Конспект внеклассного мероприятия
материал (6 класс) по теме

Мухаметова Лайсира Бариевна

Безнең  мәктәбебездә  шәһәрдәшебез,  танылган  язучы,  шагыйрь Рәшит  Бәшәр  белән  очрашу  булды. Анда  минем укучыларым  да  актив  катнашты.  "Мой  албом"да  рәсемнәрен  дә  карарга  була.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon r.bshr__beln__ochrashu.doc38 КБ

Предварительный просмотр:

 

Рәшит Бәшәр белән очрашу кичәсе

-Иәнмесез, хөрмәтле кунаклар,укытучылар,кадерле укучылар.Бүген безнең мәктәбебездә сез шигырьләрен яратып укучы абый-Рәшит Бәшәр кунакта.Ул безнең шәһәребездә яшәп иҗат итүче шагыйрьләребезнең берсе.Тиздән ул үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.Без дә шушы юбилей уңаеннан булган очрашу кичәсенә җыелдык.Рәшит абый ,сезне шушы күркәм бәйрәмегез белән котлап 5нче сыйныф укучычысы Ногманова Рузилә чыгышы белән кичәбезне башлап җибәрәбез.(Баянда татар көе яңгырый)

-Ә хәзер балалар Рәшит аганың биографиясенә тукталып китик.Ул 1949 нчы елның 7 октяберендә Кукмара районы Янил авылында дөньяга килә.Казан дәүләт университетын тәмамлый.Лениногорск районы Куакбаш авылы мәктәбендә балалар укыта,шәһәр профтехучилищесында директор урынбасары,заводта мастер булып эшли.!979 елдаЧаллыга күченеп килә.КАМАЗда диспетчер,оператор була.1987-89 елларда Мәскәүдә Югары әдәби курсларда укый.”Таң йолдызы” газетасында әдәби хезмәткәр, “КАМАЗ” газета-китап нәшриятында редактор, “Аргамак” ңурналында җаваплы секретарь хезмәтләрен башкара.Бүген ул-“Мәйдан” ңурналының җавплы секретаре, баш редактор урынбасары.

    Рәшит Бәшәр 1985 елдан СССР һәм ТР Язучылар берлеге әгъзасы, А.Алиш исемендәге премия лауреаты,  Э.Касыймов, С.Сөләйманова исемендәге бүләкләр иясе, ТР Мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” билгесе, “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале  белән бүләкләнде(2005).

    Рәшит Бәшәр- унике китап авторы.Соңгы елларда гына да бер-бер артлы ике китап чыгарды: “Җәй кызы” (2008), “Йолдызлы тай” (2008).Әлеге китаплар әдәби казанышлар буларак кабул ителде.

  -Рәшит аганың шигырьләрен укыганда балачак иленә бөтерелеп кереп киткәнеңне сизми дә каласың.Укучылар, ә хәзер мин сезне шигърият арбаларына утырып “Балачак иленә” сәяхәткә чакырам.Сәяхәтебезне 5нче сыйныф укучысы Мусин Айназның “Мин бит татар егете” шигыре белән  башлап җибәрик.

   -Һаваның да ае бар,

Мәчетнең дә  бар ае,

Үземнең дә аем бар

Айназ минем исемем

Мин бит татар малае...

 -Укучылар, менә без беренче тукталышка килеп тә җиттек.Тирә- ягыбызга күз салыгыз әле! Әйләнә- тирәбездә алтын көз. Шушы гүзәллеккә сокланып,1нче сыйныф укучысы, Газимова Диләрә “Көзге рәсемнәр” шигырен сөйли.

  -Кошлар очып китте.

Һава буш

Әллә инде бу җилләр

Исәләр бездә генә.

Усал җилләр яфракны

Өзә дә өзә генә...

  - Балалар, алдагы тукталышыбыз “Танышу” дип атала.3 нче сыйныф укучысы Сәлимова Эльмира башкаруындагы шигырне тыңлап китик.

  -Күрсәтим дигән идем

Русча белгәнемне,

Әтәч тә аңламады:

-Привет!-дигәнемне.

-Ки-ке-ри-күк!-диде дә

Очты кунды киртәгә.

