Яңа ел килә
план-конспект занятия (5 класс) на тему

Назмиева Флуза Зиннуровна

кичә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el_kichse.docx25.82 КБ

Предварительный просмотр:

Яңа ел бәйрәме

   Зал уртасына уенчыклар белән бизәлгән чыршы урнаштырыла.

Стенага балалар ясаган рәсемнәр ябыштырып куела Яңа ел турында матур көй яңгырый. (Сәхнә   караңгы.  Марля   пәрдә   аша   урман   күренеше   тонык   кына беленеп тора. Пәрдәнең бер читеннән ашыга-ашыга   Гөлшат   килеп чыга. Ул җылы кышкы киемнәрдән. Тирләгән-пешкән.)

Гөлназ (тамашачыларга карап). Сез мине күптәннән көтеп торасызмы?.. Соңга калдым шул. Җитмәсә тагын, үзем оештыручы. Барырга иртә әле дип, сәгатькә карарга да уйламадым. Әллә нәрсә булды бу табигатькә. Якты дисең, ә вакыт инде соң була. Көз көннәрендә салкыннар теңкәгә тигән иде, ә хәзер, кышкы айлар килгәч, һава бөтенләй җылытып җибәрде. Әллә кайчан әзерләп куйган чана-чаңгылар, тимераяклар тик яталар. Менә сиңа кыш! «Тышта декабрь ае»,— дип, бүген дә өйдәгеләр кәбестә күк киенергә куштылар. Декабрь, имеш. Җәйнең иң эссе көнендә дә болай ук тирләгәнем юк иде.

Тышта декабрь

Салкын кыш ае.

Бу Кыш бабайның,

Шаян малае.

Күккә карасаң,

Болыт каплаган.

Ә аяк асты

Кары каралган.

Уңыш бабайның

Китәсе килми.

Минем яңгырны,

Онытмагыз ди

Шаян малайга

Бу бик тә кызык,

Яңгыр өстенә

Кар сибә кызып. Менә бит нәкъ шигырьдәге кебек.

 Уф!..  (Башлыгын сала.)   Кыш бабай үзенең табигать календарен югалткан диләр, дөрес ахры. Бөтенесен бутап бетерде, нәрсә эшләргә дә белми: йә салкын, йә җылы... Башы каткан бабакайның, безнең яңа ел бәйрәменә чыршы уенчыклары алып килергә дә оныткан. Ярый әле, үзебезнең башлангыч сыйныф укучылары   ясап куйган иде. Кыш бабай аларны күргәч... һай, Яңа ел бәйрәме миннән башка гына башланып китмәсен тагын.   Йөгердем!    (Чыгып   китә.)

Бүре. Урманда йөримен

          Куяннар аулыймын.

          Тамагым ач булса,

          Бар көчкә улыймын.У-ууу! Тукта,  кемдер килә бугай.

 (Чыршы янына Бүре барып утыра. Кулына кәрзин тотып Куян керә.)

Бүре. Җәен соры, кышын ак

Аңа шулай яхшырак. Әй, Куян, тукта әле!

Куян.   Йөдәтмә әле!  Вакытым юк.

Бүре (кәрзингә карап) Нәрсә Куян елы килә дигәч тә масаясың? Кая әле нәрсә ул синең? 0-0-0, монда бүләкләр! Нинди күп! Куян, бу бит минем кәрзин, мин аны югалткан идем. Чыршы астына куйган идем, шуннан югалды, син алгансың икән.

Куян. Бу кәрзинне миңа Кыш бабай бирде. Монда —  бүләкләр.

Бүре. Ха-ха-ха! Син нәрсә, Куян, бу урмандагы бөтен нәрсә дә минеке икәнен белмисеңмени?

Куян. Урман һәркемнеке дә ул.

Бүре. Юк шул, Куян! (Кәрзинне тартып ала.) Сау бул! Әгәр тагын берәр нәрсә тапсаң, бел: аны мин югалткан булырмын.

