Әни өчен иң зур бүләк- дөреслек.
план-конспект занятия (5 класс)

Әхмәдуллина Рәмзилә Фирдинат кызы

Предварительный просмотр:

ӘНИ ӨЧЕН ИҢ ЗУР БҮЛӘК- ДӨРЕСЛЕК

(Рус мәктәбенең рус төркемендә әдәби-музыкаль кичә.Фәнис Яруллинның “Кояштагы тап” әкияте буенча.  V сыйныф)

Рәмзилә АХМАДУЛЛИНА,

Казандагы  141 нче гимназиянең югары квалификация категорияле  туган тел һәм әдәбият укытучысы

Ильмира САЛИХЗЯНОВА,

Казандагы  141 нче гимназиянең югары квалификация категорияле  туган тел һәм әдәбият укытучысы

Без хезмәттәшем белән дистә елдан артык рус мәктәбендә балаларга татар телен өйрәтәбез. Ел саен бәйрәмнәргә берәр язучының әсәрен сәхнәләштергә тырышабыз. Мондый чараларга әзерләнгәндә укучылар күбрәк татар теле белән кызыксыналар, теләп шигырьләр, җырлар өйрәнәләр. Билгеле, болар  укытучыдан зур тырышлык һәм вакыт таләп итә, шуңа карамастан уңай нәтиҗәләргә китерә.

Кичәдә Ф. Яруллин, Р. Миңнуллин, Р.Корбан, Г.Тукай, С.Гыйльфан, Ә. Исхак, С.Хәким, Б. Рәхимова шигырьләре кулланылды.

Максат: укучыларда  әниләргә карата хөрмәт, мәхәббәт хисләре тәрбияләүне дәвам итү, дөреслекнең җиңәчәгенә төшендерү.

Бурычлар:

белем бирүдә: укучыларга ялганлауның начар нәтиҗәләргә китерүен,  тормышта начарлыкның эзе калуын аңлату, укучыларны Фәнис Яруллин иҗаты, татар шагыйрьләренең әниләргә багышланган шигырьләре һәм җырлар белән таныштыру;

үстерелешле: балаларда кызыксынучанлыкны үстерү, сөйләм телләрен баету;

тәрбияви: әниләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Алдан эшләнгән эш: Фәнис Яруллинның “Кояштагы тап” әкиятен  уку, әниләргә багышланган шигырьләр, җырлар өйрәнү.

Җиһазлау: авыл тормышын сурәтләгән презентация, магнитафон.

Катнашалар: әни, әнинең улы, Кояш, Акбай, Чишмә, малайлар һәм кызлар, кунаклар.

(Сәхнәдә әни тегү машинасы артында күлмәк тегеп утыра. Ике кыз һәм уртада Кояш чыга.)

1 нче  кыз.Иртән торып юлга чыксак,

Кояш озатып килә.

Көне буе юлда кояш,

Көн буе безгә көлә.

 2 нче  кыз.Суга керсәк, ул да керә,

Чыныктыра нурлары.

Безнең белән уйный кояш,

Без - кояшның дуслары.(Р. Корбан)

Кояш.Көн саен сибеп нурлар,

Каршылыйм, сезне дуслар!

Һәр баланы мин  күзлим.

Зәңгәр күктән балкыйм,

Салкын җилләрдән саклыйм.

(БергәләшепӘ.Рәшитовның “Кояшлы ил”җырын башкаралар, уртада Кояш әйләнә. Әниулын чакыра. Алар артында Кояш елмая, кызлар кереп югала.)
Әни. Улым, бүгенсинең туган көнең! Мин сиңа бүләккә күлмәк тектем, киеп кара әле. Матурмы?

Малай.(Күлмәкне кия- кия сөйли.)Минем әнием тегүче,

Үз эшен бик нык сөя,

Ул теккән җылы киемне

Бик күп кешеләр кия. (Ф. Яруллин)

Рәхмәт, әнием, бик матур булган. Бүген  бит әле 8 март бәйрәме дә! Ә сиңа нәрсә бүләк итим?

Әни. Улым, минем өчен иң зур бүләк- синең яхшы бала булуың!

Малай.(Аптырап.) Мин болай да әйбәт малай бит! (Әнисе улын яратып аркасыннан сөя.)

Әни.Кичкә кунаклар да килер, өйдә су калмаган. Минем дә бик су эчәсем килә. Бер чиләк су алып кайт әле.

