Мөхәммәт Мәһдиев “Без – кырык беренче ел балалары”
план-конспект урока (7 класс) по теме

1.Язучының тәрҗемәи хәлен өйрәнүне дәвам итү. “Без- кырык беренче ел    балалары” әсәре   белән танышу;

2)язучының бу әсәрдә әйтергә теләгән фикерен укучылардан тапты­ру;       

3)Бөек Ватан сугышы авырлыкларының яшүсмерләр образы чагылышын,  вакыйгаларның нечкә юмор белән сурәтләнүен, “мин” образы, аның бирелү үзенчәлеген ачу;

4)Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләренең тел-стиль үзенчәлекләрен ачу.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл m.mhdiev-bez_kyryk_berenche_el_balalary.docx18.45 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:Мөхәммәт Мәһдиев  “Без – кырык беренче  ел балалары” (Повестьтан  өзекләр)

Максат: 1.Язучының тәрҗемәи хәлен өйрәнүне дәвам итү. “Без- кырык беренче ел    балалары” әсәре   белән танышу;

2)язучының бу әсәрдә әйтергә теләгән фикерен укучылардан таптыру;        

3)Бөек Ватан сугышы авырлыкларының яшүсмерләр образы чагылышын,  вакыйгаларның нечкә юмор белән сурәтләнүен, “мин” образы, аның бирелү үзенчәлеген ачу;

4)Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләренең тел-стиль үзенчәлекләрен ачу.

Җиһазлау:  1)Язучының әсәрләреннән төзелгән күргәзмә:М.Мәһдиевнең биш томлык китаплары, “Кеше китә-җыры кала”,“Фронтовиклар”, “Бәхилләшү”,“Без – кырык беренче ел балалары”, “Яра”,“Торналар төшкән җирдә”, газета –журналлар.2)презентация.

Материал:  Ганиева  Ф.Ә., Гыйләҗев И.Г,Исламов Ф.Ф.Әдәбият : Татар урта гомуми белем мәкт.6 нчы сыйныфы өчен дәреслек–хрестоматия.– Казан: Мәгариф, 2006.

Дәрес  барышы.

I.Актуальләштерү. (экранда язылган сорулар буенча)

 ( М. Мәһдиевнең тәрҗемәи хәлен презентация буенча искә төшерү.)

1.  Мөхәммәт Мәһдиев кайда,ничәнче елны  туган?

2. Әдипнең әти-әнисенең исемнәре.

3.Сөнгатулла абыйның характерлы якларын санарга.

4. Мөхәммәт Мәһдиев Арча педучилищесында укыганмы, укытканмы?

6. Кайсы авыл мәктәбендә укытучы булып эшләгән?

7.Мөхәммәт Мәһдиев язучылык эшенә кайчан керешә? Ни сәбәпле?

8.Иң беренче язган әсәренең исеме?

9.Беренче язган әсәре кемнәр турында?

10.Мөхәммәт Мәһдиев язган әсәрләрне санап чыгарга(тагын бер кат күргәзмәгә мөрәҗәгать итү)

11. Мөхәммәт Мәһдиев шәхес буларак нинди сыйфатларга ия?

12.Мөхәммәт Мәһдиевнең язучылык эшеннән башка тагын нинди шөгыльләре булган?

13.Мөхәммәт Мәһдиевнең иң якын дусларын беләсезме?

14.Мөхәммәт Мәһдиев ни өчен Казанда җирләнмәгән?

II.Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру. “Без- кырык беренче ел балалары” әсәрен укуга әзерлек .

1.Кереш әңгәмә.(укытучы вакыйганың кайсы чорда,кайда барганлыгын ачыклый).1968 елны «Казан утлары» журнал битләрендә «Без – кырык беренче ел балалары» исемле беренче повесте дөнья күрә. Әлеге повесть укучылар тарафыннан татар прозасындагы бер яңалык итеп каршы алынаһәм Габдулла Тукай исемендәге бүләккә лаек була. Мөхәммәт Мәһдиевнең бу әсәре белән Арча көллиятенә һәйкәл куйды. Чөнки повестенда үзенең һәм яшьтәшләренең, ягъни сугыш чоры балаларының  Арча педагогия училищесында укыган  чорын  сурәтли. Язучының  әсәре нечкә хисле юморга бай булуы белән укучыларны үзенә тартып тора. 1944 нче елның 1 нче октябренда  М.Мәһдиев агач сандыгын күтәреп, Арча педагогия училищесына укырга килә (Слайдта сандык рәсеме күрсәтелә).2012 елдаКәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры  Мөхәммәт Мәһдиев әсәре буенча “Без – кырык беренче ел балалары” дигән спектакль тәкъдим итте.  (Авторның әсәрдән  кереш сүзен уку, аңлатмалар бирү)

2. Повесть төшенчәсен искә төшерү. “Без – кырык беренче ел балалары”–автобиографик  повесть.

