УМК Сәлам 1 нче сыйныф Тышкы кыяфәт
план-конспект урока

Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы

smiley

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл umk_slam_1_nche_syynyf_tyshky_kyyaft.docx28.29 КБ

Предварительный просмотр:

УМК “Сәлам!”

1 нче сыйныф

Тема: Тышкы кыяфәт.

Максатлар. 1. Яңа сүзләр өйрәтү, сөйләм калыпларын дөрес әйтергә, диалогик һәм монологик сөйләмдә кулланырга күнектерү.

2.  Укучыларның хәтерен, ишетеп аңлауны  камилләштерү; күрсәтмә-образлы фикерләү сәләтен үстерү; парларда эшләү күнекмәләрен үстерү.

3. Бер-береңә карата игътибарлылык, кайгыртучанлык  тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: иптәшләр белән дустанә мөнәсәбәттә булу; үзеңнең сөйләмеңне камилләштерергә омтылу;

метапредмет нәтиҗәләр:        

регулятив УУГ: уку мәсьәләсен куя, эшне планлаштыра белү, эшчәнлеккә үзбәя;

танып-белү УУГ: ирекле һәм аңлы рәвештә сөйләшү, тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу;

коммуникатив УУГ: укытучының, иптәшеңнең сөйләмен ишетә һәм тыңлый, парыңа сорау һәм җавап бирә, башкаларга аңлаешлы сөйләм төзи белү.

Предметара бәйләнеш: музыка, физкультура.

Җиһазлау: проектор,  рәсемнәр, сүзләр, җөмләләр язылган карточкалар.

Дәрес тибы: ныгыту, бирелгән темага  күнекмәләр үзләштерү дәресе.

Танып белү эшчәнлеген оештыру методлары: аңлатмалы-күрсәтмәле (әңгәмә);

репродуктив (биремнәрне үрнәк буенча эшләү);

өлешчә эзләнүле (күрсәтмәлелеккә нигезләнеп,  җавапны билгеләү)

Шәхесне үстерү  метод һәм алымнары: булган тәҗрибәне искә төшерү, проблемалы ситуация, өлешчә эзләнүле, диалог, уен, рефлексия

Танып белү эшчәнлегенең планлаштырылган нәтиҗәлелегенә контроль, бәя, белемнәрне үзләштерүдәге җитешсезлекләрне бетерү методлары: фронталь сорау, индивидуаль сорау, уен моментлары, сорауларга җавап бирү, сораулар бирү, фикер йөртеп нәтиҗә чыгару, тыңлау һәм ишетү.

 Укытучы тарафыннан, сыйныфташлар һәм укучы үзе башкара.

Танып белү эшчәнлеген оештыру формалары: командалап, парлап

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.
  2. Уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

СЛАЙД №1

  1. Исәнләшү.
  • Исәнмесез, укучылар.
  • Исәнмесез, хәерле иртә.
  • Хәлләрегез ничек?
  • Яхшы, рәхмәт.
  • Бер-берегезне сәламләгез.

(Балалар бер-берсен сәламлиләр, хәл сорашалар)

  1. Дәрес темасын билгеләтү, уку мәсьәләсен кую.

 Проблемалы ситуация булдыру.

  • Укучылар, тактада нәрсә күрәсез?
  • Фигуралар.
  • Монда дәреснең темасы булырга тиеш, ул ике сүздән тора. Аны белер өчен экранга карагыз әле.
  • СЛАЙД №2

  • Слайдта нәрсә күрәсез?
  • Шул ук фигуралар, тик аларда иҗекләр бар.
  • Әйе, дөрес. Бу иҗекләрдән ике сүз төзегез.
  • ТЫШКЫ КЫЯФӘТ
  • Димәк, дәресебезнең темасы: Тышкы кыяфәт

(балалар фигуралар эченә иҗекләп теманың исемен язалар)

  • Тәрҗемә итегез!
  • Внешний вид.
  • Бүген без дәрестә тән әгъзаларын кабатлыйбыз һәм татарча кешеләрнең тышкы кыяфәтен сөйләргә өйрәнәбез.

Без бүген дәрестә ике командада эшлибез, һәрбер дөрес җавапка фишка бирелә. Кайсы команда бүген күбрәк дөрес җавап бирер? Аны дәрес ахырында санарбыз. Дәресебезне башлыйбыз.

  1. Яңа белемнәрне формалаштыру.
  1. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү, аңлауларын тикшерү.

 Тактада  ике баганада сүзләр бирелгән, ләкин  аңлап булмый, сезгә аларны дөрес итеп төзергә кирәк.

1нче багана - 1нче командага, 2нче багана -2 нче командага

КЯА                     ЗҮК

ЛОКАК               ЛУК

ӘЧЧ                    ЫВАЗ

НУМЕ                 ШАБ

(укучылар чыгып язалар, тәрҗемә итәләр)

  • Бу сүзләр ничек  атала?
  • Тән әгъзалары

СЛАЙД №3

“Балык” уены

Тактадагы сүзләрне, иреннәр белән генә тавышсыз әйтәбез.

Беренче тапкырдан сүзен аңласагыз,  икегезгә дә 2шәр фишка бирелә. (һәр командадан 2шәр укучы чыга)

СЛАЙД №4

“Табышмак” уены

  • укучылар, мин сезгә табышмак әйтәм, ә сез җавабын табыгыз.

Ул кешедә ике.

Анда бармаклар бар.

Аның белән язалар.

Нәрсә ул ?

КУЛ

Бирем:

  • һәр команда 2шәр табышмак уйларга тиеш, моның өчен өстәлегездә шаблон бирелгән.

