Класс сәгате "Туган ягым"
классный час на тему

Туган төбәк-Апас төбәгенә багышланган класс сәгате

Скачать:


Предварительный просмотр:

Туган ягым, туган телем

мәңге сиңа гашыйк мин.

Максат: 1) Туган якка, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү

               2) Данлыклы якташларыбыз белән танышу.

Үткәрү формасы: ике команда арасында уен-ярыш.

   Туган ил! Нәрсәдән башлана соң ул? Туган ил “әннә” дип ачылган туган телдән, әни укыган әкиятләрдән башлана, минемчә. Бүген безнең класс сәгатенең темасы: “ Туган ягым, туган телем мәңге сиңа гашыйк мин”.

    Әйдәгез, сүзне туган телдән башлыйк. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның “Туган тел” шигырен искә төшерик.

И туган тел, и матур тел

Әткәм-әнкәмнең теле.

Дөньяда күп нәрсә белдем,

Син туган тел аркылы.

Әйдәгез, бергәләшеп “Туган тел” җырын башкарыйк.

Туган оясыннан аерылган кош,

Канатына мәңге ял тапмый.

Туган телен яратмаган кеше

Башкаларның телен яратмый.

Туган җирем Идел буе,

Һәр телнең бар туган иле.

Туган җирем кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.

Балалар, сез туган телне әйбәт беләсезме? Яле, тикшереп карыйк. Мин мәкальнең башын әйтәм, ә сез соңгы сүзен әйтәсез.

Командаларга чиратлап, мәкальләр әйтелә.

  1. Акылы кысканың теле            (озын).
  2. Ялкау атның йөге һәрвакыт   (авыр)
  3. Башланган эшнең беткәне     (яхшы)
  4. Юмарт кешенең күңеле          (киң)
  5. Эше җайлының ашы да          (тәмле)
  6. Без капчыкта                            (ятмый)

Хәзер мин мәкальнең  башын әйтәм, ә сез ахырын.

  1. Алтын- көмеш яуган җирдән,

(Туган-үскән ил артык).

 

     2) Туган илнең кадерен

         (Читтә йөргәч белерсең).

  1. Үз илем алтын бишек

(Башка илнең төбе тишек).

      4) Рәхәт булса да торган җир

           (Сагындыра туган ил).

Ә хәзер һәр командадан татар телен яхшы белүче берәр укучыны чакырабыз.

“Сабантуй” сүзеннән яңа  сүзләр ясарга.

(Сабан, туй, табан, ас, ай, набат, тас, уй, буй, ут, ат, таба, ант, ау, сан, бант, тана, бас)

Балалар, сез әкиятләр яратасызмы? Ә хәзер без “Әкиятләр иленә” кунакка барабыз.

 

Бу өзекләр кайсы әкияттән?

  1. Урман эче бик якты,

Күктә айлар калыкты

Көлдән күмәч аламын,

Әниләргә барамын,

Әниләргә барамын.          (“Гөлчәчәк”)

              2) Яхшы, хуш. Батты кояш. Йокларга яттым кич белән,

                   Өй эче тулган иде кичке һава, хуш ис белән,

                   Юрган астында йокыга китми ятам мин һаман,

                   “Шык”та “шык” кемдер тәрәзәгә чиртә бер заман.   (“Су анасы”)

               

3) Билгеле бу кара урманда һәр ерткыч та бар,

     Юк түгел аю, бүре, төлке-җиһан корткыч та бар.

     Һәм дә бар монда куян, әрлән, тиен, йомран, поши

     Очрата аучы булып урманда йөргән кеше.

     Бик куе булганга, монда, җен-пәриләр бар, диләр,

     Төрле албасты, убырлар, шүрәлеләр бар, диләр.   (“Шүрәле”)

         4)  Әй, абыем, Фәрхетдин,

  Түбәтәең Бәрхеттин.

  Чалбарың да буй-буйлы

  Камзулың да юл-юллы.

   Күлмәгең дә бик тәти,

   Укалыдыр хәтта ки.

   Шунысы гына тик кызык

  Койрыгың калган чыгып.              (“Мырауҗан агай хәйләсе”)    

  1. Аланлыкта атып килә,

Имеш әнә алсу таң.

Салкын чишмә суын ала,

Имеш, сылу Айчулпан.

Чулпылары чыңлавыннан

Гөлләр ачыла, имеш.

Бар тирә-як тылсымлы бер

Нурга манчыла имеш.                  (“Айбулат”)

  1.  Китте болар. Бара һаман, бара

       Күренмидер күзләренә ак һәм кара,

       Бара болар. Күпме баргач, алла белә,

       Юл өстендә үлгән бүре башы таба  ( “Кәҗә белән сарык”)

(Җавапларга  йомгак ясала)

Ә хәзер Фәнис Яруллинның “Туган ягы кирәк кешегә” шигырен тыңлап китик.

Читтә йөргән чакта, сагындырып

Керер өчен төнлә төшенә,

Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле

Туган ягы кирәк кешегә.

Зур уңышлар яулап, заманалар

Матур бәя бирсә эшенә,

Шатлыкларын ишеттерер өчен

Туган ягы кирәк кешегә.

Йөри-йөри күңелең тупасланса,

Тузан кунса яшьлек хисенә,

Күңелләрне сафландырыр өчен

Туган ягы кирәк кешегә.

