писать и говорить

По правилам и без ошибок

Вы нас сумели научить

За что большое вам спасибо

Тимерхан: Ваш труд не переоценить

Ведь каждому понятно сразу

Ты можешь Пушкиным не быть

Но русский язык знать обязан.

Гриша: Рәхмэт сезгэ,рәхмәт чын куңелдән

  Безне балагыздай кургән өчен.

  Безнең хисләр белән янып яшәп,

  Куңелләргә шатлык биргән өчен.

Чулпан:Асыл хезмәтегез жимешләре,

Жылытсын гел сезнең йөрәкне

Кабул итегезче ,Елена Петровна,

Чын йөрәктән чыккан теләкне.

                  - Елена Петровна, рәхмәт сезгә!

Җыр. ЛАСКОВАЯ МОЯ

 

Көн тәртибендә математика.

Голнур Мирзануровна! Валентина Николаевна!

Ленар :Җир йөзендэ ин кызыгы шулдыр

11ел буена математика укудыр.

Кем укымый, юлыбыздан китсен

Укыганнар «5» ле өмет итсен.

Математиканы мәңге онытмабыз

Һәрчак хәтердэ аны сакларбыз.

Файдасы куп аның кешеләргә,

Ярдәм итә ул бик куп эшләрдә.

Кузьма: Гөлнур Мирзануровна!

В офисе работая вспомним мы не раз,
Самую прекрасную, что учила нас.
Функции и графики, степени и корни,
Нашу базу знаний доверху наполнили.

Мы будем помнить отданные знанья,
Их приумножить постараемся сполна.
Спасибо Вам за Ваше пониманье,
За тяжесть Вашего нелёгкого труда.

Диляра: Чәчәк тотып чыктым буген

               Укытучым, каршына.

              Алдыгызда баш иябез

              Рәхмәт әйтеп барсына.

(Чәчәк бирелә)

Валентина Николаевна!

Вика: Звенит звонок, оставив позади

          И школьные успехи, и проблемы.

          Сегодня мы прощаемся со всеми,

            Кто вел нас по нелегкому пути.

 И в школе был наш штурман, без него

Корабль знаний врезался бы в скалы.

Вы составляли наше расписанье,

От беспорядков школу Вы спасали.

Пусть же будет все прекрасно! 
Вы трудились не напрасно - 
Это мы Вам говорим 
И за все благодарим.

      (Чәчәк бирелә)

Җыр: Круто ты попал!

Хөрмәтле Земфира Марсовна!

Чулпан : Татар теле, туган телем

                Ин яраткан уз телем.

               Уз телемдэ Земфира апа

               Яратып бирде белем.

Дәресләрдэ инша яздык,

Мактап туган телне без.

Мәктәп елы хатирәсе

Булсын безнең гөлебез.

Ленар: Земфира Марсовна безне 5 класстан 9 класска кадәр класс җитәкчебез дә булды!Сез кирәк чакта яхшы дус та, киңәшче дә, белем бирүче дә була белдегез. Әлбәттә, булгандыр безгә үпкәләгән чакларыгыз да, шулай бит инде ул- балачакта барысын да уйлап эшләмисең. Сүз тыңламаган чаклар да булгалады, өй эшләрен эшләмичә килгән яисә күңелегезгә хуш килмәстәй эшләр эшләгән чаклар да булгандыр. Без сезнең акыллы киңәшләрегезне, үгет нәсихәтләрегезне исебездән чыгармабыз.Рәхмәт сезгә барысы өчен дә!

Сездән күргән мең-мең яхшылыкка

Тик бер рәхмәт кенә җитәрме...

Һәрберегездән гафу үтенергә

   Бурычлы без соңмы-иртәме.

Наташа:

- 10 класста без бик аз калдык. Шул вакытта безне 1 ел буена үзенең җылы кочагына Энҗе Асгатовна алды.

Хөрмәтле Энҗе Асгатовна!

Сез безне төгәллеккә, чын күңелне биреп һәр эшне эшләргә, тырыш һәм намуслы булырга өйрәттегез. Рәхмәт сезгә, эшегездә зур уңышлар,бәхет шатлыклар телибез

Дус һәм иптәш булдыгыз Сез,

Безне аңлый белдегез Сез.

