"Юл билгеләре иленә мавыктыргыч сәяхәт"
методическая разработка (5 класс) по теме

Фатхетдинова Альбина Фирдависовна

Юл йөрү кагыйдәләрен кабатлау өчен кызыклы уен - сәяхәт.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yul_bilgelre_ilen_mavyktyrgych_syaht_ueny.doc999.28 КБ

Предварительный просмотр:

«Юл билгеләре иленә мавыктыргыч

сәяхәт» уены

Азнакай районы Чубар – Абдул гомуми урта белем бирү мәктәбе

Фәтхетдинова Альбина Фирдәвес кызы – татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Күңелле җыр агыла(Ильмир Газизуллин «Юллар,юллар»)

Регулировщик (алып баручы) керә.

-Хәерле көн ,хөрмәтле  укучылар һәм кунаклар.Мин сезне бүген  «Юл билгеләре иленә мавыктыргыч сәяхәт» уенына чакырам. Уеныбызда юл йөрү хәрәкәте тарихына сәфәр кылырбыз. Ә хәзер мин юлдашларымны чакырам.

Юлдашларым, рәхим итегез! (Балалар керә. Исәнләшәләр.)

Җыр «Хәерле көн».

Регулировщик :Күргәнегезчә, безнең уенчыларыбызның күкрәкләрендә төсле билгеләр - яшел, сары, кызыл бантлар. Сәфәргә чыгу өчен урыннарыгызны алыгыз.

Яшел секторда уйныйлар:

Кызыл секторда уйныйлар:

Сары секторда уйныйлар:

Зал уртасында «Язулы» таш тора.

Регулировщик: Бик борынгы заманнарда, юлларда ара-тирә юлчылар йөргән, анда-санда бер күренгән экипажлар үткәндә, һәркемне бер сорау борчыган:«Бу юл кая алып барганын ничек күрсәтергә, юлда нинди кыенлыклар очраячак һәм, ниһаять, ничә чакырым юл үтәсен ничек белергә?!

Атка атланган баһадир керә, тукталып язуларны укый да, чыгып китә.

Сулга барсаң - юкка чыгарсың;

Уңга барсаң - атыңны югалтырсың;

 Турыга барсаң - дөрес юл табарсың.

Магистр костюмыңда укытучы  кере:Юл чатыңдагы таш баһадир өчен нәрсә ул?

Балалар җавабы: Иң беренче юл билгесе, күрсәткече.

Регулировщик: Сектордан дөрес җавап биргән уенчы бер очко ала (очколар зал почмагына урнаштырылган светофорга- төсле өч түгәрәккә ябыштырылып бара). Магнитофон язмасында машиналар, транспорт чапкан һәм ачы тормоз чыелдаган тавыш ишетелә.

Убырлы карчык керә (бер аякка аксап):Уф-ф! Чак исән калдым! Утырып оча торган транспортым - себеркем ватылды да, урманнан чыгып, сезнең яңга ярдәм сорап килүем иде. Анда-юлда әллә нинди дөбертек, ыҗгыртык, выжылдыклар. Каядыр ашыгалар, чабалар, кычкырталар. Әле бер озыны, багана башына кунаклаган өч күзлесе, күзләрен кыскалап, мине шаяртырга маташа. Мин дә тик тормадым, чаптырдым гына. -Уф-ф! Арыдым!

Магистр:

1.Юлларда мондый куркыныч хәлләр килеп чыкмасын өчен, нәрсәләр уйлап табылган?

Балалар җавабы:

А)Регулировщик.

Ә) Светофор.

Б)Зебра.

В) Юл билгеләре.

2.Бу ситуациядә убырлы карчык кем? (Юлчы).

3.Ул кайсы урында урам аша чыгарга тиеш. (Зебра, юл билгесе).

Һәр дәрес җавапка очко куела.

Регулировщик: Беренче машиналар барлыкка килгәнче үк ,1529 елда франция патшасы Франциск I  юл хәрәкәтен тәртипкә салу указын гамәлгә кертә. Ул җәяүле һәм атта йөрүчеләргә кагылган.Дөресрәге урамнарда узуны һәм борылуны рөхсәт итми иде.18 гасыр урталарында беренче пар ярдәмендә йөрүче машиналар күренсә, 19 гасырда  инде газ һәм электр ярдәмендә йөрүче машиналар барлыкка килә .Мәскәүдә исә беренче юл билгеләре 1933 елда күренә башлый. 1949 елда,Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң, Бөтендөнья илләре өчен Бердәм Юл йөрү кагыйдәләре системасы кабул ителә.

Сезнең белүегезчә, хәзерге вакытта расланган һәм кабул ителгән 250 юл йөрү билгесе бар. Билгеләр буталып бетмәсен өчен аларны 7 төркемгә бүлгәннәр:

  1. Кисәтүче

   

  1. Тыючы

     

  1. Информацион

   

  1. Билгеләүче

   

  1. юнәлеш күрсәтүче

   

  1. өстәмә информация бирүче

   

  1. махсус күрсәтмә билгеләре.

  

Хәзер үткәреләчәк ярыш та нәкъ шул билгеләр турында. Уен «Танып  әйт» дип атала.Һәр секторга билгеләр бирелә. Сектордагылар билгенең кайсы төркемгә керүен һәм нәрсә белдерүен аңлата. Очко куела.

