Сценарий посиделок "Аулак өй"
материал

Тимеркаева Гузель Рафаиловна

Сценарий разработан для детей 14-15 лет

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenariy_posidelok_aulak_oy.docx23.59 КБ

Предварительный просмотр:

Аулак өй барышы.

Әби йон эрләп утыра,кыз бала бер читтә ноутбуктан нәрсәдер карап утыра. Шулчак ишек шакыган тавыш ишетелә.

Әби: Кызым, ишектә кеше бар бугай, бар әле кара.

Кыз: Ярый, әбекәй.

Күрше әби: Исәнмесез, саумысез! Нишләп ятасыз,күршеләр?Хәлләрегезне белеп кердем.

Әби: Түрдән уз күрше. Бик вакытлы кердең әле. Менә онык белән икәү боегып тик утырабыз .Эх,бар иде бит безнең яшь чаклар. Егетләр гармун уйнап,җырлап урам әйләнләр иде, кызлар өйләрдә кешегә сиздермичә генә егетләрне көтеп утыралар иде. Эх, хәзер яшьләр элекке без уйнаган уеннарны оныттылар шул.Заманаларны шушы телевизор,компьютер дигән  нэрсэлэр басты бит.

 Күрше әби: Шулай шул  бик дөрес сөйлисең,Һәрбер кеше үз оендэ бикләнеп тик утыра. Бер матур итеп җырлый,бии белмиләр.Күңелле итеп ял итә белмиләр.Безнең замандагы аулак өйләрне каян аласын.

Кыз: Әбекәй, нәрсә соң ул аулак өй ? Ул ничек була ? Сөйлә әле безгә дә.

Әби: Берәр кыз яки егетнең әти-әнисе кунакка яки берәр җиргә китсә, бу өйдә аулак өй оештыралар иде.Кызлар янына егетләр килә. Шул чагында китә инде уен-көлке,җыр-бию,такмак әйтешү.Бик күнелле була да инде.

Кыз: әбекәй, безгә дә өйрәтегез шул вакытта уйнаган уеннарыгызны,җыр- биюләрегезне.

Әби: бик рәхәтләнеп. Менә нәкъ бүген әниләрегез Уткармэгэ  кунакка китте.Әйдәгез  аулак өй ясап үткәннәрне искә төшереп алабыз.

Дөрестән дә без аларны

Искә төшерик әле.

Халык йоласын кайтарып,

Бер уйнап алыйк әле.

Әби: Кызым, тиз генә өйне тәртипкә китереп куй әле. Кунаклар килгәндә өй чиста булырга тиеш.

Жыр «Аулак ой» ( песня плюсовка № 1)

Күрше әби:  Хай, кызлар килеп тә җитте. Каршы ал кызым кунакларны.

 

КЫЗ 2 .Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә

Кирәк һәммәбезгә дә.

Кыз 3: Бәйрәмнәр бик күп болай да.

Ә шулай да, ә шулай да.

Халкыбызның йолаларын

Искә төшерик әле,

Күңелле итеп бүген

“Аулак өй “үткәрик әле.

(Кызлар  утырып чигү чигә башлыйлар)

Күрше әби: Кызлар эшләгәндә берәр җыр җырласак, эшләребез дә тизрәк эшләнер ,күңелле дә булыр иде.( җыр башкарыла).

Ай былбылым, вай былбылым,

Агыйделнең камышы;

Таң алдыннан чуть-чуть килә

Сандугачлар тавышы.

(Егетләр җырлаган тавыш ишетелә)

Егетлэр: Эх, сез матур кызлар ник шаяртасыз?

Йорэгемнен януларын анламыйсыз.

КЫЗ 1:-Кызлар! кызлар! Егетләр килә түгелме? Кертәбезме?

КЫЗ 2: -Кертик,кызлар! Әзрәк утырырлар да кайтып китәрләр.

Егетләр: исәнмесез,кызлар-йолдызлар!

Кызлар: исәнмесез! Егет сезгә кем кирәк?

Егетләр:  Кара кашлы кыз кирәк! Кызлар ачыгыз инде ишегезне!

Кызлар: Ач булсагыз, ашап килегез,бер кочак акча алып килегез!

Егетләр: Акча бездә бер букча.

Кызлар: Ишек бавы бер алтын

                Безнең кызлар мең алтын!

Егетләр: Кызлар кертегез инде.

Кызлар: Ярый инде керсеннәр! (егетләр керәләр)

(кара-каршы җырлау) “Челтәрле” ( минусовка № 2)

Куплет:
Ал алъяпкыч челтәрле, илдә матур бетәрме?
Илдә матурлар бетәрме, җан сөйгәнгә җитәрме?

Кызлар:
Челтәр элдем читәнгә, җилфер-җилфер итәргә;
Егетләр:
Без килмәдек буш китәргә, килдек алып китәргә.

Кызлар:
Алын алырсыз микән, гөлен алырсыз микән?
Урталарга чыгып сайлап кемне алырсыз икән?

Егетләр:
Алларын да алырбыз, гөлләрен дә алырбыз;
Күңелебезгә кем ошаса, шуны сайлап алырбыз.

Куплет:
Әй, дусларым, дусларым, дусларым, бәгырьләрем;
Яшь гомерләр ике килми, белегез кадерләрен.

Кызлар:
Челтәр элдем читәнгә, җилфер-җилфер итәргә;
Егетләр:
Без килмәдек буш китәргә, килдек алып китәргә.

Кызлар:
Алын алырсыз микән, гөлен алырсыз микән?
Урталарга чыгып сайлап кемне алырсыз икән?

