"Ягез әле, кызлар" кичәсе
план-конспект на тему

Миннебаева Алия Ринатовна

8 март бәйрәменә багышланган кичә

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yagez_le_kyzlar.doc42.5 КБ

Предварительный просмотр:

“ЯГЕЗ ӘЛЕ, КЫЗЛАР!”

Кыз. Исәнмесез, хөрмәтле тамашачылар! Без бүгенге бәйрәмебезне гүзәл һәм уңган    кызларга багышлыйбыз. Бәйрәмебезнең исеме дә “Ягез әле, кызлар!” дип атала. Безнең уенда бүген эшкә уңган, тапкыр, зирәк, төскә матур, сылу кызларыбыз катнаша.

Егет. Кара кашларыңның канатларын

         Карлыгачлар бүләк иттеме?

         Йөзең нурлы, әллә бит очыннан

         Таң кояшы үбеп киттеме?

         Кайдан синдә мондый гүзәллекләр,

         Буй – сыннарың сылу, сөйкемле.

         Уңган – юмарт та син, тыйнак та син,

         Җир – әнкәнең үзе шикелле.

Кыз. Әйдәгез,хөрмәтле тамашачылар, кул чабып кызларыбызны сәхнәгә чакырыйк. (Музыка астында сәхнәгә кызлар чыгалар). Менә күрәсез, дуслар, сәхнәдә кызларның иң уңганнары, иң булганнары, иң гүзәлләре генә.

 “Ягез әле, кызлар!” дип аталган бәйгебезне ачып җибәрү өчен сүзне тәрбия эшләре буенча директор урынбасарына................................................ бирәбез.

Егет. Кызларга уңышлар телибез. Бәйрәмебезне башлап җибәргәнче бәйгене бәяләячәк  жюри әгъзалары  белән танышып китик. ( Габдрахманова Рузия Шаһинуровна, Галимова Энҗе Салиховна, Хакимова Минзилә Зөфәровна, Гарифуллина Дилә Гамилевна).

Кыз. Хәзер сәламләү өчен сүзне сезгә бирәбез, кызлар. Рәхим итегез.

Егет. Кызлар шигырь тыңлый,

Шигъриятне

Яратырлар икән шул хәтле.

Яратырлар алар Есенинны,

Яратырлар алар Зөлфәтне.

Онытылып шигырь тыңлаганда

Хисләр белән тула җаннары,

Бер үзләре генә белә кызлар

Йөрәкләре ничек янганын.

Егет. Бәйгебезнең 1 ярышы шигырь юллары белән бәйле. Бәйгенең шарты: без кызларга конвертлар әзерләдек. Конвертлар эченә сүзләр язылган кәгазьләр салынган. Шул сүзләрне кертеп, кызлар шигырь язырга тиешләр. Менә сезгә кызлар конвертлар, алыгыз. Сезгә 5 минут бирелә. Башладык.

1 командага

Язның матур бер көнендә

Чыктым уйнап керергә.

Шул минутта насыйп булды

Кыр казларын күрергә.

2 командага

Бакчадагы түтәлдә

Чәчәк атты гөлләрем.

Нәкъ шул мизгелдән башлап,

Ямьләнделәр көннәрем.

3 командага

Тау башыннан карап тордым:

Инешләр – Идел сыман.

Быел безнең якларга да

Аккошлар килер сыман.

Кыз. Безнең кызлар шигырь төзегән арада, егетләр белән бер уйнап алыйк әле. (5,6,7 класслардан 1 егет чыга һәм шул егет күзе бәйләнгән кие, кыз рәсеме ясый). Егетләрнең осталыклары, тырышлыклары  жюри әгъзалары белән исәпкә алына һәм инде кызлар командасына очколары туплана. Шуңа күрә, егетләр, сезгә дә бик каты тырышырга туры килер.

Егет. Кызларыбызның вакытлары бетте. Хәзер инде алар сүзләрдән нинди шигырь килеп чыкканын укып китәрләр.

Кызлар шигырь укыйлар.

Кыз. Кызлар 2 бәйгегә әзерләнгән арада, тагын бер кат егетләрне

чакырабыз. Менә, егетләр, шушындый ситуация: сезнең әниегез кунакка ките. Сез өйдә сеңлегез белән калдыгыз. Никадәрдер  вакыт узгач сезнең тамак ачып китте. Сез ботка гына пешерә беләсез. Ләкин өч ярма шкафта чәчелеп кушылган. Сез аларны аерырга тиеш. (“Ярмаларны аер” уены)

Егет. Бу бәйгедә тәүге тапкыр

         Чыктыгыз безнең каршыга.

         Уңганмы сез, зирәкме сез –

         Сыналырсыз җыр-моңда.

        Җырлар булса, шундый булсын –

        Җиргә шатлык сибәрлек.

        Күңелләргә бәйрәм булып,

        Язлар булып килерлек.

Кызлар җыр башкара.

Кыз. 3 бәйгебез – “Иң оста пешерүче”. Хәзер кызларның көнкүрештә, аш-су әзерләүдә тапкырлыгын сынап карарбыз. Киңәшләрне белгән кызлар җөмләне тәмамлый. (Сораулар командаларга бер-бер артлы бирелә).

1. Тоз дымланмасын өчен, ... (тоз савытына берничә бөртек дөге ярмасы салырга кирәк).

