Дөньяда иң-иң матур тел - ул минем туган телем.
план-конспект на тему

Габдрахманова Наиля Шайнуровна

21 февраль - Туган тел көненә багышланган әдәби кичә эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tugan_tel_konen_dbi_kich.doc46 КБ

Предварительный просмотр:

Дөньяда иң - иң матур тел - ул минем туган телем

(Музыка яңгырый)

  1 а.б. Дөньяда иң - иң матур ил    

             Ул - минем туган илем.

             Дөньяда иң - иң матур тел

             Ул - минем туган телем.

  2 а.б. - Балам! - диеп туган телдә

             Эндәшә миңа әнкәм.

             - Әнкәем! - дип, әниемә

             Мин туган телдә әйтәм.

  1 а.б. Хәерле көн, хөрмәтле укучылар hәм укытучылар! Без Туган телгә багышланган әдәби кичәгә җыелдык.Ана телебезгә булган мөнәсәбәтебезне, олы ихтирам хисебезне җыр - биюләр, шигырьләр аша белдерәбез. Туган телне ничек яратуыбызны да дәлилләрбез.

  2 а.б. Кичәбезне сиңа багышлыйбыз, бөек Татар теле, Анам теле! Кемнәр генә сиңа сокланмаган hәм мактау җырлары җырламаган?! Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән hәм үзенең уй-хисләрен башкаларга сөйләмәгән.

  1 а.б. Бала тугач та, беренче ана телен ишетә. Шуңа күрә халкыбыз туган тел турында "Иң татлы тел - туган тел, анам сөйләп торган тел", дип әйткәннәрдер дә. Ана теле аша үзләштереллгән белем hәм күнекмәләр хәтердә гомер буе саклана. Ана сүзе йөрәккә үтеп керә.

  2 а.б. Чөнки кечкенәдән өйрәнелгән ана теле кеше йөрәген шигърият белән генә сугарып калмый, аның күңелендә милли горурлык хисләре дә уята, рухи ләззәт алу мөмкинлеге дә бирә.

"Туган телем" җыры. 2-4 нче класс укучылары чыгышы.

  1 а.б. Татар җыры,татар биюе

            Алып килә халкым хәтерен

            Я оялчан, я ягымлы ул-

            Үзе салмак, үзе әкрен.

Татар кызлары биюе.

   2 а.б. Иң җылы хисләр, иң матур сүзләр  татар җыры аша күңелебезгә тизрәк үтеп керә. Татар җырлары татар халкының тарихын күзалларга ярдәм итә, туган ягыбызга мәхәббәт тәрбияли.

Татар халык җыры башкарыла.

6 класс укучысы Гыйләҗиева Гүзәл.

1 а.б. Менә безнең аксакалларыбыз, галимнәребез, язучыларыбыз татар теленең бөеклеге турында нинди матур сүзләр әйтеп калдырганнар.

  “Телебезне өйрәнми башлаган көннән башлап без бетә башлаячакбыз. Безнең бер милләт булып тора алуыбыз телебезне саклый алуыбызга бәйледер. Телебезне саклый алсак, бер милләт булып тора алырбыз, әгәр телебезне саклый алмасак, милләтебездән мәхрүм булырбыз”  

 дигән Садри Максуди.

  2 а.б.   “Тел – милләтнең җанын сугарып торучы чишмә.

   Моң – милләтнең үз-үзенә юаныч бирү, үсендерү дәрте.

Хәтер – үткән зурлыклар иңенә басып, киләчәккә омтылу офыгы.”

дигән Марсель Галиев.

1 а.б.  Татар моңы - аңлатып бирә алмаслык бер сихри көч ул. Шул моң безне юата, сагышландыра, хәтта елата да. Әйдәгез татар халкының күңел түрләреннән чыккан моңнарын тыңлап китик әле.

Курайчылар чыгышы.

1 а.б. Татар милләтен бөеклеккә күтәргән шагыйрьләребезне атап үтик: Г.Тукай, Һ.Такташ, М.Җәлил, Х.Туфан, С.Хәким. Габдулла Тукай - халкыбызның бөек шагыйре. Ул зурлар өчен дә, кечкенәләр өчен дә бик күп шигырьләр язган. Балалар аның шигырьләрен бик яратып укыйлар, көйгә салып җырлыйлар.

2 а.б. Тел милләтсез яши алмый. Безнең милләтебез элек-электән күмәк уеннарда, ярышларда катнашырга яраткан. Анда егетләрнең hәм кызларның тапкырлыгы, зирәклеге, эшчәнлеге, физик көче сыналган. Шундый уеннарның берсен уйнап алыйк.

Капчык киеп йөгерү.

1а.б. Татарстаныбыз үзенең милли бәйрәме Сабан туе белән дөнья күләмендә дан казанган. Без - татар милләтенең киләчәге - шундый дәүләттә яшәвебез белән горурланабыз. Киләсе җырыбыз да Татарстаныбызга багышлана.

