Презентация книги "Татышлинский рай"
методическая разработка на тему

Загитова Елена Халимьяновна

Презентация книги "Татышлинский рай"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tteshle_ozhmahy.docx25.92 КБ

Предварительный просмотр:

«Тәтешле оҗмаһы»  

исемле китап туена сценарий .

Бәйрәмне Бәләгетдинова Элина «Әссәләмәгәлейкем» җыры б/н ачып җибәрә.

А.б. -  Әссәләмәгәлейкем,мөхтәрәм авылдашлар, исәнмесез, хәерле көн килгәан кунаклар һәм китап сөючеләр! Без бүген сезне күрүебезгә бик шатбыз. Безнең күрешеүебезгә «Тәтешле оҗмаһы» исемле яңа китапның донья күреүе төп сәбәпче булып тора.

Үзенең гүзәл табигате, хәтфә урманнары, уңдырышлы кырлары, ярсып аккан Гәрә сулары белә, күренекле шагыйрь һәм әдипләре, кәп талантларын биргән ул Тәтешле җире.

Туган ягым-яшел бишек

Шанлы төбәк- Тәтешлем.

Мин ышынам, синдә генә

Уңа минем һәр эшем.

Туган ягым -моңлы төбәк-

Данлый ул һәм кызларың.

Бар да тыңлый Хәнияңнең ,

Салаватның җырларын.

Туган ягым – изге төбәк,

Авыл саен мәчетләр .

Шигырь яза һәрбер балаң

Нәкъ Атанабай кебекләр!

Туган ягым- урманлы як

Күп челтер чишмәләрең.

Туган ягым- газиз илем,

Суларың кймеш кенә.

Сабыйларың бер кайгысыз,

Шаяра,уйный, көлә...

Туган ягым, рәхмәт сиңа

Иң газиз, изге җирем!

Һәр кешегә үз җирендә

Яшәү зур бәхет димен.

Әйе, авылдашыбыз Юныс Әгъләм улының шигырендә әйтелгәнчә «үз җиреңдә яшәү зур бәхет». Ә инде шушы хозур Тәтешле төбәгендә яшәүче халкын данлап, олылап китап донҗя күрүенә без бик шатландык һәм без икеләтә бәхетлебез. Бу «Тәтешле оҗмаһы» исемле китапның басып чыгылуы әдәбият елы һәм Тәтешле районының 80 елына туры килүе безнең өчен бик куанычлы хәбәр булды. Чөнки бәясен бернәрсз белән дә үлчәп булмый торган, еллар үткән саен әһәмияте арта барган кыйммәтле хәзинә ул китап.

Менә бүген безнең алдыбызда – шушы рухи байлыкны безгә бүләк итүче, данлыклы якташларыбыз китапның авторы Тәтешледә туып үскән бүгенге көндә Казан шәһәрендә   яшәүче Нигаматзянов  Томас Тимерхан улы һәм үзебезнең авылыбызда туып үскән, шулай ук бүгенге көндә Казан шәһәрендә көн итүче Шакирьянов Рафаил Вәли улын сәхнәбезнең түренә чакырып зур алкышлар белән каршы алыйк.

Бүгенге бәйрәмгә безнең районыбыздан да кунак килгән; районның культура бүлеге начальнигы Гарифуллин Сәлим Гарифулла улы. Әйдәгез, кадерле кунаклар, түрдән урын алыгыз.

Сәхнәгә Шулган авыл биләмәсе башлыгы Суфияров Алмир Сафа улын һәм Кашкак авылыннан туган якның өйрәнүчее белгеч Юсупов Кларик Султангали улын да чакырабыз. Рәхим итегез.

Сүзне район культура бүлеге башлыгы Гарифуллин Сәлим Гарифулла улына бирәбез .

Котлаү өчен  сүзне Алмир Сафа улына бирәбез.

«Тәтешле оҗмаһы» китабының туе беренчеләрдән булып Кашкак авылында үтүенә без бик шатбыз, чөнки безнең авылда уңган, җигәрле кешелә яши, бу төбәктән бик күренекле кешеләр чыккан.

Туган ягым- яшел тугай,

Гәрә буе тал гына

Кайда гына яшәсәктә

Күңел сиңа тартыла.

Чил тауда, ямьле җәйдә

Пешә җиләк, чияләр

Сәләм биреп гөлләре дә

Башын түбән ияләр.

Гөрләп яшә, ич бирешмә,

Туган авылым -Кашкагым!

Чит җирләрдә күпме йөрдем,

Сиңа тиңнәр тапмадым,- дип җырлана да.

