"Яфракның тышкы төзелеше"
план-конспект урока по биологии (6 класс)

Биология дәресе конспекты "Яфракның тышкы төзелеше"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_yafraknyn_tyshky_tozeleshe.docx388.94 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес № 7

Дәрес темасы : Яфракның тышкы төзелеше.

1 бүлек.Ябык орлыклы үсемлекләрнең төзелеше һәм күптөрлелеге

ДӘРЕСНЕҢ МАКСАТЫ:Яфракның күптөрлелеге һәм аның тышкы төзелеше белән танышу.

Дәреснең бурычлары:

  1. Бәбәкнең мөһим өлеше буларак яфрак турында белемнәр формалаштыру;
  2. Яфракның төзелеш үзенчәлеге һәм иң мөһим функцияләре белән таныштыру; гади һәм катлаулы яфракларны, сеңерчәләнү төрләрен, сабакта урнашуларын танып белергә өйрәнү;
  3. Үсемлекләргә сакчыл караш  тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхси: дәрестә тәртипне саклау,үз уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәпләре турында фикер йөртү;

Предмет : органнар төзелешенең башкаручы функцияләре  белән үзара урнашуы нигезендә, фәнни- дөньяви кузаллауны формалаштыру.

Метапредмет: инструктив карточка буенча лаборатор эшне башкару күнекмәләрен үстерү,аның нәтиҗәләрентаблицага язу, алар нигезендә башкаручы функцияләре белән органнар төзелеше бәйлелеге  турында нәтиҗәләр ясарга өйрәнү;

Танып белү: төрле мәгьлүмат чыганаклары белән эшләргә өйрәнү;

Регулятив: укытучының сорау һәм  биремнәрен  башкару;

Коммуникатив : мәгьлүматны  тыңлый , сорауларга җавап бирү,парлашып эшли белү.

Төп төшенчәләр: яфрак җәймәсе, яфрак сабы,саплы һәм утырма яфраклар,гади һәм катлаулы ( өчәрле, каурыйсыман ,бармаксыман) яфраклар.Челтәрсыман,параллель, дугасыман сеңерчәләнү, яфракның формалары : инәсыман,йөрәксыман,түгәрәк,чөйсыман,яфракның читләре :бөтен читле,пычкы читле,уемтыклы  һәм  тешле читле, каяулы читле.

Эшне  оештыру төрләре: фронталь, индивидуаль, парларда.

Укыту – методик җиһазлау:

Укытучы өчен: дәреслек:“Биология ябык орлыклы үсемлекләрнең күптөрлелеге”

6 сыйныф. В.В.Пасечник : дәреслек (32- 35 нче битләр), презентация Power Point “ Яфракның тышкы төзелеше”,экран,бүлмә гөлләре,укучылар өчен карточкалар ( яшел, зәңгәр,ак).

Укучы өчен:  6 нчы класс өчен дәреслек : 32- 35 нче битләр, инструктив (укыту - технологик ) карта,гербарий материаллары, лупа,карточкалар ( яшел, ак һәм зәңгәр төстә).

Дәрес этаплары:

УКЫТУЧЫ ЭШЧӘНЛЕГЕ

УКУЧЫЛАР ЭШЧӘНЛЕГЕ

I.Оештыру  өлеше

Максат :

1) уңай психологик халәт тудырып,укучыларны уку эшчәнлеге-нә юнәлтү;

(1 минут)

Балаларда яхшы кәеф эшлисе килү халәте тудыру.

- Исәнмесез укучылар. Елмаюдан көннәр яктыра, елмаюдан дуслык башлана, - диләр .Әйдәгез әле, дәресне   бер – беребезгә елмаеп башлап җибәрәбез.

Исәнләшү.

II.Белемнәрне актуальләштерү

Яңа белем алу өчен кирәк булган материалны табу.

( 8 минут)

Яңа дәрескә керешкәнче үткән дәресне кабатлап алык.

Сораулар :

-Бәбәк нәрсә ул? Ул нинди өлешләрдән тора?

  • Яфрак урнашуның нинди төрләрен беләсез?

Бөре нәрсә ул?

Бөреләрне ниндиләргә аерып йөртәләр?

  • Вегетатив бөренең төзелеше нинди?

Генератив бөреләр вегетатив бөреләрдән нәрсә белән аерылалар?