Шатлык көенечләрне дә

Уртаклашып килдегез Сез

Безне канат асларына алып,

Үстердегез, белем бирдегез.

Чын күңелдән безнең өчен

Киләчәккә юллар үрдегез

(чәчәк бирелә )

Җыр Школа

Тарих, җәмгыять фәннәре укытучыларыбыз!

Юлия Анатольевна! Елена Николаевна!

Женя: Тарих, җәмгыятьтән укыттыгыз безне,

            Дәресләрдә илләр буйладык.

            Ерак гасырларга барып килдек,

            Гаҗәпләндек, көлдек, уйладык.

Укытучым! Рәхмәтемнең сезгә

Иге-чиге булмас гомергә

Юлларыңда якты маяк булып

Яшисез сез һаман күңелдә.

Гриша:    Сезгэ булган хөрмәтебез

         Мәңге калыр йөрәктә.

        Чәчәк букетыбыз Сезгә

        Чын куңелдән, бүләккә.

Уважаемая Юлия Николаевна!

Кузьма:   Предмет таинственный и странный

                Названье носит «иностранный».

                Его непросто одолеть,

                Но нам не лень над ним корпеть!

 

               Прилежно будем мы учиться.

              Потом поедем за границу

              И местных жителей сразим

                    Произношением своим!

Диляра:     Юлия Николаевна всегда встречает нас улыбкой.

                  В ней столько нежности, сердечного тепла.

                 Хоть и ругает нас - но за ошибки,

                За то, что в голове у нас давно весна.

               (Цветы)

А на очереди урок физкультуры

Уважаемый Юрий Фёдорович!

Тимерхан:   Для бодрости духа и классной фигуры,

                   А может, во имя грядущих побед

                   Мы радостно мчим на урок физкультуры

                   И любим без памяти этот предмет.

 

                 Кому-то из нас суждено, вероятно,

                 На чемпионате сражаться горой,

                 И вспомнить потом будет очень приятно,

                 Что всё начиналось любимой физрой!

Биология  һәм  география  укытучыбыз Гөлчәчәк Гафуровна

һәм безгә күп еллар белем биргән  Венера Рафкатовна!

Руслан:      Географик карта 1-2 ел

                  Төшкә кереп йөдәтер,

                   Сез биргән чиксез мәгълүмат

                  Әле безгә кирәгер.

            Җир шарын ничә мәртәбә

            Әйләнеп чыктык бергә.

            Таулар, диңгезләр кичтек без

            Гөлчәчәк апа дәресендә.

               Рәхмәт Сезгэ, бездән бүләк

               Аллы-гөлле чәчәк бәйләме.

Физика укытучыбыз Гиздулла абый!

Ленар:    Физика егет кешегә

                Һәркөн кирәк, ди абый

                Тәҗрибәләр, формулалар

                Бигрәк күп, башта калмый.

      Сезнең кебек сабыр кеше

    Дөньядадыр бик сирәк,

    Уңган Гиздулла абыйга

    Һәйкәл куярга кирәк!

            Физика кызыклы фэн,

           Кунел биреп укысан.

           Анламыйча да калырсын

           Авыз ачып утырсан.

          (чәчәк бирелә)

Информатика укытучыбыз Алена апа!

Гриша:         Информатика укытучыбыз булып

                     Хэтердэ уелып калдыгыз.

                     Рэхмэт сезгэ, булэгебезне

                    Кабул итеп алыгыз.

Химия укытучыбыз Флера апа!

Үзе монда булмаса да

Без аны яратабыз

Химия дәресләрендә

Сагынып искә алабыз

Песня:Спасибо учитель

Тәнәфес, тәнәфес .

Чулпан:        Без шулай ук бүген 11 ел буена безне тәмледән-тәмле ризыклар                     ашатучы, ачык йөзле повар апаларыбыз, чисталык өчен көрәшүче техничка апаларга, кыш буе суыкта туңып утырмысыннар, мәктәп җылы булсын дип безгә хезмәт итүче котелҗный операторларына чын күңелдән чыккан иң җылы, зур рәхмәтебезне әйтәбез. Кылган изгелекләрегез үзегезгә әйләнеп кайтсын.

