10 класста МКТ нигезләре темасына дәрес
методическая разработка по физике (10 класс) на тему


Предварительный просмотр:

10 класста физикадан ачык дәрес эшкәртмәсе

Тема: “МКТ нең нигезләре” темасын кабатлау

Максат:                   _ МКТнең нигезләрен куллану буенча белемнәрне ныгыту һәм баету;

  1. тарихи фактлар белән танышу;
  2. темага карата мәсьәләләр чишү күнекмәләрен үстерү.

Дәрес барышы

  1. Актуальләштерү

слайд-1

МКТнең максаты: җисемнәрнең үзлекләрен һәм җылылык процессларын аларның молекуляр төзелешеннән чыгып аңлату.

Укучылар МКТ нең төп положениеләрен әйтә.

Слайд-2

Безнең эрага кадәр IV-V гасырда греклар әйтә, әйләнә-тирә дөнья кисәкчекләрдән тора дигән гипотеза әйтәләр. Бу фәлсәфи фикерләүгә ггенә корылган була. Вакыт үтү һәм фән үсү белән бу фикернең дөреслеге ачыклана. Бүген моны приборлар ярдәмендә күзәтергә дә мөмкин.

             Слайд-3

             Искә төшерик, атом төзелеше нинди?

             Слайд-4

             Бу теорияне үстерү өстендә бик күп галимнәр эшли. Аларны искә төшерик:

  1. Джон Дальтон-атом төшенчәсен кертә.
  2. Михаил Ломоносов- җылылыкның молекуляр-кинетик теориясе үткәрә
  3. Р.Броун- сыеклыкта кисәкчекләр хәрәкәтен өйрәнә
  4. Жан Батист Перрен- Броун хәрәкәтен үстерә
  5. Альберт Эйнштейн- Броун хәрәкәте теориясен тулыландыра.

4 слайд

  1. МКТ нең II положениесе молекулаларның хәрәкәте турында. Аны нинди күренешләр раслый? Укучылар: Диффузия (анимация күзәтү) һәм Броун хәрәкәте (видеофрагмент)

5 слайд

  1. Диффузиянең көчлерәк баруы нинди факторга бәйле (температурага)
  2. Мисаллар: чәй пешерү, марганцовка эрүе, духи исе таралу

6 слайд

  1. Молекулалар үзара этелә һәм тартыла. Моңа бәйле рәвештә матдә төрле халәтләрдә була. Өч халәткә характеристика бирегез.

7 слайд

  1. МКТ нең төп тигезләмәсе
  2. Матдә микъдары
  3. Концентрация
  4. Халәт тигезләмәсе

Укучылар яза баралар һәм ахырдан тикшерәләр. Үткән дәрестә эшләгән лаборатор эшкә кыскача анализ ясала.

2. Идеаль газның халәт тигезләмәсен кабатлау. Төрле изопроцессларга карата халәт тигезләмәсе нинди формада языла?

  1. Изопроцессларга карата мөстәкыйль эш карточкаларда:

Тест

1 вариант

1. Дәвам ит: Изопроцесслар дип атыйлар       ______________________________________________ ____________________________________________________________________________________

2. Бойля-Мариотт законын языгыз  (формула ).

_____________________________________________________________

3. Нинди  процесс изотермик дип атала ? Бу  изопроцесс өчен  pT, VT, pV  координаталарында график сызыгыз

2 вариант

1.  Дәвам ит: Газ законнары  дип атыйлар ___________________________

2. Шарль  законын языгыз  (формула)

________________________________________________________ ___________________________

3. . Нинди  процесс изобарик дип атала ? Бу  изопроцесс өчен  pT, VT, pV  координаталарында график сызыгыз.

3 вариант

Дәвам ит: Идеаль газ -ул _____________________________________________________ ___________________________________________________________________________

2. Гей-Люссак законын языгыз (формула).

________________________________________________________

3. Нинди процесс изохорик дип атала? Бу  изопроцесс өчен pT, VT, pV  координаталарында график сызыгыз.

  1. Мәсьәләләр чишү:

1. 150 литр күләмле һава 288 К температурада һәм 150кПа басым астында булганда нинди авырлыкка ия? (2,7 Н)

2. 10 грамм кислород 0,3 Мпа басым астында 10 0 С температурада тора. Даими басым астында җылытканнан соң кислород 10 литр күләмгә ия булган. Аның башлангыч күләмен һәм ахыргы температурасын табыгыз. ( 2,45*10 -3 м 3 , 1, 16* 10 3 К)

  1. Дәресне йомгаклау. Билгеләр кую. Өй эше: индивидуаль карточкаларда биремнәр.  

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Квадрат һәм рациональ тигезләмәләр чишүне гомумиләштерү" темасына 8 класста КВН-дәрес

" Квадрат тигезләмәләр чишү"темасы 8 класс өчен генә түгел,гомумән, алгебра  курсында  иң әһәмиятле тема. Чөнки гомуми  урта белем бирү мәктәп  базасында алгебрада тигезләмәл...

"Г. Тукайның мәкаләләрендә милләт темасының бирелеше" темасына мәкалә..

"Г. Тукайның мәкаләләрендә милләт бирелеше" темасына мәкалә....

11 класста "Эволюция теориясе нигезләре" темасын гомумиләштерү

Бу дәрес эшкәртмәсе "Эволюция теориясе" темасын гомумиләштергәндә кулланыла ала. Дәрес өчен презентация әзерләнде. Өстәмә чыганаклардан материал кулланылды....

6 нчы класста "Сыйфат" темасына тест

"Сыйфат" темасын өйрәнгәннән соң, 6 нчы класс  укучыларының белем һәм күнекмәләрен тикшерү өчен 2 вариантта  тәкъдим ителә...

5 класста тигезләмә темасын йомгаклау дәресе

5 класста тигезләмә темасын йомгаклау дәресе...

Мәдәниятлар аралашу технологиясенә нигезләнгән “Сүзебез туган тел турында” темасына эшлекле уен

Мәдәниятлар аралашу технологиясенә нигезләнгән “Сүзебез туган тел турында” темасына эшлекле уен...