Габдулла Тукай әсәрләрен сыйныфтан тыш өйрәнү. Авторлык программасы.
методическая разработка на тему

Габдулла Тукай әсәрләрен  сыйныфтан тыш өйрәнү. Авторлык программасы.

Скачать:


Предварительный просмотр:

ИНСТИТУТ РАЗВИТИЯ ОБРАЗОВАНИЯ РТ МИНИСТЕРСТВО ОБРАЗОВАНИЯ И НАУКИ РТ

ЭЛЕКТИВ  КУРСЛАРНЫҢ АВТОРЛЫК  ПРОГРАММАСЫ

1-4нче сыйныфларда Габдулла Тукай иҗатын тирәнтен өйрәнү.

Төзеде: Татарстан республикасы, Совет районы,  141нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Салихҗанова Илмира Локман кызы.

Казан, 2013нче ел.

ЭЧТӘЛЕК

  1. Аңлатма язуы        ..…..4
  2. Программа………………….……………………………………………...…....…..9
  3. 1 нче сыйныф өчен дәресләрне тематик  планлаштыру…………………….…..12
  4. 2 нче сыйныф өчен дәресләрне тематик планлаштыру…………………….…....16
  5. 3 нче сыйныф өчен дәресләрне тематик планлаштыру………………….................18
  6. 4 нче сыйныф өчен дәресләрне тематик планлаштыру……………….…..……..20
  7. Г.Тукай иҗатын өйрәнүнең нәтиҗәсе…………………………..….....................21
  8. Кулланылган әдәбият…………………………..…………………......................22
  9. Кушымта……………………………………………………..……………...…..23

10.Тест үрнәге (укучыларның белемен тикшерү)………………………….…….....….27

11.Дәрес һәм сыйныфтан тыш чара конспектлары........................................................29

Аңлатма язуы

     Габдулла Тукай – татар халкының күренекле шагыйре. Кече яшьтәге мәктәп баласына Г. Тукай иҗатын тирәнтен белү, балалар өчен язылган шигырьләрен аңлап уку бик зарур. Бөек шагыйрь Г. Тукай иҗатын өйрәнү, аның әсәрләрен тирәнтен үзләштереп уку башлангыч сыйныф укучыларының уку тизлекләрен, аңлап укуларын үстерүдә зур этәргеч булып тора. Бу дәресләр төп игътибарны укучылар фикерен активлаштыруга, укучылар үзләштерергә тиешле белемгә юнәлтә, укучыны мөстәкыйль фикерләргә, әсәргә анализ ясарга, автор салган мәгънәне табарга өйрәтә. Башлангыч сыйныфларда Г. Тукай иҗатын һәм тормыш юлын өйрәнү укучылар алдында түбәндәге бурычларны хәл итүгә юнәлтә:

  • күренекле шагыйрь Г.Тукайга балалар күңелендә ихтирам тәрбияләү;
  • шагыйрь мирасы белән мөмкин кадәр тулысынча таныш булу;
  • шагыйрьнең әсәрләреннән рухи азык алу;
  • Г. Тукайның тәрҗемәи хәле, шигырьләре, әкиятләре үрнәгендә тормышка әзер кешеләр тәрбияләү;
  • укучыларга Г. Тукай шигырьләре аша милли рух сеңдерү; милли тәбия бирү;
  • Г. Тукай әсәрләрен укыганда балаларның акылын, хисләрен, әхлакый сыйфатларын үстерү.

Г. Тукай әсәрләрен тирәнтен үзләштерү дәресләренең максатлары:

  • балаларның сөйләмен үстерү – аның активлыгын арттыру; уйлау алымнарына өйрәтү, логик фикерләү сәләтләрен үстерү,  уен үзе теләп әйтеп бирергә күнектерү;
  • аңлы, сәнгатьле һәм тиз уку күнекмәләрен камилләштерү;
  • әхлак тәрбиясе бирү.

     Тәрбияче – педагог өчен алыштыргысыз бер кагыйдә бар: укучыны өйрәтү барышында – тәрбияли белергә, тәрбияләү барышында өйрәтә белергә кирәк. Г Тукай әсәрләрен тирәнтен өйрәнгәндә белем белән тәрбия бер – берсенә нык бәйләнә, кушыла. Программаның системасы шундый: беренче сыйныфта үтелгән темалар алдагы сыйныфларда да үзләштерелүен дәвам итә.                                                                                                    

     Г Тукай әсәрләрен укыганда сүзлек өстендә эшләүгә аеруча ихтибар бирәм. Синонимнар, антонимнар, фразиологик әйтелмәләр, сурәтләү чараларын куллану укучының актив сүзлек запасын баета.

     Тирәнтен өйрәнү дәресләрен җөмлә, хикәя төзүдән башка күз алдына да китереп булмый. Зур бер теманы үткәч инша язу башкарыла. Укучылар әсәрдәге төп идеяләрне ачарга, фикерләргә, иҗади эшләргә омтылалар.

     Инша язганда укучыларга индивидуаль якын килеп, дифференциаль эш алымнарын куллану уңай нәтиҗә бирә. Иң куанычлысы шул, иҗади эшләргә омтылучы укучылар саны арта.

     Г. Тукай әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәтү, телдән диафильм төзү – әдәби тел нормаларын үзләштерүдә чын күрсәтмә материал. Бу эш төре укучыларның хәтер сәләтен яхшырта, акылны камилләштерә, сөйләмне баета, үстерә, эчтәлекне логик эзлеклелектә бирергә күнектерә.

     Бу программа белән эшләгәндә , укытучының дөрес дикция белән, сәнгатьле уку үрнәге бирүе дә әдәби сөйләм үстерүгә ярдәм итүен ачыкладым.

     Г. Тукайның иҗат юлын өйрәтү өчен программадан тыш бирелгән шигырьләрне алырга тырыштым. Бу – укучылар шагыйрь мирасы белән мөмкин кадәр тулы танышсыннар, әсәрләреннән рухи азык алсыннар өчен эшләнә.

     Һәр сыйныфта программа үтелеп беткәч, Г. Тукай турында белемнәрен тагын да ныгыту, гомумиләштерү өчен сыйныфтантыш чаралар үткәрү күз алдында тотыла. Мәсәлән, ел ахырында 1нче сыйныфлар белән әдәби -   музыкаль кичә, 2нче сыйныфлар белән Кушлавыч авылындагы           Г.Тукай музеена сәяхәт, 3нче сыйныфлар белән “Могҗизалар кыры” (уен – дәрес), Тукай – Кырлай авылындагы музейга сәяхәт, ә инде 4нче сыйныф укучылары белән Г. Тукайның сәяхәт итү картасын төзү һәм  Г. Тукайның  Казандагы музеена экскурция каралган.

     Кабатлау, гомумиләштерү дәресләрендә тестлар, викториналар, перфокарталар белән эш, китап укучылар конференцияләре үткәрелә

ПРОГРАММА

СӘГ. САНЫ

ТӨШЕНЧӘЛӘР ҺӘМ БЕЛЕМ ҮЗЛӘШТЕРҮ

1 нче класс

Г. Тукайның шигырьләре белән танышу (8 сәгать)

1. Эшнең кадерен бел

1

Тиз, дөрес, сәнгатьле һәм аңлап уку күнекмәләрен үстерү өстендә эшләү. Әсәрдәге катнашучыларның барысын да табарга өйрәтү. Тормышта иң кирәкле нәрсә эш икәнен аңлату.