Бәбәк буйга ничек үсә?( үсү конусы).

  • Чәчәкле үсемлекнең нинди вегетатив органнары була?

  • Бәбәк - сабагы, яфрагы һәм бөреләре булган вегетатив орган.

Яфра     - Яфрак сабакка

чиратлашып, каршыдаш урнаша.

  • Бөре башлангыч бәбәк ул.
  • Бөреләр вегетатив һәм генератив була.
  • Вегетатив бөредә башлангыч яфрак һәм сабак була.
  • Генератив бөре чәчәк бөресе.

Бәбәк үсү конусы  күзәнәкләре бүленү исәбенә озыная. Тамыр,бәбәк – яфрак, сабак вегетатив органнары була.

III. Яңа материалны аңлату

1.дәрес  темасын ачыклау өчен сораулар бирү.

(25 минут)

Физминутка

(1 минут)

Экранга (Презентация күрсәтү) карыйбыз.СЛАЙД № 2,3

-Бүгенге дәрестә сүз  нәрсә турында, булачак.

- Сезнең өстәлләрегездә укыту - технологик карта бар.Бу картадагы  инструкция буенча һәм  китап  эшләргә кирәк булачак.(Кушымта 1).

Беренче эш итеп картага фамилия ,исемегезне язып куегыз.

 Дәреснең темасы( тактага теманы һәм числоны язу)

  • Дәрескә нинди максат куячаксыз.Слайд №4.
  • Бүгенге дәреснең девизы” Агачны яфрак, кешене хезмәт бизи”.

1. 1 нче биремнең максатын һәм эшләү тәртибен укырга онытмагыз.

Ә хәзер эшегезнең дөреслеген тикшерәбез.

  • Яфрак   нәрсә ул?
  • Яфракның төп функцияләре?

СЛАЙД №5,6

Эшләгән эшегезгә билге куясыз.

2.яфракның тышкы төзелешеһәм сабакка урнашу формалары.

2 нче биремгә нәтиҗә ясыйбыз.

СЛАЙД № 7,8.

3.Яфракларның күптөрлелеге һәм аларның характерлы билгеләре белән танышу.

СЛАЙД №9 (сызыклысыман,калкансыман,йөрәксыман,кирейөрәксыман,инәсыман,чөйсыман, кабырчыксыман,бөерсыман.

СЛАЙД№ 10.пычкы читле,уемтыклы, тешле,тешле – уемтыклы,кискәләнгән,

каяу, дулкынлы читле. Сезнең өстәлләрегездә үзегез ясаган гербарийдан   лупа ярдәмендә яфрак читенең һәм  формаларын карыйбыз. Рәсем белән карап чагыштырыгыз.

  • Гади яфраклар катлаулы яфраклардан нәрсә белән аерыла?
  • Катлаулы яфраклар бармаксыман, каурыйсыман һәм өчәрле катлаулы  булалар.

Яфракларны классификацияләү (Кушымта 2) дигән карточкаларны  алабыз һәм биремне эшлибез.

Карточкаларны бер – берегез белән алыштырыгыз һәм  дөреслеген тикшерәбез.

4. Яфракларның сенерчәләнүе.

Яфракның сеңерчәләре нинди функция башкара?

Яфракның нинди сеңерчәләнү төрләре була? (челтәрсыман, параллель,дугасыманһәм бармаксыман)

Гөлләрне күрсәтү (традесканция, эухарис,  молочай, хлорофитум ).

Билгеләрне куйдык.

СЛАЙД № 13,14 .

Физминутка.

Әйтелгән фикерләр дөрес булса,торып басасыз,ә дөрес фикер булмаса урында утырасыз.

  1. Яфрак – бәбәкнең бер өлеше.
  2. Барык яфракларда гади була.
  3. Вегетатив органнарга чәчәк, орлык һәм җимеш керә.
  4. Үсемлекләр “планетабызның үпкәләре”.
  5. Яфракның  төп 3  функциясе бар.
  6. Генератив бөредән –чәчәк үсә.
  7. 7.Кымызлык (кислица) гөленең яфрагы зәңгәр.

Укыту – технологик карта белән эшләү.

Дәфтәргә числоны, теманы язу.

  • Яфракның тышкы төзелеше.

  • Яфракның тышкы төзелешен өйрәнү.

  • Яфракның күптөрлелеге белән танышу.

