Иярчен күләм, сәбәп, максат җөмләләр. Кабатлау
план-конспект урока (9 класс) по теме

9 сыйныф, татар теле, дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon iyarchen_sbp_maksat_zhomllr.doc42 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  Иярчен күләм, сәбәп, максат җөмләләр .

Максат: 1.Иярчен хәл җөмлә төрләрен өйрәнүне дәвам итү,иярчен күләм,сәбәп, максат җөмләләр турындагы белемнәрен ныгыту, камилләштерү;

                2.Сөйләм телен үстерү, татар телендә дөрес һәм матур сөйләшү теләге тудыру; өйрәнгәннәрне гамәлдә куллана белү күнекмәләрен үстерү;

               3.Проблеманы күмәк хәл итүгә омтылыш, дуслык, бердәмлек, игътибарлылык сыйфатлары, туган якны ярату хисе

тәрбияләү;

Җиһазлау:  мультимедиа,карточкалар

Дәрес барышы:

1.Оештыру өлеше

-Хәерле көн, укучылар! Бүген безнең дәресебез бераз үзгәрәк, чөнки бүген бездә кунаклар.Кунак килү – зур шатлык, сөенеч ул.Өйгә дә кунак килсә, күңелле була.Димәк, бүгенге дәресебезне дә күңелле, матур итеп уздырыйк.

2.Актуальләштерү

а)     -Укучылар, без дәресебезне кроссворд чишүдән башлыйк  әле. Һәр төркемгә дә кроссворд бирәм.Аның сорауларына җавап биргәч, сезнең ачкыч сүзләр килеп чыгар.

(Укучылар кроссвордны чишәләр.Аны чишкәч, максат, күләм,

сәбәп сүзләре килеп чыга.)

-Әйдәгез, һәр төркемнән берәр укучы соравын укый һәм җавабын әйтә.Һәм нинди ачкыч сүз килеп чыкты икән?(Һәр төркем укып чыга)Бу сүзләр сезгә  нәрсәне дә булса исегезгә төшердеме?

(Әйе.Үткән дәрестә без иярчен максат, күләм, сәбәп җөмләләрне

өйрәнгән идек )

-Әйе, дөрес, бүген без алар турындагы белемнәребезне ныгытырбыз, камилләштерербез.

б) Укучылар сезгә өйгә тикшерергә берничә җөмлә бирелгән иде.

Ләеин һәр төркем аларны үзенчә тикшерергә, үзенең биремен үтәргә һәм нәтиҗә чыгырырга тиеш иде.Әйдәгез,хәзер шул җөмләләрне тикшерик, нәтиҗәләр ясыйк.

(җөмләләр маниторда язылган, схемалар тактада ясалып куелган, укучылар бары тик шул схемаларга үз биремнәрен чыгып язалар, схеманы тутыралар)

  1. Ал гыйлем, чөнки яшәүнең асылы ул.(сәбәп, теркәгеч. ан-к)
  2. Каеннар үзләре шундый нәфис, шундый сылу, шундый зифа: аларны кочып үбәсе килә.(күләм. көт.инт.,ан-к )
  3. Һәрбер бит селкенеше урынлы кулланылырга тиеш, шуның өчен елмаюлар берничә төргә бүленгән.(макс.,мөн.сүз, ан-к)
  4. Яз янгыны җиргә кагылганчы, кар астында йоклар урманнар.(күләм, куш., синт.)
  5. Укытучы, дәресләр нәтиҗәле узсын  өчен, төрле алымнар куллана.(максат, бәйлек, синт.)

1 төркемнән 1 укучы чыгып, бу җөмләләрнең номерын, мәгънә төрен,бәйләүче чараларын схемага язып куя һәм нәтиҗә ясый.

(Димәк, иярчен сәбәп җөмлә  ни сәбәпле?, ни өчен ? , сорау -ларына , иярчен күләм җ. күпме? никадәр? , иярчен максат җөмлә ни өчен? нинди максат белән? сорауларына җавап бирә һәм баш җөмлгә  теркәгеч, көт.инт-се, мөн.сүз, куш-лар, бәйлек кебек бәйләүче чаралар  ярдәмендә бәйләнергә мөмкин.)

2 төркемнән бер укучы чыгып,  шул ук схемаларга ан-к яки син-к

икәнен язып чыга һәм нәтиҗә ясый.

(Димәк, иярчен м., с., к. җөмләләрнең төзелеше ягыннан аналитик һәм синтетик төрләре була,  ан-к төре баш җумләгә теркәгеч,көт. инт-се, мөн.сүз ярдәмендә бәйләнә, ә син-к төре

куш-р һәм бәйлекләр ярд.бәйләнә)

3 төркемнән бер укучы чыгып. җөмләләрнең тулы исемнәрен язып чыга һәм нәтиҗә ясый.