2.    Табигать    -    яшәү чыганагы

2

Табигатькә сак караш тәрбияләү, матурлыкны күрә белергә өйрәтү.

3.      Дусларсыз     яшәп булмый

3

Йөгерек, дөрес, сәнгатьле һәм аңлап уку күнекмәләрен үстерү өстендә эшләү. Уйнаганда да, укыганда да дусларсыз була алмауны аңлату. Иң якын дустың синең терәгең икәнен аңлату.

4. Кошлар - табигатьне саклаучылар

1

Кошларның табигатьне саклаучылар икәнен аңлату, аларга сак караш тәрбияләү. Предмет, кош-корт сыйфатларын кешегә күчерү, әсәрдәге образ эчтәлеген әйбер сыйфатлары аша ача белергә өйрәтү.

5.      Г.Тукайның      128 еллыгына оештырылган әдәби-музыкаль кичә.

1

Г.Тукайның әсәрләрен искә төшерү, аның биографиясе белән танышу, язучыга дан җырлау.

2 нче класс

Г. Тукайның әкиятләре, шигырьләре белән танышу (12 сәгать)

1. Үзара дус, бер-береңә ярдәм   итеп,    аңлатып яшәү

1

Үзара дус, бер-береңә ярдәм итеп, аңлашып яшәргә, уйнарга өйрәтү. Әсәрнең эчтәлеген табарга өйрәтү.

2. Туган илгә мәхәббәт -табигатькә сак караш

1

Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, туган илне яратырга, аның сакчылары булырга өйрәтү. Укучыларга эстетик тәрбия һәм патриотизм тәрбиясе бирү.

3. Яхшы белән начарны аера бел

2

Яхшы белән начарны аера белергә өйрәтү. Укучыларда әдәплелек, тыйнаклык, туры сүзлелек сыйфатларын тәрбияләү.

4.Хезмәт             кешене туендыра,   ә   ялкаулык боза

2

Эш кешене кеше итә, ә ялкаулык боза дигән     төшенчәне     баланың     аңына сеңдерү, кечкенәдән хезмәт сөяргә өйрәтү

5. Елның дүрт фасылы да үзенә күрә бик матур

3

Табигатьнең матурлыгын күрә һәм тоя белергә өйрәтү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, әсәрне укыгач үз фикерен әйтергә өйрәтү.

6. Хайваннар - кешенең ышанычлы,      ярдәмчел дуслары.

2

Хайваннарны яратырга өйрәтү, хайваннар - кешенең ышанычлы, ярдәмчел дуслары икәнен балалар аңына кертү. Укучыларда мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, вөҗданлылык сыйфатлары тәрбияләү.

7. Кушлавыч авылында оештырылган    Г.Тукай музеена сәяхәт

1

Язучының туган авылында булу, Г.Тукайның иҗаты, тормыш юлы белән таныштыру.

3 нче класс

Әкиятләр гаделлеккә, тырышлыкка өйрәтә (6 сәгать)

1. Гаделлек, тырышлык - һәр кешенең юлдашы

1

Үзеңнең эшләреңә, тәртибеңә контрольлек итә белү күнекмәләрен булдыру, гаделлек, хаклык сыйфатларын тәрбияләү.

2."Тынма,      эшлә,      и сабый"

1

Хезмәткә, эшкә мәхәббәт тәрбияләү, булдыклылык, сыйфатларын булдыру.

3. Табигать      -      яшәү чыганагы

2

Табигатькә сак караш тәрбияләү, табигать - яшәү чыганагы икәнен аңлату, эш сөючәнлек, тырышлык сыйфатлары тәрбияләү. Укыган әсәрнең идеясен ачарга өйрәтү. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү

4. 1-3       классларда Г.Тукай иҗатын өйрәнү буенча             уен-дәрес "Могҗизалар кыры"

1

Ел буе өйрәнгән белемнәрен төрле очракта кулланырга өйрәтү. Эзләнүләр, ачышлар, ялгышларны төзәтү аша укучының үзен-үзе укытырга өйрәтү.

5. Тукай-Кырл ай авылыңда оештырылган музей-комплексына сәяхәт

1

Г.Тукай иҗаты белән тирәнтен танышу, укучыларның белемнәрен ныгыту.

4 нче класс

Г. Тукай - күренекле татар шагыйре, олы шәхес (8 сәгать)

р шагыйре, олы шәхес (8 сәгать)

1. Һәр       шәхеснең тормыш юлын белү бик зарур

3

Г.Тукайның тормыш юлы белән таныштыру. Мөстәкыйль фикер йөртергә, уйны, хисне  күрергә өйрәтү.

2. Әти-әниләргә, олыларга             хөрмәт тәрбияләү

1

Олыларга      хөрмәт      һәм      ихтирам тәрбияләү,      "олыласаң      олыны олыларлар   үзеңне"   дигән   төшенчәне укучыларның аңына сеңдерү, үзләренә бәя бирергә өйрәтү.

3. Хайваннарга, кошларга, үсемлекләргә мәхәббәт тәрбияләү

2

Хайваннарга, кошларга мәхәббәт тәрбияләү. Предмет, кош-корт сыйфатларын кешегә күчерү, әсәрдәге образ эчтәлеген әйбер сыйфатлары аша ача белергә өйрәтү.

4. Г.Тукайның тормыш һәм сәяхәт итү картасын төзү

1

Шагыйрьнең әдәби әсәрләрен укып, тормыш юлы белән таныштырып, Тукайның сәяхәт картасын төзү. Өйрәнгән белемнәрен бер системага салырга өйрәтү.

5. Г.Тукайның Казандагы          музеена экскурсия

1

Г.Тукай иҗаты белән тирәнтен танышу, укучыларның белемнәрен ныгыту.

1 НЧЕ СЫЙНЫФТА Г.ТУКАЙ ӘСӘРЛӘРЕН ДӘРЕСЛӘРДӘ КУЛЛАНУНЫ ТЕМАТИК ПЛАНЛАШТЫРУ

ТЕМА

ЭЧТӘЛЕК

КАЙСЫ    ДӘРЕСЛӘРДӘ, НИНДИ               МАКСАТ БЕЛӘН КУЛЛАНЫЛА

Г.Тукай шигырьләре белән танышу - 8 сәг

1.

Эшнең кадерен бел -1 сәг.

"Эш" шигырен уку

Шигырьдә шагыйрь укучыларны эшкә    өнди.    Эшнең    кадерен белеп, тырышып эшләсәң генә тыныч йокларсың, ди

Уку.

Тема: И.Туктар "Авыраяк" хикәясен   укыр   алдыннан, кереш беседа.

Максат:   Эшне  вакытында җиренә җиткереп эшләсәң, максатыңа   ирешерсең.   Үз фикерләрен әйтергә өйрәтү.

2.

Табигать -яшәү чыганагы - 2 сәг.

а)

"Чыршы" шигырен уку

Көзге        пейзаж        сурәтләнә. Чыршының һәр ел фасылында да яшел      торуын,      матурлыгын сурәтли. Кышкы табигатьнең дә гүзәллеген, матурлыгын сурәтли.

Музыка дәресе.

Тема:      "Яшел     чыршы" җырын өйрәнү.

Максат:       Көз      көнендә барлык     агачларның     да яфраклары   саргая,   коела, тик    үз    төсен    үзгәртми саклаучы чыршы барлыгын аңлату. Мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтү.

б)   "Җил"

шигырен

уку

Җил бик көчле,  ачуланса, бик яман:    диңгезне    дә    болгата, болытларны   куа,   төрле   якка бора.     Җил     бернәрсәгә     дә буйсынмый.

