Рабочая программа по татарскому языку для русскоязычной группы 5 класса
рабочая программа (5 класс) по теме

                                                                Эш программасы атнага 3 сәгать исәбеннән төзелде, барлыгы 105 сәгать

                                                     ( Рабочая программа рассчитана на 105 часов, 3часа в неделю))

 

                                                                  Эш программасы структурасы (Структура рабочей программы)

 

      Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән, 5 нче сыйныф рус төркеме укучыларының язма эшләрен белем, осталык, күнекмәләрен бәяләү нормаларыннан.( Рабочая программа по татарскому языку состоит из трех частей: пояснительной записки,содержания рабочей программы, нормы оценивания знаний учащихся 5 класса русскоязычных групп)

 

Әлеге эш планы түбәндәге максатларны һәм бурычларны исәпкә алып төзелде: (Цели и задачи программы:)

 

  1. укучыларның башлангыч мәктәптә үзләштерелгән белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү һәм алга таба үстерү;(совершенствование и развитие знаний и навыков, полученных в начальной школе)
  2. татар теленең орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләрен системалы үзләштерү; ( овладевать представлениями об орфоэпических, лексических,орфографических,грамматических нормах татарского языка)
  3. укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү,  үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү; (развитие творческих способностей учащихся, умение выражать свою мысль)
  4. укучыларда тел сиземләү күнекмәләре булдыру;(адекватно воспринимать татарскую речь)
  5. татар теленең башка телләр арасындагы урыны, татар дөньясы турында  мәгълүмат бирү;(дать понятие о роли и месте татарского языка среди других языков,восприятие мира как единого и целостного при разнообразии языков и культур))
  6. халыкларның үзара аңлашып һәм хезмәттәшлек итеп яшәвенә омтылыш тәрбияләү;(воспитание доброжелательного отношения к другому народу, желания жить в мире и согласии))
  7. укучыларда татар телен өйрәнү мотивациясен арттыру.( создание мотивации для изучения татарского языка)

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 5kl_tat_yaz_rab_prog.doc289 КБ

Предварительный просмотр:

                                 “ Килешенде”(“ Согласовано”)                                                      “Раслыйм”                          (“Утверждаю”)

                                  МБ җитәкчесе:  (Рук. МО: --------)

                                         “-----“ ----------                                                                      ГББМУ”УБМ №153”        (директор МБОУ “СОШ №153”:

                                                                                                                                         директоры:

                                                                “------“ -----------------

                                                                       

                                                5 нче сыйныф рус төркеме өчен   татар телен  укыту курсы буенча эш программасы.

                                                Эш программасын  төзеде:   1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Назирова Р.К.  

                                      (Рабочая программа  по татарскому языку для русскоязычеой группы 5 класса.

 Программу составила учитель татарского языка и литературы первой квалификационной категории Назирова Р.К.)

                                                Педагогик киңәшмәнең   ____ нче утырышында  каралды    “____”_______2014 нче ел

                                                                                                                   2014-2015 нче уку елы

                                           (Рассмотрен на педагогическом совете №      от “----“ 2014 года

                                                                                          2014-2015 учебный год)

                                                                                           АҢЛАТМА ЯЗУЫ (ПОЯСНИТЕЛЬНАЯ ЗАПИСКА))

Эш программасы статусы (Статус рабочей программы)

            1. Россия Федерациясе Конституциясе (Конституция Российской Федерации)

            2. Татарстан Республикасы Конституциясе ( Конституция Республики Татарстан)

3. “Мәгариф турында” Россия Федерациясе Законы.( Закон “Об образовании” Российской Федерации)

4. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы  Законы (Закон “Об образовании” Республики Татарстан)

5. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (Закон Республики Татарстан «О государственных языках и других языках Республики Татарстан”

6.Мәктәпнең базис укыту планы (Базисный учебный план школы)

7.Мәктәпнең укыту программасы (Образовательная программа школы)

           8. Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә үрнәк программасы (1-11 нче сыйныфлар)/  Төзүчеләре: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. – Казан: Тат.кит. нәшрияты, 2011.(Примерная программа обучения русскоязычных детей татарскому языку и татарской литературе на основе коммуникативной технологии (1-11 классы, авторы: Р.З.Хайдарова, Р.Л. Малафеева, Казань, Татарское книжное издательство. 2011 год)

