Мин гаиләм белән бәхетле
материал (6 класс) по теме

Хисамеева Зульфия Анваровна

"Мин гаиләм белән бәхетле" урок татарского языка в русскоязычной группе, где учащиеся, используя диалогическую  и монологическую речь рассказывают о своей семье. Семья - это самое ценное богатство. Используя пословицы на татарском языке, сочинения о семье, ребята делают выводы, что они самые счастливые на земле: "Мин гаиләм белән бәхетле"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл min_gail_beln_bhetle.docx13.56 КБ

Предварительный просмотр:

МБОУ «Васильевская средняя общеобразовательная школа №2

Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан»

Учитель: Хисамеева Зульфия Анваровна

МИН ГАИЛӘМ БЕЛӘН БӘХЕТЛЕ.

Максат: фикер – сәләтләрне үстерү, диалогик, монологик сөйләм телен үстерү, сөйләм телен аша рухи дөньясын баету, игътибарлыкны үстерү, тәрбияләү, гаиләгә мәхәббәт уяту.

Җиһазлау: рефератлар, сочиненияләр “Минем гаиләм”, фоторәсемнәр, “мин гаиләм белән бәхетле” плакат, гаилә турында мәкальләр, риваятьләр.

 Дәрес барышы:

  1. Оештыру.
  2. Фонетик күнегү: гаилә, бәхет, шатлык, туган ил, тату, хөрмәт, кунакчыл, бертуган, кардәш.
  3.  – Дәрес темасы: “Мин гаиләм белән бәхетле”. Сез бу сүзләрне ничек аңлыйсыз? Бәхет нәрсә ул? Ни өчен сез гаиләдә бәхетле? Бу сорауларга без җавап бирергә тырышырбыз. Дәресне Ш. Галиевнең “Җирдә миңа ни кирәк?” шигыре белән башлыйбыз:

                   Җирдә миңа ни кирәк?

                   Әти дә әни кирәк.

                   Җирдә миңа ни кирәк?

                   Без яшәгән өй кирәк!

  1. “Минем гаиләм” – монологик сөйләм. (1-2 укучы)
  2. Диалог оештыру: гаилә белән танышу.
  3. Аудирование: “Ана йөрәге” риваяте.
  4. Ата-анага багышлаган С. Әхмәтҗанованың “Әткәй-әнкәй – пар канатым” шигырен уку:

                      Әткәй –әнкәй – пар  канатым,

                      Сез булганга, дөнья түгәрәк.

                      Иңне – иңгә, җанны җанга куеп,

                      Яшик әле, яшик бергәләп.

  1. –Ял көннәрне гаиләгез белән  ничек үткәрәсез?(монологик сөйләм:3-4 укучы)
  2. “Гаиләмдә яраткан ашларым” монологик сөйләм (1-2 укучы)
  3.  – Гаиләгездә ничек булышасыз? Монологик сөйләм (1-2 укучы)
  4. – Сез гаилә турында мәкальләр ничек аңлыйсыз?

А. Ике кеше – бер иш, җиде кеше – гаилә.

Б. Кош канаты белән, гаилә – татулыгы белән көчле.

В. Кошлар оясыз булмый, кеше гиләсез булмый.

Г. Мәхәббәтсез гаилә – тамырсыз агач.

Д. Гаилә – бәхет ачкыч.

Е. Тату гаиләнең бишеге буш булмый.

З.Тату гаиләдә җаның ял итә.

12.  Йомгаклау.

- Сез, чынлап та, бәхетле кешеләр:

1. гаиләдә яшәү – бәхет;

2. гаиләдә тату яшәү – зур бәхет;

3. бер-берсен аңлау, ярдәм итү – бәхет;

4. бергәләп эшләгәч, түгәрәк өстәл янына утырып, чәй эчү, тәмле ризыклар бергә пешергәнне ашау – бәхет!

Кыскача, сез иң бәхетле кешеләр, сез гаиләгез белән бәхетле!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Һәркем бәхетле булырга хаклы"

Рәхимов методын кулланып татар әдәиятын 11нче класста укыту дәресе....

Бәхетле очрак

"Бәхетле очрак" уены укучыларда укуга, татар теле һәм әдәбият фәненә карата аңлы караш булдырыга, тел культурасын үстерергә ярдәм итәр...

игра "Бәхетле очрак"

Это внеклассное мероприятие для проведения с учащимися 6 классов в неделе биологии.  Эта игра была разработана на основе телевезионной игры "Счастливый случай". Есть вопросы как и школьного матер...

Өчпочмак темасы буенча "Бәхетле очрак". уен- дәрес

Темаларны үзләштерүне уен- дәрес формасында төрләндерергә мөмкин....

"Урта гасырлар тарихы" курсын кабатлау буенча үткәрелгән "Бәхетле очрак" уены.

Мәктәптә  тарих атналыгында үткәрелгән кызыклы һәм мавыктыргыч чара.Ул  балаларның тарих белән кызыксынунын көчәйтү максатыннан  "Бәхетле очрак" телеуенына нигезләнеп төзелде. Өйрә...

Тема: Бәхетле булу серләре

Максат: 1. Өйләнү яки кияүгә чыгу проблемасы буенча сөйләргә,                фикер йөртергә өйрәтү....

Мастер-класс "Укучыларда рухи-әхлакый үсеш тәрбияләүдә гаиләнең роле. Гаилә кыйммәтләре"

Бүгенге, педагогик тәрбия концепцияләре яңарган, әхлакый тәрбия бирүнең әһәмияте көчәйгән шартларда, шәхестә рухи-әхлакый тойгыларны үстерү бурычы аеруча мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Яңа буын...