"Тынычлык - бәхете ул дөнья халкының..."
классный час (10 класс) по теме

Шаймухаметова Гузалия Раифовна

"Тынычлык - бәхете ул дөнья халкының..." исемендә үткәрелгән тәрбия дәресе эшкәртмәсе. Дәреснең максаты: укучыларда патриотизм, батырлык, тәвәккәлек сыйфатлары тәрбияләү;

толерант шәхес тәрбияләү

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tynychlyk_-_bhete_ul_donya_halkynyn.doc64.5 КБ

Предварительный просмотр:






                                           Тема:


 Тынычлык - бәхете ул дөнья халкының...

 



      Мөслим районы Урәзмәт урта гомуми

                                               белем бирү мәктәбе укытучысы

                                             Шәймөхәмәтова Гүзәлия Раиф

                                                        кызының тәрбия дәресе эшкәртмәсе.






2011 ел

 

Максат: укучыларда патриотизм, батырлык, тәвәккәллек сыйфатлары      тәрбияләү; толерант шәхес тәрбияләү.

  Җиһазлау: Х. Бигичевның “Ватаным Татарстан”  (С. Ибраһимов көе, Г. Садә сүзләре), “Дөньялар тик имин булса гына” (Р. Яхин көе, Р. Байтимеров сүзләре) җырлары (дискта); проектор; биремнәр язылган карточкалар; агач рәсеме (ватман кәгазендә).

                         

                                   Дәрес барышы.

        “Ватаным Татарстан” җыры язмасын тыңлау.

-Укучылар, бу җыр сездә нинди тәэсир калдырды? Нәрсә турында ул?

           Төркемнәрдә тикшерү өчен сораулар.

-Туган ил, Ватан төшенчәләре нәрсәне аңлата?  

-Кеше өчен туган илнең (ватанның) кыйммәте нәрсәдә?

-”Туган ил - ул синең бишегең. Ә туган өйдә барысы да шома гына һәм яхшы гына булып бетә алмый. Безнең үз бәлаларыбыз һәм үз кайгыларыбыз бар... Онытма: алар синең туган өең бәлаләре һәм кайгылары” ( В. Сухомлинский). Бу сүзләр сезгә ни хакында сөйли?

-Бөек язучы М. Шолохов: “Туган ана кебек безне ашаткан, эчерткән илне ярату – һәркемнең изге бурычы,”- дип язды. Сез туган илгә мәхәббәтне ничек күзаллыйсыз?  

-Граждан, гражданчылык сүзләренең мәгънәсен аңлатыгыз.

-Кем ул патриот?  Патриот нинди булырга тиеш? Тыныч тормышта патриот  булу нидән гыйбәрәт?

Укытучы. Туган-үскән ягына, туган җиренә мәхәббәт  һәркемнең йөрәк түрендә урнашкан. Борынгы заманнардан ук бу мәхәббәт  кешеләрнең, үз гомерләрен аямыйча, туган илен якларга әзер булуында чагыла. Илебезнең тарихына күз салсак, без моңа бик күп дәлилләр дә табарбыз.

  Сугыш –  дәһшәтле, куркыныч, кырыс күренеш. Ләкин җирдә ачу, нәфрәт, үчләшү кебек яманлыклар белән янәшәдә генә сугыш та сагалап йөрүен дәвам итә. Сугыш илгә афәт алып килә: күпме гомерләр киселә, кан коела...

   Бөек Ватан сугышы. Дәһшәтле сугыш көннәрендә фронтта да, тылда да халык туган иленә, җиренә булган чиксез мәхәббәтен, эчкерсезлеген, көчлелеген, дошманына карата аяусызлыгын күрсәтте. Халык ил-җир өчен көрәште һәм эшләде. Совет халкы көчле патриотизмы бәрабәренә әлегә кадәр күрелмәгән шул дәһшәтле, аяусыз бәрелештә җиңеп чыкты.

           Проекторда язу күрсәтелә.

Укучы. Ватанны  саклап калу, фашистлардан изге туган җирләрен таптатмау максаты белән Татарстаннан 560 000 кеше китә. Шуның 250 000 каты бәрелешләрдә һәлак булды. Мөслим районыннан 8140 кеше киткән, шуларның 4164е әйләнеп кайта алмады. Урәзмәт авыл советы территориясеннән фронтка 628 якташыбыз китә, шулардан 367се яу кырларында ятып кала. Туган җирләренә җиңү шатлыгын барысы 261 якташыбыз алып кайта.

