Презентация. Татар сөйләмә теленең диалектлары.
презентация к уроку (9 класс) по теме

9 нчы сыйныфлар өчен презентация. Татар теленең диалектлары.

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon dialektlar.ppt240 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Татар сөйләмә теленең диалектлары

Слайд 2

Безнең татар теле бай һәм нык үскән камил тел. Ул өч диалекттан тора. Диалекталь сүзләр - татар теленең байлыгы, бизәге. Шушы өч төркем төрле сөйләшләргә бүленә. Һәр сөйләш үзенчә матур. Безнең сөйләшнең дә үзенчәлекләре бар.

Слайд 3

Татар теле өч диалекталь берәмлеккә бүленә: 1) урта диалект; 2) көнбатыш диалект (мишәр); 3) көнчыгыш диалект (Себер татарлары теле).

Слайд 4

Урта диалектның кайбер лингвистик үзенчәлекләре 1) җ-ләштерү: җул, җегет. 2) [к], [г] авазларының калын әйтелеше: къарга, къамыш; 3) [а] авазының о-лаштырылуы: ба°ла°лар. 4) ф//п күчеше: Патыйма; 5) х//к күчеше: катын; 6) III зат тартым формасының кабатлануы: ансысы; 7) инфинитив формасы -мага, -малы: бармалы.

Слайд 5

Көнбатыш диалектның кайбер лингвистик үзенчәлекләре 1) й-ләштерү: Йамали, йаңы; 2) [а] авазының ачык итеп әйтелүе: бала; 3) ирен-ирен [о], [ө], [у], [ү] иренсезләштерү: кен, беген, тен, кыяш; 4) дифтонгларны монофтонглаштыру: сүләү, әдә, ү, бәрәм; 5) [къ], [гъ] авазларының [к], [г] булып әйтелүе яисә төшеп калуы: кар, афу; 6) ц-лаштыру: пыцак, бырцак; 7) ч (тч)-лаштыру.

Слайд 6

Көнчыгыш диалектның кайбер үзенчәлекләре [б], [д], [з] тартык авазларының саңгырау парларына алмашынуы (яңгырау тартыкларны саңгыраулаштыру): Пыел урашай полса ярар иде; Хәзерге заман хикәя фигыл ь нең 3нче затына –ты, -те кушымчасын ялгап сөйләү: [ параты ] -барды, [ сөт планын та тутырып килә w эс ] -сөт планын да тутырып киләбез.

Слайд 7

Сүзлек татар теленең барлык диалектлары буенча тупланган якынча 40000 берәмлекне үз эченә ала. Сүзләрнең мәгънәләре татарча аңлатыла, рус теленә тәрҗемә ителә һәм бай иллюстратив материал белән раслана. Китап тел галимнәренә, укытучылар һәм студентларга тәкъдим ителә. Хезмәт шулай ук башка өлкәдә эшләүче галимнәр һәм, гомумән, татар мәдәнияте, тарихы, сәнгате белән якыннан кызыксынучы киң даирә укучылар өчен дә файдалы булыр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

презентация Татар әдәби теле

Тел ул- аралашу коралы, тәрбия чарасы..Сораулар.nТел ул нинди чара?nАның иҗатчысы кем?nХалык турындагы бу сүзләрне кайсы шагыйребез язган дип уйлыйсыз?nТелне нәрсә тудырган һәм үстергән?nНи өчен туган...

Презентация "Татар халык ашлары"

Иллюстрации с названиями блюд  можно использовать на уроках по темам "Минем туган көнем" в 5 классе, в 6 классе ....

Презентация "Татар халкының милли киемнәре"

Презентация "Татар халкының милли киемнәре".Мужские и женские одежды с национальными узорами, элементы одежды, женские украшения....

Презентация "Татар халкының милли киемнәре"

Презентация "Татар халкының милли киемнәре".Мужские и женские одежды с национальными узорами, элементы одежды, женские украшения....

4 нче сыйныфта татар теле һәм инглиз теленнән Квест-уен

рус телле укучылар өчен чит тел буларак бирелгән татар теле һәм инглиз теленнән үткәрелгән Квест-уен план-конспекты....

Презентация "Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә когнитив фикерләү алымнарын куллану"

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә текстларны, язучының биографиясен һәм әдәби әсәрләрне  аңлап уку өчен кулланырга тәкъдим итәм....

Татар милли әдәби теленең формалашуы

Тема. Татар милли әдәби теленең формалашуыМаксатлары:  татар милли әдәби теленең формалашуы турында  мәгълүмат бирү;Р.Миңнуллиның “Безнең җакның теле” шигырь юллары буенча туган тел, татар т...