           9. Дәреслек: Татар теле 5 нче сыйныф, рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек, Е.П.Пассовның коммуникатив технологиясенә нигезләнеп төзелгән, авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова, Казан, “Татарстан китап нәшрияты” 2014 нче ел (Учебник : Татарский язык 5 класс для школ с русским языком обучения , учебник составлен на основе коммуникативной технологии Е.П.Пассова, авторы: Р.З.Хайдарова, Г.М.Ахметзянова, “Татарское книжное издательство, 2014 год)

                                                                Эш программасы атнага 3 сәгать исәбеннән төзелде, барлыгы 105 сәгать

                                                     ( Рабочая программа рассчитана на 105 часов, 3часа в неделю))

                                                                  Эш программасы структурасы (Структура рабочей программы)

      Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән, 5 нче сыйныф рус төркеме укучыларының язма эшләрен белем, осталык, күнекмәләрен бәяләү нормаларыннан.( Рабочая программа по татарскому языку состоит из трех частей: пояснительной записки,содержания рабочей программы, нормы оценивания знаний учащихся 5 класса русскоязычных групп)

Әлеге эш планы түбәндәге максатларны һәм бурычларны исәпкә алып төзелде: (Цели и задачи программы:)

  1. укучыларның башлангыч мәктәптә үзләштерелгән белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү һәм алга таба үстерү;(совершенствование и развитие знаний и навыков, полученных в начальной школе)
  2. татар теленең орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләрен системалы үзләштерү; ( овладевать представлениями об орфоэпических, лексических,орфографических,грамматических нормах татарского языка)
  3. укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү,  үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү; (развитие творческих способностей учащихся, умение выражать свою мысль)
  4. укучыларда тел сиземләү күнекмәләре булдыру;(адекватно воспринимать татарскую речь)
  5. татар теленең башка телләр арасындагы урыны, татар дөньясы турында  мәгълүмат бирү;(дать понятие о роли и месте татарского языка среди других языков,восприятие мира как единого и целостного при разнообразии языков и культур))
  6. халыкларның үзара аңлашып һәм хезмәттәшлек итеп яшәвенә омтылыш тәрбияләү;(воспитание доброжелательного отношения к другому народу, желания жить в мире и согласии))
  7. укучыларда татар телен өйрәнү мотивациясен арттыру.( создание мотивации для изучения татарского языка)

                                                             

Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр.

                                                                        (Требования к уровню подготовки учащихся.)

 Укучылар түбәндәге белемнәргә ия булырга тиешләр: (Ученики должны знать:)

  1. татар теленең фонетик, лексик, грамматик, орфоэпик, орфографик нормаларын һәм аларны  гамәли куллана белү;( основные нормы татарского языка (фонетические, лексические,грамматические,орфоэпические, орфографические);
  2. актив үзләштерелгән лексик берәмлекләрне сөйләмдә куллана белү; (умение использовать в речи активно усвоенные лексические единицы)
  3. телара, антонимнар, синонимнар, фразеологик һәм башка төр сүзлекләрдән файдалана белү; ( уметь пользоваться словарями: переводов, антонимов, синонимов, фразеологизмов и др.)

Диалогик сөйләм (Диалогическая речь)

Программа кысаларындагы тематикада диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү: диалог – сораштыру, диалог – тәкъдим, диалог – фикер алышу, катнаш диалоглар. Диалог күләме: һәр катнашучы ягыннан кимендә

6 – 8 реплика (5–7 нче сыйныфлар), 9 – 10 реплика (8–9 нчы сыйныфлар). (Совершенствование диалогической речи в рамках программы: 6-7 реплик для каждого участвующего в диалоге (5-7 классы), 9-10 реплик (8-9классы)

Монологик сөйләм (Монологическа речь)

Программада тәкъдим ителгән темалар кысасында сөйләмнең коммуникатив типлары буенча бәйләнешле сөйләмне камилләштерү: сурәтләп сөйләү,  эчтәлек сөйләү, хикәя төзү, персонажларны характерлау, хәбәр  итү. Монологик сөйләм күләме: кимендә 8 – 10 фраза (5–7 нче сыйныфлар), 10 –12 фраза (8–9 нчы сыйныфлар). Сөйләмнең вакыт ягыннан дәвамлылыгы – 1,5 – 2 мин (9 нчы сыйныф).