"Әйләнә-тирә  дөнья  белән танышу" дәресендә.

Тема: Ни өчен яңгыр ява һәм җил исә?

Максат: Җил ничек килеп чыга һәм нәрсәләр эшләргә мөмкинлеген аңлату.

3.

Дусларсыз яшәп булмый - 3 сәг.

а) "Ай һәм кояш" шигырен уку.

Ай   һәм   кояшның   кирәклеген, бер-берсенә               җайлашуын сурәтли.

"Әйләнә-тирә  дөнья  белән танышу" дәресендә. Кереш беседа.

Тема:    "Ни    өчен    кояш көндезләрен,   ә   йолдызлар төнлә яктырта?"

Максат: Ай һәм кояшның бер-берсенә      җайлашуын, кирәклеген аңлату. Әсәрне якларга    бүлү.    Хәрәкәтне иясеннән аерып күзалларга өйрәтү.

б) "Фатыйма белән сандугач" шигырен уку.

Сандугач   читлектә   сайрамый, урманын сагына. Фатыйма аны читлектән   азат   итеп,   урманга очыра.

Уку.

Тема: Н.Исәнбәт "Туган ил" шигырен     уку     алдыннан кереш беседа.

Максат: Туып-үскән җирдән дә   кадерлерәк   нәрсә   юк икәнен аңлату. Әсәрдә   сүз.   Автор   сүзе. Персонажлар сүзен аеру.

в) "Бичара куян" шигырен уку

Усал бүре куянның балаларын ашап китә.   Әни куянны  аучы алып китә. Эткә куян кайгырып йөри. Шигырь гаиләдә татулык, тигезлек кирәклеген аңлата.

Әлифба дәресе.

Тема: "Я я    хәрефе    һәм авазы.     "Куян"    шигырен укыганнан соң.

Максат: Табигатьне, хайваннарны          сакларга дуслыкны,          татулыкны сакларга кирәклеген аңлату. Куян   сыйфатларын   табу, кеше    сыйфатлары    белән чагыштыру,            аларның охшаш якларын табу.

4.

Кошлар - табигатьне саклаучылар -1 сәг.

"Кошчык" шигырен уку

Кошны бала читлектән азат итә, иреккә       чыгара.       Шигырьдә кошларга сак караш,  ихтирам, аларны      сакларга      кирәклеге турында әйтелә.

Әйләнә-тирә дөнья.

Тема: "Кошлар      кайда кышлый?" Кереш беседада.

Максат: Кошларга      сак караш,    ихтирам,    аларны сакларга кирәклеген аңлату, аларны иректә  яшәүләрен, тотып     читлеккә      япсаң үләселәрен                аңлату. Укыганны   кыскартып,   үз сүзләре белән сөйләтү.

5.

Г.Тукайның 128 еллыгына оештырылган әдәби-музыкаль кичә -1 сәг.

2НЧЕ СЫЙНЫФТА Г.ТУКАЙ ӘСӘРЛӘРЕН ДӘРЕСЛӘРДӘ КУЛЛАНУНЫ ТЕМАТИК ПЛАНЛАШТЫРУ

ТЕМА

ЭЧТӘЛЕК

КАЙСЫ ДӘРЕСЛӘРДӘ НИНДИ МАКСАТ БЕЛӘН КУЛЛАНЫЛА

1

Үзара дус, бер-береңә ярдәм итеп, аңлашып яшәү

"Кәҗә белән Сарык" әкиятен уку.

Әкияттә кәҗә белән сарыкның дус булулары, бер-берсенә терәк булулары      турыңда      әйтелә. Авырлык     килгәндә     куркып калмыйлар,     тапкыр,     уйлап, үткен     эш     итәләр.     Шуның аркасында       бүреләрне        дә җиңәләр.

Зайцев методы белән эшләү.

Максат: Аңлап сәнгатьле йөгереп укырга өйрәтү, үзара дус булсаң гына кыенлыкларны җиңеп булачагын аңлату. Дуслык үзе зур байлык. Әсәри өлешләргә бүлү. Хайваннар арасындагы каршылык,  охшашлыкны аеру.

Туган илгә мәхәббәт, табигатькә сак караш.

2

Үзара дус, бер-береңә ярдәм итеп, аңлашып яшәү- 1сәг

"Шүрәле" әкиятен уку.

Шүрәле    бар    урманга    хуҗа булмакчы        була.        Былтыр әкиятнең      төп      герое.      Ул Шүрәлене     җиңә,     урманның, табигатьнең дошманын юк итә. Бу әкият табигатькә сак караш тәрбияли        кыю        булырга бернәрсәдән    дә    курыкмаска, эшчән    булырга    өйрәтә.    Үз илеңне,     үз    туган    җиреңне яратырга һәм аны саклаучылар булып үсәргә кирәклеген әйтә.

Кл.тыш уку

Максат: укучыларны Г.Тукай әсәрләре белән таныштыру, укылган әкият буенча әнгәмәдә катнашырга, сорауны ишетергә, аңларга, темага бәйле рәвештә җавап бирергә, үз фикереңне дәлилләү өчен әсәрдән өзекләр китерә белергә өйрәтү.

3

Яхшы белән яманны аера бел - 2сәг.

а)"Ата илә бала" шигырен уку.

Укыган кеше генә үз максатына ирешер,    тырыш    булсаң   зур үрләр яуларсың дигән мәгънәне аңлата.

"Яз, газиз угълым, кара тактаны сыз акбур белән! Һәм кара күңелеңне ял иттер, сызып ак нур белән," ди

Уку. Кереш беседа.

Тема:   "1   нче  сентябрь  - белем көне"

Максат:   Мәктәп   -   белем учагы, укучылар мәктәпкә белем     алырга     баралар, укыган     кеше     генә     үз максатына   ирешер,   дигән мәгънәне аңлата

б)  "Яңгыр илә  кояш" шигырен уку

Кояш     белән     яңгыр     сүзгә киләләр.     Кояш    һаман    мин яктырырмын,  янып торырмын, ди, ә яңгыр туктаусыз явармын, кара   җирне   юешләрмен,   ди. Шигырь   ахырыңда   алар   бер-берсе        белән        аңлашалар, татулашалар.         Кояш та вакытыңда    чыга,    яңгыр    да вакытында       ява,       Шигырь укучыларны       яхшы       белән начарны аерырга өйрәтә

"Әйләнә-тирә дөнья белән танышу" дәресендә. Кереш беседа.

Тема: "Һава торышы нәрсә ул?"

Максат:      Һава     торышы явым-төшемгә,            кояш чыгуга,    җил    исүгә    һ.б. бәйле икәнен аңлату.

4

Хезмәт кешене туендыра, ә ялкаулык боза - 2сәг.

а) "Бәхетле бала" шигырен уку

Әгәр    бала   хезмәтне    яратса, дәресенә         күңел         бирсә, укытучыны   олыласа,   белергә кушканын белсә, дәрескә соңга калмаса  -     менә   бәхет  инде шунда, ди шагыйрь

Уку.

Тема: Дәрдемәнднең "Балалар, әйдә мәктәпкә!" дигән        шигырен        уку алдыннан кереш беседа Максат: Бала уку хезмәтен яратса,     дәресенә     күңел бирсә, укытучыны олыласа, белергә   кушканын   белсә, дәрескә соңга калмаса - бу бәхет була дигән фикерне сеңдерү

б) "Сабитның укырга өйрәнүе"

Сабит   бик   зирәк   бала.   Күп белергә       тырыша.       һәрбер әйберне    сорый   ул:    Бу   ни? Нәрсә? Ник кирәк? Ул укырга өйрәнә. Әти-әнисе моңа бик шат

Тәрбия сәгате.