Укытучы. Балалар, сезнең якын кешеләрегез арасында да иле, халкы җилкәсенә төшкән авырлыкны җиңүгә үз өлешен кертергә теләп, шатлыклы көннәрне якынайту өчен фронтка китүчеләр булгандыр?

Укучылар Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары турында сөйлиләр.

Укытучы. Бөек Җиңүгә быел 66 ел була.  Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннары-

быз сафлары сирәгәя бара.   Бүгенге көндә авылыбызда яшәүче ветераннарны барлап китик әле. Кемнәр алар?   

Укытучы. Урәзмәт мәктәбендә белем алган, чыгышы белән Бүләк авылыннан булган ветераныбыз Илдар абый Маннанов турында да сөйләми мөмкин түгел. Советлар Союзы Герое исеменә лаек булучы батыр якташыбыз турында ниләр беләбез без?

   Проекторда И. Маннанов турында материаллар бирелә. Укучылар              И.Маннановның тормыш юлы турында, аның батырлыгы турында сөйлиләр.

Укучы. Сугыш тавышлары күптән тынды,

            Төзәлделәр җирнең яралары,

            Әтиләрнең окопларын сөреп,

            Иген чәчә хәзер балалары.

            Сугыш тавышлары тынды, ләкин

            Күңелләрдә шомы яши һаман.

            Сугыш агачларын аударсак та,

            Кайлардадыр әле тамыры калган.

Укытучы. Дөньяга ямь, яшәүгә дәрт өстәп, зәңгәр күктә кояш балкыды. Ләкин тормыш дигәнең бер яклы гына түгел шул. Сугыш бер мизгелдә бар уй-хыялларны челпәрәмә китерде. Ул афәттән күңелдәге эзләр төзәлеп җитәргә дә өлгермичә, кабаттан яңарып, ярага тоз сипкәндәй булды. Тагын сугыш, тагын канлы бәрелешләр... Илебездәге барлык кешене дә сискәндергән, сагаерга мәҗбүр иткән, аналарның төн йокыларын качырган Әфган сугышы. Бу көннәрне онытырга безнең хакыбыз юк. Анда  совет халкының 15 меңләп батыр улының  чәчәктәй гомере өзелде.  “Әфган кызалакларының” кара таҗы Мөслим җиренә дә очып кунды, бу якка да   кургаш табутлар кайтты. Әлеге сугышта һәлак булган егетләрнең исеме безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

  Проекторда И. Шәйхелмәрданов турында материаллар бирелә.

   Мәктәпнең ишеген ачып керүгә түрдә мемориаль такта: ”Бу мәктәптә Әфганстан Республикасында һәлак булган, батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән Шәйхелмәрданов Илмир Зинир улы укыган”,- дип язылган анда.

  Укучы Илмир Шәйхелмәрданов турында сөйли.

Укытучы. Ун елдан артыкка сузылган бу сугыштан җан һәм тән яралары алып кайтучыларның саны да бихисап. Якташларыбыз арасында бу сугышта катнашучыларны кемнәрне беләсез?

Укучылар. Урәзмәт авылы егетләре Нургалиев Ильяс,  Афзалов Айрат, Хөсәенов Әзһәм,  Бүләк авылы егетләре Исламов Фәрит, Нәбиев Динәис, Абубакиров Фәндүс (ул бүген безнең арада юк инде).

Укытучы. Солдат сугышны үзе сайламый, ул сугышны игълан итми. Бары тик ул, биргән антына һәм хәрби бурычына тугрылыклы калып, югарыдан бирелгән приказны гына үти. Аның каһарманлыгы, батырлыгы, Ватанга ихтирамы нәкъ әнә шунда күренә.

  1994нче елның декабрь ае. Чечня. Тагын сугыш, кан коеш, вакытсыз өзелгән гомерләр... Тыныч тормышта матур итеп яшәргә планнар корып, киләчәккә зур өметләр баглаган батыр ир-егетләр кулларына корал тотып хәрби бурычларын үтәделәр. Чәчән җирендә барган бу сугышта якташларыбыз Бәхтиев Илвир,  Кәримов Ильяска да катнашырга туры килде.

   Җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын! Яшь егетләрнең гомерләре өзелмәсен, ата–аналар  кайгы яше түкмәсен иде. Кеше бу дөньяга  иҗат итү, җирне матурайту өчен яратылган. Сугыш утлары сәясәтчеләр гаебе белән кабына. Алар  ялгышмасын иде.

                 Һәр кешенең дәрт-хыяллар белән

                 Сугарылган була юл башы.

                 Матур көннәр, тыныч еллар гына

                 Булсын иде гомер юлдашы.

Укытучы. Үз улларыма карыйм да әнкәйнең абыемны аркасыннан сөеп еш кына әйткән сүзләрен искә төшерәм: “Ат бәйләргә алтын баганам бар”. Өч кызы янында үскән бердәнбер улын киләчәктә үзе өчен генә түгел, иле өчен дә таяныч, яклаучы, саклаучы булачагын күзаллаган икән ул. Халык элек-электән ир-егетләргә илнең иминлеген саклаучы итеп караган.

                     Төркемнәрдә эш.

Бирелгән мәкальләрнең мәгънәсен аңлатыгыз:

1. Ил барда ир хур булмас,

Ир барда ил хур булмас.

Иленнән аерылган, канаты каерылган.

2. Ил язмышы ир кулында.

Иле юкның көне юк.

Укытучы. Халык: ”Кадак даганы саклый, дага юрганы саклый, юрга батырны саклый, батыр Ватанны саклый” – ди. Ватан алдында бурычны үтәүне ничек аңлыйсыз?

 Укытучы. Һәр кешенең үз Ватаны, халкы, милләтенең бәхете өчен тырышуы, дәүләт кануннарына һәм әмерләренә буйсынуы, гаскәрдә хезмәт итүе – җаваплы вазифа, диелә Ислам дине нигезләрендә. Ватанны саклауда һәр кешенең җаны-тәне, малы белән дәүләткә ярдәм итәргә тиешлеге Корьәндә һәрдаим ассызыклана. Ватанны саклау, халыкның азат һәм ирекле яшәвен, тынычлыгын тәэмин итү өчен гаскәрдә хезмәт итү, бу эштә тәвәккәллек күрсәтү – һәр ватандашның вазифасы. Куркаклык, сугыш кырыннан качып китү, халыкка, Ватанга хыянәт, гафу ителмәслек иң хурлыклы, түбән дәрәҗәдәге гамәлләр буларак, диндә дә, халыкта да кискен гаепләнә һәм гафу ителми. Төрле сәбәпләр табып гаскәргә бармау чакырудан качып йөрү яки барганнан соң качып кайту – олы гөнаһ, түбәнлек, хурлык. Ислам нигезләрендә кисәтелгәнчә, дәүләт халык йөкләгән бурыч зур тырышлык, тәвәккәллек белән, җиренә җиткереп башкарылырга тиеш. Дәүләтнең дә үз чиратында, гаскәрнең абруен күтәрү, анда әхлакый-хокукый тәртип урнаштыру – мөһим шарт.

Укытучы. Өй эшен тикшереп китик. Әтиләрегез армия хезмәтендә булганмы? Бу турыда алар нинди фикерләр әйттеләр?

Укучылар әтиләре белән булган әңгәмәләре турында, аларның киңәшләре турында сөйлиләр.

 Укучы. Туган илне саклау – ирләр эше,

               Без акларга тиеш өметне.

               Мактау белән телгә ала һәркем,

               Ил саклаучы дигән егетне.

              Әйе, ирләр эше илне саклау,

              Безнең эшкә кызлар йөгермәс.

              Шуны аңлый белгән егетләр дә

              Беркайчан да сынмас, җиңелмәс!

Укытучы. Ил тынычлыгын һәрчак уяу саклаучы гаскәриләребез бар. Илдә яшәүче һәр кеше көненең һәр минутын тыныч үткәрсен өчен, балаларның шат көлү авазлары яңгырап торсын өчен, әниләр сабыйлары елмаюына куансын өчен армия сафларында хезмәт итүче ир-егетләребез тырыш хезмәтен куя. Безнең мәктәптә технология дәресләрен укыткан Гамиров Рафаэль абыегыз армия хезмәтендә булганда, бергәләп аңа хатлар язган идек. Аның армия хезмәте турында  фикерләрен, киңәшләрен искә төшерегез әле.

