План -конспект урока географии в 7 классе на тему "Төньяк Американың табигый зоналары"
план-конспект урока по географии (7 класс) по теме

Гилфанова Эльмира Равилевна

Урок по курсу географии материков и океанов.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема:          Төньяк Американың табигый зоналары

Максат: 1.  Материкта табигый  зоналар  урнашу закончалыкларын  

            өйрәнү. Төньяк Американың табигате, анда таралган

            үсемлекләр,хайваннар турында күзаллау формалаштыру

                   

        2.  Географик     информациянең    төрле   чыганаклары,  

            статистик  материаллар    белән  эшлә  күнекмәләрен  

            үстерү;  картографик күнекмәләрен ныгыту

 

         3. Фәнара  бәйләнешләр    кулланып    танып-белү        

            эшчәнлекләрен активлаштыру    фәнгә    кызыксыну      

            тәрбияләү. Экологик тәрбия бирү.

Дәрес тибы:  яңа материал өйрәнү дәресе

Укыту методлары: репродуктив, өлешчә-эзләнүле

Җиһазлар: компьютер, видеопроектор, табигый зоналар картасы,  

          контурлы карталар, энциклопедияләр, сүзлекләр,

          гербарийлар, инструктив карточкалар, буклетлар,

          таблицалар, китаплар күргәзмәсе

Материал: 1. В.А.Коринская, И.В.Душина “География” 7

          2. “Краткая географическая энциклопедия” т3

          3. “Детская энциклопедия” т1,4

          4. Н.П.Смирнова “По материкам и странам”

 

Дәрес барышы:

1. Классны дәрескә оештыру

2. Кереш өлеш. Дәреснең төп этабына әзерлек.

Кереш сүз. Яңа материал өйрәнүнең һәр дәресе безнең аң, белем баскычына  менүебезнең чираттагы адымы булып тора. Тормышыгызда мондый адымнар күбрәк булган саен, сезнең интелектуаль дәрәҗәгез югарырак булыр.Бу адымнарыгыз һәрчак нык, ышанычлы булсын һәм сезне авырлыкларны, каршылыкларны җиңеп алга әйдәсен.

                     Мин бүгенге дәресне легендадан башлап җибәрергә телим. Бер индеецлар кабиләсенең юлбашчысы егетләрне Көньяк Американың иң биек тавы Аконкагуага җибәрә. “Көчегез беткәнче барыгыз. Арысагыз өйгә әйләнеп кайтыгыз, ләкин һәрберегез үзегез борылган урыннан миңа ботак алып кайтсын” – ди. Беренче егет кактус алып кайта. Юлбашчы аннан көлә генә “Син тауның итәгенә дә барып җитмәгәнсең” – ди. Әрем алып кайтканына “Син тауның итәгенә җиткәнсең, ләкин тауга күтәрелергә уйламагансың да”, тополь ботагы алып кайтканына “Чишмәгә җиткәнсең” дигән. Дүртенче егет кедр ботагы белән кайткан. Ә бишенче егетнең кулы буш, ләкин йөзе шат, балкып кайткан. Ул агачлар күрмәгәнен ләкин ялтырап яткан зур диңгез күргәнен әйткән. Ботак алып кайтмаса да карт иң зур бүләкне аңа биргән. “Сиңа ботак кирәк түгел. Җиңү синең күзеңдә балкый, тавышыңда яңгырый. Бер син генә тауны бөтен бөеклегендә күргәнсең”

- Ни өчен юлбашчы егетнең тауга менеп җиткәненә ышанган?

Сез дә бүген дәрестән шул егет кебек балкыган йөз белән, яңа җиңү шатлыгы белән китә аласыз. Ләкин моның өчен сезнең игътибарыгыз һәм тырышып эшләвегез кирәк.

Ә хәзер сезнең узган дәрестә алган белемнәрегезне тикшереп карыйк. Каршыгызда елгалар:

  • Миссисипи
  • Миссури
  • Маккензи
  • Колумбия
  • Юкон
  • Изге Лаврентий
  • Рио-Гранде

1 группа бу елгаларны картадан күрсәтә, 2 группа контурлы карталарда билгели,3 группа кайсы океан бассейнына караганын, 4 группа нинди сулар белән туенганын билгели

География гаҗәеп фән. Белем алуның һәр баскычы картадан башлана. Без бүген дә аңа берничә мәртәбә мөрәҗәгать итәрбез. Безне бүген табигый зоналар картасы озата барыр. Димәк дәресебезнең темасы “Төньяк Американың табигый зоналары”. Бүген без бу материкта табигый зоналарның урнашуы белән танышырбыз. Анда яшәүче хайваннарны, үсүче үсемлекләрне өйрәнербез. Милли паркларына читтән торып сәяхәт кылырбыз.