Регулировщик: Ә менә Убырлы карчык әйткән өч күзле җанвар - светофор -соңрак уйлап табылган.

Шигырь «Светофорның өч сүзе» Ш. Галиев.

Уен «Светофор»

Убырлы карчык: Әһә, аңладым мин, сезнең секретыгызны белдем!Урманыма кайткач, башкаларга да аңлатырмын. Рәхмәт сезгә!Сау булыгыз! Китә.

Регулировщик: Берничә гасыр еллар үткәч, буыннар алмашынгач, кешелек дөньясы автомобиль уйлап тапкан. Башта алар бик аз һәм берничә төрле генә булганнар, ә хәзер планетабызда. 449,3 млн. артык «дүрт тәгәрмәчле» дусларыбыз чаба һәм аларның саны көннән көн арта гына бара. Хәзер мин үземнең юлдашларымны «Транспорт төрләре» дип аталган эстафета уенына чакырам (җир, су, һава транспорты). Балалар карточканы (уенчык лото) һәр төргә бүлеп секторга җыялар. Аңлатып бирәләр.

Музыкаль ял «Шофер буласым килә»

Регулировщик:  Ә  хәзер  үзебезнең   килгән кунакларыбыз белән уйнап алыйк әле.«Табышмак әйтү»

1.Ат түгел, кешнәми

Йөз аттан ким эшләми

Үзе йөри тыр да пыр

Йә, бу нәрсә, кем әйтер? (Трактор)

2.Тимер жираф, башы күктә.
Күп күтәрә көче күпкә,
Тонна — тонна йөкләрне
Эләктереп ала ул,
Балконнарын балкытып,
Биек өйләр сала ул.(Кран).

3.Ул үзе шундый көчле
Тешле-тешле чүмечле.
Берүзе  эшли ала
Йөз кешелек эшне.(Экскаватор).

4.Ике аяклы үгез.

Маңгаенда куш мөгез. (Велосипед)

5.Ул җил тегермәне булып,
һавага күтәрелгән.
Кем шаярып күк түренә
Зур бөтерчекне элгән.(Вертолет).

6.Авызы  юк, борыны юк
Тик бар аның өч күзе:        
Урамдагы хәрәкәтне
Көйләп торадыр үзе.(Светофор)

7.Озын-озын, озын җеп-

Очы каян табылыр (Юл).

Җыр «Светофорлы юлларда».

Бию « Юлларда сак булыгыз». 

Регулировщик: Без яшәгән тирәлек, агачлар, үләннәр, чәчәкләр, йортлар, транспорт һ.б. белән уратып алынган. Без аларның  һәммәсен дә күрәбез, тоябыз аера беләбез. Хәзер менә һавадагы исләр аша танып белүегезне тикшерик әле. Алдагы ярышыбызда капитаннарны сыныйбыз.Уен  «Урам исен беләсеңме?!» дип атала..

№ 1 - бензин, № 2 - асфальт, №3 - солярка.

Бу   киндер  сюрприздагы   исләрне   танып   әйтүче капитаннарга очко языла

Магистрга сүз бирелә:Йолдызлар санала, җиңүчеләр билгеләнә.

Регулировщик: Инде бу кечкенә сәяхәтебез турында нәрсә дибез?(балалар җавабы)

Һәлакәтләр булмасын дип,

Телидер һәрбер йөрәк.

Шуңа күрә дә йөргәндә

Бик сак булырга кирәк!

Бүген белгәнне онытмыйк

Кулланма итеп алыйк.

Юлыбызга, ак җәймә, дип

Бергә-бергә кузгалыйк.

Җыр «Хәерле юл телим»(Лилия Хәмитова репертуарыннан)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ачык дәрес "Ньютон иленә сәяхәт"

9 класста "Әйләнә-тирәбездә физика" электив курсының йомгаклау занятиесе...

Әдәплелек иленә сәяхәт

Укучылар, бүген без әдәплелек турында сүз алып барачакбыз.Халкыбыз элек-электән “чисталык”, “пөхтәлек”, “кыюлык”,”батырлык” төшенчәләрен еш кулланган, шул сыйфатларны тупларга тырышкан. “Батырлы...

Рәвешләр иленә сәяхәт.

Урок-презентация по татарскому языку в 6 классе...

Мавыктыргыч тарих фәне

Максат:1.Борынгы заман тарихы һәм урта гасырлар тарихы буенча укучыларның белемнәрен ныгыту.2.Укучыларның бәйләнешле сөйләм телләрен һәм фикерләү сәләтләрен үстерү.3.Тарих дәресләренә кызыксыну ...

Фонетика һәм орфоэпия иленә сәяхәт

Фонетика темасын узганда файдалана торган материал....

Мероприятие "Туган тел - мавыктыргыч тел" (4-5 нче сыйныфлар)

Китапханә белән берлектә татар теле атналыгында үткәрелгән кичәнең сөенариесе.Максат: укучыларда туган телгә,татар теленә  әдәбиятны тирәнтен өйрәнүгә кызыксыну уяту; белемнәрен тирәнәйтү , ...

Сыйфат дәрәҗәсен мавыктыргыч өйрәнү

Сыйныфта 12 укучы булуын исәпкә алып, 4 әр укучыдан өч төркем оештырылды. Физкультминут вакытында, укучыларны ял иттерү максатыннан, җырлы-ял вакыты уздырылды. Дәрестә һәр төркем үзенә бирелгән бире...