Гриша:        Нина, Настя апалар

                     Чиста тота мәктәпне.

                    Буген сезгэ шигырь аша

                   Әйтәбез без рәхмәтне.

   Вика:     Тәнәфестә бергәләп

          Без ашханэгэ керәбез.

          Ольга апа аш пешерә

          Аны барыбыз беләбез.

          Аш та тәмле, боткасы да,

          Барысына да рәхмәт.

         Тамак туйгач, дәресләрдә

         Утырулары рәхәт.

                 Барыгызга да зур рәхмәт

Тәнәфесләрдә кирәкле ярдәмлек эзләп китапханәчебез Лена апа янына

йөгерәбез.Ул һәрвакыт ярдәм кулын суза.

Китап сараенда эшли

Лена апа - фея ул.

Китапларны яратыгыз

Саклагыз сез дия ул.

Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,

Көнегезне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,

Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Чәчәкләр тапшырыла)

Кадерле балалар! Бугенге бэйрэмдэ ин-ин якын кешелэрегез - эти-

энилэрегез дэ катнаша. Алар сезгэ тормыш булэк иткэн, сезне кадерлэп,

тэрбиялэп устергэн. Алар сезнен саф йорэкле, акыллы, мэрхэмэтле,

алтын куллы булып усуегезне тели.

Балалар, сез эти-энилэрегез алдында мэнге бурычлы. Аларнын ныклы

терэге, таянычы булыгыз, ышанычларын аклагыз.

Наташа:      Усеп житкэч, инде кеше булгач,

           Эти-энилэрне ташлап китмэгез.

           Ташлап китеп, картлык коннэрендэ

           Сез аларны ятим итмэгез.

                   Эткэй - энкэй - минем пар канатым,

                    Сез булганга донья тугэрэк.

                   Иңне-иңгә, жанны-жанга куеп,

                   Яшик әле, яшик бергәләп.

Ленар:        Сезгә саулык телим һәр адымда

           Тигез бәхет телим һәрвакыт.

           Мен рәхмәтлэр әйтеп чын йөрәктән,

           Карыйм сезгә сөеп, яратып.

 

Вика:           Одиннадцать лет — не одно мгновение, 
                    Шли и криво они, и прямо. 
                    Одиннадцать лет твоего терпения, 
                    Страха, слез и сомнений, мама. 
                    Я же знаю, ты счастлива очень 
                    И любуешься милой дочкой. 
                    Отчего же в глазах твоих осень, 
                    Закрываешь лицо ты платочком? 
                    Может, вспомнила меня маленькой, 
                    Ощутила в руке ладошку? 
                    Как шептала: «Цветочек аленький, 
                    Не шали на уроках, крошка. 
                    Слушай, детка, учителя строгого, 
                    Не рисуй на своих тетрадках!» 
                    И встречала меня у порога, 
                   Содержала портфель в порядке. 
                   А теперь твоя выросла дочка, 
                  Но бегут слезинки упрямо. 
                  Что же, школа окончена. Точка. 
                  Поздравляю тебя, моя мама! 

Диляра:      Хәрмәтле әниләр!\

                 Сезнебугенге бэйрэм белэн тэбриклэп, сезгэ хэрчак нык сэламэтлек,                кайгы-хэсрэтсезконнэр, бэхетле озын гомер, тормыштан ямь табып, авырлыкларга  бирешмичэ,иминлектэ яшэвегезне телибез. Тормыш дулкыннары кая гына илтсэ дэ,хэрвакыт кунел турендэ булырсыз, йозегезгэ кызыллык китермэбез, ышаныгызбезгэ.

Жыр:Родителям

Ә хәзер сүзне хәер-фатиха өчен  әти –әниләрегезгә бирик.

Кадерле дуслар! Сезне тэбриклэргэ килгэн нэнилэргэ игътибар итегез

эле. Моннан куп еллар элек сез узегез дэ шундыйлар идегез. Сез дэ

шулай чыгарылыш сыйныф укучыларын озаттыгыз. Шушы урында,

кулыгызга чэчэк бэйлэмнэре тоткан килеш, Инде куп мэртэбэлэр

кабатлаган котлау сузлэрен эчтэн генэ кабатлап басып тордыгыз.