(Овладевать разными видами монолога по темам, предложенным в программе, включая пресказ содержания текста,составления рссказа, характеристика персонажей, объём монолога: 8-10 фраз для 5-7 классов,10=12 фраз для 8-0 классов)

Тыңлап аңлау (Аудирование)

Программада тәкъдим ителгән эчтәлек нигезендә  төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү; сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән  әдәби әсәрләрдән өзекләрне, мәгълүмати характердагы текстларны, вакытлы матбугат язмаларын тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикер әйтү, аралашуга чыгу. (Понимать информацию, предъявляемую на слух, умение перевести слова, предложения в аутентивтекстах или адаптационных отрывках художественных произведений)

                                                                                      Уку (Чтение)

Программаның предмет эчтәлегенә туры килгән әдәби, фәнни-популяр, рәсми характердагы текстлар белән танышу барышында, мәгълүмат белән эшләү күнекмәләренә ия булу.

 Мәгълүматны танып белү, үзләштерү ихтыяҗыннан чыгып, тәкъдим ителгән текстларны аңлап укырга өйрәнү.

Күрмә-символик мәгълүматлы, иллюстрацияле, таблицалы текстлар белән эшләү күнекмәләренә ия булу.

Текст укыганда, кирәкле мәгълүматны аерып алу, системага салу, чагыштыру, анализлау, гомумиләштерү, интерпретацияләү һәм үзгәртү кебек эшчәнлекләрне үзләштерү.Текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлау.( Читать тексты разных стилей и жанров; владеть разными видами чтения (изучающим, ознакомительным, просмотровым); понимать содержание прочитанного и воспроизводить их в устной форме; определять тему, основную мысль текста, умение выделить главное в тексте, анализировать, обобщать)

 Язу

Программада тәкъдим ителгән эчтәлек нигезендә  актив куллануда булган  сүзләрне дөрес яза, төрле калыптагы диалоглар, конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү. (Уметь правильно писать слова активного употребления, диалоги, рассказы в пределах программного материала)

                             УКЫТУНЫҢ ШӘХСИ, МЕТАПРЕДМЕТ, ПРЕДМЕТ НӘТИҖӘЛӘРЕ (ЛИЧНОСТНЫЕ, МЕТАПРЕДМЕТНЫЕ, ПРЕДМЕТНЫЕ РЕЗУЛЬТАТЫ)

Төп гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар  өчен булган катламы белән  танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

     Төп гомуми белем бирү баскычында татар теленә өйрәтүнең  программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;
  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә арашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан,  сөйләм этикеты үрнәкләреннән  файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;
  • “Татар теле һәм әдәбияты” предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру. 
  •                

Укытуның шәхси нәтиҗәләре (Личностные результаты)

Төп гомуми белем бирү баскычын төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда  татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;
  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;
  • әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның          гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;
  • “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”, төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре (Метапредметные результаты)

Төп  белем бирү баскычында татар теле һәм әдәбиятын укыту, танып белү чарасы буларак,  укучыларның фикер йөртү,  интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле  яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.

Танып белү нәтиҗәләре:(Познавательные результаты)

фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру;
  •  объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү;
  • төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:(Регулятивные результаты)

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү;
  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
  • билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;
  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;
  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;
  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм  алар белән дөрес эш итә белү;
  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

 Коммуникатив нәтиҗәләр(Коммуникативные результаты)

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;
  • әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү;
  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
  • парларда һәм күмәк эшли белү;
  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш  башкару;
  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

                                                          Эш программасының эчтәлеге (Содержание рабочей программы)

Коммуникатив максат (Коммуникативная цель)

Якынча сөйләм үрнәкләре

 (Образцы речи)

Сүзләр һәм сүзтезмәләр

 (Слова и выражения)

Без мәктәптә

Дәресләр расписаниесен, нинди дәресләр әзерләү, әзерләмәүнең сәбәбен әйтә белү.

Уку-язу әсбапларын тәртипле тоту турында киңәш бирә белү.

Китапханәгә барырга чакыра, нинди китап кирәклеге турында әйтә белү

Күнегү эшлим, мисал, мәсьәлә чишәм.

Битләрне пычратма, ташлама, ертма, бөкләмә.

Наил, әйдә китапханәгә барабыз. Миңа табигать турында китап кирәк.

