"Яхшылык эшләргә ашык! " V сыйныфта шәхес үсешенә юнәлдерелгән татар әдәбияты дәресе
план-конспект урока (5 класс) по теме

Курамшина Ильсияр Ильдусовна

Укучыларга  әхлакый тәрбия бирү.

Хәзинәләрен сеңдерү өчен уңай җирлек тудыру.

Укучыларда кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yahshylyk_2.doc62.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан  Республикасы

Апас районы

«Биеш  урта мәктәбе”

        муниципаль белем бирү учреждениесе

Яхшылык эшләргә ашык!

V сыйныфта шәхес үсешенә юнәлдерелгән      

татар әдәбияты дәресе

                                                                     Башкарды:  I категорияле татар теле

                                                                                               һәм  әдәбияты укытучысы

                                                                                          Курамшина Илсөяр Илдус кызы

 

        

2012

          Максат:1) Укучыларга әхлакый тәрбия бирү.

2) Хәзинәләрен сеңдерү өчен уңай җирлек тудыру.

3)Укучыларда кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: презентация, пиктограмма

Дәрес барышы:

I. Үзактуальләшү. Сәламләү. (1 слайд).

       - Хәерле көн, укучылар! Хәерле көн, кунаклар! Бер-беребезгә хәерле тыныч көннәр теләп, бүгенге дәресебезне башлыйк.

II. Уңай психологик халәт тудыру.

  1. Хәзер без түгәрәкләнеп басарбыз. Һәрберегез үзегезнең исемегезне һәм дусларыгызга бер матур  әйтегез. Үзегез белән таныштырганда кулыгыз белән күршегезнең кулына тотынырсы. Менә без сезнең белән якыннанрак таныштык, үзебезнең күңел һәм тән җылысы белән уртаклаштык.(укучылар урыннарына утыралар)

III. Төп өлеш. (2,3 слайдлар).

-Укучылар, искә төшерегез әле, гадәттә әкиятләрдә ,шулай ук тормышта да кечкенә сандыкчыкларга нәрсәләр салалар?( алтын, көмеш, бизәнү әйберләре, акча, ...)

- Безнең бу сандыгыбызда да сез әйткән әйберләр ята. Ә икенче сандыгыбыз әлегә буш. Бу сандыкка нәрсә салырбыз икән.Бу сорауга җавап табарга сезгә әкият ярдәм итәр.

(укытучы әкиятне укый)

    Кызык та инде бу зурлар, - дип уйлады Алмаз. – Кайвакыт әллә ниләр уйлап чыгаралар да , безне – балаларны шуңа ышандырырга тырышалар. Бүген миңа әни: “ Кешенең байлыгы аның йөрәгендә”, –диде. Мине кечкенә әле дип, байлыкның нәрсә икәнен белми дип уйлыйдыр инде.

    Шулай дип уйлап бетерергә дә өлгермәгән, аның каршысында бер ак сакаллы карт пәйдә булган..

  1. Әйдә, Алмаз, алмашабыз. Мин сиңа “чын “ байлыклар, ә син миңа йәрәгеңдәгесен бир, - дигән Алмазга карт.
  2. Ә минем йөрәгемдә нинди байлыклар бар соң?- дигән Алмаз әкрен генә.
  3. Шатлык, ярату, мәрхәмәтлелек... – дип санап киткән карт.
  4. Нинди байлык булсын инде болар , -дип туктаткан аны Алмаз.- Ә мин сиңа шатлыгымны бирсәм, аңа алмашка теләгән уенчыкларымны ала аламмы соң?
  5.  Ниндине телисең шуны алырсың –дигән карт һәм тылсымлы сүзләрне кабатларга кушкан. Шул сүзләрдән соң карт юк булган.

   Алмаз янында нинди генә уенчыклар пәйда булмаган, ләкин алар белән уйнау аңа бер шатлык та бирмәгән. Алмаз урамга да чыгып караган, анда да сөенерлек бернәрсә тапмаган.

