6 класс математика "Төрле тамгалы саннарны кушу"
план-конспект урока по математике (6 класс) на тему

Гарифуллина Замиля Валеевна

6 класста математикадан  технологик карта "Төрле тамгалы саннарны кушу"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tehnol_karta_6_klass.docx819.03 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы

«Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы  төп гомуми белем бирү мәктәбе»

Математикадан  технологик карта

6 сыйныф

Тема. ”Төрле тамгалы саннарны кушу”

Төзеде: математика укытучысы Гарифуллина Җәмилә Вәли  кызы  

2015 ел

Тема

Төрле тамгалы саннарны кушу .

Максат

Уңай һәм тискәре саннарны   танып белү, логик фикер йөртү эшчәнлекләрен, активлыкларын үстерү.

Игьтибарлылык, тырышлык, математика фәнен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү.

Универсаль уку гамәлләре формалаштыру:

Шәхескә кагылышлы УУГ:

Уку эшчәнлегенең уңышлар критериесе нигезендә үзбәяләү сәләте формалаштыру.

Регулятив УУГ:

           Укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү; дәрестәге гамәлләр эзлеклелеген әйтү; күмәк төзелгән план буенча эшләү, үз фикереңне дөрес итеп әйтү.

Коммуникатив УУГ:

Үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә белү; башкаларны ишетә һәм тыңлый белү;

Танып-белү УУГ:

Танып белү максатын билгеләү; кирәкле информация  туплау;  үткәндә өйрәнгәнне яңасыннан аера белү;   дәреслектән, тормыш тәҗрибәңнән, дәрестә алган информациядән файдаланып сорауларга җавап бирү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Предметлы:

Тискәре саннарны кушу, төрле тамгалы саннарны куша белү

Шәхескә кагылышлы:

Иптәшеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы, үз-үзеңне бәяли белү.

Метапредметлы:

Укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү; дәрестәге гамәлләр эзлеклелеген   әйтү; күмәк төзелгән план буенча эшләү;  үз фикереңне дөрес итеп әйтү;( Регулятив УУ):

Үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә белү; башкаларны ишетә һәм тыңлый белү; мәктәптә аралашу кагыйдәләре турында сөйләшү һәм аны үтәү. (Коммуникатив УУГ)

Үзеңнең белем системасында ориентлаша белү; үткәндә өйрәнгәнне укытучы ярдәмендә яңасыннан аера белү;  яңа белемнәр табу; дәреслектән, тормыш тәҗрибәңнән, дәрестә алган информациядән файдаланып сорауларга җавап бирү. (Танып-белү УУГ)

Теманың төп эчтәлеге,терминнар, төшенчәләр

Уңай,тискәре саннар, төрле тамгалы саннар

Пар

Дәрес тибы

Яңа белемнәр үзләштерү.

Кулланмалар

- төп

- өстәмә

Дәреслек.Н.Я. Виленкин «Математика», 6 сыйныф., 2 яртыеллык..Тема: «Төрле тамгалы саннарны кушу»

Проектор,слайдлар, ноутбук, презентация, физкультминутка өчен музыка, күзләрне ял иттерү күнегүләре схемасы, дөрес утыру кагыйдәләре (плакат), үзбәя алгоритмы.

Эш төре.

Фронталь,индивидуаль,парларда эш.

Үткәрү технологиясе.

Укучы эшчәнлеге.

Укытучы эшчәнлеге.

Һәр этапның  өйрәтү һәм

үстерешле белем бирү биремнәре.

Һәр этапның диагностикалау биремнәре.

I этап.  Оештыру

Максат:

1.Уңай психологик халәт тудырып, укучыларны уку эшчәнлегенә юнәлтү.;

2. Дәреснең максатчан, нәтиҗәле кысаларын булдыру.

Укучыларның  дәрестә үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен искә төшерү.

Укучыларның фикерләрен эшкә юнәлтү, уңай психологик халәт тудыру.

I этап.  Оештыру өлеше.

     -Исәнмесез, балалар! Хәерле көн!  Бүген без дәрестә өйрәнгән темаларны кабатларбыз.

 Бүгенге дәресне мин  әкият белән башлап җибәрәсем килә. «Борын –борын заманда бер бик комсыз  патша яшәгән. Ул үзенең байлыгы һәм дәрәҗәсе белән мактанырга яраткан.

Көннәрдән бер көнне патша авырып урын өстенә егыла.Һәм патшадан, аның иң акыллы  вәзире: «Я, падишаһ, җавап бир инде , тормышта иң мөһиме нәрсә икән байлыкмы,

әллә дәрәҗәме?» - дип сораган.

