"Онытмадык... Мәңге онытмабыз алар батырлыгы турында". Сыйныф сәгате (8 сыйныф)
классный час (8 класс) по теме

Ваганова Альбина Ильсуровна

8 сыйныф укучылары өчен Бөек Ватан сугышы елларына багышланган сыйныф сәгате.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon syyn.sg_._sugysh_ellary.doc54 КБ

Предварительный просмотр:

8 сыйныф.

Сыйныф сәгате.

Тема: Онытмадык... Мәңге онытмабыз алар батырлыгы турында!

        

Максат:

1. Укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирү.

2. Укучыларның Бөек Ватан сугышы, батырлар турындагы белемнәрен барлау, системалаштыру.

3. Бөек Ватан сугышында катнашкан әдәбият-сәнгать эшлеклеләренең сугыш тематикасына язылган әсәрләрен искә төшерү.

Җиһаз: компьютер, проектор, презентация, сугыш тематикасына багышланган җырлар җыентыгы, караокэ, музыкаль үзәк, язучылар портретлары, Хәтер китабы.

Дәрес барышы:

1.Оештыру моменты.(“Священная война” җыры яңгырый)

2. Кереш.

Егерме ике. Июнь. Кырык бердә...

Җиргә афәт килде ул көнне.

Тарих каһәрләгән шушы көнне

Мөмкинме соң оныту, мөмкинме?!

Соңгы тапкыр кичә көлде дөнья,

Соңгы тапкыр кояш балкыды.

Таң атмады бүген, көн тумады,

Алды җирне сугыш ялкыны.

1941ел, 22 июнь. Иртәнге сәгать 4. Радио шомлы хәбәр китерә.

( Юрий Левитан сүзләре яңгырый).

Кырык бернең гөлчәчәкле җәе

Кырау алып килде гөлләргә.

Гөлчәчәкләр таңда сулып төште

Башын куеп туфрак мендәргә.

Гөлчәчәкләр кабат терелмәде,

Урман-кырдан кошлар качтылар,

Ир-егетләр, кызлар иңнәренә

Шинель салып, мылтык астылар.

(Сәхнәгә егет белән кыз чыга. Кыз егеткә чиккән кулъяулык бирә. Саубуллашу күренеше күрсәтелә).

3. Җыр җырлай.

“Җиңеп кайт” җырын караокэга кушылып җырлау.

4. Сугыш ачысы.

-Хәтәр сугыш елларында илебезне сакларга Татарстаннан 560 меңнән артык кеше күтәрелә. Алар арасында әдәбият-сәнгать эшлеклеләре дә бихисап. Аларның күбесе сугыш башлануның беренче көннәреннән үк фронтка китте, дошманга каршы корал белән дә, каләм белән дә көрәште.

- Укучылар, ә сез, герой-шагыйрьләребезне, язучыларыбызны беләсезме? Әйдәгез, искә төшерик.

(Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фатих Кәрим, Гадел Кутуй, Нәби Дәүли...)

(Укучы егетләр язучыларның исемен әйткән вакытта, такта янына аларның портретларын тотып чыга һәм алар исеменнән сөйлиләр)

Муса Җәлил: Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә

                        Һәм үләргә кыю ир булып

                        Гомрем минем моңлы бер җыр иде,

                        Үлемем дә яңгырар җыр булып...

Гадел Кутуй: И туган ил, и матур ил,

                         Калдың бездән еракта.

                         Калсаң да бездән еракта.

                         Күңелдә син һәрчакта...

Фатих Кәрим: Үләм икән, үкенечле түгел

                           Бу үлемнең миңа килүе,

                           Бөек җыр ул – Бөек Ватан өчен

                           Сугыш кырларында үлүе.

Абдулла Алиш: ...Көрәш белән тудык, көрәш белән

                               Керәбез дә, ахры, кабергә

                               Язган икән соңгы сулышыбызны

                               Илебез бәхете өчен бирергә.

5. Солдат хатлары.

