Санлы тигезсезлекләрне кушу һәм тапкырлау
методическая разработка по алгебре (8 класс) по теме

в помощь учителю математики

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_eshkrtmse.docx23.76 КБ

Предварительный просмотр:

АВТОР: Музафарова Эльмира Фирдаусовна,

Мөрәле төп гомуми белем мәктәбенең

математика укытучысы

Дәреснең темасы: «Санлы тигезсезлекләрне кушу һәм тапкырлау», 8 сыйныф

 

 Максат:    - санлы  тигезсезлекләрне кушу һәм тапкырлау теоремаларын исбатлау, бу теоремаларны тигезсезлекләрне чишкәндә кулланырга өйрәтү;

 - укучыларның исәпләү күнекмәләрен, сөйләм телен һәм логик фикерләвен үстерү;

 -  математика фәненә кызыксыну, игътибарлылык тәрбияләү.

Дәреснең төре: Яңа материал үзләштерү дәресе

Җиһазлар: 8 сыйныф өчен  “Алгебра” дәреслеге (С.А.Теляковский  редакциясендә), компьютер, интерактив такта, мультимедиа

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше

Максат: укучыларның игътибарын дәрескә юнәлдерү, укучыларны барлау

Укытучы сүзе

Укучы сүзе

Исәнмесез, укучылар! Барыгыз да бармы?

Укучылар исәнләшә. Дежур кем бар, кем юк икәнен әйтә.

  1. Өй эшен тикшерү

Максат: укучыларның өй эшен эшләүне контроль дә тоту

Укытучы сүзе

Укучы сүзе

Әйдәгез хәзер өй эшләрен тикшереп алабыз. Барыгыз да эшли алдымы? Эшләгәндә кыенлыклар тумадымы?

Укучылар бер-бер артлы өй эшенең җавапларын укыйлар. Килеп чыкмаган мисалларны әйтәләр.

  1. Телдән эш

Максат: укучыларның тигезсезлекләр темасы буенча белемнәрен ныгыту, математик сөйләмне үстерү.

Укытучы сүзе

Укучы сүзе

Укучылар! Молодцы! Ә хәзер әйтегез әле, узган дәрестә без нинди тема өйрәндек?

Дөрес!

Слайдка карагыз әле! Анда ике баганалы таблица  бирелгән.  А баганасында кагыйдәнең башы язылган, аны В баганасындагы формула  белән төгәлләргә кирәк.

Әйбәт! Хәзер тиз генә, икенче слайдны карап үтәбез!

Санлы тигезсезлекләрнең үзлекләрен.

Укучылар таблица белән эшлиләр.

(җаваплары: 1-5; 2-4; 3-2; 5-1)

Интерактив такта булса, чыгып язалар. Әгәр булмаса, телдән әйтәләр.

Укучылар тиз генә икенче слайдны чишәләр.

(җаваплары слайдка чыга)

  1.  Яңа теманы аңлату

Максат: санлы тигезсезлекләрне кушарга һәм тапкырларга өйрәтү

Укытучы сүзе

Укучы сүзе

Бик әйбәт эшләп алдык. Ә хәзер яңа теманы өйрәнергә вакыт җитте.

Дәфтәрләрне ачып, бүгенге теманы, датаны язып куябыз

Игътибар белән тактага карыйбыз!

Берничә тигезсезлек бирелсә, аларны кушып, алып, тапкырлап буламы икән. Әйе, була. Хәзер карап үтәбез, бу гамәлләр ничек башкарылганлыгын.

Т.Әгәр а < в һәм  с < d булса, а + с < d + в була.

м/н: 2<3

        1<2

         3<5

Т. Әгәр а < в, с < d булса,  ас < dв була.

м/н: 2<3

        1<2

         2<6

Икеле тигезсезлекләрне бәяләү.

  1. х+у

15<х<16

2<у<3

       17<х+у<19

  1. х-у

15<х<16

-3<<-2

12<х-у<14

  1. ху

15<х<16

2<у<3

30<ху<48

  1. х/у

15<х<16

1 <у<1

3       2

5<х/у<8

Укучылар дәфтәрләрен ачып теманың исемен, датаны язалар.

Укучылар игътибар белән тактага карыйлар, укытучының аңлатуын карыйлар.

Укучылар, укытучы әйткәч, дәфтәргә күчереп язалар.

  1. Ныгыту күнегүләре

Максат: өйрәнелгән теманы ныгыту

Укытучы сүзе

Укучы сүзе

Аңладыгызмы? Ә хәзер мисаллар эшлибез.Укытучы беренчесен эшләп күрсәтә. Укучыларны мактый: молодец, булдырдың ди. Килеп чыкмаган мисалларны чишәргә булыша. №747, №748, №749

 

Ардыгызмы? Бераз ял итеп алыйк. Физминутка.

Икеле тигезсезлекләрне эшлик №750, №752

Укучылар тактага чыгып эшлиләр.

Укучылар физминутка ясыйлар

  1. Дәресне тәмамлау

Максат: дәрескә нәтиҗә ясау, билгеләр кую

Укытучы сүзе

Укучы сүзе

Бүген бик яхшы гына эшләп алдык, молодцы! Тигезсезлекләрне кушу, алу, тапкырлау һәм бүлү ничек эшләнелә?

Билгеләр куела

Кагыйдәләрне әйтәләр слайд буенча

  1.  Өй эше бирү

Максат: укучыларга өй эше бирү, кыскача өй эшен аңлату

Укытучы сүзе

Укучы сүзе

Киләсе дәрескә  кагыйдәләрне ятларга, №751язмача; күбрәк белергә теләүчеләргә №753 язмача

Звонок булды, тактаны сөртеп, урындыкларны этеп, чыгарга мөмкин! Сау булыгыз!

Дневникка язалар.

Укытучы әйткәнне эшләп, саубуллашып чыгалар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка урока по математики 5 класс "Натураль саннарны тапкырлау һәм аларньң үзлекләре"

Аннотация к урокуДанный урок является уроком повторении. Материал урока направлен на развитие творческого мышления учащихся. Задачи подобраны одно-двухшаговые по своему решению. Структура урока: поста...

Уен-дәрес "Диңгез буйлап сәяхәт". "Гади вакланмаларны бүлү һәм тапкырлау" темасы буенча

Методическая разработка содержит презентацию и конспект урока математики ...

Конспект урока на тему: "Унарлы вакланмаларны натураль саннарга тапкырлау һәм бүлүне гомумиләштерү"

Тема: Унарлы вакланмаларны натураль саннарга тапкырлау һәм бүлүне гомумиләштерүМаксат:1)унарлы вакланмаларны натураль саннарга бүлү һәм тапкырлау күнекмәләрен ныгыту...

Тэрле тамгалы саннарны тапкырлау

Рациональ саннарны тапкырларга эйрэну дэресе...

Видео урок, 5 класс "Хәрефле һәм санлы аңлатмалар"

Видео урок, 5 класс "Хәрефле һәм санлы аңлатмалар"...