(Без тикшергән җөмләләр аналитик максат, күләи, сәбәп; синтетик максат, күләм, сәбәп җөмләләр булып чыкты. Аларда өтер, ике нокта кебек тыныш билгеләре куелды)

-Шулай итеп, без сезнең белән өй эшен тикшереп, иярчен максат, сәбәп, күләм  җөмләләр турындагы белемнәребезне искә төшердек.

-Ә хәзер без аларны күнегүләр ярдәмендә ныгытырбыз.

3.Белемнәрне ныгыту, камилләштерү.

а) -Әйдәгез ,бераз ял итү йөзеннән, экранга  игътибар итегез әле.Бирелгән кушма җөмләләрнең бтөшеп калган кисәген уйлап әйтергә кирәк.

1. ........  өчен, мин ишекне яптым.

2. ........  кибеткә бармадым.

3. ........   дип, мин алмагач төбенә кар өйдем.

4.........  , шулкадәр яхшырак.

б) Карточкалар белән эш.

Җөмләләр арасыннан  1 төркем сүбәп җөмләләрне, 2 төркем максат җөмләләрне, 3 төркем күләм җөмләләрне аерып алып дәфтәрләрдә синтаксик анализ ясарга.Һәр төркемнән бер-ике укучы җөмләләргә синтаксик анализны телдән ясый.(Һәр төркем анализ ясагач, укытучы ул җөмләләрне экранда чыгара бара)ЯЛ ИТҮ

в)-Укучылар, сез сайлап алган җөмләләргә игътибар итегез әле.

Алар нәрсә турында?(Туган як, туган җирнең матурлыгын күрә белү, аны сагыну, анда яшәүнең тәмен тоя белү)

-Әгәр хәтерегездә булса, күптән түгел без сезнең белән “Бәхет турында уйлану ”исемле инша язган идек һәм анда “Бәхет ул-үз туган җиреңдә яшәү” дигән пункты бар иде. Сез анда бик матур гына фикерләр әйтеп язгансыз. Минем берничә укучыдан шул язмаларны укытып китәсем килә иде.(Берничә укучыдан иншаларыннан өзекләрне укыту).Укучылар. дөрестән дә, сез язганча. туган җир, туган ил кебек кадерле нәрсәләр бик аз. Мин сезгә алдагы гомерегезне дә шушында , туган җирегездә, туган

шәһәрегездә үткәрүегезне,  киләчәктә туган илегезгә кирәкле кешеләр булып , уңышларга ирешүегезне телисем килә.

г) Схемаларга туры килгән җөмләләр төзергә.(группа белән бергә)

  4.Йогаклау.

- Шулай итеп. бүгенге дәрестә без сезнең белән нәрсәләргә өйрәндек? (Иярчен м, к, с . җөмләләрне башка төр җөмләләр арасыннан аерып алырга, синтаксик анализ ясауны ныгыттык)

-Укучылар, кайсы төр җөмләләрне тикшергәндә. аерып алганда кыенлыклар туарга мөмкин?(Сәбәп һәм максат җ-не)Ни өчен?

Нишләргә кирәк?

5. Бәяләү.Бүгенге дәрестә барыгыз да яхшы катнашты. Матур, тулы җаваплар бирдегез.

6. Өй эше.1)Әдәби әсәрләрдән иярчен м., с., к. җөмләләре булган 5 кушма җөмлә табарга.

                   2) Иярчен м., с., к. җөмләләре булган 5 кушма җөмлә кертеп туган як турында кечкенә хикәя язарга.

Үзем турында:

Шәйхетдинова Лениза Сабит кызы

Әлмәт шәһәре 5 нче урта мәктәбе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы, укытучы-методист

тел: 8-9172652984

эш тел:(8553)32-47-69


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Иярчен максат җөмләләр

Әлеге дәрестә укучылар иярчен максат җөмләләр турындагы төәенчә белән танышалар. Рус теленә җөмләләрне тәрҗемә итеп, дәрес материалын ныгытып та баралар....

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен кабатлау (тест)

Әлеге тест җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен кабатлау өчен тәкъдим ителә....

Аналитик иярчен җөмләләрне кабатлау

"Аналитик иярчен җөмләләрне кабатлау" темасы буенча 9нчы классның татар төркеме өчен  татар теленнән дәрес эшкәртмәсе...

Иярчен җөмләләрне кабатлау

Дәрес 8 нче сыйныф укучыларына  SMART -10  интерактив тактада эшләү өчен Notebook  программасында ясалган. Дәрес барышында укучылар карандаш, ук, бетергеч белән эшлиләр.Тиз арада  ...

Иярчен максат җөмлә

Бу дәрескә иярчен максат җөмләләрнең аналитик һәм синтетик төрләре белән таныштыру; иярчен максат җөмләләрне тану, төзи белү, башка төр җөмләләрдән аера белү күнекмәләре булдыру, схемаларын төзе...

Иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләләрне кабатлау

8 нче сыйныф укучылары өчен тәкъдим ителә...