3.Сүзлек эше:

1.Миләрдә ике-өч кенә сыр бар. Беренчесе – сугыш, икенчесе – ашау.

Ничек аңлыйсыз?

Үгезне туару -  распрягать быка

Дегет - дёготь

Арпа кылчыклары - ячменный  ость

Оекбаш-носки

Көлтә-сноп

Бирчәйгән уч төпләре –огрубевшие ладони

Әвен- овинник

4.”Менә дигән бер майор”,”Йокы килә” өзекләрен укыту(яхшы укучылар  чылбырлап укыйлар)

5. Эчтәлек буенча әңгәмә.

–Вакыйга кайсы чорда барганлыгын нинди сурәтләрдән аңлап була?

–Катнашучыларны–әсәрнең геройларын автор ничек сурәтли?

–Сез кемне истә калдырдыгыз, тышкы кыяфәтен күз алдыгызга китерегез?

–Малайлар укырга кая килделәр,кайлардан килделәр?

–Укуга мөнәсәбәтләре нинди?Сәбәбе нәрсәдә?

–Миләрдә ике-өч кенә сыр бар. Беренчесе – сугыш, икенчесе – ашау, ә өченче сыр нинди?

–Күзлекле рус теле укытучысы кайдан килгән?

–Түбән Кенә, Карадуган малайларны – кайсы районнан килгәннәр?

6.Укылган өзектән тел–стиль үзенчәлекләрен табу.

–Язучы ни өчен кем исеменнән, ничек сөйли ?

–Ни өчен “мин” дип сөйли ?

–“Аяклар класска өстерәделәр” җөмләсен ничек аңлыйсыз?

 –“өстерәделәр” сүзенә икенче мәгънә салынган. “Өстерәде” сүзе нәрсәнедер көч кулланып тарту дигәнне аңлата. Әсәрдә ул әле уйнап туймаган малайларның класска үзләре теләп кермәүләрен, мәҗбүри генә керүләрен аңлата.

–Училищега килгән малайларның беренче тапкыр рус теле укытучысын каршы алулары турында сурәтләнгән җөмләләрне  укып күрсәтегез ?

 (– Шапки снять!

Тәрәзә пыялалары зыңгылдап китте. Кемнеңдер парта астындагы сөт салган чирек литрлы шешәсе идәнгә тәгәрәде. Завуч–рус теле укытучысы  икән.)

(Автор рус теле укытучысы образының кайбер сыйфатларын күз алдына китереп бастыра. Кырыс һәм таләпчән, бераз усалрак та, үз дигәненә ирешә торган кеше итеп күрәләр аны укучылар. “Зыңгылдап китте”, “тәгәрәде” сүзләре укытучының беренче сүзләреннән үк укучыларның куркып-каушап калуларын ап-ачык күрсәтә. Монда башка сүзләр кирәкми дә.

7. ”Йокы килә”өзеге буенча сораулар.

–Бу җөмләләрдән чыгып, балаларның җәяүләп кая баруларын белеп була? “Яктыра башлады. Урман да бетте.Кырда салкынча себерә торган буран. Иртәнге сорылыкта урман кырыендагы (уку йорты) бинасы күренде. Бер катлы агач йорт, урман буена сыя алмыйча, кырдагы кар диңгезенә таба сузылып, таралып ята .” (педучилище)

–Училищеда татар теленнән кем укыта?

–Ашханәгә эшкә барган малайларга әкият, хикәяләрне кем сөйли?

–Күзлекле рус теле укытучысы кайдан килгән?

–Училище  Үрнәк аылыннан Арчага күчә. Гөберчәк белән Арча арасы ничә чакырым?

 –Арча педчилищесында ничә ел белем алалар?  

III.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1.”Чылбыр буенча” уку.

2. Сайлап уку күнегүләре

–Яшүсмерләнең яшәү шартлары тасвирланган урыннарны укып күрсәтегез

(укучыларның сәнгатьле укуына.Сугыш чоры балаларының чыныгып үсүләренә,сынатмауларына игътибар итү)

VI .Йомгаклау. Өй эше : сүзлек дәфтәренә язылган сүзләрне өйрәнергә, ”Сугыш турында хикәяләр”,”Таңнар кайда да матурдыр.” өзекләрен укып килергә.                                                                                                                                                        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация Разновидности кроликов работа учащейся 7 класса Братышевой Дианы

Работа к уроку учащейся 7 класса Братышевой Дианы в виде презентации  "Разновидности кроликов"...

Принцесса Диана

В данной презентации представлено краткое изложение информации о принцессе Диане, ее жизни, работе, увлечении. На английском языке....

Кудреватая лилия Братышева Диана

Описание растения кудреватая лилия к уроку охраняемые растения Новосибирской области...

Мөхәммәт Мәһдиев "Без -41 нче ел балалары" әсәрен өйрәнү буенча технологик карта

Мөхәммәт  Мәһдиевнең "Без -41 нче ел балалары" әсәрен өйрәнү өчен дәрескә технологик карта, презентация...