Татар теле һәм әдәбиятын өйрәтүдә коммуникатив технологияләр.
статья по теме

Гимадиева Гузель Самигулловна

               Мәгариф системасы гомер-гомергә традицион укыту методикасына нигезләнеп үсте. Шулай да, тормыш бер урында гына тормый, заманалар үзгәрә бара. Димәк, яңалыкларны исәпкә алмыйча эш итәргә ярамый.Бүген без техника зур тизлек белән алга киткән заманда яшибез. Мәгълүмати технологияләр тормышның барлык өлкәләренә үтеп керде. Белем бирү өлкәсе дә моннан читтә калмады – заманча техника белән җиһазландырылган мәктәпләр барлыкка килде, укытуда яңа методик алымнар, технологияләр кулланыла, укучыларның белемнәрен тиз генә тикшерергә мөмкинлек бирә торган күнегүләр һәм мәсьәләләр файдаланыла.

                  Бүгенге көндә   “Үзенең дәресләрен ничек кызыклы,  мавыктыргыч итеп , ничек укучыларны үз дәресең белән кзыксындырырга, ничек итеп һәр укучыга уңыш ситуациясе булдыру  ”  турында уйланмаган бер генә укытучы да юктыр. Һәм бу очраклы гына уйланулар түгел. Чөнки бүгенге укытуның төп максаты булып – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт телендә һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы шәхес тәрбияләү.

  Бу максатларга коммуникатив технологияләр аша гына ирешеп була. Коммуникатив технология нигезендә оештырылган укыту принциплары:

  1. Телне аралашу аша өйрәнү принцибы – башта укучыларныж яшь үзенчәлекләренә карап, аларның аралашу сферасы,аралашу ситуацияләре ачыклана, аннан соң шул сферада аралаша алырлык материал сайлана. Бу материал мәктәптә телгә өйрәтү шартларын телне тормышта куллану шартларына якынлаштыру мөмкинлеген бирә.
  2. Уку процессын индивидуальләштерү принцибы – хәзерге заман белем бирү системасы үсешенең төп юнәлеше – укыту процессын укучыларның теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчзлекләрен исәпкә алып оештыру.
  3. Телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү  принцибы – белем алу процессын укучыларның актив фикерләвенә нигезләнеп оештыру – педагогика фәнненең алдынгы вәкилләре куйган төп таләпләрнең берсе. Уку материалын кабатлап, ятлап өйрәнүгә караганда, аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына туры килгән лексик-грамматик материалны укучыларның мөстәкыйль сөйләшүе,тел өйрәтү өчен нәтиҗәле алым булып тора.Аралашу ситуацияләре һәм ситуатив күнегүләр булырга тиеш.
  4. Телне функциональ төстә өйрәнү принцибы – материал аралашу ихтыяҗыннан һәм кулланыш ешлыгыннан чыгып билгеләнә; материалның күләме,катлаулыгы укучыларның үзләштерү мөмкинлекләреннән чыгып билгеләнә;
  5. Ана телен исәпкә алу принцибы – барлык яңа материал бары тик ана телендә өйрәнелгәннән соң гына кертелә бара.

 

Рус телле балаларны татар сөйләменә өйрәтү процессы коммуникатив технология нигезендә цикллылыкка корылган.

Цикл – текстны укып, аның эчтәлеген диалогик, монологик ягъни мөстәкыйль сөйләм дәрәҗәсенә җиткерү өчен кирәк булган дәресләр саны.

Текстны өйрәнү өч этаптан тора:

  1. Текст алды;
  2. Текст этабы;
  3. Текстан соңгы этап

         Беренче этапта укучылар текстны лингвистик яктан кабул итәргә әзерләнәләр. Икенче этапта укучылар текстның үзен укырга күчәләр, бу дәресләрдә турыдан-туры текстны уку, текст өстендә эшләү буенча күнегүләр эшләнә.  Соңгы этапта  текст эчтәлеге һәм аңа салынган әхлакый проблема буенча диалогик-монологик сөйләмгә чыгу дәресләре оештыра.

  Коммуникатив технологияләр нигезендә дәресләрнең төрләре:

  • Иҗат һәм фантазиягә таянучы дәресләр: лекөия,семинар, сыйныф алдында булган белемнәреңне яклау, зачет – дәрес, укучылар конференциясе һ.б.
  • Иҗат һәм фантазиягә таянучы дәресләр: спектакль, коллектив инша, концерт, дәрес-бәхәс.
  • Нинди дә булса бер шөгыльне имитацияләү: экскурция,ярминкә,  сәүдә йорты.
  • Дәрес-уен: дидактик, рольле, ярыш-уеннар.
  • Сюжетлы рәсемнәр буенча, бирелгән текст буенча, шәхси тәэсирләргә нигезләнгән иншага әзерләнү дәресләре.
  • Текстны анализлау,аның белән иҗади эшләү, үзеңнең текстыңны уйлау дәресләре.

