Разработка внеклассного мероприятия по математике на татарском языке "Яшэсен математика"
методическая разработка (6 класс) на тему

Сагьдиева Танзила Хатиповна

Урок-суд над математикой

Скачать:


Предварительный просмотр:

Иске  Казиле  урта  гомумбелем  бирү мәктәбе

Математикадан класстан тыш чара

(Пьеса)

Яшәсен математика  

(яки математикага суд)

                                                           

                                                                                                          Укытучы: Сагьдиева Т.Х                                            

                                                                             

                                                                      2013

                                                 Яшәсен математика (пьеса)

Катнашучылар :

Эшлексез  ялкау

Нәзакатьле лирик

Үтә   патриот

Сыра сатучы хатын

 

Гаепләнүчеләр:

Математика һэм анын балалары :

Алгебра

Геометрия

Тригонометрия

Математик  анализ.

Кибернетика (яшь  бала)

                                       Суд составы :    

Председатель -Тормыш

Утырышчы-Тәҗрибә.

 2 утырышчы-Тәкъдир

 Прокурор-икеле капчыгы

Адвокат-Отличник.

Тикшерүчеләр:

Математика укытучысы.

Физкультура  укытучысы.

Ялкауның  ата-аналары

Ике сакчы.

1 сакчы.  

О! Күпме гаҗәп   ачышлар

Әзерли безгэ фәннәр!

2 сакчы.

 6-7 дәрес көндә

8 дэн 3 кә кадәр!

1 сакчы .

Иртәдән эш кайный монда

Балалар   белем туплый.

2 сакчы.

Ә кич белән йокы килә,

Өй эшләре күп шундый.

1 сакчы .

Математиканы без

Яратабыз,беләбез.

2 сакчы.  

Шуна күрә бүген менә

Оештырдык ана суд.

1 сакчы.

 Тамашачым,син дә бүген

Бу судта катанашасың.

2 сакчы.

 Тик онытма  һәр әкияттә

Чын дөреслек табылганын.

1 сакчы.

Туташлар  һәм әфәнделәр!Авырсынмыйча гына тыңлагыз һәм карагыз.Бүген бездә иң кирәкле  һәм авыр фән булган математика  фәненә суд булачак.

2 сакчы.

 Аңлашылмаучылыклар килеп чыкмасын өчен катнашучылар белән таныштырабыз.

1 сакчы.

  Менэ алар, кешеләрне  җәфалаучы явыз компания -Математика һәм анын 5 баласы: Алгебра,Геометрия,Матанализ,Тригонометрия һәм төпчеге Кибернетика.

2 скчы .

Ә менә болары бәхетсезләр,түбәнсетелгәннәр һәм рәнҗетелгәннәр,усал математика тарафыннан үпкәләтелгәннәр:Хөрәсән,Бушбаш.”Киң күңел”,Ультрапатриот,Нечкә күңелле лирик һәм Сыра сатучы.

1 сакчы.

 Хөрмәтле прокурор-төзәлмәслек   икеле капчыгы.

2 сакчы.

 Адвокат-отличник.   Басыгыз суд  килә.

1 сакчы.

 Суд  председателе –Тормыш.

2 сакчы.

 Тормыш аек акыл белән

Бәхәсләрне хәл итсен.

Аңа тәҗрибә булышсын,

Каршылыкларны үтсен.

Тәкъдир дә читтә калмасын -

Тиешле җәзаны алсын

Гаепле булган һәркем.

Тормыш.

Утырыгыз.

            Сәхнә артында А.Пугачева җыры ишетелә:”То ли еще будет,ой,ой,ой”!

                                                                         

                                                                           

                                                                 

 1 куренеш.

Тормыш.

Математика  һәм аның балаларын гаепләү эше тыңлана.Аларга җәмгыять өчен куркыныч,социаль яктан зарарлы һәм безнең яшәү рәвеше өчен ят булган фән дигән гаепләү ташлана.Математика кешеләрнең җанын  һәм миен киптерүче,ялыктыргыч фән.

Тормыш.

Хөрмәтле Икеле капчыгы-иптәш прокурор,гаепләү актын укыгыз.

