Игенчелек нигезләре
элективный курс по биологии (9 класс) на тему

Каримова Гульсинур Гайнановна

9нчы сыйныф укучылары өчен сайлап алу курсы "Игенчелек нигезләре"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл igenchelek_nigezlre_saylap_alu_kursy.docx32.53 КБ

Предварительный просмотр:

 

Татарстан  Республикасы  Балтач   муниципаль   районы

   муниципаль   бюджет   гомуми   белем  учреждениесе

 «Шеңшеңәр төп гомуми  белем  мәктәбе»

                                   «Туган  төбәктә  - игенчелек  нигезләре»

    (9 нчы  сыйныфлар өчен  биологиядән  сайлап алу курсының авторлык программасы.)

 Җитәкче: Татарстан  Республикасы  Балтач   муниципаль   районы

            муниципаль   бюджет   гомуми   белем  учреждениесе

 «Шеңшеңәр төп гомуми  белем  мәктәбе» нең

                                        югары  категорияле   биология һәм химия укытучысы

                                        Кәримова Гөлсинур Гайнан кызы.

 

2014

   

                                      Аңлатма язуы.

            9  нчы  сыйныфларда  биологиядән сайлап  курсын  укытуга  төзелгән  17  сәгатьлек  программа.

            Ватан сүзе һәр кешенең туган җиреннән башлана. Туган нигез төшенчәсе авыл халкы өчен бигрәк тә тирән мәгънәгә ия. Туган ил авыл баласы өчен әби – бабай нигезе, җәйге эсседә көне буе чупылдаган инеш – күлләр, чана шуган таулар, әти - әнисе эшләгән басу – кырлар. Кеше һәрвакытта да үзен табигатьнең иң кирәкле, аңлы баласы итеп тоярга тиеш. Кеше белән Табигать арасындагы мөнәсәбәт кырыс, җитди. Бу мөнәсәбәтләр киң, җылы, матур булсын өчен, укытучы һәр укучының күңеленә мәрхәмәтлелек орлыклары салырга бурычлы. Бу бурычны үтәүнең иң кыска һәм  уңышлы юлы милли – төбәк компонентларны уңышлы файдалану. Түбәндәге  сайлап алу  курсы  программасы  шушы  мәсьәләләрне  хәл  итү  өчен  төзелде. Программа үзебезнең  җирлек  материалларына нигезләнеп төзелде. Бу- укучыда  кызыксыну, белемгә  омтылыш, җирдә  эшлисе  килү  теләге  тудырырга  тиеш.

            Программада  төбәктә  үскән  кыр  культураларының  агротехника  чараларына, үсемлекләрнең  биологик  үзенчәлекләренә игътибар  бирелде.

Авыл  баласының  игенче  һөнәре  турында  әзме-күпме  белгәнен  истә  тотып, укучыларга  игенче  һөнәре  буенча  тулырак  мәгълүмат  бирүне  кирәк  дип  санадык. Программада  һөнәр сайлауга җитди караш  формалаштырыла, әлеге мәсьәләдә килеп чыгарга мөмкин булган, проблемаларны хәл итү юллары  күрсәтелә. Профессия  сайлау – һәр кеше өчен бик җаваплы һәм әһәмиятле. Шуңа да һөнәр  сайлаганда  электив  курслар  аша ярдәм итә алабыз.

             Биологик  һәм  экологик  белем  бирү - балаларны  тормышка  әзерләүдә  авыл  мәктәбе  алдында  торган  мөһим  бурычларның  берсе. Авыл  баласының  бөтен  яшәеше, укуы, рухи  үсеше  биологик  объектлар, табигать  күренешләре  белән  үрелеп  бара. Алар  теплица, ферма, ындыр  табагы, басу-кырлар,  авыл  хуҗалыгы  предприятиеләренең  эшчәнлеге  белән  таныш. Шуңа  күрә,  биология  фәне  тирәнтен  укытылып , балаларның  фикерләре  авыл  хуҗалыгында  эшләүчеләрнең  хезмәтенә  мөмкин  кадәр  күбрәк  якынайтыла.        