Тема:"Тырыш              кеше максатына ирешә"

Максат: Тырышсаң, булдырам   дип   тотынсаң, максатыңа          ирешерсең, ялкаулансаң, бер эшең дә барып     чыкмас     дигәнне аңлата.

5

Елның дүрт фасылы да үзенә күрә бик матур - Зсәг.

а)      "Җәй көнендә" шигырен уку

Каты   эссе   җил   исми,  бөтен җирдә   корылык,    балалар   су коенырга   төшә.   Менә   шунда кисәктән     җил     чыга,     яшен ялтырый, тиздән яңгыр явачак.

Сынлы     сәнгать.     Кереш беседа.

Тема: "Тематик рәсем"Җәй җитте".

Максат: Шигырьдә  язылганнар       аша      җәй көнендә һава торышларын күз      алдына     китерергә, рәсемнең   сюжетын   дөрес ясарга өйрәтү

б) "Яңгыр" шигырен уку

Яңгырның бик кирәкле  явым-төшем   икәнен,   аннан   башка үсемлекләрнең,     ашлыкларның үсә алмаганын билгеләп уза.

"Әйләнә-тирә дөнья белән танышу" дәресендә. Кереш беседа.

Тема: "Табигать күренешләре"

Максат: Табигатьтән барлык   үзгәрешләрнең   да табигать          күренешләре икәнен аңлату.

в)    "Иртә" шигырен уку

Иртә          белән          дөньяның җанлануын,              һәрнәрсәнең йокыдан уянуын әйтә. Тормыш башлана. Иртә белән укучылар мәктәпкә   укырга   баралар,   ди шагыйрь.

Сынлы     сәнгать.     Кереш беседа.

Тема: "Тематик рәсем"Көз җитте".

Максат: Шигырьдә язылганнар      аша     көзге табигатьне          сурәтләргә өйрәтү, иртә белән тормыш башлануын төшендерү.

6

Хайваннар - кешенең ышанычлы, ярдәмчел дуслары – 2сәг.

А)   "Шаян песи" шигырен уку

Песи Ламиганең дусты. Ул аның йомгагы белән шаяра, аның бар  уе уйнау. Бу шигырьдә Ламига белән        песинең        дуслыгы сурәтләнә.

Технология. Кереш беседа. Тема: "Балачак дусларым". Пластилиннан     хайваннар әвәләү.

Максат:           хайваннарны яратырга    өйрәтү,    эт    -кешенең            ышанычлы, ярдәмчел    дусты    икәнен балалар аңына кертү.

Б)   "Ялкау маэмай" шигырен уку

Маэмай рәхәт тора, сафа сөрә, җитезләнә,       уйный      һаман, йөгерә,    өрә.    Өйне    саклый, кайвакыт ялкаулана

7

Кушлавыч авылында оештырылган Г.Тукай музеена сәяхәт -1 сэг.

3НЧЕ СЫЙНЫФТА Г.ТУКАЙ ӘСӘРЛӘРЕН ДӘРЕСЛӘРДӘ КУЛЛАНУНЫ ТЕМАТИК ПЛАНЛАШТЫРУ

ТЕМА

ЭЧТӘЛЕК

КАЙСЫ  ДӘРЕСЛӘРДӘ, НИНДИ              МАКСАТ БЕЛӘН КУЛЛАНЫЛА

Әкиятләр гаделлеккә, тырышлыкка өйрәтә - 6 сәг.

1.

Гаделлек, тырышлык - һәр кешенең юлдашы -1 сәг.

"Мияубикә" әкиятен уку.

Мияубикә   төш   күрә.   Төштә тычкан, күсе халкы белән эш күрә.    Песи   тавыш    ишетеп, сискәнеп  уяна,  аның күзләре ялтырый,     песинең     ашыйсы килә. Ул тырышып хуҗасына тычкан, күсе тота. Песине бер явызы кыйнап үтерә.

Класстан тыш уку.

Тема:    Г.Тукай    әсәрләре белән танышу

Максат:  Г.Тукай әсәрләре белән     киңрәк     танышу, песинең         сыйфатларын кешегә   күчерү,    әсәрдәге образ     эчтәлеген     әйбер сыйфатлары      аша      ача белергә    өйрәтү.    Әсәрне өлешләргә таркату. Охшаш өлешләрен   кушып,   уртак исем бирү.

2.

"Тынма, эшлә, и сабый "— 1 сәг.

"Арба, чана, ат" шигырен уку

Арба   җәен   көне-төне   эшли, ләкин кыш көне ял итә. Чана, киресенчә, кыш көне эшли, җәй көне ял итә. Ә ат ел әйләнәсе эшли, үз эшеннән ямь таба. Бу шигырь укучыларны эш сөяргә, ялкауланмаска өйрәтә

Тәрбия сәгате.

Тема:     "Авыл     җирендә сезонлы эшләр"

Максат:   Ат  образы  белән чагыштырып,  укучыларны эш сөяргә, ялкауланмаска өйрәтү.  Эшнең нәтиҗәсен күрә   һәм   бәяли   белергә өйрәтү.              Вакыйгалар бәйләнешен табу.

3.

Табигать - яшәү чыганагы - 2 сәг.

а)"Яз хәбәре" шигырен уку

Ак диңгез артыннан карлыгач очып килде.  Тиздән яз җитә. Чәчәкләр исен иснәрбез.

Уку. Кереш беседа.

Тема:     З.Нури    "Кошлар кайта".

Максат:    Туган    якларны сагынып                  кошлар кайтканын,       табигатьнең яшәрәчәген аңлату

б)    "Карга" шигырен уку

Карга үзенә күрә җырлый.

"Әйләнә-тирә дөнья белән танышу" дәресендә. Кереш беседа.

Тема:     "Табигать.     Аңда яшәүчеләр»

Максат: Карга үзенә күрә җырлый. Табигатьтә ул да бик     кирәк,     кортлардан саклый.

4.

1-3 классларда Г. Тукай иҗатын өйрәнү буенча уен-дәрес "Могҗизалар кыры " (үрнәк бирелә)

5.

Тукай-Кырлай авылында оештырылган музей-комплексына сәяхәт

4 НЧЕ СЫЙНЫФТА Г.ТУКАЙ ӘСӘРЛӘРЕН ДӘРЕСЛӘРДӘ КУЛЛАНУНЫ ТЕМАТИК ПЛАНЛАШТЫРУ

ТЕМА

ЭЧТӘЛЕК

КАЙСЫ ДӘРЕСЛӘРДӘ, НИНДИ МАКСАТ БЕЛӘН КУЛЛАНЫЛА

Г. Тукай - күренекле татар шагыйре, олы шәхес -8 сәгать

1

Һәр шәхеснең тормыш юлын белү бик зарур -3 сәг.

"Исемдә калганнар'' хикәясен уку

Бу хикәядә Г.Тукайның тормыш юлы   ачык   итеп   сурәтләнгән. Укучы  аны укып шагыйрьнең кичерешләрен,           газапларын күзаллый.

