Иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләләрне кабатлау
план-конспект урока (8 класс) на тему

Хаҗиева Фәридә Фәрит кызы

8 нче сыйныф укучылары өчен тәкъдим ителә

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dokument_microsoft_word_6.doc76 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләләрне кабатлау һәм ныгыту дәресе

Максат: 

  • Баш һәм иярчен җөмләләрне билгели алу күнекмәләрен ныгыту.
  • Иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләләрне табу юлларын билгеләү.
  • Яңа сүзләр хисабына сүз байлыгын арттыру.

Җиһазлау: таблицалар, әзер сораулар, компьютер, дәреслек, теоретик материаллар белән презентация.

Дәрес барышы:

I. Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы: Хәерле көн, укучылар. Татар теле дәресен башлыйбыз. Бер-берегез белән исәнләшегез (укучылар төркемдә каршы як һәм ян парлары белән исәнләшәләр).

II. Белемнәрне актуальләштерү.

Алда үтелгән дәресләрне искә төшерү.

ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН (встать-сесть) – “бас”-“утыр” . Укучылар дөрес дип тапкан җавапларына басалар.

1) Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан ничә төре бар?

а) 12;

б) 2

2) Иярчен җөмләләрнең төзелеше ягыннан ничә төре бар?

а) 2;

б) 6;

3) Аналитик бәйләүче чараларга нәрсәләр керә?

а) көттерү паузасы, ияртүче теркәгечләр, ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр;

б) көттерү паузасы, ияртүче теркәгечләр, ялгызак һәм парлы мөнәсәбәтле сүзләр.

4) Синтетик бәйләүче чаралар:

а) кушымчалар, янәшә тору, парлы мөнәсәбәтле сүзләр;

б) кушымчалар, янәшә тору, бәйлек һәм бәйлек сүзләр.

5) Шулай, шулай булса да, шуңа нинди сүзләр?

а) ияртүче теркәгечләр;

б) ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр;

6) “Кем эшләми, шул ашамый” җөмләсенә кайсы характеристика туры килә?

а) синтетик иярчен ия җөмләле кушма җөмлә;

б) аналитик иярчен ия җөмләле кушма җөмлә.

7) “Иптәшең нинди, сиңа хөрмәт тә шундый” җөмләсенә кайсы характеристика туры килә?

а) синтетик иярчен ия җөмләле кушма җөмлә;

б) аналитик иярчен хәбәр җөмләле кушма җөмлә;

 Җаваплар: 1-а, 2-а, 3-б, 4-б, 5-б, 6-б, 7-б

ЭЙ АР ГАЙД. (“Руководство предположения/реакции”) – тема буенча укучыларның белемнәре һәм фикерләре күнегүләр эшләгәннән соң чагыштырыла.

Дәрес башында

+ яки -

Сорау биремнәр

Дәрес ахырында

+ яки -

+

Иярчен ия җөмлә баш җөмләнең иясе урынында килә исә баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән иянең конкрет эчтәлеген тәшкил итә .

+

Иярчен хәбәр җөмлә күбрәк баш җөмләгә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән хәбәрне ачыклый.

-

Иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләләр баш җөмләгә мөнәсәбәтле сүзләр, көттерү паузасы, ике нокта белән бәйләнә.

+

Ялгызак мөнәсәбәтле сүз булган баш җөмлә аналитик иярчен җөмләдән соң килсә, аның алдына өтер куела

+

Кем чәчүдә беренчелекне ала, бүләк шуңа.

(кем), [шуңа]-А., иярчен хәбәр җөмлә.

+

Аналитик иярчен ия җөмләле кушма җөмләне синтетик төргә үзгәрткәндә, синтетик тәзелешле гади җөмлә барлыкка килә

_

Кем сабыр итә, шул морадына җитә.

[кем], (шул)- А., иярчен ия җөмлә

Укытучының сүзе. Тикшереләчәк җөмләләрдәге иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләләрне табарга. Синтаксик анализ ясарга.

