"Натураль саннар белән гамәлләр" темасына марафон дәрес
методическая разработка по алгебре (5 класс) по теме

5нче класста уен элементлары куллану укучыларда укуга кызыксынуны арттыра. "Натураль саннар белән гамәлләр" темасын йомгаклау дәресендә  куллану өчен материаллар . Биремнәр индивидуаль үзенчәлекләрне исәпкә алып төзелгән.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл marafon_dres__5kl_mat.docx18.03 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:   “Натураль саннар белән гамәлләр” темасына марафон дәрес

Максат: Натураль саннар белән гамәлләр эшләүбуенча  белемнәрне системалаштыру,    

              исәпләү   күнекмәләрен арттыру.

              Өйрәнгән белемнәрне тормышта куллана белүләрен   тикшерү.

             Бер-береңне хөрмәт итеп, коллектив белән эшли белергә өйрәтү.

Җиһазлау:  “төсле ” карточкалар

Дәрес барышы

  1.    Оештыру моменты
  2.     Өйрәнелгән материал буенча өй эшен тикшерү
  3. Белемнәрне тикшерү  (марафон)

“шәмәхә” карточка – “3” ,  “яшел” -  “4” ,  “кызыл”  - “5”

1нче дистанция  “3” легә.

  1. 2961 санына характеристика бирергә.
  2. Саннарны чагыштырырга:   3782 һәм 3702.
  3. 12дән зуррак, ләкин 15тән кечерәк булган барлык  натураль саннарны язарга.
  4. Алты нуль цифрасы белән язылган сан ничек укыла?
  5. 2367 һәм 3633 саннарының суммасын табарга.
  6. 3456 + 0 суммасы күпмегә тигез.
  7. 561 – 355 = 206 тигезлеген языгыз. Аның дөреслеген кушу ярдәмендә тикшерергә.
  8. 245 – 181 – 64 тигезлеген языгыз. Аның дөреслеген  алу ярдәмендә тикшерергә.
  9. Әгәр х = 0 булса, 981 – х аңлатмасының кыйммәтен табарга
  10.  1895 – ( 789 + 805)  аңлатмасының   гамәлләрне эшләүнең уңайлы тәртибен сайлап алып исәпләргә.

2нче дистанция  “4” легә.

  1. Тапкырчыгышны сумма рәвешендә язарга:  17 ∙ 3.
  2. Сумманы  тапкырчыгыш  рәвешендә  язарга:  31 + 31 + 31 + 31 + 31 + 31.
  3. 121 санын үзара тигез булган ике сан тапкырчыгышы  рәвешендә  язарга.
  4. Әгәр х = 0 булса,  18 х   аңлатмасының кыйммәтен табарга.
  5. у  ның нинди кыйммәте өчен 13у =13 тигезлеге  дөрес була?
  6. Тапкырлауның урын алыштыру үзлеген хәрефләр ярдәмендә язарга.
  7. Тапкырлауның  оештыру  үзлеген хәрефләр ярдәмендә язарга.
  8. Гамәлләрне башкаруның уңайлы тәртибен сайлап алып исәпләргә:

25 ∙ 1237 ∙ 4.

           3нче дистанция  “5” легә.

  1. у  ның нинди кыйммәте өчен  у ∙ 16  = 240  тигезлегене дөрес була?
  2. а : 19 =11 тигезләмәсен чишәргә.
  3. 169 : с = 13 тигезләмәсен чишәргә.
  4.  0 :  1325  аңлатмасының кыйммәтен табарга.
  5. Бүленүче  747 , ә  бүлүче 1 булса, өлешне табарга.
  6. Бүленүче 312,  ә  бүлүче  312  булса, өлешне табарга.
  7. 210 : 14  бүлүне эшләгез.  Нәтиҗәне тапкырлау ярдәмендә тикшерергә.
  8. Аңлатмаларның кыйммәтен табарга:

5678 +0 ;            б)  689 – 0;           в)  654 ∙ 0;              г) 674 ∙ 1;            д)  56 : 1.

  1. Тигезләмәләрне  чишәргә:

 а)  45х = 0;          б)   58 + х = 59;          в)  х + 67 = 67;     г)  78х = 78.

  1.    17²  һәм    26²  аңлатмаларын тапкырчыгыш  рәвешендә  язарга.
  2.    Исәпләргә:       а)   22² ;         б)  26².
  3.    3 һәм 7 саннарының квадратлары суммасын исәпләргә

  1. Йомгаклау. Билгеләр кую.
  2.          Өй эше бирү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка урока по математики 5 класс "Натураль саннарны тапкырлау һәм аларньң үзлекләре"

Аннотация к урокуДанный урок является уроком повторении. Материал урока направлен на развитие творческого мышления учащихся. Задачи подобраны одно-двухшаговые по своему решению. Структура урока: поста...

Рациональ саннар белән гамәлләр

Рациональ саннар белән гамәлләр  темасына презентация...

Конспект урока на тему: "Унарлы вакланмаларны натураль саннарга тапкырлау һәм бүлүне гомумиләштерү"

Тема: Унарлы вакланмаларны натураль саннарга тапкырлау һәм бүлүне гомумиләштерүМаксат:1)унарлы вакланмаларны натураль саннарга бүлү һәм тапкырлау күнекмәләрен ныгыту...

"Саннар. Чама саннары"

6 нчы сыйныфның русс группасында "Саннар" темасын үткәндә кулланырга була....

5 класста "Натураль саннарны тапкырлау. Тапкырлаучылар һәм тапкырчыгыш." темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

Тема: Натураль саннарны тапкырлау. Тапкырлаучылар һәм тапкырчыгышМаксат:  натураль саннарны тапкырлау кагыйдәсен кертеп, тапкырлау үзлекләре белән танышу;  тапкырлау үзлекләрен мисаллар чишү...

5 класста "Натураль саннарны тапкырлау үзлекләре" темасы буенча дәрес конспекты

Тема: Натураль саннарны тапкырлау үзлекләреМаксат:  натураль саннарны тапкырлау кагыйдәсен ныгыту,  тапкырлау үзлекләрен мисаллар чишүдә куллану; баганалап тапкырлау сәләтләрен үстерү; ...

Натураль һәм синтетик каучуклар

Дәрес эшкәрмәсе, 10 класс химия һәм географиядән интеграль дәрес...