2. Шулпа тәмле булсын өчен, ... (итне салкын суга салып пешерергә кирәк. Ит пешеп җитәрәк, шулпага коры табада кыздырган кишер белән суган салсаң, шулпа тагын да тәмлерәк һәм матуррак була).

3. Камыр кулга ябышмасын өчен, ... (кулны көнбагыш мае белән майларга кирәк).

4. Бавыр тәмле, йомшак булсын өчен, ... (кыздырганчы 1-2 сәгать сөттә тоталар).

5. Балыкның тәңкәсе яхшырак купсын өчен, ... (тиз генә кайнар суга салып алалар).

6. Бүрттергән чакта дөге изелмәсен өчен,... (кайнап чыккач, суга 2-3 кашык сөт салалар).

7. Кайнатканда сөт ташымасын өчен,... (савыт кырыен майларга кирәк).

8. Сөт кайнаткан савыт тизрәк юылсын өчен, ... (аны башта - салкын, аннары җылы су белән юалар).

9. Сөт тизрәк кайнасын өчен,... (савытка бераз шикәр комы салалар).

Егет. Элек–электән милләтебезнең уңган кызлары кул эшләре белән шөгыльләнгән. Оста чигүчеләр, көмеш җеп, сәйлән, энҗе кебек калфак, түбәтәй чиккәннәр. Безнең кызларыбыз да буш вакытларында бәйләргә, тегәргә, чигәргә яраталар. Я, кызлар, күз нурыгызны, күңел җылыгызны кушып үзегез бәйләгән, бизәгән, чиккән хәзинәләрегез белән таныштырыгыз әле.

Кызлар кул эшләрен күрсәтәләр.

Кыз. Бигрәк уңган безнең кызлар. Хәзер кызларыбыз биюдә осталыкларын күрсәтергә әзерләнеп торганда, тагын бер егетләрне чакырып алыйк. Егетләр, менә минем сезгә бер соравым бар: сезнең берәр киемегездә төймә төшсә, кем тегеп бирә? (егетләр җавап бирә). Хәзер инде менә тегә белгәннәр, осталыкларын тәкъдим итә, кем белми шул өйрәнә тора.

Егет. Чулпыларын чылтыратып,

Кем бии, әнә, кара,

Әйтерсең, йөзеп бара.

Тыпырдатып биер өчен

Имән идән димәгән

Ничек шулай гүзәл икән –

Бер җире юк килмәгән.

Табигать яраткан аны

Дөньясына бер итеп.

Карап туймас нәфис итеп,

Тоташ наз һәм сер итеп.

Кыз.  Кызларыбызны биергә чакырабыз. Рәхим итегез.

Егет. Кызлар алдагы бәйгегә әзерләнгән вакытта бер биеп алыйк әле. (Татар халык биюе)

Кыз. Кызлар алар бөтен яктан да уңган – булган булырга тиеш, шулай бит. Менә хәзер, кызлар, сезгә чәчәкләр ясарга туры килер: кем күбрәк, матурырак һәм тизрәк булыр. (кызлар чәчәкләр ясый).

Егет. Шушы бәйрәм дәвамында без кызларның җитезлеген, тапкырлыкларын, бию һәм җырда осталыкларын күреп киттек. Бәйрәмгә тырышып әзерләнгән кызларга, аларга тырышып очколар җыйган егетләргә рәхмәтебезне белдерәбез.

Кыз.  Хөрмәтле тамашачылар, “Ягез әле, кызлар!” бәйгесенең җиңүчеләрен билгеләр вакыт җитте. Сүзне жюрига бирәбез.

Егет. Кызларыбызга безнең күңелне ачканнары, ял иттергәннәре өчен рәхмәт белдерәбез, аларга укуларында уңышлар, сәламәтлек, шатлык һәм бәхет телибез.

Кыз.  Шушының белән “Ягез әле, кызлар!” бәйгесе тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

КВН. "Ягез әле, малайлар! "

4-5 сыныфлар өчен " Тапкырлар һәм Зирәкләр" бәйгесе....

ягез әле, кызлар!

конкурс для девочек "А ну-ка, девочки!" на татарском языке...

23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә: "Ягез әле, әтиләр!"

Егет. Исәнмесез, кадерле дуслар, әтиләр, бабайлар, абыйлар! Без бүген 23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичәгә җыелдык.Кыз. Кемнәр уйнарга ярата,...

"Ягез әле, егетләр!" (Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйге)

Ватанны саклаучылар уңаеннан оештырылган бәйрәм кичәсе!                                       ...

«Ягез, эле, кызлар!» 8 март бэйрэме сценариясе.

5а сыйныфында  үткәрелгән сыйныфтан тыш чара.Укытучы Ахтямова Гөлназ Мингали кызы, 6 март 2015 ел   «Ягез, эле, кызлар!»  8 март бэйрэме  сценариясе.Зал шарлар , чәчәкләр,...

КВН-ЯРЫШ. “Ягез әле егетләр!”

  А. б.: Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле    кунаклар! Без бүген сезнең белән “Ягез әле егетләр” дип исемләнгән КВН-ярышка җыелдык.    Дуслар, бүген нинд...

Ягез әле, кызлар.

8 март бәйрәменә татарча сценарий....