Класстан тыш уку. Зайцев методы белән уку тизлеген арттыру өчен куллану. Максат:            Г.Тукайның тормыш       юлы       белән таныштыру,   укучыларның сәнгатьле,  йөгерек,  аңлап уку күнекмәләрен арттыру. Әсәрне   өлешләргә    бүлү, исем бирү.

2

Әти-әниләргә, олыларга хөрмәт тәрбияләү -1 сәг

"Кышкы кич" шигырен уку

Әти-әнисе янында булган, җылы өе,     ашарына-эчәренә    булган гаиләдә яшәгәндә балага рәхәт, ул  олыларның җылысын  тоеп яши. Ятим балаларга бик кыен. Бу  шигырь  олыларга ихтирам һәм хөрмәт тәрбияли

Тәрбия сәгате. Кереш беседа.

Тема: "Безнең гаилә" Максат:               Гаиләдәге олыларга                ихтирам тәрбияләү. Автор теләген, ягъни     әсәрнең    идеясен табарга өйрәтү.

3

Хайваннарга, кошларга, үсемлекләргә мәхәббәт тәрбияләү - 2 сәг.

а)

"Күгәрчен" шигырен уку

Күгәрчен         агач         астында лачыннан  куркып  ята.   Лачын көчсезләрне    ашый.    "Зәгыйфь корбан    булу   артык,   булудан андый көчле һәм дә залим", - ди шагыйрь

Тәрбия сәгате.

Тема: "Укучы       нинди булырга тиеш"

Максат: Күгәрчен образы аша укучыларда игътибарлылык, бер-береңә булышу, бер-береңне рәнҗетмәү кебек сыйфатлар тәрбияләү. Күгәрченне     сөйләштерү. Предметны җанландыру

Б)    "Иссез чәчәк"

Иссез    чәчәк    исле    чәчәкләр арасында   утыра-утыра   үзе   дә исле чәчәккә әйләнә.

Класстан тыш уку "Үсемлекләр дөньясында" Максат: чәчәкләрнең матурлыгын, хуш исен тоярга өйрәтү. Предмет сыйфатларының кушылуы.

4

Г. Тукайның тормыш һәм сәяхәт итү картасын төзү (үрнәге бирелә)

5

Г. Тукайның Казандагы музеена экскурсия

Сүзлек.

Иҗһад итсәң - тырышсаң

Уяндисә - уянды исә

Мәгърибкәчэ - кояш батканчыга

Мәзлум - кимсетелгән, рәнҗетелгән

Сыгъна - сыгына, сыена

Саба-таң җиле

Мәхбүслек — тоткынлык

Җиһан - дөнья

Тәрәкъкый - прогресс

Нәрсәчән - нәрсә өчен

Чәпрәсен - йөзен, битен

Тайярлык - әзер булып тору

Фәркы - аермасы

Мәгърифәт - белем

Мөгаллим - укытучы

Кашында - каршында

Фәһме үткен - зиһене, акылы үткен

әлепби - әлифба

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ

  1. Г.Тукай. Әсәрләр. 4 томда.
  2. Г.Тукай. Сайланма әсәрләр. Шагыйрь турында истәлекләр.
  3. А.Г. Яхин. "Урта мәктәптә татар әдәбиятын үстерешле укыту программасы".
  4. Әдәплелек дәресләре (1-3 нче сыйныфлар)
  5. ТР Мәгариф министрлыгы. Урта мәктәп программалары (башлангыч сыйныфлар).
  6. ТР Мәгариф министрлыгы. Дүртъеллык башлангыч татар мәктәбендә риторика укыту программасы. 1-4 сыйныфлар.

КУШЫМТА

Традицион программа

Үстерешле укыту программасы

1.

Укытуның максаты

Аңлап    укый    белергә,    өйрәтү, дөрес,    йөгерек,   сәнгатьле   уку күнекмәләренә нигез салу. Баланың сөйләмен үстерү.

Дөрес,               аңлап, йөгерек,     сәнгатьле укырга, әдәби әсәргә анализ ясый белергә өйрәтү.       Сөйләргә өйрәтүне        үстерү белән бергә баланың активлыгын,  танып-белүгә кызыксынучанлыгын арттыру.

2.

Укытуның методлары

Укытучыньщ    аңлатып    сөйләп бирүе;   гамәли   күрсәтмә   бирү, хәбәр итү методы, сәнгатьле уку, күзәтү китап белән эшләү. Әсәрне укып   чыгып,    эчтәлек   сөйләү. Сорауларга җавап эзләү.

Укытучы    укучыны эзләнүләр, ачышлар, ялгышларны төзәтүләр аша, үзен-үзе   укырга  өйрәтә, укучы автор әйтергә теләгән        фикерне табып,           әсәрнең идеясын              ача. Мөстәкыйль    фикер йөртергә,         уйны, хисне,            күрергә өйрәтә, бәя бирә.

3.

Тәрбия

Әдәп       -       әхлак       тәрбиясе геройларның            сыйфатларын ачыклаганда      "ошый-ошамый", "ярый-ярамый"         аша        үгет нәсыйхәт рәвешендә бирелә.

Әхлак          тәрбиясе әдәби            әсәрнең эчтәлеген           ачу, образлар,     аларның гамәлләрен ачыклау аша бирелә.

4.

Белемнәрне бәяләү

Укучының тиз, сәнгатьле, дөрес һәм аңлап укуын укытучы бәяли.

Укучы         үз-үзенә, иптәшләренең эшенә үзе       бәя       бирә. Белемнәрне бәяләгәндә          тиз, дөрес,        сәнгатьле, аңлап     уку     белән бергә иҗади   фикер йөртә белү сәләте дә күздә тотыла.

ӘХЛАК СЫЙФАТЛАРЫ ТӘРБИЯЛӘҮ

Белем

Күнекмәләр

Шәхси сыйфатлар

- үз   хокукларыңны   һәм бурычларыңны белү.

- җәмгыятьтәге    әхлак
кагыйдәләрен белү.

- гаиләдә       әхлаклы мөнәсәбәтләр булдыру.

- әхлак     нормаларын, таләпләрен                һәм кагыйдәләрен      үтәүнең һәм   аларны   аңлап   эш итүнең зарурлыгын тою.

- әлеге    нормаларның,
кагыйдәләрнең    асылын
белү.

- дөньяга дөрес караш,
хакыйкатькә,   фактларга,
закончалыкларга,
күренешләргә,
кагыйдәләргә              һәм
гомумиләштерүләргә
шәхси              мөнәсәбәт
булдыру

- җәмәгать урыннарында, мәктәптә,         шәхси мөнәсәбәтләрдә    тәртип саклау кирәклеген тою.

- кабул   ителгән   гомуми кагыйдәләрне    хезмәттә, укуда,     ял     вакытында куелган          таләпләрне үтәргә омтылу.

 - үзеңнең          эшләреңә, тәртибеңә     контрольлек итә белү.

- тәртип           бозучылар, тәртипсезлек күренешләре           белән килешмәүчәнлек,   аларга каршы актив көрәш алып бару.

- үзен җәмгыятьнең тулы хокуклы  һәм  җәмгыять алдындагы   бурычларын тоя    белгән    гражданы итеп хис итүе

Намуслылык

әдәплелек

изгелек

игелеклелек

мәрхәмәтлелек

шәфкатьлелек

вөҗданлык

хаклык

гаделлек

тырышлык

тыйнаклык

булдыклылык

уңганлык

ӘСӘРГӘ АНАЛИЗ (1 СЫЙНЫФ)

  1. Катнашучыларны табу.
  2. Эчтәлек сөйләү.
  3. Катнашучыларга бәя бирү.
  4. Әсәрнең эчтәлеген табу.
  5. Әсәрнең мәгънәсен ачыклау.