      Укытучы дәрескә әзерләнгәндә барлык диалог бәйләнешләренең шатларын уйлап эшләгәндә,уку процессының билгеле бер моделен ясый ала. Һәм шуның буенча дәресләр бер-берсе белән үрелеп бара.

 

 Бу ысулның структурасы 4 технологик этаптан тора:

  1. Коммуникатив ситуация структурасы эшләү;
  2. Укучы белән укытучының бергә эшләвен проектлаштыру;
  3. Диалогларда катнашу:
  4. Бәйләнешле сөйләм буенча рефлекция;

      Коммуникатив ситуация куеп без, укычыдан дәресләрдә актив катнашу сорыйбыз. Бу тормышчан вакыйга булып, аның эчтәлеге түбәндәгедән гыйбарәт була ала:

  • Проблемаларны актуальләштерү
  • Кичереш һәм фикерләү шартлары
  • Карарлар кабул итү,альтернатив нигездә үз гамәлләрен сайлау, өстәмә материал эзләү, аларны анализлау

      Коммуникатив технологияләр кулланып үткәрелгән дәресләр  укучыларга телне аралашу чарасы, дөньяны һәм үзен танып белү, мәдәнияткә өйрәнү,  иҗади һәм актив, дөрес итеп аралашырга мөмкинлек бирә.

     Гомүмән фәннәрне укытуны камилләштерүнең чиге юк, фәкать эзләнергә, яңалыкка омтелырга, билгеләнгән максатка кыю барырга гына кирәк. Йомгак итеп шуны әйтеп була, әгәр укытучы дәресләрендә күрсәтмәлекне җитәрлек дәрәҗәдә кулланса, төрле уен ситуацияләре, сөйләм күнегүләре, коммуникатив һәм инновацион технология элементларын дөрес файдалана белсә, ул, һичшиксез, эшендә уңышка ирешәчәк.

 

 

 

Мәгариф системасы гомер-гомергә традицион укыту методикасына нигезләнеп үсте

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл doklad.docx17.42 КБ

Предварительный просмотр:

               Мәгариф системасы гомер-гомергә традицион укыту методикасына нигезләнеп үсте. Шулай да, тормыш бер урында гына тормый, заманалар үзгәрә бара. Димәк, яңалыкларны исәпкә алмыйча эш итәргә ярамый.Бүген без техника зур тизлек белән алга киткән заманда яшибез. Мәгълүмати технологияләр тормышның барлык өлкәләренә үтеп керде. Белем бирү өлкәсе дә моннан читтә калмады – заманча техника белән җиһазландырылган мәктәпләр барлыкка килде, укытуда яңа методик алымнар, технологияләр кулланыла, укучыларның белемнәрен тиз генә тикшерергә мөмкинлек бирә торган күнегүләр һәм мәсьәләләр файдаланыла.

                  Бүгенге көндә   “Үзенең дәресләрен ничек кызыклы,  мавыктыргыч итеп , ничек укучыларны үз дәресең белән кзыксындырырга, ничек итеп һәр укучыга уңыш ситуациясе булдыру  ”  турында уйланмаган бер генә укытучы да юктыр. Һәм бу очраклы гына уйланулар түгел. Чөнки бүгенге укытуның төп максаты булып – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт телендә һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы шәхес тәрбияләү.

  Бу максатларга коммуникатив технологияләр аша гына ирешеп була. Коммуникатив технология нигезендә оештырылган укыту принциплары:

  1. Телне аралашу аша өйрәнү принцибы – башта укучыларныж яшь үзенчәлекләренә карап, аларның аралашу сферасы,аралашу ситуацияләре ачыклана, аннан соң шул сферада аралаша алырлык материал сайлана. Бу материал мәктәптә телгә өйрәтү шартларын телне тормышта куллану шартларына якынлаштыру мөмкинлеген бирә.
  2. Уку процессын индивидуальләштерү принцибы – хәзерге заман белем бирү системасы үсешенең төп юнәлеше – укыту процессын укучыларның теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчзлекләрен исәпкә алып оештыру.
  3. Телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү  принцибы – белем алу процессын укучыларның актив фикерләвенә нигезләнеп оештыру – педагогика фәнненең алдынгы вәкилләре куйган төп таләпләрнең берсе. Уку материалын кабатлап, ятлап өйрәнүгә караганда, аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына туры килгән лексик-грамматик материалны укучыларның мөстәкыйль сөйләшүе,тел өйрәтү өчен нәтиҗәле алым булып тора.Аралашу ситуацияләре һәм ситуатив күнегүләр булырга тиеш.
  4. Телне функциональ төстә өйрәнү принцибы – материал аралашу ихтыяҗыннан һәм кулланыш ешлыгыннан чыгып билгеләнә; материалның күләме,катлаулыгы укучыларның үзләштерү мөмкинлекләреннән чыгып билгеләнә;
  5. Ана телен исәпкә алу принцибы – барлык яңа материал бары тик ана телендә өйрәнелгәннән соң гына кертелә бара.

Рус телле балаларны татар сөйләменә өйрәтү процессы коммуникатив технология нигезендә цикллылыкка корылган.