             Сайлап алу  курслары  кызыклы биремнәргә, бай эчтәлекле  дәрес материалы сайлап алуга, балаларның белемнәрен тирәнәйтүгә ярдәм итә. Җирле материаллардан файдалану аны тагын да җанландырып җибәрә.   Курста  төрле  яңа  алымнар  кулланып, уку - укытуның  нәтиҗәлелеге  күтәрелә. Курсны  мөмкин  кадәр, кызыклырак, җанлырак,  укучының  күңеленә  үтеп  керерлек  итеп   үткәрергә  предметара  бәйләнешләр  дә  булыша. Укучыларның  мөстәкыйль  белем  алуга  омтылышы  арта, укучы  эшчәнлеген  төрләндерү, укытуның  төрле  чараларын  эшкә  җигү, төрле  мәгълүмат  чыганаклары  белән  эш  итәргә  өйрәнү  мөмкинлеге  туа.

           Курсның практик юнәлеше интегратив эчтәлекле биология, химия, экология, география, математика, физика, технология, медицина кебек фәннәр арасында, узара бәйләнешле мәсьәләләрне  берләштерү нәтиҗәсендә  алып барыла.

           Дәресләр яңа мәгълумат бирү, рольле уеннар, тренинглар, семинар, экскурсияләр, иҗади – эзләнүле эшләр рәвешендә уза.

Максат:

Укучыларның  мөстәкыйль фикер йөртүләрен үстерү; төрле  фәннәрдән  табигать  турындагы  белемнәрне  киңәйтү  һәм  ныгыту; җирле материаллар аша укучыларда туган  якка, туган җиргә  мәхәббәт һәм соклану хисләре тәрбияләү;

Бурычлар:

1.Укучыларның уйлау, күзаллау сәләтләрен, иҗади эзләнүләрен үстерү.

2.Укучыларда профильле фәнгә карата кызыксыну уяту, аларда киләчәктә сайлаячак һөнәре өчен кирәкле башлангыч күнекмәләр бирү.

3.Укучыларны игенче һәм авыл җирлегенә кирәкле һөнәр ияләре белән таныштыру.

4.Уеннар, табышмаклар, татар халык авыз иҗаты аша балаларны  культуралы  үсемлекләрнең килеп  чыгышы  һәм  әһәмияте, агротехника чаралары  белән таныштыру;

5. Табигатькә, кешеләр  хезмәтенә  хөрмәт  һәм  мәхәббәт тәрбияләү.

Көтелгән   нәтиҗә:

1. Туган  ягыбызда – төбәктә  үсә  торган  культуралы  үсемлекләр  һәм  яшелчәләрне  таный  белү.

2. Культуралы  үсемлекләр  турында  белемнәрне  тирәнәйтү.

3. Кыр культураларының биологик үзенчәлекләрен, районлаштырылган сортларын истә калдыру.

4.Үсемлекләрне  үстерүгә  һәм  үрчетүгә  бәйле  практик  күнекмәләрне  булдыру;

5.Җирле  материал – объектлар  алга  укучыларда  күзәтүчәнлек  сыйфаты  тәрбияләү.

                                                Тематик  план  

        

Тема

Сәгатьләр

саны

Дәрес формасы

1

Кереш дәрес. Һөнәр сайлау Туган төбәк синең куеныңда иркәләнеп үсә яшь буын.

1

Әңгәмә, укучылар  фикере, анкета  сораулары

2

Бөртекле культуралар игү авыл хуҗалыгының әһәмиятле тармагы

1

Әңгәмә,укучылар  фикере, күрсәтмәлекләр

3

Бодай  -безнең  төп  ризыгыбыз

1

Укучылар белән телдән журнал, тәҗрибә.

4

Арыш-чүп үләннән туган

ашлык.

1

Әңгәмә, практик дәрес, тәҗрибәләр, укучылар  фикере

5

Орлыкларны анализлау. Тишелешен тикшерү. Җирле үсемлек сортларының фенотиплары.

1

Әңгәмә, иҗади  эзләнүле  дәрес, тәҗрибә.

6

Икмәк - игенченең  хезмәт җимеше.

1

Әңгәмә, телдән журнал, күрсәтмәлекләр

7

Тары-тәмле дә, туклыклы да.

1

Укучылар белән телдән журнал

8

Солы – металл чоры  ашлыгы.

