Матурлыгы өчен бу көннәрнең....
методическая разработка (9 класс)

Замалиева Алиня Габдулловна

Сталинградны азат итүгә 75 еллыгына багышланган

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл maturlygy_ochen_bu_konnrnen.docx21.96 КБ

Предварительный просмотр:

 - Сугыш... Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул 27 миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, күпме апаларны тол калдырган!..

    Сугыш... Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, Җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән.

                                  Ул елларны ничек онытасың, -

                                  Ил язмышы кылыч йөзендә.

                                  Ир-егетләр киткән яу кырына,

                                  Алып көче тоеп үзендә...

Сугышка кадәр Сталинград шәһәре ( 1925 елга кадәр  Царицын исеме астында булган) XVI гасырда нигез салына. XX гасырның 40нчы елларында Сталинград илнең иң зур промышленность үзәкләренең берсенә әверелә. Сугышка кадәр шәһәрдә ярты миллион кеше яшәгән һәм 120 промышленность үзәге иәптә торган.

Сугыш башлана. Айдар шигыре

Сугыш башланганны  сталинградлылар 22 июньдә сәгать 12дә хәбәрдар булалар. Зур предриятиеләрдә һәм үзәк мәйданда митинглар булып уза. Шул ук көнне меңләгән кеше военкаматларга килеп сугышка керергә теләк белдерә. Район военкаматлары  1905-1918 елларда туганнарны җыя башлый. Шулай итеп 1941 нче елның июлендә 50 мең кеше сугышка алына. Хәрби предприятиеләр танклар, броннар һәм яңа төр коралларны күбрәк эшләр чыгару белән шөгыльләнәләр. Шәһәр халкын карточка системасы белән тукландыру системасы кертелә.

Айназ шигыре

Менә 1942  елның 17нче июнендә немец армиясе Сталинградка һөҗүм итә.Тарихи сугыш башланып китә. Совет гаскәрләре бик зур югалтуларга дучар булалар. Сугышлар һәр урам һәм һәр йорт өчен бара. Вокзал бинасы гына да 13 тапкыр кулдан-кулга күчә.

     1942нче елның 23 августында дошман самолетлары Сталинградны бомбага тоталар. Бер көн эчендә  генә немецларның 2000 самолеты хөҗүм итә. Шәһәр тулысынча җимерелә һәм кирпеч ватыкларыннан, вак ташлардан, тимер-томыр өемнәреннән торган хәрабәләргә әверелә, 40 меңнән артык җирле халык үлә. Нефеть ташучы судноларны утка тоту аркасында, шәһәр яна, биналар гына түгел, җир,  Идел яна. Котычкыч пожардан урамнарда бик кызу була, хәтта саклану урыннарына йөгереп барган кешеләрнең өстендә киемнәре яна башлый. 1942нче елның 23 августы Сталинград сугышының  иң канлы көне булып тарихка кереп кала.

   13 сентябрьдә шәһәрнең үзендә көрәш кыза. Сталинград берничә айга  тулы камалыш шартларын-да бөтен Бөек Ватан сугышының үзәгенә әверелә. Шәһәр халкы үз вакытында эвакуацияләнми, 400 мең кешенең 100 меңләбен генә чыгарып өлгерәләр. Калганнар  оборона корылмалары төзүдә кат-нашалар. Трактор заводында танклар төзиләр, аларны завод эшчеләреннән торган экипажлар белән тәэмин итәләр дә, шунда ук конвейердан сугышка озаталар. Шәһәр халкыннан ополчениеләр оеш-тырыла.  

Эля шигыре

     Совет  солдатлары, теләсә кайсы позициядән дошманны утка тотып, теш-тырнаклары белән шушы  җиргә ябышып, Сталинградны дошман ала алмаслык крепостька әверелдерәләр. Бертук-таусыз бомбалар яудыру һәм артиллерия утына  тоту,  “снайперлар сугышы”, бер урынга  төбәлгән көчле һөҗүмнәр һәм хәтта  Мамай курганын алу да  немецларга совет солдатының  каршы тору көчен сындырырга ирек бирми.

    Вакыйгаларның  хәлиткеч мизгеле – 1942 нче елның  19 октябрендә башланган,  совет командованиесендә “Уран”  оператив исемен алган совет контрһөҗүменең башы.  Меңләгән орудиеләрнең, “Катюша” реактив җайланмаларының залплары гаять зур һөҗүмне башлап җибәрәләр, аның  нәтиҗәсе – иң эре  немец группировкасын  камап алу. Немец солдатларының сугышчан рухы көннәнкөн сүнә бара.