Прокурор (үпкәләп)

Ә нәрсә  инде  һаман Икеле капчыгы да,Икеле капчыгы.Һәр көнне,һәръяктан һаман бер үк сүз:әй,син,Икеле капчыгы,син фәлән-төгән.Хурлык  аңа хурлык!Ә асылда мин монда зур  пост билим, ничек әле.... пр,прок..ә курорт бугай.Мин  гади Икеле  капчыгы  түгел,мин идеяләр буенча Икеле капчыгы.Мин  бу фактка басым ясыйм һәм  таләп итәм:мине бары тик шулай гына атагыз,алайса мин бернинди дә куратор  булмыйм  һәм  хөкем карарын укудан баш тартам .Менә шулай!

Тормыш(каушый).

 Ярый,ярый,хөрмәтле идеяле Икеле капчыгы.Гаепләү  актын укыгыз.

Икеле капчыгы(шпаргалкадан ,грамматик хаталар белән укый).

Гаепләү: Математика фәне һәм аның балалары: Алгебра, Геометрия, Тригонметрия, Матанализ һәм Кибернетика түбәндәге фактлар буенча гаепләнәләр:

1. Җәмгыяьттә җимерү эшчәнлеге алып баралар,чөнки

        -Кызу хезмәт энтузиазмын салкын канлы исәпләүләр белән алыштыралар.

        -Халыкны җәмгыять тормышыннан абстракцияләргә алып китәләр.

       -Халыкны хезмәт итүдән аерып,аналитик фикер йөртергә  өндиләр.

2.Бу фәннәр файдасыз,хәтта зыянлы ,чөнки

     -Илебезнең байлыгы исәпсез-хисапсыз күп булса да,һәр нәрсәне  төгәл рәвештә исәпләргә өйрәтәләр;

    - Халык массаларында исәпләү күнекмәләре булдырып,сәүдә хезмәткәрләренең җитештерүчәнлеген киметәләр.

3.Белем алырга теләмәүчеләрне дә укырга мәҗбүр итеп,хокукларны кысалар.

4.Математика милләтнең сәламәтлегенә начар тәэсир итә,чөнки артык тырышып уку,нерв киеренкелеге төрле авырулар  китереп чыгара,милләтнең генетик фонды көчсезләнә.

5.Алар эчпошыргыч, йөрәкне  көйдерүче фәннәр,аларның начар йогынтысы астында шигъри җаннар  тупаслана,бөек сәнгать ярлылана; исәп-хисапны алга сөрү  әхлакка зур зыян китерә һәм яшьләрне тарката.

     Гаепләнүчеләр,үзегезне яклап нәрсә әйтә аласыз?

Математика.

Хөрмәтле идеяле курорт,юләр сораулар бирмәвегезне үтенәм.Гаепсезлек презумпциясе турында нәрсә диярсез?

Икеле капчыгы:

Нәрсә! Тагын мыскыл итәсезме? Юк,мин болай булдыра алмыйм.Иптәш председатель,миңа сүз әйтергә дә ирек бирмиләр.

Тормыш.

Хөрмәтле идеяле Икеле капчыгы!Сез,бәлки  алар үзләрен гаепле дип таныйлармы диеп сорарга теләгәнсездер?

Икеле капчыгы.

Әйе инде,нәкъ шулай.

Математика.

 Билгеле инде,танымыйбыз.

Тормыш.

Хөрмәтле Тәкъдир,сезгә сүз бирелә.

Тәкъдир.

Шаһит сыйфатында судка математика укытучысы Арифметов Алгебраин Геометриевич,физкультура укытучы Спартакиада Олимповна һәм зарар күргән ялкауның әти-әниләре Тилебәрәновлар чакырылган иде.

Тәҗрибә.

Кисәтеп китәргә мәҗбүрмен, ялган күрсәтмәләр өчен җинаять җаваплылыгына тартылачаксыз.

Тәкъдир.

Сорау алуны ата-аналардан башлыйбыз.Тилебәрәновлар,бу эш буенча нәрсә әйтә аласыз?

Ана.