ӘСӘРГӘ АНАЛИЗ (2 СЫЙНЫФ)

  1. Катнашучыларны табу.
  2. Әсәрне өлешләргә таркату (анализ).
  3. Охшаш өлешләрне кушу (синтез).
  4. Әсәрнең эчтәлеген табу.
  5. Әсәргә автор салган мәгънәне ачыклау.

ӘСӘРГӘ АНАЛИЗ (3-4 СЫЙНЫФ)

  1. Персонажны, төп геройны табу.
  2. Персонажларга образларга бәя бирү.

3.        Әсәрне өлешләргә таркату (анализ).

  1. Каршы яклар арасындагы бәйләнешне ачыклау.
  2. Әсәрнең эчтәлеген табу.
  3. Әсәрнең мәгънәсен табу.

ӘСӘРГӘ АНАЛИЗ ЯСАУ СХЕМАСЫ

Бәйләнеш

әсәрнең I өлеше

Әсәрнең II өлеше

Эчтәлек

Автор

Укучы

Әсәрнең мәгънәсе

КАБАТЛАУ ДӘРЕСЕНДӘ 3, 4нче класс укучылары белән түбәндәге сораулар буенча тест үткәрергә мөмкин.

Тема: Г.Тукайның әсәрләрен һәм тормыш юлын искә төшерү.

Максат: Г. Тукайның әсәрләрен, тормыш юлын искә төшерү, әдәби китаплар белән кызыксынуын арттыру.

Җиһазлау:Сигнал карточкалар.

I. Г.Тукайның бала чактагы кушаматы нинди?

а) Апуш;

б) Габдулла;

в) Тукай.

II. Г.Тукайның кайсы әсәрләрендә халык әкиятләре сюжеты файдаланган?

а ) "Кәҗә белән сарык";

б)"Бала белән күбәләк";

 в) "Шүрәле";

г) "Су анасы;

 е) "Кышкы кич".

III.        Түбәндәге юллар кайсы әсәрдән алынган

1.        "Яшьлегеңдә күп тырышса... ".
а)"Ата илә бала";

б) "Карлыгач";

в)        "Эшкә өндәү".

2.        "Син әле үс һәм укы күп.,."
а) "Бәхетле бала";

б) "Яңгыр илә бала";

в) " Сабыйга".

3."Качма! Качма! Тукта, тукта, и карак!"

 а) "Су анасы";

б) "Шүрәле";

в) "Кәҗә белән сарык".

 4. "Бәхетле шул баладыр, кайсы дәрсенә күңел бирсә...» 

 а) "Эш беткәч, уйнарга ярый";

б) Фатыйма белән сандугач";

в) "Кызыклы шәкерт".

IV.        Г.Тукайның табигать күренешләрен чагылдырган нинди
шигырьләрен беләсез?

а) "Көзге җилләр";

б) "Буран";

в) "Көз";

г)        "Пар ат";

д) "Җир йокысы";

е) "Кызыклы шәкерт".

V.        Г.Тукай әсәрләренә нигезләнеп иҗат ителгән нинди балладаларны беләсез?

а) "Шүрәле";

б) "Су анасы";

в) "Кисекбаш";

г)"Аккош күле".

VI.        Г.Тукай кайларда яшәгән?
а) Казан;

б) Арча;

в) Кушлавыч;

г) Мәскәү.

Эшләп бетергәч, укучыларның эше тикшерелә. Тикшергәндә:

  1. Һәр укучыда сигнал карточкалары.

2.        а) Һәр сорау укыла, укучы дөрес җаваплы сигнал карточкасын
күрсәтә.

б) Дөрес җавап бирмәгәннәр белән эш алып барыла.

3.        Очколар санала, һәр дөрес җавапка 1 очко куелып барыла.

Безнең тестта 6 бирем, әгәр укучы һәр сорауга дөрес җаваплар тапса - 6 очко куела.

Нәтиҗә чыгарыла:

6 очко – яхшы.

5, 4 очко – уртача.

3 һәм  аннан да түбән – начар.

Искәрмә: кабатлау дәресләрендә тестлар, перфокарталар белән эш, викторина кебек һәм башка эш алымнарын кулланып була. (Укытучы карамагында)

1нче класслар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен Г.Тукайның 128 еллыгына әдәби-музыкаль кичә.

( 1 нче класслар белән йомгаклау дәресендә үткәрелә, үрнәк)

Тема: Г.Тукайның 128 еллыгына әдәби-музыкаль кичә.

Максат: Укучыларның белемнәрен гомумиләштерү, җыр, музыкага мәхәббәт тәрбияләү, укучыларның күзаллауларын үстерү.

Җиһазлау: Г.Тукай портреты, шагыйрьнең язган китапларыннан күргәзмә, "Әкият геройлары бездә кунакта" дип исемләнгән иҗат күргәзмәсе, укучылар ясаган рәсемнәр, магнитофон язмасында З.Яруллинның "Тукай маршы"

Әдәби-музыкаль кичә буласы зал бәйрәмчә бизәлә. Тукай портреты янында -кечкенә өстәл, аңа шагыйрьнең китаплары куела.

"Әкият геройлары бездә кунакта" дип исемләнгән иҗат күргәзмәсенә укучылар ясаган рәсемнәр урнаштырыла.

Магнитофон язмасында З.Яруллинның "Тукай маршы " яңгырый. Алып баручы:

Хак тәгалә әмере белән җиргә раушан көзге иңде.

Бу сәгатьтә Кушлавычта дөньяга бер шагыйрь килде.

Үткәннәрдән киләчәккә барып җитте, хәтер нуры,

Кабындырды өмет тәмен йөрәкләрдә үтеп туры...

Ятимлек һәм фәкыйрьлекне яшьләй белде.

Тукай тәмен,

Михнәтен күп биреп, тормыш аз күрсәтте ямен.

Кайнар сөйде ул милләтен, аның өчен янды, көйде.

Гафләт йокысыннан алып уятып алга өндәде.

Моңсуларны моңландырды, сукырларның ачты күзен,

Телсезләрне телле итте, сихри шигыре, тугры сүзе.

Кыска булды гомер юлы, иртә сынды моңлы сазы.

Шат яз бүләк итте аны, - алып китте кайгы язы.

Үлемсездер ләкин Кодрәт, бүген дә яши ул Тукай.

Вакыт үтсә дә сүнми бит, күктә балкыган ярымай  (ут).

Хилаф кыллмыйм дип исламга, рәсүлебез  Мөхәммәткә,

Ул шиксез соңгы пигамбәр мөэмин мөселман өммәткә.

Әмма ләкин татарга да, илчене биргәнсең ходай.

Пәйгамбәрләр нәселеннән булгандыр ул безнең Тукай.

И тыңлаучым, уйлама син төче мактау сүзе бу дип.

Мактауга һич мохтаҗ түгел чын шигърият һәм чын әдип.

Тукай безнең арабызда, алгы сафларда көрәшә.

     Тел яшәгән милләт яшәр, халкым яшәр, дип эндәшә.

(Укучылар тезелеп басалар)

1нче укучы: Әле укый белмәсәк тә,

                                Туган телне җырлыйбыз,

                                 Бу Тукай абый бүләге,

                          Иң гүзәл бер җыр, - дибез. Бергә: И, туган тел, и матур тел.

2нче укучы: Әкиятләрен сөйләп, тыңлап,

                        Телләребез ачыла.