Эйдэгез, 2024 нче елда мэктэпне тэмамлаячак нэни дусларыбызны

тынлыйк эле.

1 класслар сүзе.

Иң күңелле вакыт- балачак!

Иң бәхетле вакыт - балачак!

Балачакның шат еллары

күңелләрдә мәңге калачак!

Безнең бик күңелле чаклар

көннәр буе уйныйбыз.

Ә сез - мәктәп белән хушлашасыз,

Сезне көтә алда зур тормыш.

Сезгә астан өскә таба карап йөрдек

Буйларыгыз озын, чәчләрегез бөдрә.

Сезнең уйларыгыз башка җирдә иде

Безне, кечкенәләрне, күрмәдегез бер дә.

Ә без үпкәләмибез һич тә!

Вакыт шулай сизелми үтә.

Өстән аска таба карагыз сез безгә.

10 ел элек шундый булган сез дә!

Бу стеналар эчендә

күп нәрсәләр белдегез.

Алдагы имтиханарны да

Гел 5 легә генә бирегез.

Бакчада шомырт, сиреннәр

бик күп чәчәк төрләре.

Сезне көтә,абый- апалар

Төрле юллар, тормыш үрләре.

Уңышлар юлдаш булсыннар

барасы юлыгызда.

Бәхетле тормыш ачкычы

Сезнең үз кулыгызда.

Кем булсагыз, кайда булсагыз да,

ак бәхетләр телибез сезгә.

һәрбер таң, сәгать һәм минут

Шатлык алып килсен һәммәгезгә.

Вы заботились о школе

много сделали для нас.

Но хозяевами школы

Будем мы не хуже вас.

Бүген сезнең бәйрәм-соңгы кыңгырау.

Ул чакыра сезне соңгы дәрескә.

Хәерле юл сезгә!

Изге сәгатьтә

Вот закончили ученье.

Нам гулять, у вас экзаменов пора.

Пожелайте нам хороших развлечений.

Мы желаем вам:

"Ни пуха, ни пера!"

Кайчан гына күбәләктәй

Ашкынып килдегез мәктәпкә.

Җиз кыңгырау дәште Сезне һәркөн

Яналыклар тулы дәрескә.

Инде менә бүген кошлар кебек,

Иркен киңлекләргә очасыз.

Хәерле юл,Сезгә!Куллар болгап

Сезне менә озатып калабыз.

Эшләрегез һәрчак уңай булсын,

Изге хисләр минем йөрәктә.

Хәерле юл Сезгә,Унберенчеләр-

Калабыз без шушы теләктә!

Бүген сезгә истәлеккә

Бирәбез без бүләкләр.

Тик алар гади түгелләр

Бар җирдә дә кирәкләр.

(Бүләкләр тапшыралар)

А.Б. Ә хәзер сүзне җавап итеп чыгарылыш класс укучыларына бирәбез. Класс җитәкчегез Люба  апа белән белемнәрнең үрләренә менегез,тырышып укыгыз,тәртипле булыгыз. Сизелми дә үтеп китәр, сез дә безнең кебек мәктәпкә, укытучыларга хушлашу сүзе җиткерерсез.

Ленар:     Нәниләргә зур бүләк

                 Бездән иң изге теләк

                Дус яшәгез,яхшы укып

                Тик 5 леләр генә алыгыз.

                Безнең кебек менә дигән

               Укучылар булыгыз.

               Сезгә кечкенә бәләгебез

               Кабул итеп алыгыз

(1 класс укучыларына бүләкләр тапшырыла)

Жыр:Мы тем кто остался....

Наташа: Безнең алда олы сынау тора,

     Без торабыз юллар чатында,

     Безнең алда төрле юллар ята,

                Төрле якка юллар чакыра.

Вика:    Артта калды хәзер дәрес аңлатулар,

          “ Линейкага соңга калдым,”-диеп борчылулар..

            Дежур тору, “тамак ачты,”- диеп

            Ашханәгә дөп-дөп чабулар.

