Гариф Ахуновның "Идел кызы" романы буенча дәрес диспут
план-конспект урока (8 класс) по теме

Якташ язучыбыз Гариф Ахуновның "Идел кызы" әсәрендәге образлар белән танышу ,халкыбызның үткәненә ,тарихына хөрмәт тәрбияләү,идея-эчтәлеген ачыклау; темага бәйле рәвештә укучыларның сөйләм телен һәм иҗади фикерләвен дәлилләп бирү осталыгын үстерү; язучы иҗатына кызыксыну уяту максаты белән үткәрелгән дәрес.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл idel_kyzy.docx18.94 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе

"Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү буенча

В.Ф.Ежков исемендәге Арча 1 нче урта гомуми белем бирү

мәктәбе"

 Гариф Ахуновның Идел кызы" романы буенча дәрес - диспут.

( 8 НЧЕ А СЫЙНЫФЫНДА ҮТКӘРЕЛГӘН АЧЫК ДӘРЕС ПЛАНЫ)

Укытучы: Г.Г. Сәгыйтова.

Тема. Гариф Ахуновның "Идел кызы" романы буенча дәрес - диспут.

Максат. Якташ язучыбыз Гариф Ахуновның "Идел кызы" әсәрендәге образлар                       белән танышу; тарихи халкыбызның үткәненә ,тарихына хөрмәт тәрбияләү, идея-эчтәлеген ачыклау; темага бәйле рәвештә укучыларның сөйләм телен һәм фикерләвен дәлилләп бирү осталыгын үстерү; укучыларда тормышка дөрес караш тәрбияләү, язучы иҗатына кызыксыну уяту.

Җиһазлау. Г.Ахуновның әсәрләр күргәзмәсе, язучының портреты, альбомы, компьютер, экран.

                        Дәрес барышы.

I.Оештыру.

II.Актуальләштерү.

  1. Гариф Ахуновның тормыш юлы буенча тест сорауларына җавап бирү.
  2. "Идел кызы" романында кайсы еллар чагылыш таба? Бу елларда илебез тарихында нинди вакыйгалар булган? (Тарих дәресендә өйрәнгәннәрне искә төшерү).
  3. “Идел кызы” романы тормыштан алып язылган.Прототибы булган Габдрахман хәзрәт, Шәмсениса абыстай, кызлары Маһирәләрнең рәсемнәрен карау. (1916 нчы ел).

III.Төп өлеш.

1.        Без дәрестә "Идел кызы" романындагы Габбас мулла һәм Нурия
образларына тукталырбыз, образлар аша чорга характеристика бирербез һәм
ата белән бала арасындагы мөнәсәбәтләрне ачыкларбыз.

2.        Габбас мулла образы.

Габбас мулланың балачагында эшләп үсүен сөйләгән сүзләрне дәреслектән

табып укырга, үз фикереңне әйтергә.

а) Революциягә кадәрге тормышы.

- Илдә революция булгач, Габбас мулланың тормышы үзгәрәме?

ә) Революция булу, төрле катлам кешеләре барлыкка килү, коммунистик

идеяләр  белән  ата - бабаларыбыз  өйрәткән  әхлак  тәрбияләре  арасында

каршылыклар   килеп   чыгу   ата   белән   бала   арасында   да   мөнәсәбәтне катлауландыра.

-   Габбас   мулла   белән   Нурия   арасында   нинди   каршылык   килеп   чыга? (китаптан өзек уку).

б)        - Иң яраткан,ышанган кызы куып чыгаргач, Габбас мулла үзен ничек хис
итә?

Ислам һәм башка диннәрдә дә үз-үзенә кул салган кешене яратмыйлар.Ә инде шуны эшләргә ярамаганын өйрәткән кешенең, ягъни Габбас мулланың асылынып үлүе - бик зур фаҗига. Димәк, бу әсәрдә Габбас мулла коммунистик җәмгыятьнең кешелексезлегенә каршы торырга үзендә көч таба алмый.Шул җәмгыять җимеше – кызы Нурия аннан баш тартуы фаҗигане якынайта гына.