  • Яфрак – бәбәкнең бер өлеше.
  • Органик матдәләр барлыкка китерә, газ алмашы, суны парга әйләндерә.
  • Схеманы тутырыру.

Баллны  кую.

  • Лупа белән гербарийдан яфракларны читләрен карыйлар ,сорауларга җавап бирәләр.

Сорауларга җавап бирәләр:

  • Бер яфрак җәймәсеннән торган гади яфрак;бер сапта берничә яфрак җәймәсе булган – катлаулы.

Карточкаларда яфракларны классификацияләү: Җаваплар :гади: 1,2,3,5

Катлаулы:4,6,7,8,9.

Карточкаларны алмашалар һәм дөреслеген тикшерәләр.

Сеңерчәләр туклыклы матдәләрне үткәрә, яфракка ныклык та бирәләр.

Балл куялар.

1.әйе

2.юк

3.юк

4.әйе

5.әйе

6.әйе

7.юк

IV.Өйрәнгәннәрне ныгыту.

Максат : Белем һәм күнекмәләр

системасына кертү.

( 4 минут)

Гербарий материаллары  белән  лаборатор эш ләү.(Кушымта 3)

Сезнең өстәлләрегездә яшел төстәге чыгу билетлары бар.Шуларны тутырырга кирәк булачак.

-Үсемлекләргә яфрак ни өчен кирәк?

Лаборатор эш эшләү.

“Чыгу билеты”н

таблица тутыру.

Укучылар үзләренең фикерләрен әйтәләр.

V. Дәрескә йомгак.

Эшчәнлеккәрефлексия .

Максат :дәрес эчтәлеген исәпкә алу;

 Укучыларның уку эшчәнлекләрен бәяләүне оештыру дәресне йомгаулау.

( 3 минут)

Синквейн төзү һәм куелган балларны санау.(Кушымта 4)

Дәрес алдыннан куелган максаты искә төшереп китик әле.

Үзегезнең эшегезне бәялисез.

Кемнәрнең җыелган баллары

 19-20 балл  – “5”,

14-18 балл –“4”,

10-13 балл – “3”

Бүген кемнәр дәресне “5” легә үзләштерде,кемнәрнең билгеләре “4”ле, кемнәргә тырышырга кирәк булачак.

СЛАЙД №17

Синквейн төзү  һәм укытучы сорауларына җавап бирәләр.

Дәрестә нәрсәләр өйрәнүләрне ,нәрсәләр белүләре, булдыра алулары турында сөйлиләр.

Үзләрен бәялиләр, билге куялар.

VI. Өй эше.

(2 минут)

СЛАЙД №18.

1.§ 6 укырга.

2. Иң зур яки иң кечкенә яфраклар турында  мәгьлүмат алып килергә

Өй эшләрен көндәлеккә язалар.

КУШЫМТА 1.

  Ф.И._____________________________________________

ДӘРЕСНЕҢ   ТЕМАСЫ :    ..........................................................................................

ДӘРЕСНЕҢ   МАКСАТЫ : ______________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

1. Максат: Рәсем һәм параграфның тесты буенча яфракка билгеләмә бирергә.

 - 32 нчебитнең 1 нче абзацын укырга.

-  яфракка билгеләмә;

-  яфрак нинди функцияләр үти? Схеманы тутырырга;

-  Яфрак - ...................................................................................................................................

                                                 Яфракның функцияләре :

____________________      

_____________________                           _______________________        

2. Максат :  яфракның тышкы төзелешен өйрәнү.

 - 2 нче абзац;ны укыгыз;

 - яфрак нинди өлешләрдән тора?

 - саплы яфрак  утырма яфрактан нәрсә белән аерыла?

Яфракның тышкы төзелеше. Рәсемне карап яфракның  өлешләрен күрсәтегез.

http://festival.1september.ru/articles/212799/img2.jpgЯфракларның сабакка урнашу формалары.

http://festival.1september.ru/articles/415502/img4.jpghttp://www.kalyamalya.ru/images/library/lessons/maple-leaf4.jpg

___________________                      _______________________

3. Максат : яфракларның күптөрлелеге һәм аларның характерлы билгеләре белән танышу.

- 3нче  абзацны укырга;

- яфрак җәймәләре  формасы һәм  читләре буенча нинди булалар? 25 нче рәсемне кара .