“ Шатлыгымны уенчыкларга алмашып нинди акылсызлык эшләдем мин,”- дип уйлаган Алмаз. Шулвакыт аның каршысында тагын теге карт пәйдә булган.

  1. Тагын нинди дә булса байлыклар алмашасың киләме, -дигән карт.
  2. Шатлыгымны кайтарасым килә, -дигән Алмаз.
  3. Ярар, миңа ярату белән мәрхәмәтлелегеңне бир, ә мин сиңа шатлыгыңны һәм бер сандык тулы алтын-көмеш, акча бирәм ,-дигән карт.

“Яратудан, мәрхәмәтлелектән башка да яшәп була, әле бер сандык байлыгың  булса бигрәк тә”, -дип уйлаган Алмаз. Карт артыннан тылсымлы сүзләрне кабатлавы булган елмая, көлә башлаган. Чөнки йөрәгендә шатлык барын сизгән. Шул ук вакыт аның каршысында сандык та пәйдә булган. Алмаз сандыктан акчаларны алып кесәсенә тутырган да, кибеткә шоколад алырга чапкан. Ләкин аның шатлыгы озакка бармаган-ул шоколад та,  туңдырма да, уенчыкларны да, иптәшләрен дә яратмый булып чыккан, ә иң куркынычы - ул әти-әнисен дә, әбисен, сеңлесен дә яратмый башлаган. Әле  шуңа өстәп ул явызлана, йөрәгендә беркемгә, бернәрсәгә карата да мәрхәмәтлелек хисе калмый. Ул барлык иптәшләре белән дә әрләшеп, сугышып беткән.

“Мине тагын алдады бу карт . Нигә генә ризалаштым икән,” – дип уйлаган Алмаз. Тагын теге карт пәйдә булаган...

 ...Әле ярый карт Алмазга шатлыгын да, ярату хисен дә, мәрхәмәтлелеген дә яңадан кайтарырыга риза булган.

 

  1. Укучылар, сез бу әкияттән кеше йөрәгендәге нинди байлыклар турында белдегез?( шатлык, ярату, мәрхәмәтлелек). (4 слайд).

-   Сез кеше йөрәгендәге, кеше күңелендәге тагын нинди байлыкларны әйтә алыр идегез? ( сөенеч, игътибарлылык ...) .Ә бу байлыкларны сандыкка салып буламы соң ?( юк) Ә әйдәгез ,болай итәбез. Менә бу савытта энҗе бөртекләре бар.Һәр энҗе бөртеген кеше йөрәгендәге бер байлык итеп күз калдына китерик. Мин бер энҗе бөртеген алып сандыкка салам. Монысы  «ярату» булсын.Укучылар, әйдәгез, һәрберегез үзегездә булган бер йөрәк байлыгын сандыкка салсын.(укучылар берәр “йөрәк байлыгын” сандыкка салалар). (5 слайд).

     - Ничек уйлыйсыз без кеше йөрәгендәге байлыкларның барсын да санап             чыктыкмы әле? (юк) Әйе, алар бик күп. Кеше яши-яши ул байлыкларны

үзендә булдыра, күбәйтә ала. Шулай итеп безнең  бүгенге сөйләшүебез  кешеләрдәге шушы асыл сыйфатлар турында барыр.(укучылар каршындагы сүзләргә күрсәтә).

-Шулай итеп безнең алдыбызда ике сандык. Берсендә акча, алтын, көмеш, бизәнү әйберләре. Әйе , бу- байлык. Аны тотып карарга, аңа  сокланырга була. Укучылар, аның белән тагын нишләп була? Мин сезгә хәзер тактадагы җөмләне дәвам итеп бетерергә тәкъдим итәм.“Әгәр бу байлыклар минеке булса, ... ” (6 слайд).

  1. Байлык үзеңә дә, башкаларга да шатлык китерсә генә чын байлык була ала. Әгәр синең шундый мөмкинлегең бар икән  мохтаҗларга ярдәм итә алу үзе үк кешегә рәхәтлек бирә.

   Хәзерге вакытта игелекле эшләр эшләүче кешеләр күбәйде, алар башкаларга  яхшылык эшләүдән тәм табалар.