Егетләр:
Алларын да алырбыз, гөлләрен дә алырбыз;
Күңелебезгә кем ошаса, шуны сайлап алырбыз.

 Куплет:
Алай да бергә-бергә, болай да бергә-бергә;
Дуслар белән бергә булсаң, күгәрчен кебек гөрлә.

Кызлар:
Челтәр элдем читәнгә, җилфер-җилфер итәргә;
Егетләр:
Без килмәдек буш китәргә, килдек алып китәргә.

Кызлар:
Алын алырсыз микән, гөлен алырсыз микән?
Урталарга чыгып сайлап кемне алырсыз икән?

Егетләр:
Алларын да алырбыз, гөлләрен дә алырбыз;
Күңелебезгә кем ошаса, шуны сайлап алырбыз.

Әби: И,безнең яшьләр дә бик булдыра икән!

Күрше әби: Кызлар, без бергә жыелгач, төрле уеннар уйныйк идек.Әйдәгез борынгы уеннарның берсе “Йөзек салыш” уенын уйнап алабыз.

Уен: “Йөзек салыш”

Күрше әби:  Кызлар, егетләр, ә сез такмаклар җырлый беләсезме? Әйдәгез такмаклар җырлап  алыгыз.

(Минусовка  № 4)

Такмаклар

Уйныйбыз да,җырлыйбыз да

Гармун кулларыбызда.

Алсу гөлләр чәчәк атсын,

Йөргән юлларыгыз да.

Ал да итәрбез әле,

Гөл дә итәрбез әле.

Матур җырлар җырлый-җырлый,

Бәйрәм итәрбез әле.

Туктатмагыз гармунны

Чакырыйк без кызларны

Бергә-бергә җырлыйк әле

Без яраткан җырларны

 Ал да итәрбез әле,

Гөл дә итәрбез әле.

Матур җырлар җырлый-җырлый,

Бәйрәм итәрбез әле.

 Әйдә,дуслар җырлыйк әле

 Уйнаган гармуннарга

 Ал чәчәк күк яшик әле

  Туган якларыбызда.

    Ал да итәрбез әле,

Гөл дә итәрбез әле.

Матур җырлар җырлый-җырлый,

Бәйрәм итәрбез әле.

Әйдә барыйк кибеткә

 Көмеш алыйк йөзеккә

Ни кылансаң, шул килешә

Безнең кебек егеткә

Ал да итәрбез әле,

Гөл дә итәрбез әле.

Матур җырлар җырлый-җырлый,

Бәйрәм итәрбез әле.

Әбиеңнең кәҗәсе

Бакчада кәбестәдә

Биемәгәч,җырламагач

Мин монда нәмәстәгә.

Ал да итәрбез әле,

Гөл дә итәрбез әле.

Матур җырлар җырлый-җырлый,

Бәйрәм итәрбез әле.

Әби:Йөрәкләрне җилкетә торган көй. Белмим ничек түзәргә?

   (Бии башлый)

Күрше әби: 

Җитәр,җитәр уздырдың

Бигрәк тузан туздырды

Аягыңны шакылдатып

Колагымны тондырдың.

Ал да итәрбез әле,

Гөл дә итәрбез әле.

Матур җырлар җырлый-җырлый,

Бәйрәм итәрбез әле.

 Әби :  Рәхмәт,рәхмәт барыгызга

            Күңелле ял иттердегез.

            Яшь чакларны искә төшереп

            Йөрәкләрне җилкеттегез.

Кыз: (телефоннан сөйләшә) Кызлар,егетләр! Әниләр кунактан кайта!

Әби: Балалар өйне тәртипкә китереп куегыз! (балалар өй җыештыралар)

Жыр « Аулак ой» ( песня плюсовка № 1)

Милләтемнең гасырлардан килгән

Истәлекле гадәтләре бар.

Күркәм гадәтләрне яшәтүче

Олуг телем-татар теле бар

                          

Онытылган гореф-гадәтләрне

Яңартабыз хәзер көннән- көн

Уен йолалары,җыр-биюе,

Һәр киләчәк көнне бизәсен.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

сценарий последнего звонка "Сценарий многосерийного фильма"

интересный тематический сценарий последнего звонка....

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!» Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»    Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»  Цель: познакомить педагогов с опытом эффективного взаимодействия классного руковод...

разработка сценария "исторический КВН".Сценарий игры "исторический аукцион"

Сценарии "исторический КВН2и игра "исторический аукцион" способствуют к самореализации ученика, воспитание настойчивости, выдержки, способности принимать решения, т е все то, что необходимо для успеха...

Сценарий спектакля на английском языке "The magic gift". Сценарий спектакля "Волшебный дар"

Сценарий подходит для проведения предметных  недель на тему Хеллоуин, Рождество, День Святого Валентина.Мы поставили спектакль силами учащихся 7, 2, 3 классов. Выступили перед начальной школой на...

Сценарий праздника русского языка «СЛОВО О СЛОВАХ» (сценарий праздника русского языка, проведенного в рамках декады «Филология»)

Сценарий праздника русского языка   «СЛОВО О СЛОВАХ»(сценарий праздника русского языка, проведенного в рамках декады «Филология»)Щербак Е.В., МКОУ СОШ № 42013-2014 уч.год...

Сценарий праздничного концерта, посвященного международному женскому дню 8 марта «Песни весны в кругу семьи» методическая разработка мероприятия (сценарий).

Данная методическая разработка является сценарием праздничного концерта, посвящённого международному женскому дню 8 марта. В разработке представлен полный сценарий со стихами, авторами и названиями пе...