- Сугыш эчесен, мәхшәрен күргән батыр сугышчылар туган җирләрен, дусларын, табып баккан әниләрен, хатыннарын, газиз балаларын сагынып туган якларына сагыну хатлары җибәрә...

1) М.Җәлил. “Чулпанга” (бер укучы бу шигырьне укый)(СЛАЙД  М.Җәлил кызы Чулпан белән))

2) Ф.Кәрим. Кызларына язган хаты. (СДАЙД)

3) М.Җәлил “Ышанма” (СЛАЙД)

4) М.Җәлил “Окоптан хат”(СЛАЙД)

(Бу шигырь CD диск аша Фоат Галимуллин укуында яңгырый)

6. Җәлил һәм Җәлилчеләр.

(әкрен генә музыка уйный)

- 1944 нче ел. Берлин. Плетцензее төрмәсе.(слайдта әлеге төрмә күрсәтелә). Вакытның йөрәген тураган гильотина тынып кала. Набат өне гүләп еракларга оча. Ерак авыллардагы, ерак шәһәрләрдәге балачак сукмакларына барып кагыла. Гади татар авыллары – Мостафа, Көек, Куян, Мәләүз, Иске Турай, Олы Тигәнәле, Иске Кәшер... кайгылы аваз бөтен җиргә барып җитә...(СЛАЙД авыл сүрәте)

- Үлем белән күзгә-күз калган илнең азамат уллары соңгы мәлдә хыяллары белән әнә шул сукмакларга кайтканнардыр, ялан тәпиләре белән якты чыкны чәчрәтә-чәчрәтә таңга каршы йөгергәндер.

(СЛАЙД)

Гайнан Корбан 1944нче ел,

25нче август, 12сәгать 06 минут

Фоат Сәйфелмөлеков 1944нче ел,

25нче август, 12сәгать 09 минут

Абдулла Алиш 1944нче ел

25нче август, 12сәгать 12 минут

Фоат Булатов 1944нче ел

25нче август, 12сәгать 15 минут

Муса Җәлил 1944нче ел

25нче август, 12сәгать 18 минут

Гариф Шабаев 1944нче ел,

25нче август, 12сәгать 21 минут

Әхмәт Симаев 1944нче ел,

25нче август, 12сәгать 24 минут

Абдулла Батталов 1944нче ел,

25нче август, 12сәгать 27 минут

Зиннәт Хәсәнов 1944нче ел,

25нче август, 12сәгать 30 минут

Әхәт Атнашев 1944нче ел,

25нче август, 12сәгать 33 минут

Сәлим Бохаров 1944нче ел,

25нче август, 12сәгать 36 минут

- Болар кемнәр, нинди сәгатьләр, минутлар турында сүз бара, нинди    авыл исемнәре аталган соң? (Җәлил һәм Җәлилчеләр, ә авыл исемнәре – аларның туган җирләре, туган авыллары)

(Слайдта исемлек өстенә “Җәлил һәм җәлилчеләр” дигән язу чыга)

- 1944нче елның 25нче августында җәлилчеләрне соңгы юлга – палач балтасы астына алып баралар. Алар Бөек Җинү көнен күрә алмауларына, туган илен, туган халкын ахыргача саклый алмаганнары өчен борчылып, башлары киселгәндә дә Газраилнең күзенә туры карап, елый-елый үлгән чын каһарманнар бит алар.

7. Ветеран белән очрашу тәэсире. Сугыш турындагы әсәрләр.

- 70 ел ... Үткән гомер – аккан су, искән җил...Ә менә бөек Ватан сугышының данлы үткәне, аның үлемсез каһарманнары да искән җил генә булып калмасмы?

(Юк, дип уйлыйм, чөнки ул безнең тарихыбыз. Без аны белергә һәм киләчәк буынга да җиткерергә тиеш)

 -  Һ.Такташның “Киләчәккә хатлар” әсәрен бәлки укыганыгыз бардыр, анда түбәндәге юллар бар:

Сез бу хатны минем укыганда,

Мин бик күптән үлгән булырмын,

Еллар бер-бер артлы үткән булыр,

Исемем сезгә җитмәс – онытылыр...