Без нәрсә әйтә алабыз? Сез әле сорап торасыз !Менә карагыз:баланы бөтенләй харап  иткәннәр хәзерге программалар!Ә минем улымның сәламәтлеге әйбәт түгел.Шулай бит улым?

Ялкау.(Калын тавыш белән).

Шулай...

Ана.

Без әтисе белән көннәр буе мәсьәлә чишәбез,ә баланың   геометриядән аппетиты югала.Шулай бит улым?

Ялкау.

Ш-у-лай

Ана.

Ул мәктәптә дә инде  өйгә эшкә нәрсәләр генә бирмиләр.Дәфтәрләренә карасаң,тамгалар,кәкреләр -бөкереләр,бер канатлы чәүкәләр.

Ялкау.

Квадрат тамыр ул.

Ана.

Ай,минем акыллы башым!Менә күрдегезме ул нинди сәләтле?!Ничек тырышып укыганын белсәгез икән,көн саен тырыша,көн саен.

Ялкау.

Укыйм инде,укыйм.Биш минут утырам да,тиз генә ярты сәгать ял  итәм. Көн буе шулай.

Ана.

Менә ишеттегезме?Баланың нервылары беткән.Балаларны шулай  җәфаларга ярыймыни ?Сезнең математикагызда шайтан аягын сындырыр.Җәфа ул балаларга.

Ана(әтисенә төртеп)

Әйдә, син дә сөйлә,нишләп торасың дәшмичә.

Ата.

Нәрсә дип әйтим инде.Мин хатыным белән һәрчак килешәм.

Ана.

Хөрмәтле судья,үтенеп сорыйбыз,туктатыгыз бу башбаштаклыкны. Шулаймы,улым.

Ялкау.

Клево,картлачлар!Булдырдыгыз.(Әти,әниләр китә. )                                                  

Тәҗрибә.

Әйе,Аталар һәм балалар,мәңгелек проблема!

Тәкъдир.

 Олимпиада Спартаковна! Сүз сезгә бирелә.

Укытучы.

 Спартакиада Олимповна!

Тәкъдир.

Гафу итегез,Әлимпиада Спортаковна!

Физкультура укытучысы.(Канәгатьсезлек белдереп Тәкъдиргә карый,аннары залга карап әйтә)

Кызлар!Мин күп сөйләргә яратмыйм!Физкультура-сәламәтлекнең,шат куңеллелекнең һәм гомумән-дөньядагы барлык яхшылыкның нигезе ул!Математика тугел, ә физкультура!

Ә математика безгә нәрсәгә?Саный белергә кирәк билгеле..Икегә кадәр:бер,ике,сул аяк!Хәзергә шул җитә.Иң күбе өчкә кадәр:сул аяк,сул  аяк,бер,ике,өч!Ә артыгы нәрсәгә?Бары тик баш катырыр өчен генә кирәк!Шулай булгач,иптәшләр,мин ул баш әйләндергечне бетерү яклы!

Тәкъдир.

Сүз математика укытучысына бирелә.

Математика укытучысы.

Мин математикага берничә рәхмәт сүзе әйтер идем.Математика миңа дөнья күрергә ярдәм итте,өстәвенә виза һәм таможня тикшерүләреннән башка гына.Математика барлык чикләр,хәтта дәүләт чикләре аша да үтә!Ә бу халыкара  элемтәләрне ныгыту дигән сүз.Мин узем гаепләнүче математика аркасында куп тапкырлар чит илләрдә булдым.

Тәкъдир.

Чит илләрдә?Шулкадәр акчаны сез каян алдыгыз?Чит илгә бару өчен бик зур суммада акча кирәк!

Математика укытучысы.

Ә миңа акча бер дә кирәкмәде.Математиканың формулалар теле мине Америка Кушма штатларына,Англиягә,Франциягә,Италиягә,Япониягә илтте.Математика барысын да булдыра!Мин математиканы яклыйм.

Тормыш.

Сүз прокурорга бирелә.

Прокурор-Икеле капчыгы.

