Кешелеклелек бизи кешене, сыйныф сәгате. 8 сыйныф
классный час (8 класс)

Зарипова Эльвира Ильсуровна

Кешелеклелек бизи кешене, сыйныф сәгате

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Кешелеклелек бизи кешене26.55 КБ

Предварительный просмотр:

Зарипова Эльвира Ильсур кызы, 1нче квалификацион категорияле татар теле укытучысы.

Тәрбия сәгатенең темасы: “Кешелеклелек бизи кешене” (8 сыйныф)

Тема  очраклы рәвештә генә сайланмады, чөнки бүгенге көндә кешелеклелек, шәфкатьлелек темасының әһәмияте арта гына бара. Безнең төп максатыбызның берсе - әхлаклы, тәрбияле шәхес тәрбияләү.

Максат: Кешелеклелек, шәфкатьлелек, миһербанлылык хисләре тәрбияләү; үз-үзеңне, башкаларны яратырга, хөрмәт итәргә; ярдәмчел булырга, әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлы булырга өйрәтү.

Җиһазлау: презентация, табигать тавышлары яңгыраган һәм күңелле көй, мәкальләр белән конверт,тест карточкалры, белешмәлекләр.

Класс сәгатенең барышы:

  1. Оештыру өлеше.

Исәнләшү. Сыйныфта уңай психологик халәт тудыру. (слайд 1)

Исәнмесез, укучылар!
Уңышлы үтсен көнегез!
Көләч булсын йөзегез!
Булыгыз сез әдәпле,
Тәрбияле, матур гадәтле.
Дөрес, төз утырыйк,
Тырышып җавап бирик.


         -Менә шундый күтәренке кәеф белән тәрбия сәгатебезне башлап җибәрик!

        -Балалар, әйдәгез тәрбия сәгатебезне башлаганчы  бер-берегезгә карап елмайыйк. Чөнки йөзебездәге елмаюлар күңелне күтәрә, кәефләрне яхшырта.

  1. Сыйныф сәгатенең темасын, максатын хәбәр итү

        -Укучылар, без бүген сезнең белән безнең тормыштагы иң мөһим, кирәк сыйфат турында сөйләшербез.

1)Башта гугл формасына кереп сорауга җавап бирегезче: “Кешенең кайсы сыйфаты иң мөһим?” (2 слайд)

2)Ә хәзер бергәләп бер видеоязма карап алыйк. (3 слайд).(Видео + гугл формага нәтиҗә)

        -Сез ничек уйлыйсыз, нинди сыйфат турында без бүген сөйләшербез?

        -Ни өчен әлеге сыйфат бүгенге көндә шулкадәр мөһим санала?

        -Әйе, без сезнең белән “Кешелеклелек бизи кешене” дигән темага сөйләшербез. (4 слайд).

-Кешелеклелек сүзенең тагын нинди синонимнарын беләсез? (мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, ихтирамлылык, игелеклелек, ярдәмчеллек).

III.  Төп өлеш

Дәрдемәнднең “Өч ул” хикәясе (5 слайд)
Бер кешенең өч улы бар иде.Иң кечкенәсе Гали исемле була.Әтиләре базардан өчесенә дә берәр алма алып кайтты.Алмалар бик пешкән-татлы сулы җимешләр иде.
Беркадәр вакттан соң әтиләре: “Алмаларны нишләттегез?”-дип сорады, балаларын янына чакырып.Өлкән улы әйтте:
-Әти, мин аларны ашадым. Эчендәге орлыкларын җыеп куйдым. Бакчага чәчеп, алма агачы үстерергә булдым.
-Яхшы иткәнсең, улым!-диде әтисе.
Уртанчы улы әйтте:
-Мин дә алманы ашадым. Бик тәмле, татлы җимеш икән. Әтиемә Хак Тәгалә исәнлек бирсен ,дип дога кылдым.
Әтиләре янә:”Яхшы иткәнсең , улым!”-диде.
Өченче улы Гали әтисенә карап әйтте:
-Алманың яртысын ашадым...
-Яртысын нишләттең, улым?
Гали куркып кызарып әйтте:
- Күршебезнең улы Вәли авырып ята.Барып, яртысын аңа бирдем.Бик куанды, дога кылды.
-Бәрәкалла ,улым! Син бигрәк тә яхшы иткәнсең!-дип, әтисе Галинең битеннән, күзләреннән үпте.
Рәхмәт.
-Бу хикәядә әти кешенең нинди сыйфатлары күренде?(гадел, юмарт)
-Өлкән улы нишли? Яхшы эшлиме?(изге эш эшләргә уйлый, агач утыртыга ниятли)
-Уртанчы улы нишли?
-Гали нишли? Анда нинди кешелеклелек сыйфатлары бар?(кызарды... читенсенә белү, ояла белү; авыруның хәлен белгән, үз алмасын бүлешеп биргән, юмарт)