Балалар тормышта иң мөһиме нәрсә икән? Бу сорауга җавапны  без хәзер  дәрес вакытында  тигезләмәләр чишеп табарбыз.  Карточкалар бирү.

 ШәхсиУУЭ

  М

    А

   Л

  Т

  Ә

 К

   Е

  С

Ә

Л

16

-10

-8

2

-1

1

3

6

10,5

Укучылар «Сәламәтлек» дигән сүз төзиләр. Димәк безнең һәрберебезгә дә нәрсә кирәк икән?  (Слайд  1    )  

    - Дөньяда иң кечкенә бәхет – байлык, иң зур бәхет -  сәламәтлек.  Сәламәтлек – иң зур байлык   диеп юкка гына әйтмиләр. Сәламәтлек бик күп нәрсәне эченә ала. Сәламәтлек - кеше бәхетенең нигезе. Исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә ала. Исәнлек булганда гына ул хезмәттән, уеннан, физик күнегүләрдән канәгатьлек ала. Сәламәт булу өчен спортны яратырга кирәк.  Спортны яратсаң – авырмассың,   Сәламәт булырсың, ди халык мәкале.

I этап.  Оештыру өлеше.

Безгә бу кагыйдәләрне белү ни өчен  кирәк?

Коммуникатив УУЭ

Тигезләмәләр чишү.

II этап. Белемнәрне актуальләштерү.

Максат::

1. Тискәре саннар,вакланмалы саннарны кушуны ныгыту..

2.Логик фикер йөртү эшчәнлекләрен үстерү

Яңа белемне өйрәнүгә әзерлек.

Проблемалы сорауларны анализлауда катнашу, үз фикереңне әйтә һәм дәлилли белү.

Слайдлардагы биремнәрне күзәтү һәм кирәкле информацияне таба белү.

Мәсьәләләр чишү.

Проблемалы сорау

ларны анализлауда укучыларны да кат

наштыру.

Төркемнәрдә эшлиләр.

II этап.  Белемнәрне актуальләштерү.

2 бирем.(Слайд 2) Телдән  исәпләү:

 

3 бирем. (Слайд 3 )

4 бирем. (Слайд 4 )

5 бирем.

-9 + (-3) =                          

-3,8 +(-2,8)

-4,8 +(-4,8)

   - 2 + ( - 8,2)

      -17,3 + ( -7)

 -8,4 + (-0,4)                                                                                

3 бирем.

Логик фикерләүне үстерүгә күнегүләр.

II этап Белемнәрне актуальләштерү

Танып белү УУЭ

IIIэтап.

Яңа материалны  аңлату.

Максат

Төрле тамгалы саннарны кушу һәм алу күнекмәләрен формалаштыру . 

2. “Байлык” “бурыч”  төшенчәсе белән танышу

3.

4.Төрле тамгалы саннарны кушуны  истә калдыру..

Физкультминут-ка. (музыка астында)

Китапта бирелгән биремнәрне эшләү.

 179 бит.

Сорауларны күзаллау ,үз фикереңне дәлилли белү.

Эшләгән эшеңә контроль ясый белү, пөхтәлек саклау.

.

Проблемалы сорауларга дөрес итеп җавап бирү.

Дәреслектәге эшне төгәл оештыру.

Эшләнгән эшләргә дөрес бәя бирү.

Парлардагы эшләрне оештыру.

 

Дәфтәрдә язуны контрольдә тоту.

Физкультминутка

III этап. Яңа материалны аңлату..

5 нче слайд күрсәтелә.

        а) 48 + (-18) =                

        в) 25 + (-55) =

        б) – 55 + 15 =        

        г) – 15 + 38 =

Әлеге мисалларда нинди саннарны кушу күрсәтелгән? Борынгы заманнарда уңай һәм тискәре саннарны ничек атаганнарын искә төшереп, үзегез кушып карагыз әле. (Байлык һәм бурыч ярдәмендә) Укучыларның фикерләрен тыңлау.

а)  48 уңай сан, димәк ул байлык, - 18 тискәре сан, ул бурыч. Шулай булгач, 18 сум бурычны биргәннән соң үзегездә ничә сум акча кала? (30 сум)

        б) – 55 бурыч, 15 байлык, бурыч күбрәк, 15 сумны биреп торганнан соң тагын бурычыгыз кала, димәк ничә чыга? (-40)

        в), г) җавапларын тыңлау.

        Кайчан тамга “+” белән, кайчан “-“ белән чыга? Терәк-схема ярдәмендә кагыйдә чыгару.

