Гаилә татулыгының сере
материал по теме

Сайранова Резеда Тависовна

Күп еллар мәктәптә эшләп, шул ук вакытта үрнәк гаилә булып яшәгән укытучыларыбызның юбилей кичәсе \сценарий\

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gaile_beyreme.docx17.46 КБ

Предварительный просмотр:

Гаилә    татулыгының  сере.

                             Адәм  белән  Һава  тапшыруы

                                         \Гаилә  елы уңаеннан  үткәрелгән  чара\

                                                  2008  нче  ел,31 гыйнвар

        Хәерле  кич, хөрмәтле  әти-әниләр, укытучылар,килгән кунаклар!Гаилә татулыгы  белән  көчле, ди  халкыбыз.Безнең  бүгенге  бәйрәм  кичәбез  әнә  шул  хакта  булыр.Чөнки  быелгы  елыбыз  презиндынтыбыз  тарафынннан  Гаилә  елы  дип  игълан  ителде.Үткән  Хәйрия  елында да   без  үткәрелгән  чараларда  актив   катнаштык, хәлебездән  килгәнчә ятимнәргә, аз  керемле  гаиләләргә, өлкәннәр  йортына  3100 сумлык ярдәм  күрсәттек.Хәйрия  елында  эшләребез  быел  исә  гаилә  елына  бәйләнеп  китәр  дип  уйлыйбыз.Мәгълүм  ки, һәр  кеше  бөтен  гомерен  гаиләдә  үткәрә.Иң  элек-әти-әтисе  гаиләсендә, аннары  үз  гаиләсендә.Ә  инде  картаймыш  көннәрендә   ул  балалары  янында  яшәргә  мөмкин.Кыскасы , вакытлар  узган  саен  гаилә  составы  да, бурычлар, мәшәкатьләр дә үзгәрә.Ләкин  тормышлар  җайлы  гына  барган  чакта  без  “гаилә”, “татулык”  дигән  сүзләрнең  мәгънәләре турында  бик  сирәк  уйланабыз.Югыйса, җирдәге, илдәге  иминлек  гаиләдәге  татулыктан  башлана  бит.Әйе, гаилә-ул  олылар  һәм  балалар  өчен  бер-берсен  яратырга  өйрәнү  мәктәбе.Биредә  һәр  кеше  үзенчәлекле  һәм  кабатланмас  шәхескә  әверелә.

                Үскән  чакта  балага  төрле  коллективлар  йогынты  ясый.Тик  бер  коллектив-гаилә  генә  үзгәрешсез  кала.Шуңа  да  гаилә  йогынтысы  тотрыклы, даими  һәм  озак  вакытлы.Гаилә  -кешеләр  арасындагы  мөнәсәбәтләрнең  чын  мәктәбе.Монда  алынган  сабак  аеруча  нык  һәм  нәтиҗәле, чөнки  ул  баланың  сизгер, саф  йөрәге  аша   үтә.

                Бала  үскән  саен, аның  җаваплылыгы  артканнан-арта  бара.Бу  хакта  без  балаларыбыз  белән һәрвакыт  сөйләшергә  тиеш.Үзара  хөрмәт  һәм  ышаныч  хөкем  сөргән, хезмәт  итә  белгән  һәм  эш  яраткан, җаваплылык  хисен  тойган  гаиләләрдә  үзенең  яхшы  яки  начар  эшләре  өчен “үзе”  җавап  бирергә  тиешлегенә  инанган  кеше  үсә.Ләкин  көндәлек  тормыш  мәшәкатьләренә  күмелеп, без  кайвакыт  балаларыбыз  белән  киңәшеп  алырга өлгерми  калабыз. Ә  инде  буш  вакытыбыз  килеп  чыкканда, әңгәмә  кору   өчен  сылтау  һәм  сәбәпне  озак  эзлибез.Тормыш  шулай  дәвам  итә.Бүген  исә  без  очрашуга санаган  сәбәпләрне  үз  башларыннан  кичергән ,үзләренең  бар  гомерләрен  балалар  тәрбияләүгә  багышлаган укытучы   гаиләләрне  чакырдык.Бер-беренә  тугрылык  саклап, сабыр  итешеп  яшәгән    бәхетле  парлар.

         Туган  авылыбызда  3-4  ел  эчендә    генә  дә  алтын  туйларын   үткәргән, тормыш  сынауларын   50    ел  бергә   иңне-иңне  куеп, сабыр  итеп  яшәгән дистәләп  пар  бар.Алар  арасында  Динә  һәм  Фәрит  Мозаффаровлар, Сахара  һәм  Мансур  Шәрәфиевлар.Бүген  без  аларның  тормыш  һәм  эш  тәҗрибәләре  белән  якынрак  танышырбыз.

   Һәр  гаилә  язмышы-үзе  бер  тарих.  Гаилә  танышудан  башлана.Бер  күз  карашыннан  , йә  булмаса  күңелне  дәртләтеп  куйган  бер  сүздәнме?”Чәчләрең  чәчкә  бәйләнсә”дигәндәй  Кошман  егетләре   белән  чит  район  кызлары  ничек  танышты  икән?  

-Җаваплар.

Гайлә  төзеп җибәреп, ни  рәвешле  яшәп  киттегез?

