Рациональ саннар белән гамәлләр
презентация к уроку по алгебре (7 класс) по теме

Рациональ саннар белән гамәлләр  темасына презентация

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл racional_sannar_belen_gameller.ppsx257.66 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Рациональ саннар бел ән гамәлләр башкару. Максат : т ө рле тамгалы саннар белән гамәлләр башкару күнекмәләрен үстерү; -ра ц ионал ь саннар белән гамәлләрнең үзлекләрен куллануны ныгыту; -күңелдән исәпләү күнекмәләрен үстерү. Төзеде: Субаш урта гомуми белем мәктәбенең I кв. категорияле математика укыытучысы Гарифуллин Расил Габдулла улы

Слайд 3

Ике тискәре санны кушу өчен: 1. аларның модульләрен кушарга; 2. килеп чыккан сан алдына "-" тамгасы куярга кирәк. Мисал: -6+(-3)=-(6+3)=-9 -2,1+(-3,4)=-(2,1+3,4)=-5,5

Слайд 4

Төрле тамгалы саннарны кушу өчен: 1. кушылучыларның зуррак модуленнән кечерәген алырга; 2. килеп чыккан сан алдына зуррак модульле кушылучының тамгасын куярга кирәк. Мисал: 6+(-3)= | 6 |-|- 3 | = 6 – 3 = 3; 2,1+(-3,4)= -(|3,4| - | 2,1 |) =- (3,4-2,1)= - 1,3

Слайд 5

Төрле тамгалы саннарны алу өчен, кимүчегә киметүченең капма-каршысын кушарга кирәк: а - в = а + (-в). Мисал: -18-14= -18 + (-14)= -32; 8 - 11 = 8 + (-11) = -3; 5 - (-13) = 5 + 13= 18; -5 - (-13) = -5 +13 =8.

Слайд 6

Ике тискәре санны тапкырлау өчен, аларның модульләрен тапкырларга кирәк. Мисал: - 1 6 ∙ (-3)= | - 1 6 | ∙ |-3| =16 ∙ 3 = 48; -2 ∙ (-3,4)= | - 2| ∙ |-3,4| = 2 ∙ 3,4= 6,8.

Слайд 7

Төрле тамгалы саннарны тапкырлау өчен: 1. бу саннарның модульләрен тапкырларга; 2. килеп чыккан сан алдына "-" тамгасы куярга кирәк. Мисал: -6 ∙ 1,3 = -( |-6| ∙ |1, 3 | ) =- ( 6 ∙ 1,3) = - 7,8 2,1 ∙ (-5) = -( |2,1| ∙ |-5|) = - (2,1 ∙5) =- 10, 5

Слайд 8

Тискәре санны тискәре санга бүлү өчен, бүленүченең модулен бүлүченең модуленә бүлергә кирәк. Мисал: - 1 6 : (-4)= | - 1 6 | : |- 4 | =16 : 4 = 4; -12 : (-0,5)= | -1 2| : |- 0,5 | = 1 2 : 0 , 5 = 24.

Слайд 9

Төрле тамгалы саннарны бүлү өчен: Мисал: - 1 20 : 30= -( | - 1 20 | : |3 0 | ) = -( 1 20 : 3 0 ) = - 4; 14,6 : (-2)= -( | -14,6 | : | -2 | ) = -( 14,6 : 2 ) = - 7,3 . 1. бүленүченең модулен бүлүченең модуленә бүлергә кирәк. 2. килеп чыккан сан алдына "-" тамгасы куярга кирәк.