Гражданнар,мин  миллионнарча бәхетсез җәфа чигүчеләр исеменнән сөйлим,алар бөтен гомерләре буена үзләренең нәфис  җилкәләрендә математиканың авыр йөген  тартып барырга мәҗбүрләр,шулай ук алар бу фәннең эчпошыргыч,бернигә дә кирәк түгел икәнен аңласалар да,аны өйрәнергә мәҗбүр ителгәннәр,чөнки кушканны эшләмәгән һәм каршы чыккан очракта гомере буена икеле капчыклары һәм ялкау исемнәрен күтәреп йөртәчәкләр.Шулай да  мин үзем,мәсәлән,икеле капчыгы дигән сүзне көмеш  тактага алтын хәрефләр белән язар идем,чөнки Икеле капчыгы-ул ахырга кадәр көрәшергә карар кабул иткән батыр йөрәкле,хәтта аны “революционер”дип атап булыр иде.Икеле капчыгы-ул көчләп укытуга каршы чыгучы,белемсез шәхеснең иреге өчен көрәшүче.Хезмәт вазыйфаларым кушканга һәм үземнең инануларымнан чыгып,мин математиканы гаепләргә бурычлы,чөнки аек акыллы,баш миендә артык күп буразналары булмаган бөтен кешегә аның сәламәтлек өчен үтә дә зыянлы булуы билгеле.Шулай булса да,моны тагын бер кат азсызлыклап күрсәтү максатыннан,мин зыян күрүчеләрдән сорау алам.

Тормыш.

Сүз Хөрәсәнгә бирелә.

Зыян  күрүче Хөрәсән.

 Бигайбә! Бу тригонометрия дигәннәре тәмам теңкәгә тиде,каһәр  суккан синусоидолар күңелне болгатлар,тангенслар бер колактан керәләр,ә икенче колактан,андагы соңгы акылны да алып,котангенслар  очып чыгып китә.Кирәкми математика.

Тормыш.

Сүз Бушбашка бирелә.

Зыян күрүче Бушбаш.

Дөрес әйтәсең,тригонометрия-коточкыч әйбер,ә менә математик анализ дигәннәре аннан да начаррак.Чөнки нормаль акыллы кеше “е” ның чыгарылмасы”е” икәненә ничек ышансын инде?Тьфу!Дискотека,футбол һәм телевизор-менә болары аңлашыла  ичмасам.Кирәкми математика.

Тормыш.

Сүз Лирикка бирелә.

Зыян күрүче Лирик.

Дусларым,сүзне миңа бирегез,миңа!Мин сезгә үзем иҗат иткән поэманы укыйм:

”Лириклар гына-тоз,калганнар бар да ноль.

Математиклар һәм физиклар-барысы да дубиналар!”

Бушбаш.

Дөрес,дөрес!

Лирик.

Ә хәзер  этик шигырь тыңлагыз:

”Математикадан күңел

Берни алмый..

шуны бел”(тамашачылар әйтә.)

(Тамашычыларга мөрәҗәгәть  итә)

Ничек  ничек?Дөрес!Сәләтле балалар!

Ә безнең җавап:”Кирәге бар(бик!”)

(Соңгы сүзләрен зал белән бергә әйтә һәм,канәгатьләнеп,кулларын уа).Кирәк бит ә,бөтен җирдә мине  аңлаучы шигьри җаннар яши!Кирәкми безгә математика.

Зыян күрүче пиво сатучы.

Егетләр!Мин кая эләктем???Сез нәрсә?Инде 7 нче ярты булды,ә сез берегез дә күренмисез?

Тәкъдир.

Тыңлагыз әле,монда сыраханә түгел,ә урта мәктәп!

Пиво сатучы.

Ә нинди аерма?Барыбер түгел мени?!Кара син аны,акыллылар ничек күбәйгән!Бөтенесе дә саный белә,имеш!Бернинди тәртип юк,эшләргә бирмиләр!Элегрәк һәр 5 литр пиво саен 100 сумны үземә калдыра идем,чөнки  һәр литрда күпме күбек кенә бар.Берзаман исәпләп карадылар да,шундый тавыш чыгардылар-түзеп кенә тор!Хәзер бөтен кеше  Ломоносов,-шуңа  күрә җирдә  яшәүләре бик авыр. Барысына да математика гына гаепле!

