Внеклассная работа (в русских группах) "Йолдыз сәгате"
материал (8 класс) по теме

Батталова Рамиля Габдулхаковна

"Г. Тукай - гордость татарского народа".

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yoldyz_sgate.doc43 КБ

Предварительный просмотр:

«Татарстан    Республикасы    

   Зеленодол       муниципаль     районының

аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган

11нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» БМББУ

Йолдыз сәгате

Тема: Г. Тукай – татар халкының горурлыгы

Габдулла Тукайның туган кѳненә багышланган класстан тыш чара

Батталова Р. Г.

Йолдыз сәгате

Алып баручы:  шигырь  «Тукайга»

Күрдем гомеремдә бу җирнең

Күп тѳрле шагыйрьләрен.

Сиңа табынган шикелле

Беркемгә табынмадым.

              Синнән башланды татарда

              Шигырьдә шаулы гомер.

              Башка беркемнән дә түгел,

              Тик синнән шагыйрьлегем.

Телем дә синең туган тел,

Иманым -  синең иман.

Сине тудырган халыкның

Алдында башым иям.

                                (Сибгать Хәким)

        Әгәр дә  дѳньяда бик аз яшәп тә күп эшләр эшләп киткән язучылар турында сүз бара икән, аларның  берсе, һичшиксез, Габдулла Тукай булачак.  Аңа бит үлгәндә нибары 27 яшь кенә иде.  1886 нчы ел апреле һәм 1913 нче ел апреле. Яз аенда туган, яз аенда үлгән. Бүгенге  «Йолдызлы сәгать» уены Габдулла Тукай иҗатына багышланган.

        Җиһазлау.

        Уен үткәреләсе бүлмәгә язучының портреты эленә, ѳстәлгә Тукай китаплары куела,  һәр балага бердән дүрткә кадәр цифрлар язылган карточкалар, йолдызлар ясала.

        Уен  барышы.

        6 укучы катнаша.

  1. Танышу.

Уенда катнашучылар ѳстәлләр артына басалар.  Һәрберсе үзе белән таныштыра: гаиләсе, яраткан шѳгеле, дәрес турында кыскача мәгълумат бирә. Бүләк урынына үзләре иҗат иткән яисә Тукайның берәр шигырен сѳйлиләр. Бу шигырь турында кыскача аңлатма биреп китәләр: нинди темага язылган һ. б.

        Дѳрес һәм интонация белән сѳйләгән укучыларга йолдыз бирелә. Шулай ук уен  барышында да һәр дѳрес җавап ѳчен катнашучыга йолдызлар белән бүләкләнә.

1 нче тур.

Алып баручы: Мин сезгә берничә язучының биографиясеннән берәр җѳмлә укыйм. Шуларның кайсы Тукайга туры килә?

       1)  Казанда Бишбалта бистәсендә һѳнәрче гаиләсендә туа.

       2)Казан губернасы Чистай ѳязе Яуширмә авылында мулла гаиләсендә

туа.

      3)Татарстан җѳмһүриятенең Арча районына кергән Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә туа.

      4) Атаклы язучы¸галим, җәмәгать эшлеклесе Башкортстанның Авыргазы районы Солтанморат авылында дѳньяга килә.

     Җавап : 3

      Алып баручы: 14 яшендә Г. Тукай нинди мәдрәсәдә укыган?

  1. Хѳсәения
  2. Мотыйгия
  3. Галия
  4. Хәсәния

Җавап : 2

Алып баручы җавапны тулыландыра. Уральск шәһәрендә ѳч мәдрәсә була: «Мотыйгия», «Рәкыйбия», «Гайния».  Җизнәсе Тукайны «Мотыйгия»гә урнаштыра. Мондагы тормыш яшь Габдулланың рухына зур тәэсир ясый. Тукай үз кѳнен тулысынча үзе күрә башлый. Мотыйгулла хәзрәт тә аңа бик күп ярдәм итә.

Алып баручы: Г. Тукайның баштарак иҗат ителгән шигырьләренә кайсы рус шагыйренең тәэсире зур булган?