Эшкә керешкәнче табигый зонаның нәрсә икәнлеген искә төшерик.

Табигый зона – бер төрле үсемлекләр, хайваннар, туфраклар, климат таралган территория.

Яңа материал аңлату:        

Материк төньяктан көньякка бик еракка сузылганлыктан аның табигать дөньясы  гадәттән тыш бай.Арктик чүлләрнең патшасы ак аю булса, иксез-чиксез прерияләрне бизоннар биләп тора

3 слайд. Материкта зоналар гадәти булмаганча урнашкан. Төньяк өлешендә зоналар төньяктан көньякка таба үзгәрә бара. Бу кояш җылысы күләме үзгәрү белән бәйле.

Климат картасы белән табигый зоналар картасын тәнгәл китереп, нинди нәтиҗәгә киләбез? Арктик пояста нинди табигый зона урнашкан?

Нәтиҗә: Арктик чүлләр зонасы арктик климат поясында урнашкан. Монда җәен дә температура 0дән күтәрелми. Ел буе болыт, томан, буран була.

4-5 слайдлар буенча әңгәмә.

Көньякка таба климат җылына бара. Субарктик пояста тундра һәм урман-тундра урнашкан.Кышын монда бик суык (климат картасы белән эш), җәен яңгырлы, болытлы була. Тундрада мәңгелек туңлык таралган. Шунлыктан сазлыклар бик күп. Туфраклары саз-тундра туфраклары. Үсемлекләре тәбәнәк үләннәр һәм кәрлә агачлар. Хайваннар дөньясы байрак.

6-9 слайдлар белән эш. Гербарийлар демонстрацияләү.

Видеофильм карау

Материкның иң зур өлешен уртача пояс алып тора. Монда зоналар меридиан юнәлешендә урнашканнар.

10 слайд 

Көньякка таба тундра зонасы тайга белән алышына (11-12 слайдлар).Көлсу туфракларда нарат, пихта, чыршы, карагайдан торган ылыслы урманнар үсә. Көнбатышта җылы агымнар нәтиҗәсендә куе урманнар Тын океан яры буйлап еракка көньякка ук сузыла.

Материкның көнчыгышыннан җылы Гольфстрим агымы уза. Ул үзе белән яңгыр болытлары алып килә. Атлантик океан буенда соры урман туфракларында катнаш һәм киң яфраклы урманнар, көньяктарак алмаш-дымлы урманнар үсә. Бу урманарда үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы шактый бай.

13-14 слайд

Көнбатышка таба материкның эчке районнарында явым-төшемнәр кими. Урманнар урман-дала һәм далалар белән алышына. Америка далалары прерия дип атала. 15-16 слайд

Группаларда эшләү

Энциклопедия, сүзлекләр, дәреслек, картографик материалдан файдаланып, уртача пояс зоналарына характеристика бирү.

1 группа – тайга

2 группа – катнаш урманнар

3 группа – киң яфраклы урманнар

4 группа – дала

Төньяк Американың көнбатышында салкын Калифорния агымы йогынтысында явым-төшемнәр әз ява. Шунлыктан монда чүлләр һәм ярымчүлләр зонасы урнашкан. 17 слайд

Ныгыту

 1 группа бирелгән җәнлекләрне материкның картасына дөрес итеп урнаштыра:

Бизон, скунс, бүре, селәүсен, енот, поши, көрән аю, койот, индейка, песец, тундра көртлеге, сарыкүгез, ак аю

2 группа табигый зоналар һәм анда яшәүче хайваннарны, үсемлекләрне тәңгәл китерә

3 группа “артык объектларны” таба:

1) Нарат, карагай, кәрлә каен

2) Имән, клен, чыршы

3) Бурсык, болан эте, тиен

4) Кара әрем, койот,  бизон үләне

5) Мүк, кактус, лишайник

6) Экваториаль урман, катнаш урман, тайга

7) Антарктик чүл, прерия, тундра        

4 группа бирелгән объектларның кайсы зонадан икәнлеген ачыклый (гербарийлар һәм натураль объектлар)

Табигатьнең кеше эшчәнлеге нәтиҗәсендә үзгәрүе.