  1. Хәзер мин сезгә бер уен-бирем тәкъдим итәм.

     IV.  Уен-бирем “Ярдәм”.

  1. Шушы гади генә уен вакытында безгә бер-беребезнең ярдәме кирәк булды, ә бит безнең тирә-юнебездә һәрвакыт башкаларның ярдәменә мохтаҗ булган кешеләр дә яши. (7 слайд).
  2.  Безнең Биеш авылында да һәрвакыт шат күңелле, әмма башкаларның ярдәменә мохтаҗ тумыштан инвалид кыз Лиза яши. Тормышны сөюче бу кызны безнең мәктәп укучылары, авыл халкы  бик ярата. Мәктәбебездә мохтаҗлар өчен ярминкәләр, “Лиза марофоны” оештырыла . Лиза һәрвакыт үзен якын итүче, истә тотучы укучылар барын тоеп яши. Укучылар гына түгел, районыбызның төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләре дә онытмый аны.  Бик күп кешеләрнең үзенә карата җылылыгын тоеп яши Лиза. Мин сезгә “Ярдәм” исемле шигырь тәкъдим итәм.

                                    “Ярдәм” шигырен укытучы укый. (8 слайд).

    Ярдәм -ул бит төрле-төрле була

    Менә болар мәсәлән:

    Чирлеләрне коткарырга

     Бер донор күп кан биргән.

     Хат сала алмыйсың,

     Берәү әйтә: “Бир, илтәм!”

     Кыен чакта дөрес киңәш-

     Бу да бик тә зур ярдәм.

       

     Ә үзем гел ярдәмне

      Әүвәл Алладан көтәм.

      Тик ул барсына кодрәтле

      Монысын төгәл беләм.

  1. Укучылар,   шигырьдән  ишеткәнегезчә, ярдәм төрле булырга мөмкин икән. Ә менә сез үзегез кемнәргә ярдәм итә аласыз соң? ( әби-бабайлар, кечкенәләр, әти-әниләргә, ...)
  2. Ә бер-берегезгә? Без кайчак бер-беребезнең ярдәменә дә мохтаҗ булабыз. Төрле хәлләр була - кемнеңдер , бәлки, бик зур кайгысы бардыр, кемдер нәрсәгә булса да борчылгандыр, ә бәлки аның шатлыгын  уртаклашырга кирәктер.Кешеләрнең авыр яки шатлыклы минутларын сез кешенең йөз чалымнарына карап кына да белә аласыз микән. Кеше кәефенә сизгерлегегезне тикшереп карыйк әле.

                         V.   Группаларда эшләү. (9,10 слайдлар).

  1. Мин  һәр группага 2 шәр рәсем- пиктограмма бирәм. Һәр группа  шушы рәсемдәге кеше кәефен уйнап күрсәтергә тиеш була.Үзара сәйләшегез: группадан бер генә кеше күрсәтәме, яки берничәме. Ә каршы як группа сезнең нинди кәефне күрсәтүегезне ачыкларга тиеш.

(укучыларга кешенең төрле кәефен чагылдырган пиктограммалар бирелә)

  1. Укучылар, бер-берегезгә, әти-әниләрегезгә, укытучыларыгызга һәм тирә-юнегездәге кешеләргә карата игътибарлы булыгыз, хәлегездән килгәнне эшләргә тырышыгыз, ярдәмегездән калдырмагыз.

     Кояш җир йөзен үзенең якты нурлары белән һаман җылытып тора.         Минем  теләгем : сез дә әти- әниләрегез, бер-берегез, әйләнә-тирәгездәге кешеләр өчен җылылык, яктылык өләшүче кояшчыклар булсагыз иде. Бүгенге очрашуыбызның истәлеге итеп сезгә шушы кечкенә кояшчык-блокнотларны бүләк итәсем килә.  Без бүгенге сөйләшүебезне  башка дәресләрдә дә, сыйныф сәгатьләрендә дә дәвам итәрбез һәм сез  үзегезнең яхшы эш-гамәлләрегезне, уй-фикерләрегезне шунда теркәп барырсыз.