1

Әңгәмә, аукцион, укучылар фикере.

9

Арпа- салкынга чыдам ашлык

1

Әңгәмә, аукцион, укучылар фикере.

10

Карабодай  һәрвакыт мактаулы.

1

Укучылар белән телдән журнал

11

Кыр культуралары авыруларына һәм  чүп  үләннәренә  каршы көрәш чаралары.

1

Әңгәмә, практик  дәрес.

12

Ашлаган җир –аш бирә. Басу кырларга минераль ашламалар кертү.

1

Иҗади  эзләнүләр, тәҗрибә, әңгәмә.

13

Борчак- азык чемпионы, тере ашлама.

1

Әңгәмә, тренинг, тәҗрибә.

14

Көнбагыш , кукуруз – игеннәр  патшасы. Авыл хуҗалыгында төп терлек культуралары.

1

Әңгәмә, иҗади  эзләнүләр

15

Производство бригадаларында кукуруз  белән  тәҗрибә.

1

Әңгәмә, практик  дәрес.

16

Кыр  культуралары  иленә  сәяхәт.

1

Уен дәрес. Укучыларның  иҗади  эшчәнлеген  тикшерү

17

Йомгаклау дәресе. Реферат  яки фәнни-гамәли  конференция  темалары:

  1. Кыр культуралары илнең дә, җирнең дә терәге.
  2. Авыл хуҗалыгының киләчәге аграномнар кулында.
  3. Кыр культуралары –басу күрке.
  4. Туган төбәктә - үсемлекчелек.
  5. Бөртекле  культуралар –       витаминнар чыганагы.
  6. Кыр культураларының килеп чыгу тарихы.

7.Татарстанда  чыгарылган

бөртеклеләрнең  яңа

сортлары

  1. Икмәктә - хикмәт.
  2. Икмәк табынның күрке.
  3. Кузаклылар “Азот

фабрикасы”

1

Реферат, конференция

                               

Теманың эчтәлеге.

Тема 1. Кереш дәрес.

Профиль әзерлегенең укучылар өчен әһәмияте.Һөнәр сайлау үзенчәлеге. Туган төбәк синең куеныңда иркәләнеп үсә яшь буын.

Тема 2.Кыр культуралар игү авыл хуҗалыгының иң әһәмиятле тармагы.

Кыр культуралары  белән гомуми танышу.Усемлекләрнең класслары һәм семьялыкларына кыскача характеристика бирү. Кыр культураларының агротехника нигезләренә гомуми күзәтү.

Тема3. Бодай безнең төп ризыгыбыз.

Җир йөзендәге иң кадерле азык- бодай. Бодай составындагы – аксым. Бодай файдалы культура. Ул кешенең яшел юлдашы..Бодайның Татарстанда чыгарылган сотрлары : Казанская 84, Казанская 285, Мешинская 2, Керба.

Практик эш: Бодай составындагы клейковина (җилемсәне ) тикшерү.

Тема 4. Арыш – чүп үләннән туган ашлык.

Арышның килеп чыгу тарихы. Арыш бөртеге составындагы органик һәм минераль матдәләр. Витаминнар. Арышның медицинадагы әһәмияте. Арышның районлаштырылган сортлары: Авнгард, Казанская, Эстафета Татарстана, Татарская 1. Арышны үстерүнең биологик үзенчәлекләре.

Тема 5. Орлыкларны анализлау. Тишелешен тикшерү. Җирле үсемлек сортларының фенотиплары.

Орлыклар коллекциясеннән  орлыкларны танып белү. Башаклардагы бодай бөртегенен санын билгеләү. Яхшы сыйфатлы орлыкларны  санап алу.

Практик эш:1. Орлыкларның тишелешен тикшерү.

2. Җирле үсемлек сортларының фенотиплары.

3. Җирле үсемлек сортларында вариацион  рәтне һәм кәкрене билгеләү.

Тема 6.   Икмәк игенченең – хезмәт җимеше.

Икмәк игенченең тир түгеп тапкан җимеше. Икмәк үстерүчеләр белән очрашу. Икмәкнең өстәлгә килүе. Икмәк, ипи, ипекәй турында шигырьләр. Кызыклы сораулар, биремнәр.