18 слайд 

Төньяк Американың табигате кеше тарафыннан бик нык үзгәртелгән. Далалар сөрелгән, урманнар киселгән. Еш булып торган урман янгыннары үсемлекләр һәм хайваннар дөньясына зур зыян сала. Аларны саклау өчен тыюлыклар һәм милли парклар төзелгән.

19-20 слайдлар. Йеллоустон һәм Зур Каньон турында сөйләү

Йеллоустон милли паркы.

          Самолеттан Кыялы таулар төсле мозаика булып күренә. Урманнарның яшел төсе тау түбәләренең күзне чагылдыргыч аклыгы белән чиратлаша. Таулар белән уратылган болыннар арасында күлләр, кайдадыр аста елга ялтырый. Ул да булмый, игътибарны күпләгән төтен баганалары җәлеп итә.Бу – атаклы Йеллоустон милли паркы – АКШ ның иң борынгы тыюлыгы.Аңа 1872 елда нигез салына. Индеецлар паркны “боз, ут, су, сумала, әйләнмәле төтен иле” дип йөртә.

         Паркта күлләр күп. Иң билгелесе 90м тирәнлектәге Йеллоустон күле. Күлнең кыялы ярлары куе урман белән капланган. Яр буенда кайнар чыганаклар тибеп тора. Паркта 10 мең кайнар чыганак һәм гейзерлар бар. Кайберләре бер атканда 8 мең тонна суны 100м га атарга сәләтле.

          Бөтен җирдән сызгырып яки дөбердәп, кайнар су, пар чыгып тора. “Зур гөл чүлмәге” дигән гейзерда төрле тәстәге балчык кайнап утыра. Балчыкның төрле төсләре үзара катнашмыйлар. “Су вулканы” дип аталучы “Гигант” гейзеры 4 көн саен 90м лы су баганасы бөрки.Бу вакытта башка гейзерлар туктап тора.

          Ә Экселсиор гейзерын паркның могҗизасы дип атыйлар. Ул күл уртасында урнашкан. Күл өстендә һәрчак пар болыты эленеп тора. Кинәт күл уртасыннан гүләп су баганасы күтәлелә. Диаметры 8-10м булган багана 100м га күтәрелгәндә күл күккә атылгандай була. Пар 300м га җитә.

           Паркның территориясен нарат урманнары алып тора. Аларга кеше кулы тимәгән диярлек. Урманнарда аюлардан барибал һәм гризли, америка боланнары, антилопалар, кайотлар, бизоннар яши. Күлләрендә аккошлар, кыр үрдәкләре, пеликаннар тереклек итә.

           Паркның табигате үзенә күп илләрдән туристларны җәлеп итә.

Зур каньон

                 АКШ ның көньяк-көнбатышында Колорадо елгасы яссытаулыкны кисеп кереп каньон хасил иткән. Бу дөньяның иң билгеле Зур  Колорадо каньоны. Аның текә, кыялы стеналары баш әйләндергеч тирәнлеккә төшә. Төптә елганың үзәне урнашкан. Үзән күбекләнеп, ургып агучы су белән тулган.

                Каньонның стеналары грандиоз колонналар, башнялар, пирамидалар белән бизәлгән. Бу пирамидаль скулптураларны “храмнар” дип атыйлар. Аларны көйдергеч кояш нурлары, яңгыр, җил, температура тирбәнешләре ясаганга ышанасы да килми.

                Каньонның стеналары гигант китапны хәтерләтә.Моннан Җирнең тарихын укырга була. Бу “китап” монда кайчандыр диңгез төбе булганын, соңгарак 3мең метр биеккә күтәрелгәнен сөйли.Ә елга хирург пычагы кебек бу токымнарны кисеп кергән. Хәзерге вакытта тарлавык милли парк дип игълан ителгән. Аңа ел саен күпләгән туристлар килә. Монда туристларга автобуста, вертолетта, атта, җәяүле маршрутлар да тәкъдим итәләр.

Иң-иң 21-23 слайдлар

  • Секвойя
  • Бүре
  • Болан

Йомгаклау

Бүгенге дәрестән нинди яңалыклар алдыгыз?