IV. Фикер алышу.

Мин  тактага  бер  тәмамланмаган  җөмлә  язам,сез  аны, бер-берегезне  кабатламыйча,  дәвам  итәргә  тиеш. Һәркем  бер  тапкыр  фикерен  әйтәчәк.Ләкин,бер-берегезне  кабатламас  өчен,запаска  берничәне  уйлап  куегыз. Сезгә  2  минут  вакыт  бирелә. Башладык: (6 слайд)

Кешелеклелек-ул  минемчә........

1. Игелеклелек

2. Олыларга  ярдәм итү

3. Кечкенәләргә  ярдәм итү.

4. Миһербанлык.

5. Әти-әнине  кайгырту

6. Мәктәптә  яхшы уку

7. Олыларның  сүзен  тыңлау.

8. Авыруларның  хәлен  белү

9. Мохтаҗ    кешеләргә  ярдәм  итү.

10.Хәйрия  марофонында  катнашу

11.Күршедә  яшәүче  әби-бабайларга  эшләрендә  ярдәм итү

12.  Өмәләрдә  катнашу

13.Тәмле  телле  булу.

(укучыларның  фикерләре  тыңлана,нәтиҗә  ясала)

V. Мәкальләр белән эш. (7 слайд)

-Һәрберегезнең өстәлендә мәкальләр белән конверт ята. Сез конверт эчендәге сүзләрдән мәкаль җыясыз һәм мәгънәсен аңлатырга әзерләнәсез.

-3,4 номерлы укучылар укый (һәр өстәлдән)

1 өстәл:

Яхшы гадәт адәм итәр, яман гадәт әрәм итәр.

Кешегә игелек итсәң- үзеңә булышырлар.

2 өстәл:

Изгелек иткән юлда калмас.

Изгелек итә алмасаң, яманлык кылма.

3 өстәл:

Яхшылык  җирдә ятмый.

Җылы сүз  -  җан азыгы.

4 өстәл:

Олыны олы ит,  кечене кече ит.

Изгелек иткән юлда калмас.

VI. Йомгак.

1) Тест. “Син үзеңне беләсеңме?” (а – 1, ә – 0, б – 2.) (8 слайд)

1. Син нинди кеше?

а) эчкерсез      ә) кеше белән җиңел аралашам

2. Син усалмы?

а) юк          ә) белмим     б)   усал да була алам

3. Сыйныфташың синнән ярдәм сорый. Ашыгыч эшең булса, аңа булышырсыңмы?

а) бернигә карамый булышам  ә) ике эшкә дә өлгерергә тырышам              б)“вакытым юк” – дип әйтәм

4. Дустыңның туган көне, ә сине бик яхшы концертка чакырдылар. Нишләр идең?

а) концертка барам  ә) туган көнгә    б) дустым белән киңәшәм

5. Дустың синең киемеңнне киеп торырга сораса, нишләр идең?

а) “гафу ит,үзем киям”, - дияр идем  ә) бирәм билгеле  б) “ үзең сатып ал” – дим.

6. Сыйныфташың белән ачулаштың, ди. Кабат дуслашырга теләвеңне беренче булып үзең әйтерсеңме?

а) әйе   ә)  кайчан, ничек  б)  юк

7. Ачулашудан качасыңмы?