Малай. Ни өчен син иртән  су алып катмадың, үзең бар инде! Мондый кояшлы матур көндә  Акбаем белән уйнысым килә.

Әни. Мин  салкын су яратам.Көндез су җылына. Уйнарга өлгерерсең!

Малай. Ярар. Чиләкләр кайда?

Әни. Улым, суны тау астындагы чишмәдән ал. Аның суы тәмле дә, салкын да, шифалы да.  Мин кунаклар килгәнче тәмле бәлеш пешерәм.

(Малай чиләкләрен тотып бара, аңа дуслары очрый.)

Беренче дусты.(Чиләк тотып барган малайны күреп, аңа эндәшә.) Дустым, кая барасың? Эш качмый ул урамга, әйдә киттек уйнарга!

Икенче дусты. (Читтә уйнап йөргән көчеккә күрсәтеп.)

Йомшак җепшек кар өстендә

Маэмай ята, сузылып,

Кояш нурлары астында

Ялкау гына кызынып. (Ф. Яруллин)

Акбай.( Киерелеп.)Мин әле бик кечкенә;

Мин туганга ике айлап булыр, я өч кенә.

Минем  дә уйныйсым килә. (Г. Тукай)

(Акбай балалар белән уйный башлый.)

Малай. Әни миңа су алып кайтырга әйткән иде, бераз сезнең белән уйныйм әле. Әни бит көтә ала. (Балалар “Саумы Кояш”җырын  җырлыйлар һәм бииләр, татарча бию көе астында “Йөзек салыш” уйныйлар.)

Кояш. (Балалар белән шаяра, аңа да күңелле.)

Дусларым, шаярыгыз, көлегез!

Матур үтсен сезнең көнегез.

Тик шуны  онытмагыз сез,

 Башта кушкан эшне үтәгез.

Балалар. (Бергә.)Йөгердек,сикердек,

Уйнадык, бакчада саф һава суладык,

Биедек!Уф, арыдык! ( С.Гыйльфан)Әйдәгез өйгә кайтабыз.

Малай.Миңа да су алып  кайтырга кирәк. (Малай  кабат чиләген ала, кечкенә көчеге аңа иярә, юлда бер кыз очрый.)

Бер кыз. (Кыз көянтәгә чиләкләр асып, чишмәдән кайтып килә.)

Челтер- челтер чишмә  ага,

Көмеш төсле сулары.

Су өстендә җем- җем итә,

Көннең алтын нурлары. (Ә. Исхак)Дустым, әнә теге ерак чишмәнең суы бик тәмле, шунда бар. (Әкрен генә кереп югала.)

( Сәхнәнең икенче башында Чишмә күренә, ул малайны “чакыра”.)

Чишмә.Тау астында челтерәп агам,

Камышларга кереп юк булам.

Тәмле салкын  суларым белән,

Авыруларны дәва бирәм.

Дустым, минем суымны ал!

Малай. Юк, бу чишмә бик ерак! Аңа барасым килми. Әни барыбер белми,  еракка бармыйм, бу коедан гына алам.

(Малай  чишмәгә бармый, коедан гына су ала, өйгә кайта һәм суны әнигә  бирә.)

Малай. Әни, сиңа су алып кайттым, эч!

Әни. Улым, бик зур рәхмәт сиңа! Чишмә буйларында үстем туып,

Үз авылым шунда, үз йортым.

Тынар иде җаным, эчсәм кайтып,

Чишмәбезнең суын бер йотым.(С. Хәким)

Малай.(Читкә карап.) Әни  кайдан су алганны белмәде.

(Шулвакыт  боларны күзәтеп торган Кояшның йөзе карала.)

Кояш.(Малайны ачуланып.)Кечкенә дустым, миңа синең бу эшең өчен бик оят! Әниең сиңа матур күлмәк текте, ә син аны бәйрәм көнне алдадың.Син бик начар эшләдең.

Малай.( Куркып әнисен кочаклап ала.) Әни, әни, нигәдер Кояшның бите каралды.

Әни. Кемдер начар, ялган  эш эшләгән.

Малай.(Еламсырап.) Әни, мин суны чишмәдән алмадым.

Әни. Улым, алтыным, мин синнән моны көтмәгән идем.Күрәсеңме, Кояш шуңа оялган.(Әни күңелсезләнеп чыгып китә.)