                                                Сүз Үтә патриотка бирелә.

Зыян күрүче Үтә патриот.

Ә нәрсә соң ул  Математика?Ул исәпләргә өйрәтүче фән!Ә нәрсә исәпләргә соң?!Акчанымы?Байлыкнымы?Әллә шәхси милекнеме?Бу бит кешене математика ярдәмендә эксплуатацияләү дип атала.

Безенең халыкка кирәкми  ул математика.Ә теге,нәрсә әле,-асимптотоларны әйтәм,- бигрәк сәер нәрсәләр инде,аларга нәрсәләрдер һаман якынлаша,тик берничек тә якын килә ала алмый имеш!Шул да булдымы эш?Бу турыда хәтта уйларга да куркыныч!Аркага салкын йөгерә!Шулардан чыгып,мин ышанып әйтә алам,алар  барысы да ялган фәннәр,кибернетика дип аталучысы барысын да уздыра!Аларның анда персональ ЭВМнары бар имеш.Ә безгә компьютерлар түгел,персональ эшләр якынрак һәм аңлаешырак!Безнең халыкка чабаталар үрү фәне,агач кашыкларда уйнау теориясе һәм мич башында ятарга өйрәтүче лаборатор практикумнар кирәк!Ә математика кирәкми.

Зыян күрүче-Киң күңел.

Әйе,дөрес әйтәсең!Ә бездә санарлык нәрсә бар соң?Берни дә юк!Бездә бөтен нәрсә халыкныкы,бөтен нәрсә  минеке!Безгә математиканың кирәге юк!

Хөрәсән.

Дөрес, кешеләрне җәфалар өчен генә кирәк ул.

                  Зыян күрүчеләр тәртипсез рәвештә гитара көенә җырлыйлар:

 “Гипотенуза катеттан.

Озын дип өйрәтәләр.

Теләмибез өйрәнергә.

Тәмам туйдык бу эштән!

Өйрәтәләр,икс ул-

Билгесез зурлык диеп.....”

(Җырлый-җырлый чыгып китәләр.)

Прокурор.

Күргәнегезгә ,иптәш гражданнар,монда  комментарийлар артык!Шулай булгач,бу драматик вакыйгаларга битараф  булып кала алабызмы?Үземнең гаепләү чыгышымны мин шушы сорау белән төгәллим.Аңа җавап бирү-сезнең эш!

Тәкъдир.

Ай аллам!Бәхетсез Математика!Аңа хәзер гомере буе акланырга туры киләчәк!

Тәҗрибә.

Ә ни өчен?Аның яклаучылары бар!

Тормыш.

Сүз Отличник-адвокатка бирелә.

Отличник.

Хөрмәтле судьялар!Наданнарга һәм  очраклы кешеләргә ялагайлану йөзеннән Математиканы каралтырга тырышып әйтелгән сүзләрнең      барысы да чеп-чи ялган!Мин хәзер моны исбатларга  тырышырмын.Миңа бу эштә үткән заманның бөек кешеләре –галимнәре,философлары һәм шагыйрьләре ярдәмгә килер.Алар болай дип әйткән:

1.Математика-фәннәр патшасы.(Гаусс)

2.Табигать математика телендә сөйли.(Галилей)

3.Математиканы кулланган очракта гына фән бөеклекләргә ирешә.(Маркс)

4.Һәр белемдә күпме математика булса,шулкадүр дөреслек бар.(Кант)

5.Математика-барлык төгәл фәннәр сөйләшә торган тел ул.(Лобачевский)

6.Сынлы  сәнгать һәм шигърияттәге кебек үк математиканың үз матурлыгы бар.(Жуковский)

7.Математик күңеле белән шагыйрь  булырга тиеш.(Ковалевская)

8.Геометриядә илһамлану шигърияттәгедән ким кирәкми.(Пушкин)

9.Барлык фәннәр арасында  математика  иң борынгы  һәм шул ук вакытта иң яше дә.(Герцен)

Ялкаулар,бушбашлар,икеле капчыклары һәм  башкаларның әшәке һөҗүмнәренә каршы безнең  җавапларыбыз әнә  шундый!Һәм соңгы сүзебез.Математиканы шуның өчен дә өйрәнергә кирәк,чөнки ул акылны тәртипкә китерә.