Тема 7. Тары тәмле дә, туклыклы да.

Татарстан өчен ул борынгы ашлык. Тары ярмасындагы органик һәм минераль матдәләр. Диетик азык. Корыга чыдам, җылы яратучы үсемлек. Татарстанда үстерелә торган сортлары: Казанское –176, Шатлык. Биологик үзенчәлекләре.

Тема 8. Солы металл чоры ашлыгы.

Солы яңа чор – металл чоры ашлыгы. Туган җире – Борынгы Греция. Солының килеп чыгуы – борайга бәйле. Диетик азык. Медицинадагы әһәмияте. Терлек азыгы культурасы. Татарстанда – Фаленский 1, Льговский 1026 сортлары игелә.

Тема 9. Арпа салкынга чыдам ашлык.

Арпа салкынга чыдам, басу-кырларда иң тиз өлгерүче культура. Арпа витаминнарга бай үсемлек. Үстерүдәге биологик үзенчәлеге. Районлаштырылган сортлары; Рахат, Раушан.

Тема10. Карабодай һәрвакыт мактаулы .

 Карабодайның килеп чыгышы. Карабодайның составындагы органик һәм минераль матдәләр. Витаминнар. Организм өчен әһәмияте. Тиз өлгерүче культура. Татарстанда китерелеп чыгарылган сортлары:, Саулык, Кама. Татарстанның мәктәп яны-тәҗрибә участогында туган сорты – Каракитянка. Биологик үзенчәлекләре.

Тема 11. Кыр культуралары авыруларына һәм чүп үләннәренә  каршы көрәш чаралары.

Ончыл чык(Мучнистая роса) гөмбәсенә каршы көрәшү өчен химик матдә- каратан. Характеристикасы. Файдалану максаты. Куллану ысулы. Уртача тоту нормалары. Чүп үләннәре һәм аларга  каршы көрәш чаралары.

Пратик эш: Чүп үләннәрен гербарийдан һәм орлыклар коллекциясеннән танып белү.

Тема 12. Ашлаган җир аш бирә. Басу кырларга минераль ашламалар кертү.

Минераль ашламаларның төрләре. Азотлы, калийлы, фосфорлы ашламаларның үрнәкләре белән танышу. Басу – кырларга минеральашламалар кертү. Аларның кайчан, ничек кертелүен өйрәнү.

Практик эш. Минераль ашламаларны танып- белү.

Тема 13. Борчак – азык чемпионы, тере ашлама.

Борчак-басу – кырларда тере ашлама. Аксымга бай үсемлек. Аларның килеп чыгу тарихы. Борчак составындагы органик һәм минераль матдәләр. Боачак турында  татар халык авыз иҗаты. Борчакның үзебезнең төбәктә игелә торган сортлары. Биологик үзенчәлеге, әһәмияте.

 Тема 14. Көнбагыш, кукуруз -  игеннәр патшасы. Авыл хуҗалыгында төп терлек      культуралары.

Көнбагыш – “рус баһадиры”. Кукуруз  - “игеннәр патшасы”. Көнбагыш майлы үсемлекләргә керә, аның кеше өчен әһәмияте. Кукуруз – терлек өчен кыйммәтле азык культурасы. Басу кырларда үстерүнең агротехника нигезләре.

Тема15. Производсво  бригадаларында  кукуруз  белән  тәҗрибәләр.

Колхоз  кырларында  кукуруз  белән  тәҗрибәләр  куярга  өйрәтү

Тәҗрибә  кую  методикасы  белән  танышу. Делянкаларга  бүлүне  өйрәтү. Тәҗрибә  үткәрүнең  календарь  планын  төзү. Кукуруз  уңышына  микроашламаларның  тәэсирен  билгеләү. Фенологик  күзәтүләр  алып  баруны  оештыру.

Практик  эш. Кукуруз  уңышына  микроашламаларның  тәэсире.

Тема 16.  Кыр  культуралары  иленә  сәяхәт.

Кыр  культураларының  килеп  чыгуы. Әһәмияте, агротехника  нигезләре. Кроссвордлар, ребуслар  төзү. Викторина  сорауларына  җавап  бирү. Укучыларның  иҗади  эшчәнлеген  тикшерү. (шигырьләр, хикәя, әкият, мәкаль, табышмаклар)

Тема17. Фәнни- гамәли  конференция  яки реферат  яклау.