Мин яратам сине, Татарстан” 7 нче класс укучылары.

II өлеш

Викторина “Милләт дәвамчысы”

2 а.б. Бүген республикабызда гына түгел, бөтен татар дөньясында Туган тел көне. 21 февраль - Халыкара Туган тел көне буларак билгеләп үтелә

1 а.б.  Һәр кешенең беренче көннән үк туплый башлаган хәзинәсе - туган тел. Һәр милләт кешесе өчен иң матур, иң кадерле тел - үзенең туган теле.   Билгеле булганча, безнең татар телебез - ЮНЕСКО тарафыннан бөтен дөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Татар телендә арлашабыз икән, димәк, татар милләте яши, үсә. Милләтебезнең югалмавы, телебезнең үсүе безнең кулда. Милләтебезнең дәвамчысы булырлык укучылар бармы икән безнең арада?  Әйдәгез ачыклап карыйк.

2 а.б. Хәзер без сезгә төрле сораулар бирәчәкбез, ә сез шул сорауларга кул күтәреп кенә җавап бирерсез. Иң күп сорауга җавап бирүчегә бүләк булачак.

1 нче бирем. Телебез турында нинди мәкальләр беләсез?

2 нче бирем. Тел турында нинди табышмаклар беләсез?

3 нче бирем. Татар телендә бер аваздан торган ничә сүз бар? Алар нинди сүзләр? (У, и )

4 нче бирем. Табагач сүзенә ничә сүз яшерелгән, ниндиләр? (Таба, агач, абага, бага, ага, ач)

5 нче бирем. Кайсы сүзләр уңнан башлап укыганда да, сулдан башлап укыганда да бер төрле укыла? (Кабак, кызык, ата, ана, кырык, калак, карак, как, ала, аша,...)

6 нчы бирем. Кайсы шәhәрдә аш пешереп була? (Казан)

7 нче бирем. Кайсы шәhәр юклык формасындагы боерык фигыльне белдерә? (Бөгелмә)

8 нче бирем. Язучыны таныгыз?

    Ак чәчәкләр ява,

    Дөнья матур,

    Шундый матур булып тоела.

    Күге зәңгәр, гүя йолдызлары

    Ак кар булып җиргә коела... (Һ.Такташ “Ак чәчәкләр”)

9 нчы бирем. Язучыны таныгыз?

    Ак ромашкалар арасында кызыл ромашкалар рәсеме. Слайд. (М.Җәлил “Кызыл ромашка”)

10 нчы бирем. Әсәрне таныгыз?

    Без түбәннән, тормышның төбеннән күтәрелдек. (“ Кызыл чәчәкләр” Г.Ибраһимов

Викторинага йомгак ясала, җиңүчеләр билгеләнә.

1а.б: Алтын җыйма, йортлар куйма,

Мираска дип балаңа.

Иң кадерле мирас итеп,

Туган телең бир аңа.

2а.б: Онытмагыз, бу дөньяда

Иң зур бүләк бер генә -

Көмеш чыңлы, талгын моңлы

Газиз туган тел генә.

1 а.б. Туган телебезгә багышланган кичәбез ахырына якынлаша. Әйдәгез без аны, туган телебезне яратуыбызны белдереп, “Туган тел” җыры белән тәмамлыйк.

“Туган тел” җыры башкарыла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Н.Нәҗминең “Татар теле” шигырендә туган телнең бөеклеге чагылышы.

"Н.Нәҗминең "Татар теле" шигырендә туган телнең бөеклеге чагылышы" дигән татар әдәбияты дәресе рус мәктәпләренең 9 нчы сыйныф татар төркеме өчен төзелде.  Дәрестә Н.Нәҗминең "Татар  теле" ши...

Туган тел көненә сценарий. "Дөньяда иң - иң матур тел - ул минем туган телем"

Әлеге сценариның беренче өлешендә милләтебезнең мәдәнияте, милли уеннары, мәшһүр кешеләре турында кыскача күзәтү бирелә. Икенче өллешендә укучылар арасында телебез белән тирәнтен кызыксынучы, тарихыбы...

Туган телем минем

Җырдай моңлы туган телем...

“Туган телем-татар теле” (татар теле һәм әдәбиятыннан сыйныфтан тыш чара)

Укытучы һөнәренә хөрмәт, туган телгә, иҗатка мәхәббәт; туган авылыбыз, мәктәбебез, аның сәләтле укучылары белән горурлану, кызыксыну хисләре, әхлак сыйфатлары тәрбияләү....

Иң матур тел- минем туган телем

laquo;Иң матур тел- минем туган телем»Максат һәм бурычларАна телен ярату, ихтирам иту тойгылары тэрбиялэу.Туган жир, туган ил, туган телне ярату, ойрэну, белу, татар халкынын йолаларын,гореф-га...