-  укуны дәвам итәбез.

-Нинди яфраклар катлаулы, ниндиләре гади яфраклар лип  атала?

- мисаллар китерегез.                                                            

  Бирем :  гербарий битләреннән гади һәм катлаулы яфракларны күрсәтергә.;сорауга җавап эзләргә :гади яфраклар  катлаулы яфраклардан нәрсә белән аерыла?

___________________________                                ________________________________

Мисал  :  ......................................                            Мисал:.......................................    

ЯФРАКЛАРНЫ   КЛАССИФИКАЦИЯЛӘҮ( карточка 2 ак төстәге)

         4. Максат: яфракларның сеңерчәләнүен танып белергә өйрәнергә;

- тексны укып бетерергә;

 - Имән, ландыш һәм бодай яракларының сеңерчәләнүләрен чагыштырыгыз.

- яфраклар пластинкаларының  җәймәләренең сеңерчәләнүенең  билгеләргә.

http://uch.znate.ru/tw_files2/urls_47/5/d-4579/4579_html_m6a4adf9e.jpg

                                            ----------------------------------

----------------------                                                                  ---------------------------------

 Уйлагыз һәм җавап бирегез: Яфрак сеңерчәләнүе нинди функция башкара?

БАРЛЫГЫ  :

КУШЫМТА 2.( ак)

Яфракларны классификацияләү.

http://festival.1september.ru/articles/415502/img5.jpg

  1. сирень,                                 6  - гөлҗимеш
  2. – алмагач                        7 - кура җиләге
  3. өрәңге
  4. клевер 8 – җир җиләге

5 –тузганак                           9 – люпин

Гади яфрак : _______________

Катлаулы яфрак : _____________

КУШЫМТА 3(яшел)

ЧЫГУ БИЛЕТЫ

Максат:  тема буенча  белемнәрне тикшерү; лаборатор эшне эшләү. Гербарийдагы яфракларны карагыз һәм таблицаны тутырыгыз.

Лаборатор эш « Гади һәм катлаулы яфраклар, аларның сенерчәләнүе һәм яфракларның урнашуы»

Үсемлек

нең атамасы

Яфраклары  гади яки катлаулы

Сеңерчәләнүе

Яфракларның урнашуы

Яфракның

читләре

КУШЫМТА 4 ( зәңгәр)

СИНКВЕЙН

1.ИСЕМ ( төп теманы күрсәтүче ).

2. СЫЙФАТ (2 сүз төп теманы билгеләүче).

3.ФИГЫЛЬ. (3 сүз төп теманың функциясе).

4.ҖӨМЛӘ.(төп фикерне чагылдыручы җөмлә).

5.СОҢГЫ СҮЗ. (патшалык исеме).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Орлык төзелеше

Укучыларны бер өлешле һәм ике өлешле үсемлек орлыкларының төзелеше белән таныштыру. Яңа терминнарга аңлатма бирү. Дәреслек һәм өстәмә материаллар белән эшләргә өйрәтү. Лаборатор эш күнекмләре булдыру....

Ачык дәрес "Белемнәр парады"-"Күзәнәк төзелеше" темасын гомумиләштерү

Мин үзем теге яки бу теманы үтеп бетергәч уздырыла торган йомгаклау дәресләренә зур игьтибар бирәм. Бу очракта укучыларның иҗади эшчәнлеген, логик фикерләү сәләтен үстерү максатыннан чыгып балаларга ш...

гөмбә күзәнәгенең төзелеше.

Бу дәрес  6 нчы сыйныфта үтелә.Дәрестә укучылар гөмбәләрнең төрләре"беркүзәнәкле,күпкүзәнәклеләр", күзәнәк төзелеше белән танышалар.Аларга бу дәрестә уңышлар, тырыш булырга кирәк....

гөмбә күзәнәгенең төзелеше.

Бу дәрес  6 нчы сыйныфта үтелә.Дәрестә укучылар гөмбәләрнең төрләре"беркүзәнәкле,күпкүзәнәклеләр", күзәнәк төзелеше белән танышалар.Аларга бу дәрестә уңышлар, тырыш булырга кирәк....

"Сүз төзелеше" темасына тест

Рус  мәктәпләрендә  белем  алучы  5нче  сыйныф  укучылары  өчен  тест ( татар балалары  өчен)....