ФИНК-РАЙД-РАУНД РОБИН (“подумай-запиши-обсуди в команде”) – һәр укучы башта уйлый, аннары фикерен дәфтәргә яза. Эшне төгәлләгәннән соң, төркемдә аңлаша, сөйләшә.

1 нче бирем.

а)         Кем намус белән хезмәт итә, шул хөрмәткә ия була.

б)         Тагын шунысы бар: ундүрт яшьлек җиткән егет – сандыгымны әнидән күтәрттереп барам.

Җавап:

а) (кем), [шул]-А, иярчен ия җөмлә

б) [шунысы]:(2)-А, иярчен ия җөмлә

2 нче бирем

а)         Гадәт шундый: авыр вакытта кешегә ярдәм итәләр.

б)         Киңәшем: якын дусларыңны онытма.

Җавап:

а) [шундый]:(2)-А, иярчен хәбәр җөмлә

б) [1]: (2)-А, иярчен хәбәр җөмлә

ЭЙ АР ГАЙД. (“Руководство предположения/реакции”) – тема буенча укучыларның белемнәре һәм фикерләре күнегүләр эшләгәнче һәм күнегүләр эшләгәннән соң чагыштырыла.

Дәре башында

+ яки -

Сорау биремнәр

Дәрес ахырында

+ яки -

+

Иярчен ия җөмлә баш җөмләнең иясе урынында килә исә баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән иянең конкрет эчтәлеген тәшкил итә .

+

+

Иярчен хәбәр җөмлә күбрәк баш җөмләгә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән хәбәрне ачыклый.

+

-

Иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләләр баш җөмләгә мөнәсәбәтле сүзләр, көттерү паузасы, ике нокта белән бәйләнә.

-

+

Ялгызак мөнәсәбәтле сүз булган баш җөмлә аналитик иярчен җөмләдән соң килсә, аның алдына өтер куела

+

+

Кем чәчүдә беренчелекне ала, бүләк шуңа.

(кем), [шуңа]-А., иярчен хәбәр җөмлә.

+

+

Аналитик иярчен ия җөмләле кушма җөмләне синтетик төргә үзгәрткәндә, синтетик тәзелешле гади җөмлә барлыкка килә

+

_

Кем сабыр итә, шул морадына җитә.

[кем], (шул)- А., иярчен ия җөмлә

_

ИНСАЙД-АУТСАЙД СЁКЛ (“внутренний и внешний круг”) – тышкы һәм эчке әйләнә.

  • Үзегезнең каршыгызда утыручы иптәшегезне истә калдырып әйләнә ясап басыгыз. Хәзер һәр укучы А үзенең каршысында утырган укучының каршысына басып эчке әйләнә ясап баса. Исәнләшәбез.
  • Класска сорау:
  • Иярчен ия һәм хәбәр җөмләләр турында сөйләгез? (Уйларга 15 секунд).
  • Тышкы әйләнәдәге укучы үенең фикерен эчке әйләнәдәге укучыга сөйли.
  • Укучылар рольләрен алмашалар. Эчке әйләнәдәге укучы үзенең фикерен тышкы әйләнәдәге укучыга сөйли.
  • Укучылар каршыларындагы иптәшләре белән алышыналар. Әйләнәдәге укучылар сулга борылалар.

Укытучы сорау бирә: “Иярчен җөмләләр төзелешләре ягыннан ничә төрле була?” Җавапта килеп чыккан сан буенча адым атлап, икенче кеше белән парлашабыз, аның белән исәнләшәбез. Тышкы әйләнәдәге укучы үзенең фикерен эчке әйләнәдәге укучыга сөйли.

Укучылар рольләрен алмашалар. Эчке әйләнәдәге укучы үзенең фикерен тышкы әйләнәдәге укучыга сөйли.

МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР (помогающая учащимся глубоко понять и осознать изучаемые понятия и концепции) – укучылар теманың төрле якларын карыйлар, аның төп һәм төп булмаган билгеләрен, мисаллар һәм мисал була алмый торган очракларын язалар. (Һәр укучыга алдан әзерләп куелган А4 кәгазь бите бирелә.)

төп билгеләре

Төп булмаган билгеләр

мисаллар

 Каршы

 мисаллар

1нче төркем иярчен ия җөмлә турында эшли

төп билгеләре

Төп булмаган билгеләр

мисаллар

 Каршы

 мисаллар

2нче төркем иярчен хәбәр җөмлә турында эшли

Һәр укучы үзенең эшләп бетергәннән соң, КОНТИНИУС РАУНД РОБИН – билгеле бер вакыт эчендә төркемдәге һәр укучы үзенең фикерен әйтеп сөйләшү була, шуннан соң МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР ны төркемгә эшлиләр.

Төркемгә эшләп бетергәннән соң, МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР класска эшләнелә. Төркемнәр, бер-берсен кабатламыйча, һәр бүлеккә үз фикерләрен әйтеп, тактага яза баралар.

МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР га нигезләнеп дәреслектәге 91 нче күнегүне эшләү. Җөмләләргә синтаксик анализ бирергә

91 нче күнегү.

Җаның ни тели, бар да чыгып тора тырыстан. (ни), [бар да]-А., иярчен ия җөмлә.

Аңлашыла ки, мәсьәлә шактый катлаулана бара. [ки], (2)-А., иярчен ия җөмлә.

Хикмәт шунда ки, аларның бу җирләрне кулларыннан ычкындырасы килми. [шунда ки], (2)-А., иярчен хәбәр җөмлә.

Киңәшем шул: сугышның иң кыен вакыты икәнен онытма. [шул]: (2)-А., иярчен хәбәр җөмлә

87 нче күнегү.

Тиешле тыныш билгеләрен куеп, иярчен кушма җөмләләргә синтаксик анализ бирергә.

Өй эше. Әдәби әсәрләрдән иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләләргә икешәр  мисал язып килергә.

Йомгаклау.

Дәресне йомгаклау. Билгеләр кую. Парковка. Дәрес турында фикерләрегезне язып ябыштырыгыз:

  • Сезгә дәрес ошадымы?
  • Дәрестә син үзеңне ачып бетерә алдыңмы?
  • Дәрес темасын аңладыңмы?
  • Дәрес бетте, барыгызга да рәхмәт. Чыгарга мөмкин. 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Иярчен күләм, сәбәп, максат җөмләләр. Кабатлау

9 сыйныф, татар теле, дәрес эшкәртмәсе...

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен кабатлау (тест)

Әлеге тест җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен кабатлау өчен тәкъдим ителә....

Аналитик иярчен җөмләләрне кабатлау

"Аналитик иярчен җөмләләрне кабатлау" темасы буенча 9нчы классның татар төркеме өчен  татар теленнән дәрес эшкәртмәсе...

Иярчен җөмләләрне кабатлау

Дәрес 8 нче сыйныф укучыларына  SMART -10  интерактив тактада эшләү өчен Notebook  программасында ясалган. Дәрес барышында укучылар карандаш, ук, бетергеч белән эшлиләр.Тиз арада  ...

“Иярчен ия, иярчен хәбәр” темасы буенча дәрес план-конспекты.

Иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләләр буенча зачет ( кабатлау, ныгыту) дәресе. 8 нче класс. Максат: 1. Баш һәм иярчен җөмләләрне билгели алу күнекмәләрен ныгыту...

"Иярчен кушма җөмлә" (кабатлау)

8 класста кабатлауга дәрес конспекты. Бу дәрестә укучылар иярчен кушма җөмлә табарга  өйрәнәләр....

Иярчен кисәкләрне кабатлау темасына татар теленнән план-конспект.

7 нче сыйныфта үткәреләчәк татар теледәресенең үрнәк планы һәм конспекты....