Гаиләдә  бәби  көтү, аңа әзерләнү  кебек  дулкынландыргыч  көннәр  була.Гүзәл!Матур  исем.Кызыгызга  беренче  җимешегезгә  исемне  кем  кушты?

Сез  5  баланы  олы  тормыш  юлына  чыгаргансыз.Бала  тәрбияләүдә  кайсыгызның  өлеше  зуррак  булды?

Тормышта-илле  ел  буена  бер  хатын.Балалар  үстергәндә, укытканда, кеше  иткәндә   “Уф”  туйдым  дип  әйтеп, мәхәббәтегезнең  суынган , сүрелгән  , сулган  чаклары  булдымы  икән?

Балалар  тәрбияләгәндә  нинди  алымнар  , чаралар  куллана  идегез?

Сез  2  гаиләдә  шушы  мәктәптә  озак  еллар  эшләп, лаеклы  ялга  киткән  укытучылар.Эштә  дә, гаиләдә  дә  гел  бергә, сез  бер-берегездән  туймый  идегезме?

Үпкәләшеп, килешкән  чакларыгызда булгандыр.Кайсыгыз  күбрәк  юл  куя?

Өй-йортта  бу  ир  эше, бу  хатын  кыз  эше  дип  эшләрне  бүлешә  идегезме?

Дөньяны  дер  селкеткән  нинди  генә  хәлләр, вакыйгалар  булып  үзмаган.Күпме  чорлар, буыннар  алмашынган.Динне  тойган  вакытлар  булды?Бүген  сез  бит  инде  бишвакыт  намаз  да  укыйсыз?

Мәхәббәтнең  гомере  чикләнмәгән,

Ул  хас  түгел  бары  яшьләргә

Ул  -яраткан  кешең  йөрәгеңдә

Гомер  буе  янып  яшәүдә.

                                Күпме  түзем,сабырлыклар  кирәк,

                               Тормыш  юлын  үткән  чакларда,  

                                 Сөю  утын  җилләр-давылларда

                                Сүндермичә  исән  сакларга.

Нәрсә  ул  мәхәббәт?

Гаиләнең  нигезе  бары  тик  мәхәббәттән  генә  тора  дип  саныйсызмы?

“Ирдән  уңдым”, “хатыннан  уңдым” дип  авыз  тутырып  әйтә  аласызмы?

Ир-егет  буларак , сезне  иң  сокландырган  яклары?

Хатын-кыз   буларак, сезне  сокландырган  яклары?

Бүгенге  акылың  булса, тормыш  юлдашы  итеп  кемне  сайлар  идегез?

Иң  авыр  вакытта  кемгә  таянасыз?

Сезнең  иң  бәхетле көнегезне  искәртеп  хәтерегездә  нәрсә  саклана?

Бүгенге  яшь  әти-әниләргә  балаларын  тәрбияләгәндә, укытканда  өлкәннәр  нинди  файдалы  киңәшләр  бирерләр  икән?

Һәр  гаилә  үзе  бер  серле  сандык.Без  -кешеләр- җиргә  иҗат  итәр, сөяр-сөелер, гаилә  корып, тәрбияле  балалар  үстерер  өчен  туганбыз.Көнкүрешебездә  нинди  кыенлыклар  булса  да  , бу  дөньяга  ник  килгәнебезне  онытмыйк.Бүгенге  кичәбездә  үзләренең  тормыш  тәҗрибәләре  белән  уртаклашкан, матур  киңәшләрен  биргән  остазларыбызга  рәхмәт.Гаиләләрегез  тату, күркәм, тигез  булсын.Балаларыгыздан  авыр  сүз  ишетмәгез, аларның  мәрхәмәтлелеге, шәфкатьлелеге  тормышыгызны  тагын  да  нурландырып, бизәп  торсын.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

СЕРА. Строение атома, аллотропия, свойства и применение серы

Цель урока:Определить положение серы в периодической системе химических элементов Д.И. Менделеева, рассмотреть строение атома серы, физические и химические свойства, области применения серы.Тип урока:...

презентация к уроку "Сера, соединения серы"

слайды к урокам по теме Подгруппа кислорода (сера, соединения серы)...

9 класс.Урок химии Сера. Аллотропия серы. Физические и химические свойства серы. Применение.

Цель: - Рассмотреть аллотропные модификации серы и ее физические и химические свойства. Охарактеризовать нахождение  серы в природе и ее применение....

Методическая разработка урока. Тема: "Сера. Аллотропия серы, физические и химические свойства", 9 класс

Урок химии по теме "Сера. Аллотропия, физические и химические свойства"  предполагает изучение материала в соответствии с современными требованиям, на нем преобладает самостоятельная работа обуча...

Мастер-класс "Укучыларда рухи-әхлакый үсеш тәрбияләүдә гаиләнең роле. Гаилә кыйммәтләре"

Бүгенге, педагогик тәрбия концепцияләре яңарган, әхлакый тәрбия бирүнең әһәмияте көчәйгән шартларда, шәхестә рухи-әхлакый тойгыларны үстерү бурычы аеруча мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Яңа буын...

Сера. Строение атома, аллотропия, свойства и применение серы.

Строение атома, получение и химические свойства атома сера....