Күпбуыннар тапкырчыгышы темасын гомүмиләштерү.
методическая разработка по алгебре (7 класс) на тему

Күпбуыннар тапкырчыгышы темасын гомүмиләштерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kupbuynnar_tapkyrchygyshy_temasyn_gomumileshteru..docx52.77 КБ

Предварительный просмотр:

Балтач муниципаль районы Көшкәтбаш төп гомуми белем мәктәбе

Тема:  Күпбуыннар тапкырчыгышы  

            темасын гомүмиләштерү.

                                            Укытучы: Субаш урта гомуми белем мәктәбенең                        

                                                   I кв. категорияле математика укытучысы

                                    Гарифуллин Расил Габдулла улы

                                          2010 ел

Тема:  Күпбуыннар тапкырчыгышы темасын гомүмиләштерү.

Максат: 

- күпбуыннар тапкырчыгышы темасын ныгыту;  

- бердәй рәвеш үзгәртүләрне куллану;  

- күңелдән исәпләү күнекмәләрен үстерү.

Җиһазлар:

  1. Дәреслек. Алгебра 7 сыйныф, Ю.Н.Макарычев һ.б., Из-во “Просвещение” , Татарчага тәрҗемә “Мәгариф” нәшрияты, 2004.
  2. Компьютер;
  3. Видеопроектор;
  4. Мультимедия презентациясе.

                 Дәрес барышы.

                I. Оештыру өлеше.

- Дежур укучы рапорты.

- Өй эшләрен тикшерү. ( слайд – 1 буенча эш )

II. Төп өлеш:

  1. Без,сезнең белән күпбуыннар тапкырчыгышы темасын ныгыту максатыннан слайдлар буенча эшләп алырбыз. (Слайд 2-10 буенча эш)

          Моның өчен сезнең һәркайсыгыз кайсы да булса бер биремне сайлап алып , тактада шушы биремне башкарыр, ә калганнар бу биремне дәфтәрләрендә эшли һәм соңыннан бергәләп тикшерербез.

         Рәхим итеп биремне сайлап алсын әле : Галиәхмәтова Айзилә, Ганиев Ирек, Гарифуллин Ильяс, Рахимҗанова Сөмбелә, Рәхматуллина Алинә, Файзрахманова Айсылу, Фаттахов Наил.

  1. Афәрин, укучылар, булдырдыгыз! Әйдәгез дәреслек буенча эшләп алыйк әле.

                       Дәреслек буенча эш:

№ 838 (а;б)      (слайд 13 кә таянып дөреслеген тикшерәбез);

№ 843 (а)         (слайд 14 кә таянып дөреслеген тикшерәбез);

№ 852 (а;б)     (слайд 15 кә таянып дөреслеген тикшерәбез);  

Мәсьәләне чишегез: 750    (слайд 12 гә таянып дөреслеген тикшерәбез)

№ 843 (а) .

Эзлекле килүче 5 натураль сан суммасы 5 кә кабатлы икәнен исбатлагыз:

Чишү:                Эзлекле килүче 5 натураль сан: n, n+1, n+2, n+3, n+4  

n + (n + 1) + (n + 2) + (n + 3) + (n + 4) = n + n + 1 + n + 2 + n + 3 + n + 4 =

= 5n + 10 = 5 ( n + 2)  -   5 кә кабатлы,  ягъни 5 кә бүленә

№ 852(а,б)

№ 750.

  а   (иңе)

  в (буе)

Мәйданы

Квадрат

      х

    х

 х2                          30 квадрат см. га ким

Турыпочмаклык

   х -2

  х + 3

(х-2) (х+3)

Чишү: (х-2)∙(х+3) - х2  = 30  тигезләмәсен чишәбез

          х2  + 3х - 2х - 6 - х2  = 30,    х – 6 = 30,          х = 30 + 6,     х = 36.                          Җавап:    квадрат ягының озынлыгы 36 см.

       

III. Йомгаклау өлеше.

 -Укучылар без сезнең белән күпбуыннар тапкырчыгыш темасы буенча алган белем-нәребезне ныгыттык. Дәрестәге эшчәнлекләегезне бәяләп китик әле (билге куела).

- Көндәлекләрегезне алып өй эшләрен языгыз:   № 838 (в;г); 852 (в;г); 854.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Көньяк Америка" темасын гомумиләштерү

"Көньяк Америка" темасын өйрәнеп бетергәннән соң үткәрелә торган дәрес эшкәртмәсе...

"Көньяк Америка" темасын гомумиләштерү

"Көньяк Америка" темасын өйрәнеп бетергәннән соң үткәрелә торган дәрес эшкәртмәсе...

Исем темасын кабатлау-гомумиләштерү.

рус мәктәпләренең татар төркемендә 3нче сыйныфта татар теле дәресенең эшкәртмәсе...

Ачык дәрес "Белемнәр парады"-"Күзәнәк төзелеше" темасын гомумиләштерү

Мин үзем теге яки бу теманы үтеп бетергәч уздырыла торган йомгаклау дәресләренә зур игьтибар бирәм. Бу очракта укучыларның иҗади эшчәнлеген, логик фикерләү сәләтен үстерү максатыннан чыгып балаларга ш...

"Көчсез буын" уены-"Тереклекнең килеп чыгышы" темасын гомумиләштерү

1. Укучыларның “Тереклекнең килеп чыгышы”темасы буенча ...

"Квадрат һәм рациональ тигезләмәләр чишүне гомумиләштерү" темасына 8 класста КВН-дәрес

" Квадрат тигезләмәләр чишү"темасы 8 класс өчен генә түгел,гомумән, алгебра  курсында  иң әһәмиятле тема. Чөнки гомуми  урта белем бирү мәктәп  базасында алгебрада тигезләмәл...

11 класста "Эволюция теориясе нигезләре" темасын гомумиләштерү

Бу дәрес эшкәртмәсе "Эволюция теориясе" темасын гомумиләштергәндә кулланыла ала. Дәрес өчен презентация әзерләнде. Өстәмә чыганаклардан материал кулланылды....