(Малай үзе генә кала, боегып утыра,аның янына кунаклар киләләр.)

 Беренче кунак. Дустым,бәйрәм көнендә ни өченсин  күңелсез?

Малай. Мин әнине алдадым, чишмә суы урынына кое су алып кайттым, Кояш та минем эшемә каралды. Әнидән гафу үтенәсем килә, әмма нишләргә дә белмим.

Әйткән сүзен оныттым-

Эшләмәдем кушканың

Кояш та тонык бүген,

Болытлар сарган күген.

Гафу итче, әнием!

 Мин гаепле, ни диим? (Б. Рәхимова)

Икенче кунак. Их, син! Ә бит бүген әле  Әниләр бәйрәме дә! Әниләрне ялганларга ярамый, аларны тыңларга кирәк. Син  шуны аңларга тиеш:

Көннәр якты булсын өчен,
Йокы татлы булсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Йокы татлы булсын өчен
Әни кирәк.
( Р. Миңнуллин )

Малай. Аңладым, аңладым. Мин бүтән әнине борчымам, Аның әйткән һәр сүзен тыңлармым. (Артта акрын гына әни күренә, малай әнисен кочаклап ала, аның алдында тезләнеп  сөйли.)

Гөлләр чәчәк атсын өчен,
Бәхет-шатлык артсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Иң кадерле кеше җирдә
Әни, димәк. (
Р. Миңнуллин)

Әнием, зинһар, гафу ит мине.

(Кояшның йөзе ачыла, тик бераз тап кала.)

Малайның әнисе. Улым, күрдеңме, әниләрне ялганларга ярамый, һәрвакыт дөресен генә сөйләргә кирәк, чөнки әниләр-изге кешелләр!Ә Кояштагы тап тормышта начар эшләрнең эзе калуын күрсәтә.

Малай. Әни, мин кабат начарлыклар эшләмәм, ялган сөйләмәм.

Әни. Улым, иртән мин сиңа бәйрәмгә иң зур бүләк- синең яхшы бала булуыңдигән идем. Менә син үз гаебеңне таныдың, гафу үтендең, рәхмәт. Киләчәктә киңәшем шул: кабат мондый ялгышлыклар эшләмә, күбрәк яхшылыклар эшлә.

(Барысы бергә Г. Зәйнашеваның“Җырлыйм әнием турында” җырын башкаралар.)

Әни. Барыбыз да яхшылыкка мохтаҗ,

Бу заманда бигрәк.

Яхшылыкны эшләү җиңел түгел,

Ә эшләргә кирәк!( Р.Миңнуллин)

Кунаклар бергә.Күрәсезме, букет итеп

Алсу нурлар бәйләмен,

Кояш та котлый март аенда

Яраткан әни бәйрәмен.

(Кояш әнигә чәчәкәр бүләк итә, барысының уртасында елмая.Әни белән Кояшны уртага алып,  кунаклар ”Рәхмәт, әнием”җырын башкаралар.Әни барысын да тәмле бәлеш белән сыйланырга чакыра.)



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ФГОС таләпләренә туры китереп төзелгән эш программасы. 4 нче сыйныф(рус төркеме). Дәреслек Хайдарова Р.З.

ФГОС таләпләренә туры китереп төзелгән эш программасы. 4 нче сыйныфның рус төркеме өчен. Дәреслек авторы Хайдарова Р.З....

2 нче сыйныфта укучы татар балалары өчен укудан һәм татар теленнән тематик план (дәреслек авторы Ягъфәрова Р.Х.)

2 нче сыйныфта укучы татар балалары өчен укудан һәм татар теленнән тематик план (дәреслек авторы  Ягъфәрова Р.Х.)...

3нче сыйныфларның рус төркемендә укучы балалар өчен татар теленнән календарь-тематик план Дәреслек авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанов, Л.Ә.Гыйниятуллина

3нче сыйныфларның рус төркемендә укучы балалар өчен татар теленнән календарь-тематик планДәреслек авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанов, Л.Ә.Гыйниятуллина...

УМК .Татар теле. 10нчы сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/ Г.Р.Галиуллина, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова; Казан: Татар.кит.нәшр.,2018.-112б.

10нчы сыйныф өчен Татар теле дәреслеге  рус мәктәбендә укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен тузелгән. дәреслеккә рецензияне Ф.Ф.Харисов язган. Дәреслек 2018нче елда басмага ...