Слайд 10

Рациональ саннарны тапкырлау һәм бүлү: « + » ∙ « + » = « + » « + » ∙ « - » = « - » « - » ∙ « + » = « - » « - » ∙ « - » = « + » « + » : « + » = « + » « + » : « - » = « - » « - » : « + » = « - » « - » : « - » = « + »

Слайд 11

-8+(-8) = -1,2+(-2,3) = -16 -3,5

Слайд 12

-8+2 = -3,2+5 = -6 1,8

Слайд 13

8-12 = -3,2-5 = -4 -8,2 8-(-12) = 20

Слайд 14

-13  (-2)= -0,7  (-6)= 26 4,2

Слайд 15

12 (-10)= 9  (-0,09)= -120 -0,81

Слайд 16

-21 : (-7)= -6,3 : (-3) = 3 2,1

Слайд 17

-125:5 = -0,44 : 2 = -25 -0,22

Слайд 18

Рациональ саннар бел ән гамәл үзлекләре: а +в = в + а, а+(в+с)=(а+в)+с, а+0=а, а+(-а)=0. а∙в=в∙а, а∙(в∙с)=(а∙в)∙с, а∙1=а, а∙0=0, (а+в)∙с= а∙с + в∙с

Слайд 19

а∙0=0 Санны нул ь гә тапкырлаганда, тапкырчыгыш нул ь гә тигез була Димәк, тапкырлаучыларның берсе булса да нул ь гә тигез булганда гына тапкырчыгыш нул ь гә тигез була: әгәр а ∙ в = 0 булса, а = 0 яки в = 0 ( а = 0 һәм в = 0 очрагы да булырга мөмкин) Шушы кагыйдәне кулланып тигезләмәне чишик: а) 2,3 ∙ (58-х)=0; б) (11,7 + 3х) ∙ (-6)= 0; в) (8х+4) ∙ (5х-10)=0

Слайд 20

а) 2,3 ∙ (58-х)=0; 2,3 ≠0 түгел, димәк 58-х =0 , х=58. Җавап: 58. б) (11,7 + 3х) ∙ (-6)= 0; -6 ≠0 түгел, димәк 11,7 +3х=0 3х=0 -11,7 х= -11,7 :3 х=-3,9. Җавап: -3,9 в) (8х+4) ∙ (5х-10)=0 8х+4=0 яки 5х-10=0 8х= -4 5х= 10 х= -4:8 х= 10:5 х=-0,5 х= 2 Җавап: -0,5; 2. Тигезләмә чишү:

Слайд 21

Ра циональ саннарны тапкырлауны ң кушуга һәм алуга карата тарату үзлеге дә була. (а+в)∙с= а∙с + в∙с (а-в)∙с= а∙с - в∙с Әлеге үзлекне куллануга күнегү эшлибез: № 1213 (а)

Слайд 22

№ 1212; 1214; № 1210 – телдән; № 1206(б;г); 1205(в;г) Уйлап карыйк ә ле

Слайд 23

Йомгаклау өлеше: Өй эше: кагыйдәләрне кабатларга, № 1226(е); 1228(в;г); 1229(а-г); 1294; 1298


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Квадрат һәм рациональ тигезләмәләр чишүне гомумиләштерү" темасына 8 класста КВН-дәрес

" Квадрат тигезләмәләр чишү"темасы 8 класс өчен генә түгел,гомумән, алгебра  курсында  иң әһәмиятле тема. Чөнки гомуми  урта белем бирү мәктәп  базасында алгебрада тигезләмәл...

"Натураль саннар белән гамәлләр" темасына марафон дәрес

5нче класста уен элементлары куллану укучыларда укуга кызыксынуны арттыра. "Натураль саннар белән гамәлләр" темасын йомгаклау дәресендә  куллану өчен материаллар . Биремнәр индивидуаль үзенчәлекл...

Рациональ саннар

12 апрельгә багышланган дәрес...

Тема: Саннар тарихы һәм санау системалары.

Тема: Саннар тарихы һәм санау системалары. Дәрес тибы: яңа материал өйрәтү....

"Саннар. Чама саннары"

6 нчы сыйныфның русс группасында "Саннар" темасын үткәндә кулланырга була....

8 класс - Вакланмалы рациональ тигезләмәләрне чишү.

Дәрес планы.1.Оештыру моменты.2.Актуальләштерү.3.Дәрес темасын һәм максатын әйтү.4. Яңа дәрес материалын ныгыту.5. Физкультминут.6. Язма эш.7. Дәресне йомгаклау8.. Өй эше.9. Рефлексия...