в)        - Сезнеңчә,Габбас мулла нинди кеше инде?(укучылар үз фикерләрен әйтәләр)

3.        Тактадагы язуны укып, Нурия образына характеристика бирәбез.

1901 сәнә 17 гыйнуар җомга көн, иртәнге сәгать алты. Кызым Нурия туды. Гасыр башында. Бәхетең белән төкле аягың белән балам.

4.        Әгәр дә Нурия әтисеннән баш тартмаган булмаса, ... (фикерне дәвам
итәргә).

  1. Сезнеңчә, Нурия бәхетлеме?
  2. Без сезнең белән күптән түгел әдәбият дәресендә кайсы язучының шушыңа охшаган автобиографик повестен укыдык? (Атилла Расих)
  3. Сезгә өйдә әти - әниләрегездән Павел Морозовның кем икәнен һәм нинди “батырлык” эшләвен белеп килергә бирелгән иде. Кем ул Павлик Морозов? Димәк, революциядән соң әти - әнидән ваз кичү, баш тарту гадәти күренеш булган. Әти - әниләрдән баш тарткан кешеләрне мактаганнар дә әле.Әйе, "Идел кызы" әсәрендәге Нурияләр берәү генә булмаган икән.
  4. Хәзерге вакытта ата - анадан баш тарту күренешләре бармы? (Картлар йортлары, гипноз ярдәмендә манкортка әйләнгән сектантлар,наркоманнар, байлык коллары, ...).

IV.Йомгаклау.

 -"Идел кызы" романы нинди темага язылган?

- Габаас мулла образының кайсы яклары сезгә ошады?

- Нурия образы буенча нәрсә әйтә аласыз?

- Бу әсәр безгә нинди тәрбия бирә?

V.Өй эше.        Иҗади эш.

  1. Әгәр дә мин Нурия урынында булсам... .
  2. Габбас  мулла образына характеристика бирергә.
  3. Әгәр дә Нурия әтисеннән баш тартмаган булса ... .


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Яр Чаллы шәһәре Мәгариф идарәсе "16 нчы "Огниво"Балалар иҗат үзәге"

"Үз тарихын тирән төшеп эзләп тапкан халык,киләчәген дә шулкадәр ерак күрә ала"дигән фәнни-гамәли конференциядә чыгыш ясаган өчен диплом....

РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН – ХАЛЫК МӘГАРИФЕ ТАРАФДАРЫ

Участие в международной научно-практической конференции...

"Мәгариф" журналында мәкалә. “Тәнкыйть – кирәкле бер шәйдер”

"Мәгариф" журналы  "Г.Тукай - публицист" конкурсы игълан итте. Күз угымда торган материалларны барлап,   “Тәнкыйть – кирәкле бер шәйдер” дигән темага дәрес-семинар эшкәртмәсе эшләдем. Дәрес ...

«Мәгариф. Татар теле» журналының концепциясе

«Мәгариф. Татар теле» журналының концепциясеI. Актуальлек. Миссия Төрле фән укытучылары, мәктәпкәчә, башлангыч һәм өстәмә белем бирү педагоглары өчен ил күләмендә төрледән-төрле фәнни-методик пе...

Гарифҗан Мөхәммәтшин иҗатына багышланган кичә.

Әлеге кичә якташыбыз Гарифҗан Мөхәммәтшин иҗатына багышлана....

"Россия халыклары этнодидактикасы" китабында басылып чыккан мәкалә "Гариф Ахуновның “Йолдызлар калка” повестеның идея-художество үзенчәлеге" .

Һәр язучы, әдәбият хәзинәсенә билгеле бер күләмдә үзенчә өлеш кертеп, ниндидер дәрәҗәдә укучы тарафыннан уңай яки кире яктан баһалана. Аларның күбесе әсәрләренең үзәнечелекле яклары, тормышчан материа...