Рәзинә шигыре

             22-26 гыйнвардагы  көчле һөҗүм немецларның  6 нчы армиясен ике өлешкә  тарката, совет гаскәрләре Мамай курганы  районында кушылалар. 31 гыйнварга дошманның  көньяк группировкасы, 2 февральдә төньяк  төркеме  юк ителә.
      Сталинград боҗрасында гына да  91 мең  немец солдаты һәм офицеры әсирлеккә алына, 2500 офицер һәм генерал, шул исәптән  командующий,  бу вакытта  фельдмаршал булган Паулюс әсирлеккә алына.
     Сталинград сугышы  ике йөз көн һәм төнгә сузыла – 1942 елның 17 июленнән 1943 елның 2 февраленә кадәр дәвам итә.  Кызыл Армиянең югалтулары   бер миллион йөз утыз мең солдат һәм офицер,  дүрт меңнән артык  танк тәшкил итә.  Бу   вакыт эчендә фашистлар  ун мең орудие  һәм миномет, өч мең  самолет югалталар. Бу  Германия өчен кире  кайтарып  булмаслык югалту.

Илнур шигыре

   Шәһәрнең торак йортлары бөтенләй диярлек , ә предприятиеләрнең 42 мең бинасы юкка чыгарыла,  кайберәүләр бу шәһәрне торгызып булмаячак дип тә әйтәләр. Әйткәнебезчә сугышка кадәр ярты миллион яшәгән бу шәһәрдә 1943 нче 2 нче февралендә бары тик мең ярым кеше исәпләнгән. Кешеләр подвалларда, землянкаларда, җимерелгән йортларда яшәгәннәр. Шәһәр территориясе шартламый калган авиобомбалар, миналар һәм снарядлар белән тулган була. Сугыш бетеп 2 ел ярым вакыт эчендә саперлар тарафыннан 300 мең мина, миллионга якын снаряд , 100 меңнән артык бомбадан чистартыла.

1961нче елның 10 ноябрендә Сталинград шәһәренед исеме Волгоград исеменә үзгәртелә.

  Хәзер бөек сугыш булган урыннарга килүчеләр өчен  аның гәүдәләнеше – Мамай курганындагы   чакыручы-өндәүче бөек Ватан-Ана образы белән гаҗәеп зур  мемориаль  һәйкәлдә. Шәһәр оборонасына җитәкчелек иткән маршал В.И.Чуйков  Мамай курганында  җир-ләнгән, ул шәһәр өчен көрәшүне үз гомерендәге  иң мөһим көрәш дип атый. Әмма бу тарихи көрәшне шәһәр өчен генә көрәшү дип исәпләргә ярамый. Сталинград көрәше –  Икенче Бөтендөнья сугышы тарихында иң зурысы. Кайвакыт аны Сталинград эпопеясы дип тә йөртәләр.

    Сталинград сугышы тәмамлангач, 1943 нче елның  февраленнән соң Кызыл Армия бөтен  совет-герман фронты буенча  стратегик  һөҗүм башлый, ул 1945  елның маенда  Бөек Ватан сугышында Җиңү белән тәмамлана.

   Лилия  шигыре

Фаҗигале сугыш елларында югалту ачылары һәм җиңү шатлыкларын сүзләр белән генә үлчәп бетерерлек түгел. Мөгаен,  безнең  хәтер һәм   фаҗигане  бөтен тирәнлегенә кадәр аңлавыбыз, җирдә тормыш хакына үзләрен корбан итеп,   хәрби  генә түгел, кешелек каһарманлыгын кылганнарга  ихтирамыбыз белән генә бәяләп буладыр.
 Безнең хәтеребездә Сталинград сугышы  илебезнең күпмилләтле халкы өчен  батырлыкның  иң якты үрнәге булып калачак.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ана белән бала мәхәббәтенең матурлыгы (Ә.Еники “Матурлык” )

Ана белән бала мәхәббәтенең матурлыгы(Ә.Еники “Матурлык” ) Максат:     1. Укучыларны әсәрнең  эчтәлеге буенча дөрес  фикер йөртеп аңларга, шулай ук бала белән ...

“Дөньяның матурлыгы – әнкәйләрдә!”

8 нче март бәйрәмендә әниләрне котлаган бәйрәм сценариясе.Әйе, язның беренче бəйрəме – 8 МАРТ. Ул безнең кадерле əнилəребез, əбилəребез, апаларыбыз, сеңеллəребез, матур кызларыбыз бəйрəме. Без с...