Укучы. Рафаэль абый безгә солдат тормышының үзенчәлекләре турында язган иде. “Һәрбер солдат нәрсәдер өчен җаваплы, - дип язган иде ул. - Армия ул кешенең ихтыярын формалаштыра, физик яктан ныгыта, армиягә барудан курыкмагыз... Егылган – солдат түгел, егылса да, тора белгән – солдат”.

  Төркемнәрдә тикшерү өчен сораулар.

1. Ватанны саклауга әзер булу – һәр кешенең иң төп әхлак сыйфатларыннан берсе ул.  Аның нигезендә мораль – ихтыяр сыйфатлары, сәяси аңлылык, физик чыныкканлылык һәм махсус әзерлек җыелмасы ята. Мәктәптә укыганда Ватанны сакларга сез ничек  әзерләнәсез?

2. ”Иң югары дәрәҗәдәге патриотизм – Ватанга файда китерү өчен чиксез тырышлык күрсәтү,” – дип язган Н. Чернышевский. Бу фикерләрне гамәлгә ашыру өчен сез нинди эшчәнлек күрсәтәсез?

Укытучы. Тынычлык ул – минем өстәмә бер

                   Гомерем һәм өмет, шатлыгым.

                   Туган илнең икмәк һәм тозы ул,

                   Бәхете ул дөнья халкының.

                   Аның өчен барлык көчем биреп

                   Көрәшмәсәм бүген әгәр дә,

                   Мин үземне әйтә алмас идем

                   Хаклымын дип җирдә яшәргә...

Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, җир йөзендә һәрвакыт тынычлык булсын өчен, сугышлар бүтән беркайчан да кабатланмасын өчен кешеләр ничек яшәргә тиеш? Һәркайсыгыз хәзер җавапларыгызны менә шушы яфракларга язарсыз.

Язулы яфракларны  агачка беркетегез.  Сез санап киткән теләкләргә, кешеләрдә сез күрергә теләгән сыйфатларны нинди сүз белән берләштереп була? Ә хәзер  бу агачка исем бирик инде. Әйе, бу Толерантлылык яки Тынычлык агачы. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр сез санап киткән теләкләрне истә тотып корылса, көннәр тыныч, дөньяда иминлек булыр.

             “Дөньялар тик имин булса гына” җыры яңгырый.

   Кулланылган әдәбият:

1. В. Казыйханов. “Әхлак дәресләре” – Казан, “Матбугат йорты” нәшрияты, 2004

2. “Патриотизм нәрсә ул?” – “Мәгариф” № 10, 2002 ел.

3. “Ил-җирне саклау – изге бурыч” – “Мәгариф” № 10, 2003 ел.

4. “Һәр тарафта – Җиңү шатлыгы, күңелләрдә - сугыш ярасы...” – “Мәгариф”№ 5, 2005 ел.

5. “Дөреслек бәхәстә туа” – “Мәгариф” № 2, 2006 ел.

6. З. Мансур ”Этаплар китабы”.

7. “Толерантность” - “Классный руководитель” № 4, 2006 год.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Керәшен халкының тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү буенча программа

Татар халкы төрле этник һәм этнографик төркемнәрдән тора: Казан татарлары, мишәрләр, керәшеннәр, Нократ, Касыйм, Әстерхан, Себер, Пермь татарлары һ.б.Шулар арасында керәшеннәр  үзенә бертөрле этн...

гаилә бәхете-балада

Сценарий музыкального выступления, посвященный семье на татарском языке...

ЭССЕ"Минем бәхетем-җирдә балаларны, Хезмәтемне өзелеп сөюдә"

Минем бәхетем-җирдә балаларны,Хезмәтемне өзелеп сөюдә...

"Дөньяны тынычлык яшәтә, яшәртә" - интеллектуаль тел бәйгесе

“Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең максаты  татар теленең кулланыш даирәсен киңәйтү,  милләттәшләребезне, бигрәк тә яшьләрне татарча аралашуга, милли мәдәни байлыкларыбызны саклау һәм баету ...

Во имя жизни на земле (Дөньяда тынычлык хакына)

Вечер, посвященный к 30-летию ввода Советских воиск из Афганистана...

Тынычлык дәресе

Разработка классного часа...