Төрле тамгалы саннарны кушу
план-конспект урока по алгебре (6 класс) по теме

Дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon torle_tamgaly_sannarny_kushu.doc59.5 КБ

Предварительный просмотр:

Төрле тамгалы саннарны кушу

Максат:         Төрле   тамгалы  саннарны   кушарга  өйрәтү,  тискәре   саннарны

кушуны,   телдән   исәпләү   күнекмәләрен   ныгыту. Укучыларның

фикерләү сәләтләрен үстерү, фәнгә кызыксынучанлыкларын арттыру.

Җиһазлау: терәк-схема, презентация.

Дәрес барышы

I. Уңай психологик халәт тудыру.

II. Белемнәрне актуальләштерү:

  1. Өй эше тикшерү. № 1040 (ж – м). Укучылар дәфтәрләрен алышып карандашлар белән тикшереп билге куялар. (1 нче слайдта җаваплар күрсәтелә)
  2. Телдән исәпләү ( 2 нче слайд)

а) – 25 + (- 75) =                б) – 175 + (- 125) =

в) (-)=                        г) - 1=

III. Уку мәсьәләсен кую.

        3 нче слайд күрсәтелә.

        а) 48 + (-18) =                        в) 25 + (-55) =

        б) – 55 + 15 =                        г) – 15 + 38 =

Әлеге мисалларда нинди саннарны кушу күрсәтелгән? Борынгы заманнарда уңай һәм тискәре саннарны ничек атаганнарын искә төшереп, үзегез кушып карагыз әле. (Байлык һәм бурыч ярдәмендә) Укучыларның фикерләрен тыңлау.

IV. Уку мәсьәләсен чишү.

        а)  48 уңай сан, димәк ул байлык, - 18 тискәре сан, ул бурыч. Шулай булгач, 18 сум бурычны биргәннән соң үзегездә ничә сум акча кала? (30 сум)

        б) – 55 бурыч, 15 байлык, бурыч күбрәк, 15 сумны биреп торганнан соң тагын бурычыгыз кала, димәк ничә чыга? (-40)

        в), г) җавапларын тыңлау.

        Кайчан тамга “+” белән, кайчан “-“ белән чыга? Терәк-схема ярдәмендә кагыйдә чыгару.

        Төрле тамгалы ике санны кушу өчен: 1) кушылучыларның зуррак модуленнән кечерәген алырга; 2) килеп чыккан сан алдыннан зуррак модульле кушылучының тамгасын куярга кирәк.

V. Рефлексив кабатлау.

    1. № 1050 (а-к) (Җавапларга сүз яшерелгән)

        а) 26 + ( -6) = 26 – 6 = 20                б) – 70 + 50 = - (70 – 50) = - 20

        в) – 17 + 30 = 30 – 17 = 13                г) 80 + (-120) = - ( 120 – 80) = - 40

        д) – 6,3 + 7,8 = 7,8 – 6, 3 = 1,5                е) – 9 + 10,2 = 10,2 – 9 = 1,2

        ж) 1 + ( -0,39) =1 – 0,39 = 0,61        з) 0,3 + ( -1,2) = -( 1,2 – 0,3) = - 0,9

        и)                 к)

        Җаваплардан сүзне уку (4 нче слайд): җавапны тап.

Укучылар нинди җавапны табарга куша микән? Әлеге җавапны табу өчен без сезнең белән уен уйнарбыз.

  1.   5 нче слайд күрсәтелә

Кайсы балык тәңкәсез?

          Щука – 60                                Җәен – 10

                Табан – 30                           Кильки – 20

  1. 6 нчы слайд күрсәтелә

Нинди җәнлек иң тиз йөгерүче?

         Ат – 90                                        Юлбарыс -50

        Куян – 150                                        Гепард – 10

Җәен балыгы һәм гепард турында кыскача сөйләү. (7 нче слайд)

         Җәен – бик тыныч, ялкау балык. Тире астында май катлавы бик зур. Бөтен нәрсәне дә ашый. Шушы билгеләренә карап кайчагында җәенне елга дуңгызы дип йөртәләр.

        Гепард – тышкы кыяфәте белән озын аяклы зур эт кебек, песинеке шикелле кечкенә башлы. Кешегә бик тиз  ияләшә. Аны электән үк кулга ияләштергәннәр һәм ау өчен кулланганнар.

  1. Компьютерда математик диктант язу.  

1. Минус сигез һәм биш

Сумманы табарга                 2. Минус унике һәм унбиш

                                                3. Минус йөз һәм йөз

4. Дүрт килеп чыксын өчен минус өчкә ничәне кушарга кирәк?

5. Минус дүрт килеп чыксын өчен минус сигезгә ничәне кушарга кирәк?

                                                

6. Төрле    тамгалы    саннарның     суммасы  

һәрвакытта да уңай сан була.

        “Әйе” яки “юк” дип             7. Унбер  белән   минус бишнең суммасының

        җавап бирергә                       модуле алтыга тигез.

                                                8. Төрле     тамгалы   ике     санның    суммасы

координаталар турысында ике кушылучы арасында урнаша.

VI. Укучыларның үз белемнәрен бәяләве.

VII. Өй эше бирү

  1. № 1065 (а-е) – мәҗбүри бирем.
  2. № 1059 - өстәмә бирем
  • 10 санын ике тискәре кушылучы суммасы рәвешендә күрсәтергә. Кушылучыларның:
  • икесе дә бөтен сан булсын;
  • икесе дә унарлы вакланма булсын;
  • берсе ялгыз вакланма булсын.

VIII. Дәресне йомгаклау.

Богады урта мәктәбе

(6 нчы класста компьютер кулланып

үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе)

Укытучы: Фәрдиева Л. Р.

2007 ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Открытый урок на тему "Катнаш саннарны кушу һэм алу"

Открытый урок на тему "Катнаш саннарны кушу һэм алу"...

6 класста дәрес планы "Төрле тамгалы саннарны кушу һәм алу"

Төрле тамгалы саннарны кушу һәм алу күнекмәләрен ныгыту, камилләштерү...

Төрле тамгалы саннарны кушу

"Төрле тамгалы саннарны кушу" темасына презентация...

Тэрле тамгалы саннарны тапкырлау

Рациональ саннарны тапкырларга эйрэну дэресе...

Открытый урок по математике в 6 классе на тему"Тискәре саннарны кушу"

Открытый урок по математике в 6 классе на тему"Тискәре саннарны кушу"...

6 класс математика "Төрле тамгалы саннарны кушу"

6 класста математикадан  технологик карта "Төрле тамгалы саннарны кушу"...

Катнаш саннарны кушу һәм алу технологик карта

Технологик  карта.Предмет: математикаКласс: 5классКитап: «Математика» Н.Я. Виленкин, В.И. Жохов, 2013, Мнемозина, ТаРИХТема: Катнаш саннарны кушу һәм алу.Дәрес тибы:  Яңа белемнә...