                        Су анасы, Шүрәлеләр -

                        Безнең дуслар барсы да.

"Кырлай " дигән симфоник поэмадан (Н.Җиһанов көе) өзек яңгырый. Арткы планда урман күренеше. Күбәләк очып керә. Кулына кәрзин тоткан кыз Күбәләкне тотарга тели.

Кыз:      - Нинди матур Күбәләк!

Әйт әле, Күбәләк,

Сөйләшик бергәләп:

Бу кадәр күп очып,

Армыйсың син ничек?.

Ничек соң тормышың? Ничек көн күрмешең? Сөйләп бирче тезеп, Табаламсың ризык?

Күбәләк: Мин торам кырларда, Болында, урманда, Уйныймын, очамын Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя Кояшның яктысы, Аш буладыр миңа Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомерем бик кыска:

Бары бер көн генә,-

Бул яхшы, рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа.

(Күбәләк очып китә)

Кыз:

Каты эссе. Һава бөркү. Кыза дөнья, сабыр җитми,

 Җил исми аз гына да, бер генә яфракны селкетми.

Якын урманның артында яшеннәр ялтырый аз-аз,

Ерактан, әллә кайдан, ишетелә күк күкрәгән аваз!

Агачлар ауган, күк күкрәгән, улаган тавышлар ишетелә.

Кыз: Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра?

Ф.Яруллинның "Шүрәле " балетыннан бер көй ишетелә. Бии-бии Шүрәле керә. Кыз качарга тели.

Шүрәле:Бер дә шикләнмә, кызый, син, мин карак-угры түгел. Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугры түгел.

Кыз: Сиңа миннән ни кирәк?

Шүрәле: Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм;

                 Мин әле, күргәч сине, шатлыгымнан үкерәм.

Кыз: Ярый, абыем килгәнче уйныйк бераз кети-кети.

З.Хәбибуллинның "Пар ат " көе ишетелә. Ат туктый. Аттан сылу, батыр егет Былтыр төшә. Шүрәле Былтырны күргәч, качмакчы була.

Шүрәле: Яшь егет! Килче, икәү уйныйк бераз кети-кети.

 Былтыр: Яхшы, яхшы, сүз дә юктыр, мин карышмый уйныймын,

   Тик сине шартыма күнмәссең, диеп мин уйлыймын. Шүрәле: Нәрсә шартын, сөйлә, и бичара адәмчек кенәм? Былтыр: Шунда бар ич бик озын һәм бик юан бер бүрәнә.

  Шул агачны бергә-бергә ушбу арбага салыйк.

  Бүрәнәнең бер очында бар әчелгән ярык

  Шул җиреннән нык кына син тот, и урман сарыгы.

Шүрәле бармагын тыга, бармагы кысыла. Шүрәле акыры, үзенә ярдәмгә әкият геройларын чакыра. Чәчләрен тузгыткан, кулына алтын тарак Су анасы керә.

Су анасы: Утырасыңмы? Бик яхшы.

   Күптән шул кирәк сиңа.

                    Балаларны куркытып,

                    Йөрисең инде шунда.

 Әйдә, Шүрәле, тор урыныңнан,

 Кичәгә алып барам.

 Бар балалар көтә безне

 Мин сине озатып калам.

Шүрәле бүрәнә күтәреп, Су анасы белән китәләр. Кәҗә белән Сарык керә.

Кәҗә белән Сарык: Шүрәле, Су анасы, сезме бу? Бьлтыр кайда? Без монда

бөтенебез дә кешеләргә таныткан, балаларның яраткан геройлары иткән, татар халкының бөек улы Г.Тукайны искә алырга килдек. Быел сөекле шагыйребез Г.Тукайга 120 яшь була. Тукайны оныткан икән, димәк ул, Туган телен дә онытачак.

Укучылар "Туган тел " җырын башкаралар.

Знче укучы: Даны барның җирдә җыры булыр

                        Бәйрәмнәре булыр мәңгегә.

                    Без- бәхетле, без шагыйрьле халык

                           Без Тукайлы халык мәңгегә.

4нче укучы: Бөек Тукай, синең исмең белән

                       Телем ачтым сабый чагымда.

                      Шигырьләрең укып ләззәтләнеп,

                        Кабатладым һәрбер таңымда.

5нче укучы: Кара кәләпүшле матур рәсемең

                     Һаман торды минем каршымда.

                        Киләчәктә алга җитәкләде,

                       Аңлатты ул миңа барысын да.

6нчы укучы: Өебезне нурландырып торган

                         Бу рәсемгә һаман баш иям.

                         Син бит халкыбызның горурлыгы

                        Бөек шагыйребез син!- диям.

Укучылар барысы "Бәйрәм бүген!" җырын башкаралар.

Дәрес-уен. Могҗизалар кыры.

Тема: Г.Тукай әкиятләре

Знче класс (уен-дәрес)

Максат: Укучыларны Г.Тукай иҗатын белүләрен гомумиләштерү, язучының әкиятләренә кызыксыну уяту, аңлап укуларына, фикер йөртә белүләренә ирешү.

Материал: Г.Тукай әкиятләре.

Җиһазлау: Язучының портреты, китапларыннан күргәзмә. Укучыларның Г.Тукай әсәрләренә ясалган рәсемнәр күргәзмәсе, компьютер, магнитофон, кассета "Сабыйга", диапроектор, мультимедийный СD-диск "Г.Тукай"

I. Оештыру өлеше.

  1. Исәнләшү.
  2. Дәреснең максатын бергәләп уйлау. Кроссворд чишү.

Укытучы:

- Бүген безнең класстан тыш уку дәресе. Сезнең белемнәрегезне тикшерербез. Кайсы язучының әкиятләре турында сөйләшербез икән. Аның өчен түбәндәге кроссвордны чишик. Иң актив катнашкан 3 укучыны сайлап алырбыз. Табышмакларны белүләрегезне тикшерербез.

1.

 

Г

 

 

2.

А

 

 

 

 

3.

 

Б

 

 

4.

 

 

 

Д

 

 

5.

У

 

 

 

 

 

 

 

6.

 

Л

 

 

7.

Л

 

 

8.

А

 

 

 

9.

 

 

 

 

Т

10У

 

 

 

11К

 

 

 

 

 

12.

А

 

 

 

13.

 

 

 

 

Й

 

  1.  Бабай кат-кат тун кигән,

   Чишендерсәң еларсың. (суган)

  1.  Җир астында кар тыгыз,

   Сакалыннан тартыгыз.(шалкан)

  1.  Бер күтәрәм йорт,

Эче тулы яссы корт.(кабак)

  1. Түтәрәм, түтәрәм,

Кунакны мин күтәрәм. (урындык)

  1.  Җансыз җанлыны уята. (будильник)

  1.  Үзе йомры, эчендә су тора. (чиләк)

  1.  Алма дисәң дә алалар,

   Нәрсә соң ул балалар. (алма)

  1.  Каны бар җаны юк. (балан)

  1.  Иелә, бөгелә,

Ак мамыгы түгелә,

Кара күзе күренә. (шомырт)

  1.  Нинди агач җилсез шаулый? (усак)

  1.  Эче кандай,

Тәме балдай. (карбыз)

  1.  Күтәреп була,

      Ыргытып булмый. (мамык)

  1.  Үзе ура, үзе суга,

     Үзе капчыкка сала,

Шаулап-гөрләп эшләгәндә,

Кыр матурланып кала. (комбайн)

II. Уенны башлау.

1. -Әйе, без бүген Г.Тукай әкиятләрен белүләрегезне тикшерербез.