Яшәр өчен бетмәс көч алырга,

Олысына һәм дә кечесенә

Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле

Туган ягы кирәк кешегә.

Һәр кеше өчен туган як газиз булган кебек, һәр мәртәбәле, данлыклы шәхес

туган төбәкнең бизәге булып тора. Бүген без районыбызның йөзек кашы булырдай кешеләр белән танышырбыз. Сезгә өй эше итеп, берәр данлыклы якташыбыз турында чыгыш әзерләргә кушылган иде.  Сүз сезгә.

Һәр команда берәр данлыклы якташыбыз турында чыгыш ясый.

                                              Моң анасы.

Сара апа Садыйкова 1906 елда Казанда туа. Ләкин үзе туган ягым дип, Тутай авылын исәпли. Чынлыкта Тутай авылы Сара апаның әнисе Бибигайшәнең туган төбәге.

 

Һич китмәссең кебек иде арабыздан,

Искә төшсәң, сагыш сарка ярабыздан.

Бүген дә бит илһам алып, сихәт алып

Яши күпләр, синнән-Моңсар анабыздан.

Яшибез, тик сагынабыз Моңсарабыз

Апастагы Тутайга да гел барабыз.

Хыялларга кайтарып бер терелтәбез,

Мизгел үтә-тагын синсез калабыз без.

Сара апа безгә 335 җыр язып калдырды, ләкин аның бары тик 50 якыны гына җырлана. Сара Садыйкова татар халкының йөзек кашы. Ул безгә бик тә бай рухи милли хәзинә калдырып китте. “Сара апа үзенә һәм башкаларга таләпчән, халыкка тирән ихтирамлы, югары музыкаль белемгә ия, сәхнә аның стихиясе, сизгер күңелле, җор телле, хәрәкәтчән, дәртле, зыялы,”- дип язды аның турында шагыйрә Гөлшат Зәйнәшева. Сара апа дан-шөһрәт алдында да баш имәгән горур һәм мәгърур җан. Бөтен гомере буе сәнгатькә гашыйк, сәнгатькә хезмәт иткән, кырык ел сәхнәдән төшмәгән, зарланып, елап, йөрәк әрнүләрен кешегә күрсәтеп яшәмәгән. Сара апа бик күп йөри, йөрергә бер дә иренми торган җан иясе була. Ул Татарстанны аркылыга, буйга йөреп чыга.

Укучылар белән очрашуларга еш йөри. Сара апа безнең күңел кылларын терелтеп, көннәрдән беркөнне үз йөрәгендәге соңгы кылы өзелеп, арабыздан китеп барды. Әмма халык мәхәббәтен казанып, халык мәхәббәтен яулап, чын мәгънәсендә олы шәхес биеклегенә күтәрелеп китте. Сара Садыйкова-татар халкының мәңгелек мәхәббәте. Ә мәхәббәт сагышсыз булмый. Чиксез сагындыры Сара апа!

                             Балаларга шатлык өләшүче.

Шәүкәт Галиев Олы Бакырчы авылында туып үскән, күңелне кузгата һәм уйландыра торган, дәртле, хисле шигырьләр, көлкеле мәзәкләр, хикмәтле сүзләр язучы. Ш. Галиев- балаларның яраткан һәм популяр шагыйрьләрнең берсе. Аның Шәвәлие, Камыршасы, Котбетдине балаларның яраткан геройларына әверелделәр. Хәзер татарча гына түгел, башка телләрдә дә

сөйләшәләр. Шушы хезмәтләре өчен аңарга Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе бирелде, Аркадий гайдар билгесе белән, Ганс Кристиан Андерсен исемендәге халыкара Почетлы Диплом белән бүләкләнде. Шәүкәт Галиев туган ягын онытмый, еш кына очрашуларда катнаша, туган ягының уңышларына сөенеп, аның белән горурланып яши. Олы Бакырчыда музей-йорты бар.

        Кадерле балалар! Бүген сез туган телебезнең, туган ягыбызның матурлыгын тагын бер кат бәяләдегез. Туган ягыбызның бизәге булырлык кешеләр булып үсегез!

“Туган ягым, туган телем-мәңге сиңа гашыйк мин”

                                                 

                                                              Каратун урта мәктәбе укытучысы

                                                               Каюмова Рокыяның эш тәҗрибәсеннән


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган ягым - Татарстан

Игра между двумя командами посвященная Республике Татарстан....

Туган ягым – хәзинә

С.Хәким шигырьләрен иҗади-үстерешле технология ярдәмендә өйрәтү...

Урок в 4 классе. Татарстан - туган ягым.

Разработка открытого урока с использованием электронного учебника....

Презентация к уроку литературы "Я дружу с Бабой Ягой "по теме"Мифы древних славян" (предназначена для 5 класса)

Презентация "Я дружу с Бабой Ягой " рассказывает о домовых, леших, водяных, русалках и прочей нечистой силе. Данная работа может использоваться на уроке литературы при изучении темы "Мифы и легенды др...

Мастер-класс "Туган ягым табигате"

Мастер- класс "Туган-ягым табигате"...

Мастер-класс.Презентация на тему "Мой край, моя школа, моя профессиональная деятельность-минем туган ягым,мәктәбем,минем һөнәри эшчәнлегем"

Аксубаем-ак төбәгем!Туган якның гүзәл була —Гади генә бер гөле дә…Ямьле була, кыек булмыйТуган якның бер җире дә...!...