- “Исемем сезгә җитмәс - онытылыр”, - ди шагыйрь. Сезнеңчә, 1418 көн, 1418 төн буена барган сугыш кайтавазы, җиңүләр, югалтулар, батырлыклыр, күпме күз яше онытылырга тиешме?

(Юк, без аларның батырлыгын оныта алмыйбыз, чөнки бүгенге тыныч көнебез өчен аларга рәхмәтле. Шуңа күрә без сыйныфыбыз белән ветераннар белән очрашып, аларның хәлләрен сорашып торабыз. Менә әле узган атнаны гына Бөек Ватан сугышы ветераны Кәрим абый янына барып хәлләрен белеп якыннашып килүче бәйрәмнәр белән тәбрикләп кайттык).

- Әйе, Кәрим абыйның сугыш вакытында кичергәннәрен без йотлыгып тыңлап утырдык, чыннан да илебезгә һөҗүм иткән дошман бик көчле һәм рәхимсез булган. «“Һәр очраган русны, совет кешесен үтер, синең алдыңда карт кешеме, хатын-кызмы, баламы, туктап калма – барысын да үтер”,- дип язылган була фашистлар боерыгында. Һәм фашистлар үтерәләр. Алар миллионнарча совет кешесен: коралсыз, көчсез, авыру кешеләрне юк итте, картларны, хатын-кызларны, аналарны, балаларны газаплады һәм үтерде...”, дип елый-елый сөйли Кәрим абый. (СЛАЙДлар: Кәрим абый белән очрашу вакытында төшкән фотографияләр)

- Бу күренешләр татар әдипләренең әсәрләрендә, повестьләрендә дә урын таба. Укучылар, ә сезнең сугыш турында нинди әсәрләр укыганыгыз бар?

(Абдулла Әхмәт “Солдат хикәяләре”,

Ибраһим Гази “Йолдызлы малай”,

Гадел Кутуй “Сагыну” нәсере,

Габдрахман Әпсәләмов “Миңа 19 яшь иде”,

Муса Җәлил шигырьләре.

8. М.Җәлилнең “Вәхшәт” шигырен Рәшидә Җиһаншина башкаруында  тыңлау.

- Әлбәттә, бу шигырьне тыныч кына тыңлап булмый: йөрәк сыкрый, җан авырта. Дөрестән дә, бу хәлдән соң, хаттә табигать тә елады: имәннәр сыгылды, күк күкрәде, җир елады, кысып тешләрен.

- Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, бу вакыйганы үз күзләре белән күрмәгән, кичермәгән, йөрәк аша уздырмаган кеше шулай күңелгә үтеп керә алырлык итеп яза алыр идеме? (Юк, яза алмас иде, чөнки бу вәхшәтне күз алдына да китереп булмый, ә М.Җәлил моны күргән һәм безгә язып калдырган)

- Бик, дөрес, фикерлисез.

9.  “Ватан-ана чакыра!”.

- Бөек ватан сугышында катнашкан әдәбият-сәнгать эшлеклеләрен, сугышчыларны үз гомерләре бәрабәренә батырлык эшләргә нәрсә мәҗбүр иткән соң?

(Алар үз илләренең патриотлары булган, туган халкын, илен яклаган)

- Патриот сүзе нәрсәне яңлата соң?

(Патриот – үз гомереңне кызганмыйча, туган җирне саклау дигәнне аңлата)(СЛАЙД)

- Әйе, алар чын патриотлар - Ватанны күз карасыдай сакларга дип ант биргән кешеләр.

“Ватан” сүзе “ана” сүзе белән янәшә куелган, шуңа да “Ватан–ана чакыра!” лозунгы төп чакыру авазы булган. (СЛАЙД)  

Әхмәт Фәйзи (бер укучы Ә.Фәйзинең портретын тотып чыга һәм аның исеменнән сөйли):

Сугышыгыз! – диеп, корал бирде

Безгә кулга Ватан-анабыз;

Без куркуны белми, я үләргә,

Я җинәргә диеп барабыз!