Укучыларга  тәкъдим  ителә  торган  темалар:

1.Кыр культуралары илнең дә,җирнең дә терәге.

2.Авыл хуҗалыгының киләчәге аграномнар кулында.

3.Кыр культуралары –басу күрке.

4.Туган төбәктә - үсемлекчелек.

5.Бөртекле  культуралар –  витаминнар чыганагы.

6.Кыр культураларының килеп чыгу тарихы.

7.Татарстанда  чыгарылган  бөртеклеләрнең  яңа  сортлары

8.Икмәктә - хикмәт.

9.Икмәк табынның күрке.

10.Кузаклылар  - “Азот  фабрикасы”

Укучыларга  куллану  өчен  әдәбият

1. З.Азизов . Могҗизалар  мәктәбе.   Казан,  1985

2. М.Ивин. Икмәктә-хикмәт. Казан. «Татарстан китап нәшрияты»,1985

3. Г.С.Насыйров.  Мәктәп  яны  тәҗрибә  участогында  практик  эшләр. Казан,   1981

4. Д.И.Грайтак. Ботаникадан  уку  китабы. Казан, 1983

5. Г.Насыйров. Яшел   юлдашлар. Казан, 1976

6. Верзилин. Робинзон  эзләреннән. 1975

Укытучыларга  куллану  өчен  әдәбият

1. Авыл  мәктәбендә  химиядән   класстан  тыш  эшләр.

М.”Просвещение”  1983

2. Татарстан  мәктәпләрендә  биологиядән  милли  - төбәк  компоненты.   Казан – 1999

3 Г.В.Устименко, П.Ф.Кононков.   Основы  агротехники  полевых и  овощных  культур.  Москва   «Просвещение»  - 1991

4. Е.А.Климов. Һөнәр  сайлау. Казан,  1990

5. Ш.А.Амонашвили. Максатың  булса – юлы  табылыр. Казан,  1990

6. Д.С. Ягафарова. Игенче  булырга  әзерләнәбез. Казан,  1989

7. Е.А.Климов. Профессияне  ничек  сайларга. Казан,  1988

8. З.Азизов. Могҗизалар  мәктәбе. Казан , 1985

9. М.Ивин. Икмәктә-хикмәт . Казан. «Татарстан китап нәшрияты» 1985

10 Г.С.Насыйров. Мәктәп  яны  тәҗрибә  участогында  практик  эшләр.    Казан,1981

11. Д.И.Грайтак.  Ботаникадан  уку  китабы. Казан.  1983

12. Г.Насыйров. Яшел   юлдашлар. Казан  1976


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Матур әдәбият әсәрләренә нигезләнеп укучыларга әхлакый - патриотик тәрбия бирү алымнары.

Научная работа на Республиканскую научно - практическую конференцию....

10 класста МКТ нигезләре темасына дәрес

10 класста МКТ нигезләре темасына дәрес...

11 класста "Эволюция теориясе нигезләре" темасын гомумиләштерү

Бу дәрес эшкәртмәсе "Эволюция теориясе" темасын гомумиләштергәндә кулланыла ала. Дәрес өчен презентация әзерләнде. Өстәмә чыганаклардан материал кулланылды....

ТУКАЙ ИҖАТЫНДА ТИҢДӘШ КИСӘКЛӘР (Г.Тукайның тууына 126 ел ) Дәрес-презентация милли-региональ компонентларга нигезләнеп үткәрелә

              1.Тукай иҗатына нигезләнеп,тиңдәш кисәкләрне гомумиләштереп             ...

ТУКАЙ ИҖАТЫНДА ТИҢДӘШ КИСӘКЛӘР (Г.Тукайның тууына 125 ел ) Дәрес-презентация милли-региональ компонентларга нигезләнеп үткәрелә.

Тукай иҗатына нигезләнеп,тиңдәш кисәкләрне гомумиләштереп   кабатлау, белем күнекмәләрен камилләштерү, системага салу,   практикада куллану...

Игенчелек нигезләре

9нчы сыйныф укучылары өчен сайлап алу курсы "Игенчелек нигезләре"...