Сәләтле укучылар белән эш.
статья

Габделхакова Гөлчәчәк  Рашит кызы

Сәләтле укучылар белән эш

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Сәләтле укучылар белән эш.19.6 КБ

Предварительный просмотр:

Сәләтле укучылар белән эш.

Г.Р.Габделхакова, югары квалификацион категорияле татар теле

 һәм әдәбияты укытучысы

 Казан шәһәре Совет районы ГБМБУ “90 нчы гимназия”

        

Татар халкында “Кошлар тумый канатсыз, кеше булмый талантсыз”, дигән мәкаль бар. Бүгенге мәгариф системасы белем һәм тәрбия бирү эшен сәләтле, талантлы  балалар үстерү максатын күздә тотып оештыруны таләп итә, чөнки һәр кеше — шәхес.

Күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйри: "Табигый сәләтлелек ул очкын гына, ул сүнәргә дә, кабынып китәргә дә мөмкин, аның кабынып китеп, зур ялкынга әверелүендә төп мәҗбүри көч булып хезмәт һәм үз-үзеңә таләпчән булу тора,” – дигән. Чыннан да,без баланың сәләтен никадәр тизрәк күреп алабыз, үстерәбез, уңай шартлар тудырабыз, шул очракта гына көтелгән уңышларга ирешә алабыз.

     Мәктәптә татар телен һәм әдәбиятын нәтиҗәле укыту – бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Моның сәбәпләре барыбызга да мәгълүм: бу фәннәрне тирәнтен өйрәнү – милләт буларак сакланып калу һәм мәдәниятне үстерүнең иң әһәмиятле юлы. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, мин үземнең эш дәверемдә дәресләрнең нәтиҗәлелеген күтәрү һәм укучыларның сәләтен  ачу, үстерү буенча төрле юнәлештәге эшләр алып барам. Дәрес бирүнең традицион формаларын кулланып кына балаларга ныклы белем биреп булмавына инандым. Чөнки дәреслектәге уку материаллары, күләме һәм тирәнлеге буенча, уртача белем дәрәҗәсендәге укучылар өчен дип исәпләнгән. Әгәр дә бала сәләтле икән, дәреслектә тәкъдим ителгән мәгълүмат кына аның кызыксынуын  канәгатьләндерә алмый.

     Тел һәм әдәбият дәресләрендә   балаларны фән белән кызыксындыру, сәләтләрен үстерү буенча төрле авырлыктагы күнегүләр, төрле дәрәҗәдәге тест биремнәре, зачетлар эшләтәм, бүгенге язучыларның әдәби әсәрләре, аларга анализ ясау үрнәкләре; классик һәм яшь язучылар, артистлар, татар театры сәхнәләрендә бара торган әсәрләр турында да мәгьлүмат бирәм. Укучылар үзләре дә төрле темаларга презентацияләр, кроссворд –ребуслар ясыйлар, әдәби әсәр буенча рефератлар, рецензияләр язалар.

Сәләтле балалар белән эшләгәндә, укучылар алдына мондый бурычларны гамәлгә ашыруларын максат итеп куям:  а)        программа материалын бик яхшы белү; ә) өстәмә чыганаклардан мәгълүмат алу;  б) халкыбызның үткәне, бүгенгесе турындагы материалларны өйрәнү; в) вакытлы матбугат белән кызыксыну, радио, телевидениедән татарча тапшыруларны карап бару; г) әдәбият, мәдәният яңалыклары белән танышып бару;

д) фикерләү сәләтен үстерү; е) мөстәкыйль эшләргә өйрәнү.

Балаларның сәләтен үстерүдә мәктәп, район, республика күләмендә үткәрелә торган олимпиадалар, фәнни  түгәрәкләр, факультатив дәресләр, эзләнү эшләре  дә зур әһәмияткә ия. Балаларның белемнәре күбрәк эзләнү чорында арта, алар күбрәк китап укыйлар, сорауларга кызыксынып җавап бирәләр.