        Төрле тамгалы ике санны кушу өчен: 1) кушылучыларның зуррак модуленнән кечерәген алырга; 2) килеп чыккан сан алдыннан зуррак модульле кушылучының тамгасын куярга кирәк.

№1066

III этап. Яңаматериалныаңлату

<3рәсем>

 

Шәхси УУЭ

Регулятив УУЭ

Танып белүУУЭ

Коммуникатив УУЭ

IV этап. Өйрәнгәннәрне ныгыту.

Максат:

1.Яңа белемнәрне кулланып мөстәкыйль эшләү;

2.

Укытучы ярдәмендә төзелгән план нигезендә биремнәрне үтиләр.

Мисал- мәсьәләләрнең авырлыгын билгеләү.

Эшли алу – алмавын аңлый белү.

Үз- үзеңә контроль ясау: бирелгән биремнәрне үз эшләре белән чагыштырып карау.

Биремнәрне үтәүне оештыру

Индивидуаль ярдәм күрсәтү.

IV этап.Өйрәнгәннәрне ныгыту..

Дәфтәрдә эш.

Бирем.

№1061-1063

   

Х

-7

15

5

-9

0

-1

У

-8

-3

-6

-1

-9

0

Х+У

-10

-4

6

8

IVэтап.Өйрәнгәннәрне ныгыту.

5 һәм -4 саннарын координаталар турысы ярдәмендә   кушу өчен, А (5) ноктасын 4 берәмлек сулга күчерергә кирәк. В (1) ноктасы килеп чыгар. Димәк, 5+(-4)=1.

4+(-7)=3

-4 +3 = -1

-3+8 = 5

РегулятивУУЭ

Танып белү УУЭ

Коммуникатив УУЭ

Vэтап. Контроль ясау.

дәфтәрләрдә үзлектән эшләү.

Вариант 1                              Вариант 2

– 100 + (20) =       – 100 + (30) =

100 + (– 20) =            100 + (– 30) =

56 + (– 28) =               73 + (– 28) =

4,61 + (– 2,2) =         5, 74 + (–3,15)=

– 43 + 65 =                – 43 + 35 =

VI. Дәрескә йомгак. Эшчәнлек рефлексиясе

Максат:

-дәрес эчтәлеген исәпкә алу;

-укучыларның үз уку эшчәнлекләрен бәяләүне оештыру, дәресне йомгаклау;

VII. Дәрескә йомгак. Эшчәнлек рефлексиясе

-Синең өчен бүген нәрсә ачыш булды?

Дәрестә сине нәрсә гаҗәпләндерде?

Нәрсә шатландырды?

Үзеңне (иптәшеңне) бүген ни өчен мактый аласың?

Укытучы сорауларына җавап бирәләр.

Схема буенча дәрестә нәрсәләр өйрәнүләре , нәрсәләр белүләре, булдыра алулары турында сөйлиләр.

Үзләрен бәялиләр. Үзегезнең дәрестәге эшчәнлегегезне бәяләгез. Бәяләү өчен  кулланыла торган түгәрәкләрегезне алыгыз.

БЕЛӘМ                                 уңай һәм тискәре саннар

МИН ИСТӘ КАЛДЫРДЫМ                                            тискәре саннарны кушу (кагыйдә)

БУЛДЫРА АЛДЫМ                                                        төрле тамгалы саннарны кушуны

                                                                                               

Өй эше. №1072

Иң матур көн бүгенге көн

Иң матур җир син яшәгән төбәк

Иң матур ял рухи канәгатлек биргән ял

Ә иң зур байлык сәламәтлек. Сәламәт булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Открытый урок на тему "Катнаш саннарны кушу һэм алу"

Открытый урок на тему "Катнаш саннарны кушу һэм алу"...

6 класста дәрес планы "Төрле тамгалы саннарны кушу һәм алу"

Төрле тамгалы саннарны кушу һәм алу күнекмәләрен ныгыту, камилләштерү...

Төрле тамгалы саннарны кушу

Дәрес эшкәртмәсе...

Төрле тамгалы саннарны кушу

"Төрле тамгалы саннарны кушу" темасына презентация...

Тэрле тамгалы саннарны тапкырлау

Рациональ саннарны тапкырларга эйрэну дэресе...

Открытый урок по математике в 6 классе на тему"Тискәре саннарны кушу"

Открытый урок по математике в 6 классе на тему"Тискәре саннарны кушу"...

Конспект урока математики в 6 классе на тему "Бөтен саннарны кушу"

Конспект урока математики на татарском языке...