Әдәбият, ташлый, чирек азагы, кәеф, язма эш, шакмаклы, сызыклы,   әзерләнә, сүздә тору, сыйныф җитәкчесе, быел, узган ел, югалта, мөстәкыйль эш, вакытында эшләргә, борчыла, ерта, пычрата, ачык, ябык, куша, ала, тапкырлый, бүлә, төшеп калган, маҗаралы.

Мин –өйдә булышчы

Бергә эшлә, бергә аша

Өй эшләрендә үзеңә булышырга, ярдәм итәргә сорый, нәрсә эшләргә кирәк икәнен әйтә белү.

Кереш сүзләр кулланып, геройларадымына карата үз фикереңне әйтә белү.

Аня, миңа булыш әле. Миңа савыт-саба юарга ярдәм ит әле.

Минемчә, Аня дөрес эшләмәде, чөнки ...

Минем уйлавымча, Супермалай – эшчән  түгел, чөнки ... .

Ярдәм, чакыра, бозыла, йокы,  минемчә, синеңчә, билгеле, әлбәттә, минем фикеремчә, беренчедән, икенчедән, мич, он, көртлек, чишмә, утын кисә, утын яра, маҗаралы, кар көри, су алып кайта.

Ничек эшләсәң, шулай җавап бирерләр

Үзеңә, иптәшеңә, ярдәм итүне итагатьле сорый, ярдәмеңне тәкъдим итә белү.

Өлкән кешегә сорау белән мө-рәҗәгать итә белү.

Телефоннан сөйләшә белү этикеты.

Миңа булыш әле. Гали, көрәк алып чык әле. Зинһар миңа ярдәм ит әле.  Сиңа булышырга кирәкме?

Әйтегезче (әйтегез әле), киемнәр кибете кайда? Гафу итегез, тукталыш кайда?

Оляны телефонга чакырырга мөмкинме? Миңа Оля кирәк иде.

Тиз-тиз, башкалар, пычрак, тәмле сүз, тәмле телле, оялды, чакырыгыз, гафу үтенә, тупас, ялгыз, мактана, гаепле, очрады, тукталыш, кагыйдә, ашыга, гафу ит, шалтырата.

Минем туган көнем

Туган көнгә чакыру яза белү.

Бәйрәм табынын әзерләү турында сөйләшү.

Нинди ризыклар яратканыңны, яратмаганыңны әйтә белү.

 Табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.

Туган көн уеннары турында сөйләшә белү.

Оля, мин сине туган көнгә чакырам. Туган көн кич сәгать 6да башлана, безнең адрес: ... .

Туган көнгә нәрсә пешерәбез, кемнәрне чакырабыз? Табында нәрсәләр була? Төрле салатлар, ... . <...>

Син нинди ризыклар яратасың

 ( яратмыйсың)?  

Табын янында сөйләшергә, ашыгырга ярамый. <...>

Нинди уеннар уйныйбыз? Син нинди тизәйткечләр, табышмаклар беләсең?

Чакыру кәгазе, татар халык ашлары исемнәре, туңдырма, пылау, токмачлы аш, коймак, акмай, беренчегә, күрше, авыз чапылдату, ашыга, пәрәмәч, вак бәлеш, күтәрә, кыстый, тук, яңа гына, кулын суза.

Минем дустым бар

Дустыңның нинди булуын сөйли белү.

Дусларның бергә аралашуы турында сөйли белү.

Дустыңны уенга чакыра белү.

Минем дустым – Катя. Ул матур җырлый, яхшы ... . <…>

Дуслар бергә дәрес әзерлиләр, ... .

Оля, әйдә уйнарга барабыз. <…>

Шатлык, шаян, иптәш, ярдәмчел, киңәш, менә, төшә, үлгән, ишек алды, юлдаш, һәркем, һәрбер, кызгана.

Дүрт аяклы дусларыбыз

Дүрт аяклы дусларыбызның токымнары, кыяфәтләре, гадәтләре турында сөйләшә белү.

Минем этем (песием) бар.  Ул йонлач, ... . <...>  Ул тәпиен бирә, ... . <...>

Йорт эте, ау эте, сакчы эт, йонлач, ут яна, тәпи, юаш, тугры, сөяк, күсе, тычкан, ягымлы, тәпиен суза.

Без спорт яратабыз

Тән әгъзаларының исемнәрен, нәрсә авыртуын табибка әйтә белү.

Җәйге, кышкы спорт төрләрен аера, үзеңнең нинди спорт төрен яратканыңны әйтә белү.