Белем тавына тагын бер адым атладым дип саныйсызмы?

Рефлексия

Америка турында синквейн төзү

Өйгә эш

Бер табигый зона турында сөйләргә өйрәнеп килергә. Кемнәр тели кроссворд төзеп килергә.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Миссисипи Миссури Маккензи Колорадо Колумбия Юкон Изге Лаврентий Рио-Гранде

Слайд 2

Д өрес җаваплар 3 4 Миссисипи а в Миссури а в Маккензи б а Колорадо в б Колумбия в б Юкон б б Изге Лаврентий г в Рио-Гранде а в

Слайд 3

Т өн ь як Американың табигый зоналары

Слайд 4

Табигый зоналар Төн ь як Америкада табигый зоналар гадәти булмаганча урнашкан. Материкның төн ь ягында алар зона законы буенча полоса булып сузыла бара. Ә урта һәм көн ь як өлешләрдә алар меридионал ь урнашканнар. Моның сәбәбе – рел ь еф һәм өстенлек итүче җилләр

Слайд 5

Канада Арктик архипелагын Һәм материк- ның төн ь як яр буйларын арктик чүлләр һәм тундра зонасы алып тора. Озын поляр төннәрдә һава- ның температурасы -40-50 градустан да түбән төшә. Еш кына көчле җилләр исә. Бу шартлар монда яшәүчеләрнең тормыш шартларын кыенлаштыра.

Слайд 6

Арктик ч ү лләр зонасында туфрак юк диярлек. Үсемлекләрдән мүкләр һәм лишайниклар гына үсә. Хайваннар дөнь ясы төрлерәк. Аларның тормышы су белән бәйләнгән. Мор ж лар, тюлен ьн ә р, ак аюлар азыкны судан табалар.

Слайд 7

Горур кош Ак ябалакны шат кош дип әйтеп булмый. Дөресрәге ул горур кош. Күбәләктәй әкрен очып ул үзенең корбаннарын – кечерәк кимерүчеләрне аулый. Аның төп азыгы – лемминглар. Лемминглар беткәч ябалак еракка көн ь якка ук оча. Аның уртача киңлекләрдә күренүе төн ь якта лемминглар санының кискен кимүен күрсәтеп тора

Слайд 8

Б ү ре – бик акыллы җәнлек. Алар көтүләре белән яшиләр, ауга да бергәләшеп чыгалар. Бүреләр бер-берсенә карата яхшы мөнәсәбәттә, үзләренең шактый катлаулы телләрендә аралаша, хәтта «елмая» да алалар.Аяк арасына төшерелгән койрыклары буйсынуны аңлата. Ятып торган колаклары, ырж айган тешләре янауны, өскә күтәрелгән койрыгы ышануны аңлата. Урыннан урынга күчкәндә бүреләр улап аралашалар, үзара элемтәдә булалар. Бүреләрнең үзләрен шулай тотуы кызыксыну тудыра.Алар гаиләләрендә дә кайгыртучан һәм бу яклары белән үрнәккә лаек.

Слайд 9

Тундра – субарктик поясның урмансыз киңлекләре.Кыска җәй вакытында ташлы өслек мүк, лишайниклардан торган кием киенә. Ә көн ь яктагы утраулар үсемлекләргә байрак. Монда сазлы тундра туфракларында күрән үләне, кәрлә таллар, кәрлә каеннар үсә.

Слайд 10

Тундраның үсемлекләре Мүкләр лишайниклар белән беррәттән күрән үләне, мүк җиләге, болан мүге үсә. Биредә җиләк куакчыклары күп. Җәен казаяк, сазанак, кырлыганнар чәчәк атып утыра

Слайд 11

Тундра үсемлекләре белән күп төрле хайваннар тукла- на. Монда сарык-үгез, карибу боланнары кар капламы юка булганлыктан, үзләренә азыкны җиңел табалар. Ерткычлардан ак төлке һәм бүреләр яши. Күлләрдә казлар, үрдәкләр, су кошлары күп.