Тимерхан  Өркә-курка сынауга барулар ,

       Тәнәфестә тузан туздырулар,

      Тактадагы акбур язулар,

     Артта болар, әмма алда көтә:

   Безне зур сынаулар, имтиханнар

Диляра

4.  Кайчан гына бу көн бик еракта :

Килеп җитмәс кебек тоелды

Күңелемә мәктәп балачактан

Китмәс өчен кереп уелды.

Руслан:  5. Чәчәк тотып әле бүген генә

                    Килгән кебек сиңа мәктәбем

                   Инде менә сезгә, укытучылар

                    Саубулыгыз, диеп әйтәбез.

Женя:      6.  Моңаймагыз әле укытучылар

                     Сагынышып сезгә килербез

                    Урау юллар узып, таулар кичеп

                    Сезнең хәлегезне белербез.

Кузьма :   7.Сездән күргән мең-мең яхшылыкка

                  Тик бер рәхмәт кенә җитәрме...

                   Һәрберегездән гафу үтенергә

                   Бурычлы без соңмы-иртәме.

Ленар:         Ел да шулай очар кошлар кебек

             Озатып кала мэктэп - изге йорт.

             Сабый чакны эзлэп без килербез,

                 Онытма син, мәктәп, безне көт.

Вика:                   Хуш мәктәбем, дуслар, остазларым

                              Балачагым, яшьлек, мәхәббәт

                              Барлык хисләр монда ихлас һәм чын

                               Бөтенесе өчен мең рәхмәт.

Наташа:          Мәктәп елларын онытмыйк, дуслар

                         Туган оясын онытмый кошлар

                          Соңгы кыңгырау еракта калыр

                         Моңлы җыр булып колакта чыңлар

             

ЕЛ.ПЕТР:     Кадерле балалар!

Мэктэптэ сез канат ныгыттыгыз,

Хэзер инде очып китэсез.

Шатлык, соенеч, изге кунел белэн

Каршылагыз хэр кон иртэсен.

Эшлэрегез хэрчак унай булсын,

Изге хислэр безнен йорэктэ.

Хэерле Юл сезгэ, укучылар -

Калабыз без шушы телэктэ.

Ышанабыз сезгэ: мэнге кызартмассыз,

Безнен йозне, туган ил йозен.

Онытмагыз, хэрчак котэ сезне

Эти-энилэрегезнен нигезе.

Инде менэ буген кошлар кебек,

Иркен кинлеклэргэ очасыз.

Хэерле юл сезгэ.

Җыр – “САУ БУЛ МӘКТӘП”

ВСЕ:     Сау бул мәктәп!

             Мең РӘХМӘТ!

             Мең  рәхмәт

             Кадерле мәктәп

Класс житэкчесе:

Кадерле чыгарылыш класс укучылары!

Э хэзер мэктэптэ укыган еллар истэлеге булып сонгы кынгырау сезгэ янгырый.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сонгы герой

Этот материал используется для внеклассной работы по биологии. Я сама использовала  в декаде недели биологии-эколги...

сонгы кынгырау!2

1 аб.   2003  нче елның 1 нче сентябрендә ак бантиклы, ак алъяпкычлар кигән нәни генә кызлар, кара костюм, ак күлмәкле шук малайлар 1 нче тапкыр мәктәпкә белем дөньясына кереп киттеләр....

Первый звонок "Звени, звонок, все громче, все сильней!"

Сценарий для линейки на 1 сентября....

Последний звонок. Церемония вручения премии "Золотой звонок"

Представленный сценарий праздника последнего звонка для учеников 11 класса составлен в форме церемонии вручения премии "Золотой звонок" учителям и родителям выпускников....

"Печальный, прощальный последний звонок" праздник Последнего звонка для учеников 11 класса

"Печальный, прощальный последний звонок" праздник Последнего звонка для учеников 11 класса. Сценарий выполнен в традиционной форме, его основу составляют стихи и поздравления в адрес учителей и родите...

Сонгы кыңгырау, последний звонок

Сонгы кыңгырау, последний звонок...

История империи Сонгай

История империи Сонгай (презентация)...