Сценарий праздника Амаль
материал

Тимеркаева Гузель Рафаиловна

Сценарий разработан для детей 12-14 лет

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenariy_prazdnika_amal.docx20.93 КБ

Предварительный просмотр:

Әмәл бәйрәме

В день Амаль засветит солнце, с неба облако сойдет.

Звери бродят, пищу ищут, соловей в лесу поет.

Нас печеньем угощают, сладкий чай, конфет дадут,

Бродит с завистью сурово стая воронов вокруг…

Бүген –  Әмәл бәйрәме,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Кояш шуңа шатлана.

Әмәл килде, тиз килде,

Әмәл килде- яз килде,

Яз белән муллык килде,

Яз белән көрлек килде.

Тышта яз әле

Яңа башлана:

Тамчылар тып-тып

Түбәдән тама.

 

Әйдә, кояш, сип нурыңны,
Кызганма бер дә,
Зур бәйрәм, күңелле бәйрәм
Яз бүген бездә.

        Яз килэ, яз килэ

        Кояш нурларын сибэ.

        Тып-тып итеп тамчы тама,

        Инде кар эреп бетэ.

 Яз килэ, яз килә,

Сыерчыклар килә.

Гөрлэшеп, сайрашып

Жырчы кошлар килэ.

Әмәл! Әмәл! 
Яз җитте, дуслар! 
Матур бәйрәм көнендә 
Бар да күңел ачалар. 

Самира:  Әйдәгез, балалар, әмәл әйтеп  барабыз.

Барысы бергә: Әйдәгез.

Киләләр 1 йортка.

Ач ишеген, керәбез,
Әмәл эйтеп киләбез,
Хәер-дога кылабыз,
Аш-сый көтеп торабыз.

Аягым жинел булсын,
Бәйрәмебез котлы булсын,
Ашлыгыгыз мул булсын,
Башагы биш карыш булсын.

Мал-туарыгыз артсын,
Колыннарыгыз чапсын.
Игеннәрегез уңсын -
Әмәл котлы булсын!

Сыерыгыз сөтле булсын,
Атыгыз көчле булсын.
Абыстайлар, түтәйләр,
Чыгарыгыз бүләкләр.

Без табышмак әйтәбез, кем дөрес жавап әйтә, шул күчтәнәч ала.

1. Боз hәм кар эреде

Сулар йөгерде.

Елап елгалар

Яшьләр тугелде.

Көннэр озая,

Төннэр кыскара

Бу кайсы вакыт

Я, эйтеп кара.

(Яз)

2. Борынсыз чыпчык боз тишә.

(Тамчы)

3. Лампа түгел – яктырта,

Мич түгел – җылыта.

(Кояш)

5. Күктән килде, жиргә иңде.

(Яңгыр)

2 йортка киләләр.

Бергә:  «Сатака! Сатака! Әмәл килте сатака!»

Хай, хай, хай дилэр,

Гали абзый бай, дилэр,

Берэр кашык май, дилэр!

Без мәкальнең башын әйтәбез, сез ахырын әйтегез. Дөрес әйтсәгез, күчтәнәч аласыз.

Кем эшләми – шул ашамый.

Тирләп эшләсәң – тәмләп ашарсың.

Тырышкан табар – ташка кадак кагар.

Эш беткәч, уйнарга ярый.

Эш кешене төзәтә – ялкаулык боза.

Эш сөйгәнне- ил сөйгән.

Бүгенге эшне – иртәгегә калдырма.

Мэгез-мэгез, балалар!
Әмәл котлы булсын.
(Бүләкләр тарата.)

Самира: Балалар, курсәтегез әле, купме бүләк җыйдыгыз.
 У-у, куп булган. Ел уңышлы булыр.

Алъяпкычын чигуле,
Узен чиккэн тугелме?
Жырлап-биеп, уйнап-колеп
Кутэриек кунелне.


Самира: Эйдэгез берэр уен уйныйк.
Ришат:  Нинди уен уйныйк икэн?
Самира: "Безгэ бер иптэш кирэк" уенын уйныйк. 

Укучылар кара-каршы 2 рэткэ тезелэлэр.
Беренче рэт. Сезгә кем кирәк?

Икенче рәт. Безгэ кирэк  Ляйсан.
Беренче рэт. Биесэгез бирэбез.
Бию башкаралар. Калганнар, кул чабалар.

Бию беткэч, исеме аталган кыз беренче рэткэ кучэ.
Икенче рэт: Сезгә кем кирәк?

Беренче рэт:Безгә Ришат кирәк.

Икенче рәт: Җырласагыз бирәбез.

Икенче рэттэгелэр бер жыр башкаралар.
1 нче малай

 Ачуланма безлэргэ,
Эйтик чынын сезлэргэ.
Без килдек кыз кузлэргэ,
Котлы булсын яз!
Кызлар тиз генэ чаршау артына яшеренэлэр hэм чаршау ярыгыннан карыйлар.
2 нче малай.

Чылтырап чишмэ ага,
Астында комы кала;
Чаршаудан кызлар бага,
Котлы булсын яз!
3 нче малай.

Сузем шулдыр сезлэргэ,
Карап торган кызларга.
(бармак яный)
Куз тидермэ безлэргэ,
Котлы булсын яз!

4 нче малай.

Нинди икэн атасы,
Чибэр микэн анасы?
Бигрэк гузэл баласы,
Котлы булсын яз!

Кызлар тыпырдап чыгалар

 Без-без безелдек,
Без бер рэткэ тезелдек,
Биибез дэ уйныйбыз,
Бер дэ оялып тормыйбыз.

Язлар, җэйлэр имин килсен,

Кук йозе аяз булсын.

Барчабызга сэламэтлек,

Бэхетләр алып килсен!

Мы говорим: «Спасибо вам,
друзья и всем сегодняшним гостям.
Наш долг – традиции хранить,
Культуру предков возродить.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий праздника-концерта" Новогодний праздник"

Цель: поздравить ребят с успешным завершением первого полугодия;          организовать праздник-концерт для класса и их родителей...

Сценарий праздника "С праздником, любимые!"

Сценарий общешкольного праздника 8 марта....

Сценарий праздника "Праздник цветов"

Традиционно в октибре в школе проходит праздник цветов. К празднику мы организуем выставку цветочных компазиций,проводим конкурс детских рисунков.Зал оформляется цветочными гирляндами.При проведении п...

Сценарий праздника русского языка «СЛОВО О СЛОВАХ» (сценарий праздника русского языка, проведенного в рамках декады «Филология»)

Сценарий праздника русского языка   «СЛОВО О СЛОВАХ»(сценарий праздника русского языка, проведенного в рамках декады «Филология»)Щербак Е.В., МКОУ СОШ № 42013-2014 уч.год...