Внеклассное мероприятие "Мин авыл җирлеге башлыгы"
классный час (9 класс) на тему

Учебная игра, выборы в органы местного самоуправления. Ученики 10го и 11го классов выдвигают своих кандидатов и агитируют за них. А ученики 9го класса выбирают.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл meropriyatie_min_avyl_zhirlege_bashlygy.docx26.11 КБ

Предварительный просмотр:

                               «Мин – авыл җирлеге башлыгы»

Максат:

  • Уен ситуацияләрен модельләштерү юлы белән авыл җирлеге башлыгы постына кандидат ролен үләштерү.
  • Укучыларда сәяси культура, иҗади фикерләү формалаштыру.
  • Актив гражданлык позициясе, әхлакый һәм хокукый җаваплылык хисе тәрбияләү.

Бурычлар:

  • Сайлау кампаниясенең төп методларын практикада куллану.
  • Авыл тормышының актуаль мәсьәләләрен хәл итүдә яшьләрне катнаштырырга кирәклеген күрсәтү.
  • Чыгыш ясау осталыгын үстерү.

Катнашучылар:

9-11 сыйныф укучылары

Структурасы:

I этап. Әзерлек өлеше.

II этап. Төп өлеш.

Беренче тур  «Кандидатның презентациясе»

Икенче тур «Разминка»

Өченче тур «Уңышның нигезе»

Дүртенче тур «Туган авылымның киләчәге»  

Ярдәмчеләргә конкурс «Политтехнолог»

Бишенче тур «Ирекле микрофон»

Ярдәмчеләргә конкурс «Кара ящик»

III этап. Йомгаклау өлеше.

Әзерлек өлеше: һәр класс укучылары берничә группага бүленә

  1. Авыл җирлеге башлыгына кандидатлар(2 кандидат)
  2. Кандидатларның ярдәмчеләре.
  3. Сайлау комиссиясе.
  4. Сайлаучылар.

Беренче этап: Әзерлек өлеше.

Һәр группа биремнәр ала.

Авыл җилеге башлыгына кандидатлар билгеләү.

Кандидатларның ярдәмчеләре агитация үткәрәләр.

Кандидатлар  мини – проект әзерлиләр: «Туган авылымның киләчәге»  

Сайлау комиссиясе сайлаулар үткәрергә әзерләнә.

Икенче этап: Төп өлеш.

 Оештыру моменты:

 Алып баручы: Исәнмесез, укучылар! Бүген сезнең белән без “Сайлаулар” уздырырбыз. Сезгә хәзергә 18 яшь тулмаган әле. Шуңа күрә чын сайлауларда сез әлегә катнаша алмыйсыз. Ләкин киләчәктә катнашачаксыз. Хәзер башкарачак эш шул юлда беренче адым булсын. Тормышны үзгәртү безнең һәрберебездән тора. Димәк, бу эшкә хәзердән үк тотынырга кирәк. Һәм беренче чиратта үзебезнең әйләнә-тирәдән, үзебезнең авылдан. Әйдәгез, авыл җирлеге башлыгына сайлаулар уздырыйк.

Беренче тур  «Кандидатның презентациясе»

Кандидатларның ярдәмчеләре ике-өч минутлык презентация белән чыгыш ясыйлар.

Икенче тур «Разминка»

  1. Кандидатны яклап чыгыш ясау.АГИТАЦИЯ 
  2. Сайлау үткәргәндә кирәкле документ. БЮЛЛЕТЕНЬ 

3.Берничә партиянең берләшүе. БЛОК

4.Сайлау округының бер өлеше. УЧАСТОК

5.Бюллетеньнәр җыю өчен савыт. УРНА

6.Хөкем чыгару органы. СУД

7.Россия Конституциясе кабул ителгән көн. 1993 елның 12 декабре.

8.Сайлап куелырга тиешле кеше. КАНДИДАТ

9.Идарә итүче партиягә каршы партия. ОППОЗИЦИЯ

10.Бөтен өлкәләрне контрольдә тотучы идарә режимы. ТОТАЛИТАР

Өченче тур «Уңышның нигезе»

Авыл җирлеге башлыгы нинди булырга тиеш, 10 сыйфат билгеләргә.

Дүртенче тур «Туган авылымның киләчәге»  

Авыл җирлеге башлыгына кандидатлар үзләренең проектларын тәкъдим итәләр.

Кандидатларның ярдәмчеләренә конкурс “Политтехнолог”

Бирелгән рифмаларны файдаланып сайлау кампаниясе лозунгы эшләргә.

АЛГА - ЮЛГА

ЧАКЫРА - БАРА

Бишенче тур «Ирекле  микрофон»

Алып баручы: Ә хәзер сайлаучылар кандидатларга сораулар бирәләр.

Сораулар:

1. Сез ни өчен сайлауда катнашырга булдыгыз?

2. Экологик проблеманы нинди юллар белән чишәргә уйлыйсыз?

3. Сез нинди китаплар укырга яратасыз?

4. Кешеләрдәге нинди сыйфатлар сезгә ошамый? Ә ниндиләре ошый?

5. Сезнең тормыш девизыгыз?  

6. Эшсезлек проблемасын ничек хәл итәр идегез?

Ярдәмчеләргә конкурс «Кара  ящик»

Кара ящикта хезмәт эшчәнлеге турындагы законнар җыелмасы ята.

Өченче этап. Йомгаклау өлеше.

Сайлаулар үткәрү. Сайлаучылар бюллетеньнәр алып авыл җирлеге башлыгын сайлыйлар. Сайлау комиссиясе кандидатларга бирелгән тавышларны саный. Күпчелек тавышны җыйган кандидат җиңүче була.

Алып баручы: Барыгызга да яхшы эшләгәнегез өчен бик зур рәхмәт!  Аеруча зур рәхмәтне авыл җирлеге башлыгы постына кандидатларга әйтәсе килә. Җиңүче кандидатны котлыйбыз!

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кәрим Әмири "Безнең авыл"

Рус мәктәпләренең татар төркемендә 2нче сыйныф өчен укудан дәрес эшкәртмәсе...

Ачык дэрес: "Авыл хуҗалыгы- материаль байлыклар белән тәэмин итүче тармак".

1. Дөньяда авыл хуҗалыгының структурасы турында күзаллау...

Балаларда сәләтне үстерү шарты буларак белем бирү җирлеге.

Балаларда сәләтне үстерү шарты буларак белем бирү җирлеге...