Кремль – Казанның кайнар йөрәге.
план-конспект урока (6 класс) по теме

Тема: Казан Кремлетексты өстендә сөйләм үстерү дәресе.

Максат:

1. “Казан Кремле” тексты өстендә эш;Казан шәһәренең иң зур бизәге һәм тарихи урыны – Кремль белән таныштыру.

 2. Укучыларның  тыңлап аңлау сәләтен ныгыту;  фикерләү сәләтен үстерү.

3. Рухи, әхлакый тәрбия бирү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon achyk_dres_plany_-_kopiya.doc66 КБ

Предварительный просмотр:

Кремль – Казанның кайнар йөрәге.

 Тема: “Казан Кремле”тексты өстендә сөйләм үстерү дәресе.

Максат:

1. “Казан Кремле” тексты өстендә эш; Казан шәһәренең иң зур бизәге һәм тарихи урыны – Кремль белән таныштыру.

 2. Укучыларның  тыңлап аңлау сәләтен ныгыту;  фикерләү сәләтен үстерү.

3. Рухи, әхлакый тәрбия бирү.

Җиһазлау: кроссворд, Казан Кремле турында слайдлар, музыкаль үзәк.

  Дәрес тибы: Яңа материал өйрәнү дәресе.

                       Дәрес барышы:

1)Оештыру өлеше:  

Уңай халәт тудыру

-Укытучы- Исәнмесез, укучылар!

     -Исәнмесез,балалар!

      Хәерле көннәр,сезгә!

     Зиһен һәм тел ачкычлары

      Телим һәммәгезгә 

-укучылар- Исәнмесез, хәерле көн!

                     Һәммәбезгә- сезгә, безгә,

                     Сәламәтлек һәм иминлек

                      Булсын һәрчак илебездә!

2)Дежур укучы белән әңгәмә:

 -Сыйныфта кем дежур?

 -сыйныфта мин дежур.

 -сыйныфта кемнәр юк?

 -сыйныфта барысы да бар.

 -урамда кайсы ел фасылы?

 -урамда көз.

 -бүген ничәнче число?

 -бүген егерме өченче ноябрь.

 -атнаның кайсы көне?

 -бүген чәршәмбе.

 -сез дәрескә әзерме?

 -әйе, без дәрескә әзер.

3) Укытучы: Укучылар, бүгенге дәресебезнең темасын белер өчен, башта кроссворд чишеп алабыз.  

Сорауларны игътибар белән тыңлагыз:

  1. Татарстанның башкаласының исеме ничек?
  2. Мәскәүгә Казаннан нинди поезд йөри?
  3. Метрода нинди транспорт төре йөри?
  4. Казан шәһәрендә кайсы урамны җәяүлеләр урамы диләр?
  5.  Казан метросында ничә поезд йөри?
  6. Җир асты коридоры нәрсә дип атала?

К

а

з

а

н

“Т

а

т

а

р

с

т

а

н”

п

о

е

з

д

Б

а

у

м

а

н

а

л

т

ы

т

о

н

н

е

л

ь

      ( укучыларның җаваплары тыңлана, 1нче вертикаль баганада Кремль сүзе килеп чыга)

Укытучы: 1 нче вертикаль баганада килеп чыккан сүзне укыйбыз (Кремль).

Мин бу кроссвордны юкка гына алмадым. Бүгенге дәресебезнең темасы Казан Кремле дип атала.

     Балалар, эпиграф итеп алынган  сүзләргә игътибар итегез әле:

“Кремль – Казанның кайнар йөрәге” дип әйтә  халык.

Дети, обратите внимание на  слова, взятые эпиграфом к нашему уроку: “Кремль – живое сердце Казани», так говорят в народе.

Почему же Кремль называют живым сердцем Казани? На сегодняшнем уроке мы с вами будем искать ответ на этот вопрос?

Ни өчен Кремльне – Казанның кайнар йөрәге дип әйтәләр? Менә шушы сорауга без сезнең белән бергәләшеп җавап эзләрбез.