    VI. Нәтиҗә ясау. Дәрестә нәрсәгә өйрәндек? Нәрсәгә ирешелде? Нәрсә дөрес     булып чыкмады? Ни өчен? Хата кайда? (укучыларга билгеләр кую).

 

VII. Өй эше. Изгелек, яхшылык турында 5 мәкаль язып килегез.

VIII. Йомгаклау.

  1. Ә бүгенге очрашуыбызны шагыйрь Фәнис Яруллинның шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә:  (12 слайд).

Аера бел ак- караны,

                                                      Начар юлда йөрмә.

    Яхшы белән явызлыкны

Берүк бутый күрмә…


                 Дәреснең анализы.

   Мин укучыларның мотивация әзерлеген һәм эмоциональ кәефен булдыра алдым. Дәрестә кулланган педагогик алымнар: сорау-җавап, аңлату алымы.Дәреснең башында максат аңлаешлы итеп җиткерелде. Укучылар үзләрендә максатта әйтелгән шәхси сйфатларны булдырырга кирәклеген аңладылар.

   Дәрестә кулланылган материаллар программага, балаларның яшенә туры килә. Укучыларны тормышта булган күренешләр белән таныштырдым һәм мисаллар китердем. Балаларның фикер йөртү, уйлап табу кебек иҗади сәләтләрен үстерергә тырыштым.

   Дәрестә түбәндәге методлар кулланылды: презентация, пиктограммалар, аңлатмалы метод, сорау –җавап, уен-бирем, группаларда эшләү. Дәрес эчтәлеге белән кулланылган технология бер-берсенә туры килә.

   Белем һәм күнекмәләрне бәяләгәндә һәр баланың фикер йөртү дәрәҗәсе, тормыштан мисаллар китерә белүе исәпкә алынды. Оригиналь фикер йөртүчеләр дәрес ахырында тиешле билгеләр алдылар. Дәрес уңышлы үтте.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Аяз Гыйләҗев “Язгы кәрваннар” әсәренең 1нче бүлеген өйрәнү Татар мәктәбенең 8 нче сыйныфында татар әдәбияты дәресе

Аяз Гыйләҗев “Язгы кәрваннар” әсәренең 1нче бүлеген өйрәнү Татар мәктәбенең 8 нче сыйныфында татар әдәбияты дәресе...

5 сыйныфта татар әдәбияты дәресе (рус төркеме)

Максат: Ә.Бикчәнтәеваның “Тәмле сүзләр” хикәясен  аңлап уку.Хикәя турында үз фикереңне әйтә һәм чагыштыра алу, аралаша белү сәләтен  үстерү.Татар теленә кызыксыну үстерү.Дус һәм тату булу кү...

Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повесте буенча 8 сыйныфта татар әдәбияты дәресе.

        I. Заман үзгәргән саен уку-укыту системасы да зур үзгәрешләр кичерә. Мә­гариф системасына Федераль дәүләт белем стандартлары яңа таләпләр куй­ды. Бу үзгәрешләр үз чи...

Гамил Афзал - 1960-2000 нче еллар поэзиясенең күренекле вәкиле (11 сыйныфта татар әдәбияты дәресе)

Гамил Афзал - 1960-2000нче еллар поэзиясенең күренекле вәкиле(11 нче Б сыйныфында татар  әдәбияты дәресе) Минһаҗева Илсөя Рәкыйп кызы, Әлмәт шәһәре муниципаль автономияле белем бирү учрежден...

5 нче сыйныфта татар әдәбияты дәресе

5 нче сыйныфта татар әдәбияты дәресе...

6 нчы сыйныфта татар әдәбияты дәресе. Каюм Насыйри "Әбугалисина" повесте

Мәгърифәтчеләр төшенчәсен, аларның тарихтагы урынын, әһәмиятен аңлату. Әдипләрнең исемнәрен һәм яшәгән чорларын истә калдыру аша, укучыларны әдәбият тарихын системалы өйрәнүгә күнектерә башлау.Укучыла...