Акбай әйтә:

-Татарча исәнләш,-ди,-иртәгә!

  -Рәшит абый, сезнең шигырьләрегезне рус төркемнәрендә укучы укучыларыбыз да яратып өйрәнәләр.Ә хәзер 5нче сыйныфта укучы Николаева Ангелина “Акбай” шигырен  укып ишеттерер.  

  -Акбай төлке булсамы?

Тавыкларның сараен

Бик-бик әйбәт беләчәк,

Бабай йоклап киткәч тә,

Туры безгә киләчәк

Һәм сарайга керәчәк...

  -Сәяхәтебез тагын да күңеллерәк булсын өчен,шулай ук рус төркемендә белем алучы укучыбыз, Николаева Ангелина “Курай” шигырен безгә бүләк итә.

    -Абый белән икәүләп

Ясадык без бер курай

Уйнап җибәрсәк курай

Кушылып сайрый тургай...

   -Балачакта  кем генә таганда атынмаган икән... Балачакның менә шушы матур мизгеленә кунакка , 4нче сыйныф укучысы Закирова Регина чакыра.

  -Тирбәнеп тора таган

Тупыллар арасында

Йөгереп барасың да

Кочаклап аласың да,

Атылып китәсең бер

Мәтәлеп китәсең бер...

  - Балалар, хәзер безне 5нче сыйныф укучысы Мәрданшин Динар “Акчарлаклар”га ияреп диңгезләргә очарга чакыра.

   - Акчарлакка ияреп

 Диңгезләргә очтым мин дә,

Дулкынга кундым мин дә,

Диңгезгә чумдым мин дә.

 Кочаклап алды диңгез:

- Күңелсез икән синсез!

  -Бик күп җирләр гизеп, ниһаять, “Туган җиребезгә” әйләнеп кайттык. Безне туган җиребездә 5 сыйныф укучысы Һидиятова Алина каршылый.

  - Балалар әле без яңа гына шигърият дөньясыннан сәяхәттән кайттык. Ә сез укучылар барыгызда Рәшит абыйның балалар өчен шигырьләр генә түгел, хикәяләр дә, повестьлар да язуын беләсез. Ә хәзер безгә 5 сыйныф укучылары “Адашкан кош тавышы” хикәясеннән өзек тәкъдим итәләр.Рәхим итеп карагыз!

Рәшит ага , укучыларыбызның сезгә әзерләгән сораулары да бар?

   -Беренче шигырегезне ничә яшьтә яздыгыз?

  - Балачагыгызда булган берәр кызыклы вакыйганы сөйләгез әле?

  - Шагыйрь булуы җиңелме?

-Ә хәзер Рәшит абый ,сүзне сезгә бирәбез! Балаларга нинди әйтер сүзләрегез бар? Рәхим итегез!

 - Укучылырыбызның сезгә истәлеккә әзерләгән бүләге бар. Шуны зур итеп кабул итеп алыгыз!

  1. Айназ: Рәшит абый! Без сезнең  шигырьләрегезне яратып укыйбыз. Сездән тагын да яңадан – яңа шигырьләр көтеп калабыз.Сезне үзебезнең мәктәбебездә кунакта күрүгә, без бик шат!
  2. Рәшит ага!

 Сезгә авыр ләкин мактаулы эшегездә тагын да иҗади үрләр, уңышлар телибез. Менә шушы чәчәкләр кебек мәңге яшь, гүзәл булып калыгыз. Күңелебездәге булган изге теләкләрне, 11 нче сыйныф укучысы Миңнебаева Элвира башкаруындагы, җырда җиткерәбез:

“Бәхеттә,шатлыкта

Исәнлектә, саулыкта

Үтсен гомер юлларыгыз

Тазалыкта,байлыкта”.  

  1. Рәшит ага, балаларны милли рухта тәрбияләвегез, берсеннән- берсе матур шигырьләрегез, бүгенге очрашу кичәсенә килүегез өчен зур рәхмәт. Безне онытмагыз, тагын кунакка килегез. Без сездән яңадан – яңа шигъри тәлгәшләр көтеп калабыз!