  4) Моның өчен безгә яңа сүзләр кирәк булачак, әйдәгез әле экранга карыйбыз.

(экранга карыйбыз, бүгенге дәрес өчен кирәкле сүзләр язылган):

 Сыя- вмещается

Торгызырга – восстанавливать

Басып алырга - завоевать

Балкып тора - сияет

Барлыкка килгән – появились

Әйләндерелгән – окружён

Чор - период

Изге - святой

Укытучы:

А) Башта  үзем укып күрсәтәм,  сүзләрнең әйтелешенә  игътибар итегез. (укытучы сүзләрне укый)

Б) Хәзер бергәләп укыйбыз.

В) Балалар укыйлар.

Укытучы: Балалар, яңа сүзләрне сүзлекләрегезгә язып куегыз.

( сүзлек эше).

5) Укытучы: Сезнең алдыгызда “Казан Кремле” дигән текст ята. Хәзер шул текст белән эшлибез.

Казан Кремле.

    Башкалабызга кем генә  килмәсен, кадерле кунакны иң элек Кремльгә алып баралар. Казан шәһәренең тарихы шунда башланган, мең ел элек беренче биналар шунда барлыкка килгән.

    Кремль Казансу елгасы буенда урнашкан, тирә яктан ул биек таш стена белән әйләндерелгән.

    Казан ханлыгы чорында Кремльдә Хан сарае, биш таш мәчет һәм башка биналар булган.

    1552 елда Иван Грозный Казанны басып алгач, Кремльдәге күп биналар җимерелә. 19 гасыр урталарында Хан сарае урынына Губернатор сарае салына.

     Хәзер монда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миннихановның  резиденциясе урнашкан.

     Резиденциядән ерак түгел Благовещение соборы балкып тора.

Кремльнең иң борынгы һәм истәлекле урыны – Сөембикә манарасы- Казанның иң изге символы.

     Кремльнең каршы ягында Спас манарасы тора.  Казан кунаклары башта Кремльгә шул манара эчендәге капка аша керәләр.

    Казанның меңъеллыгына Кремльдә искиткеч бай һәм матур Кол Шәриф мәчете торгызылды. Аның төп залына ике мең кеше сыя.

     Кремль – Казанның гади бер тарихи үзәге генә түгел, ул аның җаны, горурлыгы, йөрәге.

6) Текст өстендә эш:  

Укытучы: Балалар, игътибар белән тыңлагыз, башта текстны мин үзем укыйм.

Хәзер “ чылбыр” тәртибендә берәр җөмләләп укучылар укыйлар.

Укытучы: Текстның эчтәлеге аңлашылдымы?

Аңлашылса, эшебезне дәвам итәбез. Мин сезгә русча җөмләләр  әйтәм, ә сез текстан табып тәрҗемәсен укыйсыз.(найдите предложения, где говорится): ( предложения читать не по порядку)

     Кто только не приедет в столицу, сначала дорогого гостя  ведут в Кремль.

История города Казани началась там, и там же тысячу лет назад появились первые здания.

     Кремль расположен на берегу Казанки, он вокруг  окружен высокой каменной стеной.

        Во времена Казанского ханства в Кремле были Ханский дворец, 5 каменных мечетей и другие здания.

     В 1552 году, когда Иван Грозный захватил Казань, многие здания в Кремле были разрушены. К середине 19 века вместо Ханского сарая был построен Губернаторский сарай.

    Сейчас здесь находится резиденция Президента Республики Татарстан Рустама Нургалиевича Минниханова.

    Недалеко от резиденции сияет Благовещенский собор. Самое древнее и памятное место Кремля – башня Суюмбике – это самый святой символ Казани.

     Напротив Кремля находятся Спасские ворота. Казанские гости входят в Кремль через эти ворота.

    К тысячелетию Казани в Кремле была восстановлена удивительно богатая и красивая мечеть Кул Шариф. В её основной зал вмещается около двух тысяч человек.

    Кремль – это не просто исторический центр,  это – душа, гордость и сердце Казани.

