Җөмләдә сүзләр бәйләнеше
план-конспект урока (7 класс) на тему

Хамматуллина Лилия Ильдаровна

татар теле 7 нче сыйныф

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zhomld_suzlr_bylneshe_7kl.docx58.21 КБ

Предварительный просмотр:

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Тезүле бәйләнеш.   7 сыйныф

Максат.

1. Җөмләдә сүзләр бәйләнеше нең ике төре тур. белешмә бирү.                                                                    

   2. Тезүле бәйләнешнең үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итү.

    3. Телгә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес тибы  - УМ кую һәм чишү

Дәрес барышы.

І.Мотивлаштыру-ориентлашу.

- Исәнмесез, укучылар. Дәресне башлыйбыз.

1. Өй эшен тикшерү.

- Узган дәрестә без нәрсәләр турында сөйләштек?

- Укучылар, әйдәгез өй эшен тикшерәбез. Бер-ике баладан сорау, биремнең үтәлешен тикшерү, йомгак ясау.

ІІ. Төп этапта булачак актив эшчәнлеккә әзерлек.

2. Яңа белемнәр үзләштерү.

Дәреслек белән эшләүне  дәвам итәбез. Бүгенге дәресебезнең темасын белү өчен һәм дәрескә УМ билгеләү өчен, дәреслектәге 14нче биремне үтибез.

К.җ.  җөмләдә сүзләр тезүле һәм ияртүле бәйләнешкә керә ала. Бирелгән җ-дә тары, солы сүзләре тезүле бәйләнешкә кергәннәр; кошлар өчен элеп куела, солы кебек үсемлекләр сүзләре ияртүле бәйләнешкә кергәннәр, Димәк, без бүген сүзләр арасында тезүле һәм ияртүле бәйләнеш тур сөйләшербез.

Дәфтәргә число, тема язабыз.

II. УМ өлешләп чишү.

1. 78нче күнегү. (язмача)К.җ. 1.Әниемнең хыялы – и.к.куш.+тарт. Куш.; күпер аша чыгу – аша бәйлеге; мин көтәм – зат-сан куш.; кызыл алма – янәшә тору; агач төбеннән табу – төбеннән бәйлек сүзе; көн матур – сүз тәртибе; чиләк-чиләк бәрәңге – кабатлау; 2. Ай һәм кояш – җыючы һәм теркәгече; елгалар, күлләр – санау интонациясе; салкын, ләкин кояшлы – ләкин каршы куючы теркәгече. Ике төркемдәге сүзләр бер-берсенә буйсынмый, алар үзара тезүле бәйләнештә торалар.

2. модельләштерү. 79нчы күнегү. 32нче биттәге белешмәне өйрәнеп, кагыйдәләр дәфтәренә модель төзибез.

Тезүле бәйләнеш

- сүзләр бер-берсенә буйсынмый

- сүзләр үзләре генә җөмлә төзи алмый

- җөмләнең тиңдәш кисәкләре арасында була

- тезүле бәйләнеш булдыручы чаралар

Тезүче теркәгечләр

Тезү интонациясе

- шартлы билгесе

3. - Ә хәзер, укучылар, 80 нче күнегүне язмача  эшлибез. 1-2укучы тактада, тикшереп  бару.

К.җ. Кечкенә гәүдәсенә, җыйнак түгәрәк йөзенәтезү (санау) интонациясе; матур, серле - санау интонациясе; чыгарып, яшереп - санау интонациясе; карарын, тәкъдимен - санау интонациясе; хуплап, җөпләп - санау интонациясе.

Белдерсә, сиздерсә - санау интонациясе;йомшартып, катгыйлык төсмерен алып - санау интонациясе; хуплый һәм эшли – тезүче (җыючы) теркәгеч. Чигүне түгел, ә иҗади якын килү – тезүче (каршы куючы) теркәгеч.

ІІІ. Рефлексия, бәяләү.

Йомгаклау, анализ.

- Димәк, без бүген нәрсәләр турында сөйләштек?  Кагыйдәне искә төшерү.

Билге кую.

 Өйгә эш. 81-83нче күнегү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Организмда кан әйләнеше. Кан әйләнеше органнары

Бу дәрес укыту программасы буенча билгеләнгән дәресләрнең берсе....

Кан әйләнеше түгәрәкләре

Укучыларга йөрәк һәм кан тамырлары катнашында бара торган катлаулы процесс – кан әйләнешен, кан әйләнешенең кечкенә һәм зур түгәрәкләрен аңлату.Төп төшенчәләргә аңлатма бирү.Кан әйләнеше органнарының ...

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

Урок татарского языка для  русскоязычных  детей в 4 классе. Учебник: Хайдарова Р.З....

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

Урок татарского языка для  русскоязычных  детей в 4 классе. Учебник: Хайдарова Р.З....

Бөтендөнья су әйләнеше.

Презентация 6 классның гидросфера бүлегендәге "Бөтендөнья су әйләнеше" темасын узган вакытта дәрескә кызыксынуны, укучыларның иҗади эшләү сәләтләрен үстерү максатыннан кулланыла....