Цикл – текстны укып, аның эчтәлеген диалогик, монологик ягъни мөстәкыйль сөйләм дәрәҗәсенә җиткерү өчен кирәк булган дәресләр саны.

Текстны өйрәнү өч этаптан тора:

  1. Текст алды;
  2. Текст этабы;
  3. Текстан соңгы этап

         Беренче этапта укучылар текстны лингвистик яктан кабул итәргә әзерләнәләр. Икенче этапта укучылар текстның үзен укырга күчәләр, бу дәресләрдә турыдан-туры текстны уку, текст өстендә эшләү буенча күнегүләр эшләнә.  Соңгы этапта  текст эчтәлеге һәм аңа салынган әхлакый проблема буенча диалогик-монологик сөйләмгә чыгу дәресләре оештыра.

  Коммуникатив технологияләр нигезендә дәресләрнең төрләре:

  1. Иҗат һәм фантазиягә таянучы дәресләр: лекөия,семинар, сыйныф алдында булган белемнәреңне яклау, зачет – дәрес, укучылар конференциясе һ.б.
  2. Иҗат һәм фантазиягә таянучы дәресләр: спектакль, коллектив инша, концерт, дәрес-бәхәс.
  3. Нинди дә булса бер шөгыльне имитацияләү: экскурция,ярминкә,  сәүдә йорты.
  4. Дәрес-уен: дидактик, рольле, ярыш-уеннар.
  5. Сюжетлы рәсемнәр буенча, бирелгән текст буенча, шәхси тәэсирләргә нигезләнгән иншага әзерләнү дәресләре.
  6. Текстны анализлау,аның белән иҗади эшләү, үзеңнең текстыңны уйлау дәресләре.

      Укытучы дәрескә әзерләнгәндә барлык диалог бәйләнешләренең шатларын уйлап эшләгәндә,уку процессының билгеле бер моделен ясый ала. Һәм шуның буенча дәресләр бер-берсе белән үрелеп бара.

 Бу ысулның структурасы 4 технологик этаптан тора:

  1. Коммуникатив ситуация структурасы эшләү;
  2. Укучы белән укытучының бергә эшләвен проектлаштыру;
  3. Диалогларда катнашу:
  4. Бәйләнешле сөйләм буенча рефлекция;

      Коммуникатив ситуация куеп без, укычыдан дәресләрдә актив катнашу сорыйбыз. Бу тормышчан вакыйга булып, аның эчтәлеге түбәндәгедән гыйбарәт була ала:

  1. Проблемаларны актуальләштерү
  2. Кичереш һәм фикерләү шартлары
  3. Карарлар кабул итү,альтернатив нигездә үз гамәлләрен сайлау, өстәмә материал эзләү, аларны анализлау

      Коммуникатив технологияләр кулланып үткәрелгән дәресләр  укучыларга телне аралашу чарасы, дөньяны һәм үзен танып белү, мәдәнияткә өйрәнү,  иҗади һәм актив, дөрес итеп аралашырга мөмкинлек бирә.

     Гомүмән фәннәрне укытуны камилләштерүнең чиге юк, фәкать эзләнергә, яңалыкка омтелырга, билгеләнгән максатка кыю барырга гына кирәк. Йомгак итеп шуны әйтеп була, әгәр укытучы дәресләрендә күрсәтмәлекне җитәрлек дәрәҗәдә кулланса, төрле уен ситуацияләре, сөйләм күнегүләре, коммуникатив һәм инновацион технология элементларын дөрес файдалана белсә, ул, һичшиксез, эшендә уңышка ирешәчәк.

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив технология аша мәдәни компетенция үстерү

Бүгенге көндә илебезнең күп халыклары алдына милли мәдәниятнең мөһим бер элементы булган туган телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү мәсьәләсе иң мөһим мәсьәләләрнең берсе ...

Мастер - класс «Татар теле һәм әдәбиятын укытуда проектлар методы»

 Укытучы елы-2012  конкурсына үткәрелгән мастер-класс...

БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФЛАРДА ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫН КОММУНИКАТИВ ТЕХНОЛОГИЯ НИГЕЗЕНДӘ УКЫТУНЫҢ ӨСТЕНЛЕГЕ

Мәкаләдә рус телле балаларны татар теленә өйрәтү проблемасы яктыртыла. Бу эшне Р.З.Хәйдарованың коммуникатив технологиясенә нигезләнеп башкару иң отышлысы дип саныйм....

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  методик берләшмәсендә ясаган чыгыш.  "Татар теле һәм әдәбиятын  укытуда  актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе"....

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ КОММУНИКАТИВ КОМПЕТЕНЦИЯ ФОРМАЛАШТЫРУНЫҢ ЗАМАНЧА ТЕХНОЛОГИЯЛӘРЕ

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ КОММУНИКАТИВ КОМПЕТЕНЦИЯ ФОРМАЛАШТЫРУНЫҢ ЗАМАНЧА ТЕХНОЛОГИЯЛӘРЕ...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив технологияләр аша мәдәни компетенция үстерү

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив технологияләр аша мәдәни компетенция үстерү...