    Республикада төрле дәрәҗәдәге  фәнни-гамәли конференцияләр, бәйгеләр еш үткәрелә. Безнең  укучылар бу эшкә дә бик теләп тартыла, уңышларыбыз да күп. Мондый конференцияләрнең әһәмияте бик зур, чөнки укучылар югары уку йортларына кергәнче үк фәнни эш язу үрнәкләрен алалар.

         Укучыларның сәләтен барлау һәм үстерү тел һәм әдәбият дәресләрендә генә түгел, дәрестән тыш чараларда, мәктәп күләмендә уздырылучы әдәби кичә, очрашуларда, бәйгеләрдә, экскурсия – культпоходларда, татар телендә газета-журналлар, китаплар укуда тәрбияләнә, шуңа күрә бу эшләргә зур әһәмият бирелә. “Нәүрүз” , “Сөмбелә” бәйрәмнәре, “Татар кызы” , “Шигырь сөйләүчеләр” бәйгеләре, язучылар, журналистлар белән очрашулар - гимназиядә ел саен үткәрелеп килүче традицион бәйрәмнәр.Укучылар төрле бәйрәмнәргә, язучыларның юбилей даталарына багышлап газеталар, әдәби бюллетеньнәр чыгаралар, әдәби әсәрләргә  иллюстрацияләр ясыйлар, шәһәребезнең һәм республикабызның тарихи –мәдәни һәйкәлләрен өйрәнәләр, татар театрларына йөриләр.

    Укучыларның сәләте төрле сәнгать өлкәләрендә дә чагылыш таба. Мәсәлән, җыр, театр, сүз сәнгатьләре. Республика һәм Бөтенрәсәй күләмендә үткәрелүче сәнгати бәйгеләрдә дә еш катнашабыз, нәтиҗәләребез дә күп.

Сәләтле балалар белән эшләү нәтиҗәле булганда гына һәр ике як өчен кызыклы, мавыктыргыч. Сәләт эштә, көч түккәндә ачыла. Шуңа күрә дә баланы күбрәк “баш ватарга” күнектерергә кирәк. Баш ватсын – башлы булыр! Көч түксен – көчле булыр! Тик бер генә шарт бар: йөк бала күтәрмәслек булмасын!

Нәтиҗә ясап әйткәндә, укучылар белән индивидуаль эшләү өчен:

— алар белән һәрвакыт бәйләнештә, элемтәдә булырга;

— хезмәтеңне теләп, яратып башкарырга;

— уңай энергия ала һәм бирә белергә;

— тормышка ышаныч белән карарга өйрәнү мөһим.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

7 сыйныф укучылары өчен "Фигыль " темасына контроль эш.

Контроль эш үз эченә тест һәм фигыльгә морфологик анализны ала....

10 нчы рус телле укучылар өчен коммуникатив технология нигезендә төзелгән дәрес планы үрнәге.Тема: Киенә белү – үзе бер һөнәр .

Тема: Киенә белү – үзе бер һөнәрДәрес максатлары: Белем бирү максаты:  - зәвыклы киенә белү проблемасы  буенча  диалогик һәм монологиксѳйләмгә чыгу; -дөрес киенә белү каг...

Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре буенча китап укучылар конференциясе.

Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре белән танышу. Ана хакы,кешеләрнең ата-ана алдындагы бурычлары турында фикер алышу. Олыларга , туган туфракка, халкыбызның гореф-гадәтләренә хөрмәт хисләре тәрбиял...

Татар төркемендәге 2 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән "К хәрефе" темасына дәрес эшкәртмәсе.

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен уздырылган шәһәркүләм семинарда күрсәтелгән дәрес планы.(2 класс,татар төркеме.)...

Чыршы утлары яктысында (8-11 класс укучылары өчен Яңа ел кичәсе)

Чыршы утлары яктысында(8-11 классукучылары өчен Яңа ел кичәсе)...

10 нчы сыйныф рус төркемендә укучылар өчен татар әдәбиятыннан тестлар

10 нчы сыйныф рус төркемендә укучыларның белемнәрен тикшерү өчен төзелгән тестлар....