7) Укытучы: Рәхмәт, балалар, әйбәт эшләдегез. Ә хәзер әйтегез әле:

Сезнең Кремльдә булганыгыз бармы? Кайчан булдыгыз?

  1. укучы- җәй көне булдык.

Укытучы: җәй үтте,хәзер көз вакыты. Әйдәгез, җәй белән саубуллашыйк. (Сау бул,җәй! җырын җырлау)(физкультминутка).

Укытучы: Утырыгыз, балалар. Бүген без Казан Кремле турында бик күп мәгълүмәт белдек.

8) Ә хәзер, балалар, әйдәгез Кремль турында презентация карап алыйк.

                    (Презентация).

9) Укытучы: Сезгә презентация ошадымы?

    Минем тагын өстәп шуны әйтәсем килә:

Бүгенге көндә Кремльдә  “Манеж” күргәзмә залы, “ Эрмитаж- Казан” Үзәге, “Хәзинә” милли рәссам галереясе, “Ислам мәдәнияте” һәм “Татартан Республикасы һәм татар халкының дәүләт тарихы” , “Татарстанның табигый тарихы” “Бөек Ватан сугышы мемориалы”, “Табигать» музейлары эшлиләр.

Мы сегодня узнали много нового о Казанском Кремле, но я хочу добавить о том, что на сегодняшний день в Кремле есть  Кремлевский выставочный зал «Манеж», Центр «Эрмитаж-Казань», национальная хадожественная галерея «Хазине», Музей исламской культуры, Музей истории государственности татарского народа и Республики,  Музей естественной истории Татарстана Музей – мемориал Великой Отечественной войны, музей природы.

А сейчас вернемся  к вопросу, который был поставлен перед вами в начале урока.

10) Ә хәзер дәрес башында куелган сорауга әйләнеп кайтабыз: Ни өчен Кремльне – Казанның кайнар йөрәге дип әйтәләр?

Укучылар: -----------------------------------------

11) Укытучы: Рәхмәт, балалар, әйбәт җавап бирдегез.

 Сезнең җавапларыгызны ныгытыр өчен, мин сезгә биремнәр әзерләдем. Экранга карагыз. ( кайсы раслау дөрес?)

12) Өй эше: “ Казан Кремле” турында сөйләргә өйрәнеп килегез.

13) Билгеләр кую.

Дәресебез тәмам ,сау булыгыз!

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кремль – Казанның кайнар йөрәге.

Тема: “Казан Кремле”тексты өстендә сөйләм үстерү дәресе. Максат: 1. “Казан Кремле” тексты өстендә эш;Казан шәһәренең иң зур бизәге һәм тарихи урыны – Кремль белән таныштыру.  2. Укучыларның...

"Кайнар сәлам" тапшыруы

Кәшифә Тумашевага багышланган кичәгә әзерләнгән тапшыру....

Казан Кремле серләре

укучыларның Казан турында белемнәрен ныгыту максатында үткәрелә торган интеллектуаль уен...

Тобольский кремль – хранитель истории Сибири, ее доблести и славы (в рамках изучения раздела «Московский Кремль»

Технологическая карта урока в рамках курса "Социокультурные истоки": "Тобольский Кремль"...

Открытое занятие ,посвященное 500-летию Тульского кремля "Тульский кремль-гордость Тулы"

Занятие посвящено истории строительства Тульского кремля.Форма занятия-интерактивная экскурсия,с использованием презентации и элементами театрализации....

Открытое занятие ,посвященное 500-летию Тульского кремля "Тульский кремль-гордость Тулы"

Занятие посвящено истории строительства Тульского кремля.Форма занятия-интерактивная экскурсия,с использованием презентации и элементами театрализации....

Сценарий проведения мероприятия, посвященного 500-летию Тульского Кремля «Во славу Тульского Кремля»

Цель:вызвать у детей интерес к истории своей Родины,способствовать    формированию  чувства   патриотизма,  гордости   славными свершениямипредков,формиров...