а) әйе, юл куя беләм  ә) дәшми калу әйбәтрәк дип уйлыйм   б) юк, кешесенә карап эш итәм

8. Сиңа караганда дустыңны күбрәк яраталар, хөрмәт итәләр ди. Моңа ничек карыйсың

а) бераз көнләшәм  ә ) көнләшмим  б) аңа охшарга тырышам

9. Сине ничек кабул итәләр?

а) минем белән күңелле дип уйлыйм  ә)  бик яратып бетермиләр дип уйлыйм  

б) кәефемә карап кабул итәләр дип уйлыйм.

Нәтиҗә ясыйк(9 слайд)

 3-8 балл – сез игелекле кеше, дусларыгыз күп, хайваннар яратасыз.

9-13 балл – сез уйлап эш итәсез, кайчан кырыс, кайчак ягымлы буласыз, үзегезгә начарлык килмәсә, сез теләсә кемгә булышырга әзер.

14-18 балл – сезгә ягымлырак, игелеклерәк булырга киңәш ителә, бөтен нәрсә дә сез теләгәнчә була алмый, үзегезгә дә кемгәдер ярдәм итәргә туры киләчәк.

-Укучылар, кешелекле булу сездә авырлык тудырмасын иде. Һәрвакытта бер-берегезгә, башка кешеләргә карата игътибарлы, игелекле булыгыз. Яхшылыкларны чын күңелдән эшләгез, алар дәвамлы булсын! Үрнәк кешеләр булып үсегез!

-Укучылар, очрашу истәлеге итеп мин сезгә хәзер “Мәрхәмәтле булу серләре” дигән белешмәлекләр таратам. Әлеге белешмәлекләр сезгә авыр чакларда ярдәм булсын. (10 слайд).

1. Кешеләрнең үзегезгә карата нинди мөнәсәбәттә булуларын теләсәгез, үзегез дә аларга карата шундый мөнәсәбәттә булыгыз..

2. Үзеңне ярат. Үзеңә ышан. (Бу һәрвакытта да кулыгыздан киләме?).

3. Үзең һәм бүтәннәр өчен һәрвакытта да яхшылык кыл.

4. Ешрак елмай, ямьсез сүзләр әйтмә.

5. Ачу, көнчелек, комсызлык, курку кебек хисләрне йөгәнлә.

6. Яткач, йоклап китәр алдыннан, исеңә төшер: сез бүген ничә кешене сөендердегез, юаттыгыз, тынычландырдыгыз, көлдердегез.        

                         -Сау булыгыз, укучылар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“ Шәфкатьлелек бизи кешене”

Тәрбия сәгатенең темасы:“ Шәфкатьлелек бизи кешене”Максат: Укучыларда кешелеклелек. Ярдәмчеллек .изгелек сыйфатлары тәрбияләү....

Шэфкатьлелек бизи кешене

укучыларда жаваплылык, эхлакый сыйфатлар тэрбиялэу, игелеклк, михербанлы, шэфкатьле булырга ондэу....

Сыйныф сәгате Туган телем-татар теле 5 нче сыйныф

5 нче сыйныфлар өчен сыйныф сәгате....

“Шәфкатьлелек бизи кешене”

укучыларда Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның мәдәни-тарихи мирасын өйрәнүгә кызыксыну уятуукучыларда милли гореф-гадәтләребезгә, телебезгә сак караш, толерантлык тәрбиялә...

Шәфкатьлелек бизи кешене. (М.Маликованың «Шәфкать» романы буенча)

М.Маликованың "Шәфкать" романын өйрәнгәннән соң уздырылган дәрес планын тәкъдим итәм. Биредә авторга ихтирам, әдәбиятка мәхәббәт һәм тәрбияви моментлар исәпкә алынды....

"Онытмадык... Мәңге онытмабыз алар батырлыгы турында". Сыйныф сәгате (8 сыйныф)

8 сыйныф укучылары өчен Бөек Ватан сугышы елларына багышланган сыйныф сәгате....

Шәфкатьлелек бизи кешене.ачык тәрбия сәгате

Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, тәүфыйк — миһербан, игелек- изгелек, ярдәм, киң күңеллелек, кадер- хөрмәт, наз- игътибар, юмартлык, сабырлык, итагатьлелек һам башка матур төшенчәләрне дә үз эченә а...