  1. Н. А. Некрасов
  2. А. С. Пушкин
  3. И. А. Крылов
  4. Ф. И. Тютчев

  Җавап : 2

  Алып баручы: Матбугатта беренче шигырьләре ничә яшендә басыла башлый?

  1. 19
  2. 10
  3. 15
  4. 12

 Җавап : 1

          Хәзер жюри 1 нче турга нәтиҗә чыгара торсын, ә без бу арада  Г. Тукай шигырьләрен сѳйләвне дәвам итик. (Балалар Тукай шигырьләрен сѳйли)

        Иң күп йолдыз алып финишка килеп җиткән 4 укучы ярдчеләре белән         2 нче турга үтә. Уеннан чыккан укучыларга һәм аларның ярдәмчеләренә бүләкләр тапшырыла.

2 нче тур.

   Алып баручы: Бу юллар кайсы шигырьләрдән алынган?

        И матур! Мин янмас идем, яндыручы булмасаң,

        Таммас иде җиргә яшьләр – тамдыручы булмасаң!

        Бер минутта ташлар идем бу томанлы моңнарны –

        Син мине мескен кыйлап моңландыручы булмасаң!

  1. «Сѳеклемнең кабере ташында».
  2. «Син булмасаң».
  3. «Юаныч».
  4. «Кызык гыйшык».

  Җавап : 2

  Алып баручы: Ѳзек кайсы әсәрдән алынган?

        Менә бераздан Сабан туе җитте. Мине Сабан туе кѳнне иртүк уятып, кулыма янчык дәрәҗәсеннән аз гына үткән кечкенә бер капчык тоттырдылар. Мин шул капчыкны тотып авыл буенча киттем.

  1. «Кәҗә белән сарык».
  2. «Су анасы».
  3. «Шүрәле».
  4. «Исемдә калганнар».

  Җавап : 4

  Алып баручы: Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе ничәнче елдан башлап  бирелә?

  1. 1956
  2. 1958
  3. 1966
  4. 1968

 Җавап : 2

  2 турга йомгак ясала.

           Музыкаль пауза. Укучылар «Туган тел», «Туган авыл» җырларын башкаралар.

     3 нче тур.

     Алып баручы:  Бирелгән сүздән кем күпме яңа сүз тѳзи ала? (Теләсә нинди сүз тѳркеме дә ярый)

САРЫКОРТЛАРГА

     Алып баручы: Әйдәгез хәзер «Йолдызлы сәгать»нең бәхетле җиңүчесен белик. Аның бәлки безгә әйтер сүзе, теләге бардыр.

        Җиңүче укучы билгеләнә, аның теләге тыңлана. Катнашучыларны тәбрикләү була, кичә тәмамлана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассная работа по русскому языку в школе. Презентация ppt.

  Тема: «Организация внеклассной деятельности учащихся» Подготовила: Бурцева Маргарита Николаевна...

Внеклассная работа по русскому языку "Школа озорных уроков"

Цель: Проверить ребятами родителям себя на смекалку и сообразительность, а также  знание школьных предметов...

«Формирование творческой личности учащихся через внеклассную работу по русскому языку»

На протяжении многих лет проблема развития творческих  способностей учащихся привлекает к себе пристальное внимание представителей самых различных областей научного знания - философии, педагогики...

Внеклассная работа по русскому языку и литературе .

 Внеклассная работа по русскому языку и литературе является неотъемлемой частью всей учебно-воспитательной работы в школе и подчинена общим целям образования и воспитания учащихся....

«НАШИ ДУХОВНЫЕ ЦЕННОСТИ» (Из опыта внеклассной работы по русскому языку и литературе)

Внеклассная работа по предмету - важнейшая область творческого сотрудничества учителя и ученика. В статье обобщен опыт работы педагога-словесника, представлены интересные методические идеи и результат...

Внеклассная работа по русскому языку "Путешествие по Лингвинии". 6 -7 класс.

Данный материал предназначен для проведения внеклассного мероприятия по русскому языку для 6 - 7 классов....

Кружковая работа как форма внеклассной работы по русскому языку

                             Кружковая работа – одна из наиболее эффективных форм внеклассной работы по русскому...