(балалар команда эчендә уйлыйлар  һәм матур итеп укыйлар, икенче команда җавап бирә, шуның өчен фишкалар бирелә)

№1

Ул кешедә... .

Ул ... урнашкан.

Аның белән ... .        

(БОРЫН)

№2

Ул кешедә... .

Ул ... урнашкан.

Аның белән музыка ... .

(КОЛАК)

№1

Ул кешедә... .

Анда ... бар.

Аның белән футбол  ... .

(АЯК)

№2

Ул кешедә... .

Алар ... урнашкан.

Алар соры, ..., ..., ... була .

(КҮЗ)

СЛАЙД

Физ.мин. Хәрәкәтле җыр. (Минем тәнем)

“Истә калдыр” уены

  • Укучылар, мин сезгә 5 сүз әйтәм, сез аларны истә калдырып, миңа шул чиратта кабатлыйсыз.

1нче команда КЕШЕ  МАТУР  БИТ  КҮЗ  ЗӘҢГӘР

2нче команда КЕШЕ  МАТУР  БАШ  ЧӘЧ  КАРА

  1. Материалны ныгыту, сөйләмдә куллану.
  1. Текстны тыңлап аңлау, биремнәр эшләү.

  • Укучылар, ТЫШКЫ КЫЯФӘТ  ничек тәрҗемә ителә?
  • Внешний вид.
  • Для чего нам надо уметь описывать внешний вид человека? Когда это особенно важно? (ответы детей)

СЛАЙД №5

- Укучылар, бу рәсемдә кемне күрәсез?

- Малайны.

- Аның турында текстны игътибар белән тыңлагыз.

Текст 2 тапкыр укыла.

Малайның исеме - Артур. Аның буе - 150 см. Ул урта буйлы, юан да түгел, ябык та түгел. Аның күзләре зәңгәр. Артур тиз йөгерә, чөнки аның аяклары озын.

СЛАЙД №6

ДӨРЕСМЕ? / ЯЛГЫШМЫ?  уены

Укучылар команда эчендә киңәшләшеп эшлиләр, аерым бирелгән биттә җөмләләр  язылган, аларның  дөресме яки  ялгышмы икәнен билгелиләр, дөрес җавап өчен фишка бирелә.

  1. Малайның исеме-Марат.
  2. Аның буе - 150 см.
  3. Ул урта буйлы.
  4. Ул юан.
  5. Артурның чәче сары төстә.
  6. Аның күзләре кара.

  1. Диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.  

Дәреслек белән эш

103 бит

- Диалогны  тыңлагыз, карап барыгыз

 *үзем укыйм

*балалар пышылдап укыйлар

*һәр командадан 1әр укучы  укый.

*сорауларга җавап бирәләр:

- Малайдан кем турында сорыйлар?

- Мама кого роста? (среднего роста) где написано?

- Машаның әнисенең чәче (күзләре )нинди?

- Ул юанмы?

-Ул ябык.

“ӘЙДӘ, ТАНЫШАБЫЗ” уены

2 команда такта янына чыгалар, капма-каршы басалар.

  • Укучылар, сез хәзер бер-берегезгә үзегезнең тышкы кыяфәтегез турында сөйлисез.

(үрнәк өчен үзем турында сөйлим)

Мин урта буйлы. Буем -160см. Авырлыгым – 65 кг. Минем чәчем кыска, кара, күзем дә кара төстә. Буш вакытымда китап укыйм, спорт белән шөгыльләнәм.

(балалар бер-берсе белән сөйләшәләр, аннары урыннарына утыралар, бер пар гына калдырыла.)

  • Арина, син Аняны игътибар белән тыңладыңмы?
  • Аняның буе ничә сантиметр?
  • Авырлыгы ничә килограмм?
  • Чәче нинди төстә?
  • Күзе нинди төстә?
  • Буш вакытта нәрсә белән шөгыльләнә?

(дөрес җаваплар өчен фишка бирелә)

        

  1. Йомгаклау.

Фишкаларны саныйлар.

Билгеләр куела.

СЛАЙД №7        

  1. Өй эшен бирү, аңлату.

  1. “4” легә: үзеңнең тышкы кыяфәтеңне тасвирларга.
  2. “5” легә: үз гаиләңнең рәсемен ясарга, алар турында сөйләргә әзерләнергә.
  1. Рефлексия.
  • Без бүген дәрестә нишләдек?
  • Дәрестән нинди кәеф белән чыгасыз, бүген дәрестә нәрсә ошады?

СЛАЙД №8

Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Табигать һәм кеше.Сыйныф. 6 нчы сыйныф, рус төркеме.

Максат. Табигать  темасы буенча белемнәрне гомумиләштерү;                белем һәм күнекмәләрне ныгыту; ...

Сыйныф сәгате Туган телем-татар теле 5 нче сыйныф

5 нче сыйныфлар өчен сыйныф сәгате....

"Онытмадык... Мәңге онытмабыз алар батырлыгы турында". Сыйныф сәгате (8 сыйныф)

8 сыйныф укучылары өчен Бөек Ватан сугышы елларына багышланган сыйныф сәгате....

"Яман гадәтләр - кешелек дошманнары" сыйныф сәгате (8 сыйныф)

Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре буенча төзелгән сыйныф сәгате...

"Кәрәзле телефон сәламәтлек дошманымы?"сыйныф сәгате. (6 сыйныф)

Укучыларга кәрәзле телефонның хәзерге тормыштагы ролен аңлату, сәламәтлек өчен куркыныч икәнлеген дә искәртү. Укучыларга файдалы киңәшләр бирү....

"Яфракның тышкы төзелеше"

Биология дәресе конспекты "Яфракның тышкы төзелеше"...