Икеле капчыгы.

Алай дип сезгә кем әйтте?

Отличник.

Михаил Васильевич  Ломоносов!

1-Сакчы.

Суд киңәшмәгә китә.

                           Сакчылар  ширма алып чыгалар.Суд ширма артына кереп китә.

Тормыш.

Я,кем гаепле монда?

Тәкъдир.

Ә мин акча чөеп карага тәкъдим итәм.Санлы ягы өскә караса-Математика гаепле түгел,рәсемле ягы чыкса,гаепләүләр урынлы булыр.

Тәҗрибә.

Юк,андый җитди эшне тәкъдиргә тапшырырга ярамый.Аңа 100 ел сынау срогы бирергә кирәк,ә аннары,исән калганнарны җыеп,киңәшмәне дәвам итәргә.

Тәкъдир.

Юк,акча санлы ягы белән өскә караса,Математика гаепле!

Тәҗрибә.

Сынау срогы бирергә кирәк!

Тормыш.

Тынычланыгыз!Мин сезгә аңлатып бирәм.Тыңлагыз.Тәкъдир,100 ел буена  рәсемле ягы белән төшкән  акчалар  күбрәк  булса,ул вакытта,билгеле инде,Матемкатика гаепле була!

Тәҗрибә.

Юк инде,гафу итегез!Бу  бала-чага белән  акча чөеп уйныйм ди!

Тәкъдир

Ә мин 100 ел  буена  бу эчпошыргыч эшне эшләргә тиешме?Юк инде,гафу итегез.

Тормыш.

Ярар,әгәр  бәхәскә  үзегез  нокта куя алмасагыз,мине тыңлагыз!

2 –сакчы.

Басыгыз,суд килә!(Сакчылар ширманы  алып китәләр).

Тормыш.

Игътибар,суд карары укыла!Математика фәнен һәм  аның балаларын: Алгебра, Геометрия, Тригонометрия,Матанализ һәм Кибернетиканы гаепсез дип танырга һәм,җинаять эшләмәү сәбәпле,акларга!

                                  “Ура” тавышлары ишетелә,музыка уйный башлый.

                                                   (“Дважды два-четыре“ җыры)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка внеклассного мероприятия по математике "Путешествие в страну "Математика""

Разработка внеклассного мероприятия по математике для уящихся для 5-7 классов на татарском языке....

Методическая разработка внеклассного мероприятия по математике «Что такое коррупция». (8-9 классы) Внеклассное мероприятие по математике «Что такое коррупция»

Данная методическая разработка внеклассного мероприятия   «Что такое коррупция?»  составлена и применялась как внеклассное мероприятие по дисциплине “Математика»   для обучающ...

Разработка внеклассного мероприятия по физике на татарском языке "Эрудитлар конкурсы"

Разработка для внеклассного мероприятия на татарском языке...

Методическая разработка внеклассного мероприятия по математике «Путешествие по стране Математика»

Внеклассное мероприятие "Математический поезд" представляет собой путешествие по станциям. В путешествии принимают участие четыре команды шестиклассников (по 6 человек в команде) и болельщик...

Разработка внеклассного мероприятия по математике в рамках Недели математики в школе.

Предлагаю вашему вниманию разработку праздника по математике в начальной школе........

методическая разработка внеклассного мероприятия по математике Математика вокруг нас

    В настоящее время одной из задач качества образования становится развитие творческого потенциала обучающихся, формирование умения выходить  из различных нестандартных ситуаци...

Разработка внеклассного мероприятия по математике для учащихся 6класса в рамках Недели математики « Комплекс ГТО- прошлое и настоящее ».

Внеклассное мероприятие по математике для учащихся 6 класса в рамках Недели математики. Разработка содкержит познавательный материал по истории комплекса ГТО в нашей стране и элементы математической в...