(Куян елый-елый китә башлый. Аннары кинәт тукталып кала.)

Куян. Ай, ай, нәрсә бу? Бүре, кил әле, тагын бер әйбер таптым! (Куян капкынны күрсәтә.) Бу әйберне син югалтмадыңмы?

Бүре (йөгереп килә). Минеке. Ай-яй! (Бүре капкынга кулын кыстыра. Куян Бүре кулыннан кәрзинне тартып ала.)

Куян. Сау бул, Бүре! Мин бәйрәмгә киттем. Кыш бабайга  бүләкләр өләшергә булышам. Хуш!

Бүре. (елаган тавыш белән). Куян, Куян, җибәр мине! Минем дә бәйрәмгә барасым, балалар белән күңел ачасым, бүләк аласым килә.   (Артыннан чыгып китә.Чыршы артыннан куян маскасы кигән икенче бала чыга:

Алия

Яңа ел, Яңа ел,

Яңа ел килә тиздән.

Дусларым, җыелыгыз,

Иске ел китә бездән.

(Төрле битлекләр, костюмнар кигән балалар залга керә.)

Рөстәм

Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына,

 Җитәкләгән күркәм бәйрәмне,

Нинди бәйрәм? — диеп сорасагыз,

   Бездә бүген чыршы бәйрәме!

Кыш бабай.

Исәнмесез, балалар!

 Тирән карларны ерып,

Борынымны өшеттем,

Озын юллар үттем мин,

Сезгә килеп җиттем мин.

Бәхетле һәм сау булыгыз,

Котлы булсын Яңа ел.

"Кыш бабай белән күмәк җыр" башкарыла.

Кыш бабай.

Шундый матур бәйрәмне

 Бушка уздырмыйк әле.

 Сез, балалар, кул чабыгыз

 — Бер биеп алыйк әле.

( Кыш бабай биюе.) Кыш бабай. Уф, ардым! (Утыра.)

Гөлназ. Утыр, Кыш бабай, ял ит! Безнең әзерләгән    концерт    номерларын

тыңла.

(Балалар   шигырьләрен сөйлиләр, җырлар җырлыйлар,   бииләр.)

Алия

Яңа карлар ява җиргә,

Яңарган төсле урам.

Искесен күмәргә теләп,

Тузынып йөри буран.

Яңа бәхет, яңа шатлык

Алып килсен Яңа ел!

Яңа җиңүләре белән

Котлы булсын Яңа ел!

(Д. Мортазина. "Яңа ел, яңа бәхет".)

Рөстәм.

Урманнарга, бакчаларга,

Урман, кырлар өстенә

Ак мамыктай күбәләк кар

Төшә дә төшә генә.

Һава саф - рәхәт суларга,

 Яп-якты бөтен урын.

Кыш бабай килде кунакка,

 Җир киде йомшак тунын. (Г. Латыйп. "Кыш килде".)

 Кыш бабай.  Бик сөендем, шигырьләрне дә шундый матур сөйләдегез. Мин бит әле сезгә зур капчык белән күчтәнәч алып килдем.

(Кыш бабай өч тапкыр таягы белән идәнгә суга. Капчык керә.  Чишәләр. Анда Куян.)

Кыш бабай (аптырап).  Туктале, син каян монда килеп чыктың?

Куян. Т-с-с. Мин качтым.

Кыш бабай.   Кемнән?

Куян.   Кемнән булсын,  Бүредән.

Кыш бабай.   Курыкма,  озын колак бәйрәмдә беркем дә рәнҗетергә тиеш түгел.

( Бүре бәйрәмне бинокльдән күзәтә.)

Бүре. Ха-ха-ха, нихәтле куян. Берәрсен тотарга кирәк.

(Куяннар качалар. Олы куян Кыш бабай артына поса, колакларын селкетеп, сикерә-сикерә тора.)

Бүре. Ну, Куян, хәзер мин сине!..

Кыш бабай. Туктагыз әле, бәйрәм көнне дә болай ачуланышып йөрмәгез. Дуслашыгыз.