(иң күп җавап бирүче 3 укучы сайлана)

- Укучылар, Г.Тукай кечкенәдән үк бик моңлы бала булган, шигырьләр, бәетләр,

халкыбызның җырларын, әкиятләрен тыңлап үскән. Хәзер беренче биремне

тыңлагыз.

Бирем: Түбәндәге өзек кайсы әкияттән.

"Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым.

"Йә, иясе юк!"- дип, әйберләргә тими башладым ".

 (Су анасы)

(Җиңүче билгеләнә) Җиңүче түбәндәге сорауга җавап бирә.

  • "Су анасы" әкияте укучыларны нинди булырга өйрәтә?
  • "Су анасы" әкияте безне алдашмаска, кеше әйберләренә тимәскә өйрәтә.

2. Пауза. Г.Тукайның автобиографиясен кыскача искә төшерү. (Компьютердан экранга Г.Тукайның тормыш юлыннан рәсемнәр чыга. Кыскача тормыш юлы белән таныштырыла)

III. 2нче турда катнашучы укучыларны сайлау.

1. "Су анасы" уенын уйнау. Уенны алып баручы - Су анасы, күзләре бәйләнгән килеш, түгәрәк уртасында утыра. Уйнаучылар, кулга-кул тотынып җырлый-җырлый аның янында әйләнеп йөриләр.

Су анасы, Су анасы,

Су астында ниләр бар?

Кил бире чык, кил бире чык

Безнең белән уйнарга.

Уйнаучылар туктап калалар. Су анасы аларга якынрак килә һәм бармагы белән берәр уенчыга төртеп күрсәтә. Капшап карап, ул аның кем икәнлеген әйтергә тиеш. Әгәр дөрес әйтсә, шул уенчы Су анасы була. (Дөрес әйткән 3 Су анасы уенчы итеп сайлана)

Бирем: Түбәндәге өзек кайсы әкияттән?

"Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл- Кырлай, диләр, Җырлаганда көй өчен тавыклары җырлай, диләр.

(Шүрәле)

Җиңүчегә сорау: "Шүрәле" әкияте укучыларны нинди булырга өйрәтә?

- Табигатькә сак караш тәрбияли, кыю булырга, бернәрсәдән дә курыкмаска, эшчән булырга өйрәтә.

2. Җыр паузасы. Укучылар башкаруында "Шүрәле" (Э.Хәкимова көе, Зиннур Хөснияр сүзләре) җырын тыңлау.

IV. 3 нче турда катнашучыларны сайлау.

Сорау: Г.Тукай шигырьләренә язылган җырларны санап чыгыгыз. 3 уенчы сайлап алына.

( "Бишек җыры", "Туган авыл", "Туган тел", "Пар ат", "Җир йокысы" һ.б.)

Бирем: Бу юллар кайсы әкияттән алынган?

"Китте болар. Бара, һаман бара-бара,-

Күренмидер күзләренә ак һәм кара.

Бара болар. Күпме баргач, алла белә,

Юл өстендә үлгән бүре башын таба.

       

(Кәҗә белән сарык)

Җиңүче билгеләнә. Сорау:

 -"Кәҗә белән сарык" әкияте укучыларны нәрсәгә өйрәтә?

-        Авырлыклар килсә куркып калмаска, тапкыр, үткен булырга, өйрәтә.

2. Биюле пауза. Ишекне шакыйлар, бүлмәгә "Кәҗә" һәм "Сарык" костюмыннан малай һәм кыз керә. "Кәҗә" гармун тоткан.

Кәҗә:

-        Миккики! Миккики! Без кая килеп чыктык соң? Балалар да күп җыелган? Без кайда соң?

Укучы:

-        Бу  Утар-Аты урта мәктәбе. Без Тукай абыйның әкиятләрен искә төшерәбез.

Сарык:

-        Бүреләрдән котылгач, ботка ашап алдык та сезнең янга ашыктык. Укучылар, кечкенә Тукай татар халык уеннарын бик ярата торган булган. Шундыйларның берсе - "Ачык авыз" дигән уен.Әйдәгез, хәзер шуны уйнап алыйк.(Уен                аңлатыла)
Әйдә, Кәҗә дустым, уйнап җибәр әле.

"Ачык авыз" уены уйнала. Парсыз калган балага җәза бирелә. ("Бичара куян", "Бәхетле бала", "Эшкә өндәү" һ.б.шигырьләр сөйләтелә)

V.  Җиңүчеләр белән уен.

1. Сорауны Кәҗә бирә:

-        Уйлагыз әле, укучылар, безнең әкияттә "Суы бик аз, безнең ботка пешәр
коры "
дип кайсы бүре суга китә?

(Өлкән)

  1. Рәсем ясау паузасы. ( Бәйгедә 3 укучы катнаша. Кем тизрәк һәм матуррак итеп күбәләк рәсемен ясый. Җиңүче билгеләнә.)
  2. Укучыларның рәсем күргәзмәсен карау. Җиңүчене билгеләү.
  3. "Кырлай" дигән симфоник поэмадан (Н.Җиһанов көе) өзек яңгырый. Арткы планда урман күренеше. Күбәләк очып керә. Кулына кәрзин тоткан кыз Күбәләкне тотарга тели.

Кыз:

- Нинди матур Күбәләк!

("Бала белән Күбәләк" җырын кыз белән Күбәләк башкара)

VI. Супер уен.

Укытучы:

- "Су анасы" балетына көйне кайсы композитор язган?

 (Бакиров)

VII. Йомгаклау.

  1. Җиңүчеләргә бүләк итеп Г.Тукайның "Су анасы" әкияте китабы өләшенә.
  2. "Туган тел" җырын күмәк башкаралар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Авторлык программасы. Электив курс. "Сүз эчендә мәрҗән бар..."( "Татар теле лексикологиясе")

“Татар теленең лексикологиясе” дип  аталган электив курсы программасы  гуманитар  профильгә  юнәлеш  тоткан  гомумбелем  бирү  учреждениеләре  өчен  т...

"Яшь журналист" авторлык программасы

Уйлаган фикереңне матур һәм дөрес итеп башкаларга җиткерә белү -   милли культураның бер өлеше. Укучыларның язма һәм телдән сөйләмен үстерү, аларда газета, радио, телевидение теленә карата д...

«Яшь каләмче» электив курсының авторлык программасы.

     Авторская программа элективного курса по татарской литературе «Яшь каләмче» предназначена для учащихся 6-7 классов общеобразовательной школы. Программа содержит пояснительну...

“ Стилистик алымнарны Г.Тукай әсәрләренә нигезләнеп өйрәнү” электив курсының авторлык программасы

Электив курсның актуальлеге:Урта мәктәп курсында стилистикага өлешчә  урын бирелә.  Укучылар татар теле дәресләрендә функциональ стиль үзенчәлекләре турында  танышып кына китәләр, стили...

Авторлык программасы

"9 нчы сыйныф укучыларын Дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләү" темасына авторлык программасы...

Авторлык программасы. Р. ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕНДӘ ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ

Р. ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕНДӘ ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ         (7-8 сыйныф укучылары өчен электив курс программасы)         ...

“Яшь иҗатчылар” түгәрәге өчен авторлык программасы (рус телле балалар белән эшләү өчен)

“Яшь иҗатчылар”түгәрәге өченавторлык программасы(рус телле балалар белән эшләү өчен)...