Нәби Дәүли (бер укучы Н.Дәүлинең портретын тотып чыга һәм аның исеменнән сөйли):

Каушарга, бер адым чигәргә,

Халыклар, юк безнең хакыбыз.

Җиңәргә, җиңәргә, җиңәргә!

Бу безнең мөкатдәс антыбыз!

Һәй, алга кешеләр, яктыга,

Ирекле иртәгә хакына!

Дошманга үч итеп, үс, ныгы,

Илләрнең какшамас дуслыгы!

10. Бөек җиңү.

(СЛАЙД)

Кырык бишнең якты май таңында

Кояш булып Җиңү балкыган.

Ул 65 ел, җирне сөендереп,

Нурын сибә дөнья халкына.

Бабайларның алсу каны балкый

Җиңү кояшының нурында.

Онытмадык...

Мәңге онытмабыз

Алар батырлыгы турында!

* “День победы!” җырын тыңлау.

*  Бер укучы кыз “Ана хатын” укый.

11. Хәтер китабы.

- Әлбәттә, сугыш ул – һәркем өчен фаҗига, авыр яра.

Бөек ватан сугышы ул –аерым шәхес яки бер урын хатирәсе генә түгел, ул – бөтен халык хәтере. Ә халык хәтере – мәңгелек.

“Хәтер китабы” – каһарманнарның исемнәрен мәңгеләштерүче һәйкәл.

Бу – туган җирнең азатлыгы өчен башларын салган Татарстан уллары һәм кызларының якты истәлеге алдында баш июе билгесе. Фронтка киткән һәр ике кешенең берсе һәлак булган, һәрберсенең исеме, килер буынга ядкарь булып, 26 томлык “Хәтер китабы”на кертелгән.

(Хәтер китабын күрсәтү)

Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәнеңне онытма син!

Исеңдә тот аларның син

Сугышларда кан түккәнен,

Туган җирнең иреге өчен

Зинданнарда интеккәнен...

Һәр карыш җир сугарылган

Шәһит җаннар каннарында.

Үткән яулар шәүләсе бар

Туган якның таңнарында.

Горур әйт, сорасар:

Ни кавемнән? Нинди җирдән?

Киләчәккә аек карар

Үз тарихын анык белгән!

Хәтерләүдән курыкма син!

Ил үткәнен онытма син! (Р.Фәйзуллин)

12. “Каеннар шаулый”(Н.Ногманов шигыре, Р.Яхин көе) җыры яңгырый.

13. Йомгак.

    - Ә хәзер Бөек Ватан сугышында  безнең якты киләчәгебез өчен көрәшкән, гомерен кызганмаган геройларыбызны искә алып  Бер минутлык тынлык.

    - Рәхмәт. Тыныч, имин, матур дөньяларда бер-беребезне яклап, саклап, дус яшәргә язсын.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйныф сәгате Туган телем-татар теле 5 нче сыйныф

5 нче сыйныфлар өчен сыйныф сәгате....

"Яман гадәтләр - кешелек дошманнары" сыйныф сәгате (8 сыйныф)

Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре буенча төзелгән сыйныф сәгате...

"Кәрәзле телефон сәламәтлек дошманымы?"сыйныф сәгате. (6 сыйныф)

Укучыларга кәрәзле телефонның хәзерге тормыштагы ролен аңлату, сәламәтлек өчен куркыныч икәнлеген дә искәртү. Укучыларга файдалы киңәшләр бирү....

Сыйныф сәгате буенча презентация "Наркотикларсыз яшәү" (8 нче сыйныф)

Презентация  8 нче  сыйныфта сыйныф сәгатен  үткәрү  өчен  кулланылды. Сыйныф  сәгатендә  наркотик  матдәләр, аларның  зыяны  турында белешмә  би...

Аваз ияртемнәре турында төшенчә, 7 нче сыйныф

Аваз ияртемнәре турында төшенчә, 7 нче сыйныф...

Кешелеклелек бизи кешене, сыйныф сәгате. 8 сыйныф

Кешелеклелек бизи кешене, сыйныф сәгате...