"Кем җитез" уены оештырыла. Уенда куяннар белән Бүре катнаша. Урындыклар куела. Музыка уйнаган вакытта балалар урындыклар тирәли йөгерәләр, музыка туктагач, алар урындыкларга утырырга тиешләр. Кемгә урын җитми — шул уеннан чыга. Соңгы парда Олы куян белән Бүре уйный. Музыка туктагач, Бүре урындыкка беренче булып утыра, Куян аның алдына килеп баса.

Бүре. Ай-яй, җаным, йөрәкләрем әллә нәрсә эшли.

Куян.  Бүре бәгърем, мин синнән куркам.

Бүре (кулын сузып). Менә сиңа, җаным, уң кулым.

Куян. Менә сиңа, бәгърем, сул кулым. . Бүре, әйдә дус булыйк.

(Бүре   белән Куян вальс биеп китәләр.)

Каты итеп әтәч кычкыра. Балалар барысы да бергә:,Яңа ел! Яңа ел килә!

Рөстәм.

Хуш киләсең, Яңа ел!

Ак җәймәләр юлыңа.

Ильназ (Яңа ел булып киенгән малай)

— Дөнья әйләнеп,

Мин килдем менә,

 Урман-кырларга,

Чиксез бай җиргә.

Мәктәптәге — матурлык!

Мондагы — тырышлык!

Зур төзелешләр булган

— Шаклар катырлык!

— Мин сезгә иминлек,  алып килдем!

Барысы бергә. Рәхмәт, Яңа ел!

Алия

Кадерле Яңа ел! Сезгә сорау бирсәләр:

"Ни телисез Яңа елдан?" — дисәләр...

Ильназ

Мин болай дияр идем:

... Сугыш уты янмасын!

Сабый кайгы белмәсен!

Анабыз җир елмайсын,

Эшләр уңсын бар җирдә,

Муллык булсын,

Бәхет тулсын һәр җиргә!

Алия.

Кыш бабай, безнең дә сезгә бүләк бар,  без менә шушы табигать календарен ясадык.

Кыш бабай. Һай, рәхмәт төшкерләре! Кайдан белдегез миңа кирәклеген.

(Бер бала календарьның беренче битен ача: анда «1 нче январь» дип язылган һәм кар яву күренеше ясалган. Аннан «2» нче число ачыла. Анда боз өстендә тимераяк шуучы балалар рәсеме. «3» нче числода таудан чана шуалар. Менә «4» нче число да ачыла. Анда — чаңгыда йөрүче балалар.)

Кыш бабай (календарьны карап тора-тора да кычкырып җибәрә). Менә хәзер исемә төште. Янгыр яудырырга түгел, ә боз катырырга, кар яудырырга, таулар ясарга кирәк булган икән! Зиһенем бик начарланды шул. Ярый әле, балалар, бу календарьны алып килгәнсез. Каникул көннәрегездә яхшылап ял итәр өчен сезгә барысында булдырырга тырышырмын. Сез үзегез дә миңа ярдәм итәрсез.

Кыш бабай.  Балалар, миңа китәргә вакытта җитте. Үземнең бөтен вәкаләтләремне Яңа елга тапшырам. Мин хәзер еракка-еракка төньякка китәм. Сезгә йомшак җилләрне, кар  бөртекләрен калдырам. Төньякта да балалар көтә. Кыш бабайсыз Яңа ел буламени ?   Хушыгыз, балалар (Кыш бабай китә.)

Куян.

Кадерле бер кунак көткән кебек,

 Яңа елны көтте йөрәкләр.

Беләкләрдә — яңа хезмәт дәрте,

Күңелләрдә — иң саф теләкләр.

 Илләр имин, еллар тыныч булсын,

Иген уңсын кырда ишелеп.

Ак кар кебек саф теләкләр белән

 Яңа елга атлый кешелек!

Бәйрәм җыр белән тәмамлана.