А.б.- Кашкак турында бүгенге көнне күп кенә җырлар иҗат ителгән. Шуларның берсен, хәзер, кадерле тамашачылар, Гөлшат Зәйнәшева сүзләренә иҗат ителгән «Кашкагым» җырын Гафиуллина Резеда башкаруында тәкъдим итәбез. Җыр башланганчы җырның язылу тарихы белән таныштыру өчен сүзне Рафаил Вәли улына бирәбез.

Җыр «Кашкагым».

А.б.- «Китап... Ике катыргы арасына тыгызлап тутырылган чуар кәгазъ. Бары шул гына, ә яхшылап уйлый баксаң , ул адәм балалары уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе. Могҗизаларның, могҗизасы»,-дип язды Ибраһим Гази.

Чынлап ташушы ике катыргы арасына тутырылган чуар кәгазь — китап донья күрсен өчен күпме көч түгелгән, күпме тырышлык тәләп ителгән ул. Хәзер инде без шушы «Тәтешле оҗмаһы» исемле китап чыгаручылары белән якыннан танышып китик.

Таныштыру өчен сүзне туган якның тарихын өйрәнуче белгеч Юсупов Кларик Султангали улына бирәбез.

Юсупов авторлар турында сөйли.

А.б.- « Китапсыз халык- кара сарык», - дигәннәр борынгылар. Аны кая куасың шунда бара. Китабына хөрмәтле булмаган халыкның киләчәге өметле түгел. Аның әдәбияте да озын гомерле була алмый. Китап- ул телнең дә сакчысы, китап язмышы- халык язмышы белән аерылгысыз бәйләнгән. Китпа- халык хәтере дә. Районыбыз өчен бик әхәмиятле бу китапның донья күркенә без китап авторы Нигаматзянов Томас Тимерхан улына һәм Шакирьянов Рафаил Вәли улына рәхмәтлебез. Бу  991 биттән торган бик калын китап донья күрсен өчен күпме көч, сабырлык кирәк, күпме авырлыклар аша үтәргә туры килгән. Монысын инде безгә        китапның авторлары үзләре сөйләр. Әйдәгез сүзне сезгә бирәбез.

Томас Тимерхан улы һәм Рафаил Вәли улы сөйли.

А.б.-... Син укыган бу китап

Аны эшләп бирүгә

Көч куелган бихисап.

Хәзер инде китапны

Тагын 1-2 тапкыр

Укып чыгарга тиеш

Корректор һәм редактор.

Хәреф җыю цехына

Бирделәр аны шуннан .

Син укыган һәр хәреф

Коелган кургаыннан.

Иң элек туры килде

Миңа аны язарга.

Шуннан соң тапшырдылар

Рәсемнәрен ясарга.

Күр, ничаклы машина

Күпме буяу һәм кәгазь!

Ләкин әле болар да

Китап басу өчен аз.

Ал да уы һәм сакла

Һәр китапны кадерләп

Бик кәп эшчеләр аны

 Сиңа биргән хәзерләп.

Шушы китапны безгә хәзерләп биргән кешеләрне тәбрикләп үзенең җырын бүләк итә Алмир Фәтхетдинов.

Җыр башкара Алмир Фәтхетдинов.

А.б.- Кешеләр китаплар аша үзләренең үткәне, әби-бабайларының тормышы белән танышалар. Китаплар бик борынгы заманнардан ук басылып килгәннәр. Беренче китап кайчан барлыкка килгән? Бүгенге галимнар бу сорауга төгәл генә җавап бирә алмыйлар. Париҗдагы бер китапханәдә безнең  эрага кадәр 3350 елда язылган папирус төргәге саклана. Шушы китапны иң борыңгы, иң беренче китап дип санасалар да, Мисыр каберлекләрендә әле ачу көтеп ятучы  күпме сер бар. Татарстанда беренче типографияда китап 1801 елда  Казан шәһәрендә отставкадагы прапорәик Габделгазиз Бурашов тарафыннан чыга.

Безнең бүгенге «Тәтешле оҗмаһы» исемле китапның да үзенең тарихы бар. Кашкак авылының тарихын, аның күренекле кешеләрен үз эченә алган бу китапка мәглүмәт туплауда, китап төзүдә актив катнашкан кешеләрне хәзер тәбрикләп үтәбез. Тәбрикләү өчен Томас Тимерхан улы һәм Рафаил Вәли улын чакырабыз.