Слайд 12

Уртача поясның табигый зоналары Тайга Катнаш урманнар Киң яфраклы урманнар Далалар Ярымчүлләр һәм чүлләр Уртача поясның зоналары киңлек буенча түгел, меридиан юнәлешендә урнашканнар. Аның сәбәбе – рел ь еф һәм өстенлек итүче җилләр

Слайд 13

Тайга Тайга – ылыслы агачлар өстенлек итүче табигый зона. Аның көлсу туфраклары карлы салкын кыш һәм дымлы суык җәй шартларында хасил була. Территориянең зур өлешендә кара һәм ак чыршы, америка карагае үсә. Комлы туфракларда веймут нараты, банкс нараты үсә

Слайд 14

Тайгада кара аю – барибал, гризли, Канада селәүсене, Америка сусары, скунс кебек ерткыч җәнлекләр; поши, вапити боланы кебек үлән белән тукланучы хайваннар яши. Милли паркларда урман бизоны сакланып калган.

Слайд 15

Катнаш һәм киң яфраклы урманнарда имән, юкә, клен, бук, тюл ь пан агачы, магнолия, кара чикләвек, көнбатыш платаны үсә. Кыргый алмагачлар, кыргый грушалар, куакчыклар һәм лианалар бу урманнарны тагын да баетып күрсәтә

Слайд 16

Урманнарның хайваннар дөн ь ясы да бик бай Кондыз Бурсык

Слайд 17

Далалар – прерияләр Далалар – уртача һәм субтропик поясның кара һәм каштан туфракларында үсүче үләннәр белән капланган урмансыз киңлекләре. Җылы климат үләннәрнең гөрләп үсүенә ярдәм итә. Монда салынчак, типчак, бизон үләне өстенлек итә

Слайд 18

Хәзер прерияләр сөрелгән яисә көтүлекләргә әйләндерелгәннәр. Бу хайваннар дөн ь ясына да йогынты ясаган. Бизоннар бөтенләй диярлек юкка чыккан. Койотлар(дала бүреләре) һәм төлкеләр бик аз калган

Слайд 19

Ярымшарлар картасын к ү р ( куллар белән түгәрәк) Африка, Австралия кайда? (куллар уңга һәм сулга) Антарктида, Американы (куллар җилкәгә) Җайлап өстә син әйдә. (куллар билгә) Ә кем белми Евразияне? ( 2 тап. бил турысында кул чабабыз) Бу бит бик тә зур хата. ( баш өстендә 2 тапкыр кул чабабыз) Барлык материклар хәзер ( куллар билдә) Үз урынында ята. ( уңга һәм сулга бөгеләбез)

Слайд 20

Кордил ь ерның эчке яссытаулыкларында уртача пояс чүлләре урнашкан. Монда төп үсемлекләр – кара әрем һәм алабута. Мексика таулыгының субтропик чүлләрендә кактуслар үсә.

Слайд 21

Табигат ь не саклау Милли парклар – үсемлекләр, хай- ваннарны саклау йөзеннән оешты- рылган. Йеллоустон Зур Кан ь он Йосемит Арчес Бэдлэнд

Слайд 22

Й Е Л Л О У С Т О н

Слайд 23

Зур кан ь он Колора до кан ь оны

Слайд 24

Секвойялар патшалыгы Дөн ь ядагы иң зур агач – “Генерал Шерман” секвойясы Калифорниядә үсә. Аның биеклеге 84м, кәүсәсенең диаметры 35м, ботакларының диаметры 3 м, яше 2500 ел, авырлыгы 2500 т.

Слайд 25

Картага кара һәм әйт.Түбәндә сүз нинди җәнлек турында бара? 1 Тундрада яши 2 Яраткан азыгы – мүк 3 Төсе - соры 4 Матур мөгезләре бар 5 Аның аягы озын

Слайд 26

Өй эше Берәр табигый зона турында сөйләргә өйрәнергә Теләге булган укучыларга табигый зоналар буенча кроссворд төзергә


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Самоанализ урока географиив 7 классе "Знакомая незнакомка Южная Америка"

На данном уроке  можно выделить основные  условия, способствующие активизации познавательной деятельности учащихся с нарушениями интеллекта на уроках географии. Это: оптимальное сочета...

Методическая разработка урока географии 7 класс тема "Население Южной Америки" мБОУ "Астрахановская ООШ" Айчанова М.Б.

Аннотация:Методическая разработка урока с презентацией по теме «Население Южной Америки».Урок проводится в форме изучения новой темы с использованием ИКТ. Используя различные творческие задания, на ур...

План-конспект урока в 11 классе "Страны Латинской Америки"

Настоящий план-конспект может быть использован при преподавании географии в старшей школе....