Котлаулар

  1. Суфияров Алмир Сафа улы
  2. Юсупов Кларик Султангали улы
  3. Габдуллина Әнүдә Фәнәви кызы
  4. Ахматханова Нәзидә Әмерхә кызы
  5. Хайруллина Венера Зәки кызы
  6. Гарайшина Гөлсәрия Дим кызы
  7. Салихова Ләйсән Габдулбари кызы
  8. Загитова Елена Халимьян кызы
  9. Фәзетдинова Резида Гата кызы

А.б.- Сезне котлап, кадерле бүләкләнүчеләр, сезгә узенең җырын бүләк итә Светлана Шаехова.

Җыр Светлана Шаехова.

А.б.-Авылыбызның тарихы бик бай. Бүгенгесе көндә  авылымда бик уңган, тырыш, булдыклы кешеләр яши. Авылыбыз елдан ел матурлана, елдан ел үсә.Соңгы елларда авылыбызда зур мәчет калкып чыкты, өч магазин, ферма төзекләндерелде. Авыл, тормыш авырлыкларына бирешми яши бара. Авылда алдынгы авыл хуҗалыгы кешеләре дә бихисап.

Хәзер выл алдынгыларын тәбрикләп китәбез һәм Томас Тимерхан улы һәм Рафаил Вәли улы тәбрикләудә катнашырга чакырабыз.

Авыл алдынгыларын котлау

  1. Садертдинов Рөстәм Хөрбәк улы
  2. Миннемухаметов Илюс Әгъләм улы
  3. Галимов Радил Нәгим улы
  4. Хуснияров Айдар Зекрия улы
  5. Габдуллина Миләүшә Муллахан кызы
  6. Шайхлисламова Гөлфирә Рәфкәт кызы

А.б.- Сезгә авыл хуҗалыгы алдынгылары зур рәхмәтебезне әйтәбез һәм сезгә бүләк булып Алмир Фәтхетдинов башкаруында җыр яңгырый.

Җыр Алмир Фәтхетдинов.

А.б.-Кешелшр тарихының тәүге  чорында үк борынгы  бабаларыбыз үзләренең ыруларын, токымларын саклап калырга тырышканнар. Бишек җырлары, табышмаклар,әкиятләр ярдәмендә көчле, җитез, тапкыр кешеләр тәрбияләргә омтылганнар. Өлкәннәрнең тормыш тәҗрибәсе, үгет-нәсихәте балаларга гади, үтемле формада- авыз иҗаты рәвешендә барып ирешелә торган булган. Ә хәзер авылыбызның хезмәт ветераннарын, аксакалларын котлап үтәсе килә.

  1. Султанов Галихан Султан улы
  2. Хасанов Зекрия Шакирьян улы
  3. Хуснияров Рәис Хуснияр улы
  4. Гафиуллин Фәнәви Гиният улы
  5. Фархутдинова Фагилә Ахматнур кызы
  6. Султанов Фәһим Мөхәммәтсултан улы
  7. Шартдинов Рәвил Фәсих улы

Шушы бүләкләнүчеләргә бүләк бирә өчен күп финанс чыгымлар кирәк. Болар барысы да бирде инде Шакирьянов Рафаил Вәли улы үз кесәсеннән .Моның өчен аңа зур рәхмәт.

Сезгә өлкән яшьтәге кадерле кешеләребез якташыбыз Фәнил Миннегалиев иҗат иткән шигырне Загитова Динара укып ишеттерә.

Шигырь Загитова Динара «Кашкагым».

А.б.- «Китап бакча ул, андагы язулар- шул бакчадагы гөлләр»,- дип язган мәгърифәтче Каюм Насыйри. Китап кешене өйрәтеп кенә калмый, ә дәвалыйда. Әдәби әсәрне укыганда, кешеләр я җитдиләнәләр, я рәхәтленеп елмаялар, көләләр. Димәк, китап уу кешене битараф калдырмый. Китап ул кешегә тәэсир итәрлек ниндидер бер могҗизалы көчкә ил. Мәсәлән, 17 гасырда Англия врачлары үзләренең пациентларына, дарудан тыш, көнгә 2-3 бит китап укырга тәкъдим итә торган булганнар.

«Һич тә күңелем ачылмаслык эчем пошса,

Үз-үземне куралмыйча рухым төшсә...

Шул вакытта мин кулыма китап алам,

Аның  изге сәхифәләрен актарам»,-дип язып калдырган безнең Габдулла Тукай.

Әйдәгез  әле без дә китап эчтәлегенә күз салыйк. Сүзне Әнүдә Фәнәви кызына бирәбез.

Бәйрәм котлап Шаехова Светлана җырлый.

Җыр Светлана Шаехова.

Сүзне Кашкак китапханәсе мөдире Ләйсән Габдулбари кызына бирәбез.

А.б.- Кашкак авылының күренекле шәхесләрен котлап үзенең дәртле биюен бүләк итә биючебез Тәтешле кызы Алина Шайхутдинова.

Бию Алина Шайхутдинова.

А.б.- Бүгенгесе көндә безнең Шулган сельсоветына 3 авыл карый: Шулган, Гәрәбаш, Кашкак. Безгә Шулган китапханәсе мөдире Венера Зәки кызы сезгә шушы китапка кергән Шулганнан чыккан бөек шәхесләр турында сөйләр. Сүз сезгә Венера Зәки кызы.

А.б.- Шулган авыл халкын зурлап, аларны шушы матур җырым булсын бүләккә,- ди Шулган клубы мөдире Рәлиф Зыя улы. Гөлшәт Зәйнәшева сүзләре, Сара Садыйкова көе «Шатлык җыры».

Җыр Рәлиф Зыя улы «Шатлык җыры».

А.б. -Ә хәзер сүзне Гәрәбаш авыл китапханә мөдире Гөлсәрия Дим кызына бирәбез. Ул безгә Гәрәбаш авылында туып үскән шәхесләр турынла сөйләп үтәр.

А.б.- Шигърият доньясы серле, моңлы, көйле, көчле... Уеңны уйдырып сала белсәң генә, син шагыйрь дигән исемне күтәрш аласың; сүзең көчле, мәгънәле булса гына, тыңлаучыга барып ирешә. Шуңа күрә « Шигырь- куңелнең хаҗы, шигырь- сәнгәтънең таҗы»,- дип язды Фәнис Яруллин.

Кадерле Томас Тимирхан улы һәм Рафаил Вәли улы! Безгә шундый эчтәлекле, айоныбыз өчен бик әхәмиятле китап бүләк иткәнегез өчен сезгә зур рәхмәтлебез. Сезгә озын гомер, корычтай нык сәламәтлек, гаилә бәхете телибез һәм бездән сезгә бүләк булып барсын югары категориялы, бик күп шигырләр авторы, 200 дән авторы җырлар авторы Юныс Әгъләм  улы язган шигыре.

Миннемухатов Юныс шигырь.

А.б.- Безгә кунакка Кәльтәү авылыннан үзэшчән шагыйрь Элмира Газизова килгән. Сездә безгә күчтәнәч шигырь алып килгәнсез. Рәхим итегез!

А.б.- Тәтешле районы халкы, аеруча Кашкак авылы халкы исеменнән китап авторлары, аны төзүдә күп өч салган кешеләргә зур рәхмәт әйтәбез. Авылыбыз халкы өчен, аның тарихы өчен янып-көеп яшәүче  кешеләр алдында баш иябез. Ышанасы килә инде, бу сезнең соңгы китап туегыз булмас тип. Без яңа китаплар сездән көтеп калабыз һәм киләсе очрашканга тиклем саубуллашабыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок по теме: "Мультимедийные интерактивные презентации. Дизайн презентации и макеты слайдов. "

Данный урок рассматривается первым по счету в разделе «Компьютерные презентации». На данном уроке  учащиеся знакомятся с программой POWERPOINT, учатся изменять дизайн и макет слайдов....

Презентация "Использование мультимедийных презентаций как универсального средства познания"

В презентации "Использование мультимедийных презентаций как универсального средства познания" даются советы по оформлению и наполнению презентаций....

Разработка урока и презентации "The Sightseeng Tours" London and Saint-Petersburg c презентацией

Цели: развитие речевого умения (монологическое высказывание); совершенствование грамматических навыков чтения и говорения (прошедшее неопределенное время, определенный артикль) Задачи: учи...

Презентация "Рекомендации по созданию мультимедийных презентаций"

§Предложить рекомендации по подготовке презентаций; §научить профессиональному оформлению слайдов. ...

Презентация к уроку "Обобщение по теме презентации"

Урок – деловая игра «Работа  с пакетом презентаций Power Point». В ходе урока организовано повторение материала "электронные таблицы" с использованием КИМов, повторение технологи...

Презентация "Лица Победы". Данную презентацию можно использовать на уроках литературы в день памяти о тех, кто сражался и погиб в годы Великой Отечественной войны.

Данная презентация посвящена событиям Великой Отечественной войны и может быть использована в средних и старших классах  как на уроках литературы, так и на внеклассных мероприятиях  для пров...

Проектная деятельность на уроках литературы. 7 класс. Стихи Н.А.Некрасова .Презентация. презентация

Презентация к уроку"Проектная деятельность на уроках литературы.Стихи Н.А.Некрасова.7класс"...