Минем тешем сызлый,  башым авырта.  <...>

Мин чаңгы шуарга яратам.  <...>

Спорт төрләре, салкын тия, башым әйләнә, сызлый, күз табибы, теш табибы.

                                                                                                          Без Татарстанда яшибез.

Татарстанның табигате: елгалар, үсемлекләр, җәнлекләрнең исемнәрен әйтә белү.

Сабантуй турында һәм милли уеннарны әйтә, Сабантуйга афиша яза белү.                                                                                  

Татарстан – зур, бай  республика. Татарстанда зур елгалар...

Сабантуйда ат чабышы...<…>

Кама, Идел, Агыйдел, Зәй, Ык озынлыгы, киңлеге, бодай, арыш, карабодай, борчак, чөгендер, көнбагыш, тары, бәхәсләшә, кебек, ризык, татарча көрәш, капчык белән сугышу, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү

                                                                                                   Светофор -  минем дустым

Юл йөрү кагыйдәләрен сөйли белү

Юл янында уйнарга, ... ярамый. Кызыл ут яна, ашыкма. Юлда йөгерергә ярамый.

Җәяүле, уң як, сул як, урам аша, ашыга, тукталыш, юл бирә.

                           

ЛКК - лексик күнекмәләр камилләштерү

ГКФ - грамматик күнекмәләр формалаштыру

ГКК - грамматик күнекмәләр камилләштерү

ЛГКК - лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү

Д/с - диалогик сөйләм

М/с - монологик сөйләм.

                                                                                                                    Тематик план

Сәг.

саны

Дата

Дәрес темасы

Дәрес тибы

Лексика

Грамматика

Көтелгән нәтиҗә

Укучыларның эшчәнлек төре.

Контроль төре

план

факт

1-3

3

 4 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау.

ЛКК

исәнләшү,саубуллашу,комплимент эйтү өчен кулланыла торган сүзләр.

Исәнләшү кагыйдәләре

Исәнләшү .саубуллашу кагыйдәләре. Бәйрәм белән котлый белү

Үз хезмәтеңне оештыра белү

Сорауларга җавап бирү

4

1

Син алмашлыгын юнәлеш һәм төшем килешләрендә куллану.

Д\МС

исәнләшү,саубуллашу,комплимент әйтү өчен кулланыла торган сүзләр.

Син алмашлыгын юнәлеш һәм төшем килешләрендә куллану

Бер-береңә комплимент әйтә белү.

Парларда эшли белү

5-6

2

 Исемнәрнең төшем,юнәлеш килешләрендә кулланышы.

ЛКК

Уку- язу әсбапларының атамалары:шакмаклы,буйлы,кирәк,кирәкми.

Исемнәрнең төшем,юнәлеш килешләрендә төрләнеше.

Уку- язу әсбапларының барлыгын,юклыгын,кайда икәнлекләрен әйтә белү

Парларда эшли белү

Схема буенча җөмләләр төзи белү

Карточка буенча эш

7-8

2

Исемнәрнең  берлек санда тартым белән төрләнеше.

ГКК

Язма эш, хата,хаталы, хатасыз, мисал, мәсҗәлә

Исемнәрнең  берлек санда тартым белән төрләнеше

Минем мәктәбемдә төзелмәсен сөйләмдә дөрес куллану.

Парларда эшли белү

9

1

Исемнәрнең  күплек санда тартым белән төрләнеше.

ГКК

Ашханә,ничә,яңа.

Исемнәрнең  күплек санда тартым белән төрләнеше

Исемнәрнең  күплек санда тартым белән төрләнешен сөйләмдә дөрес куллану

Индив. бирем

Карточка буенча эш

10-11

2

Боерык фигыльләрнең  барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше.

ГКФ

Д\МС

Эшлә, чиш, укы, сөйлә, кара, тыңла, яса, тор, кер, тарат

Боерык фигыльләрнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше.

Боерык фигыльнеII зат берлек һәм күплек саннарда куллана белү

Индив. бирем

Карточка буенча эш

12

1

Татарстан дәүләт гимны төзелмәсе.

Д\МС

Дәүләт, тугра, сүзләре, авторы

Россиянең һәм Татарстанның дәүләт гимнары турында сөйләшү

Россиянең һәм Татарстанның дәүләт гимнары турында белү

Парларда эшли белү

13-14

2

Әдәпле  сөйләм формалары

“Әдәпле сөйләшәбез”

ГКК

Д\МС

әйт әле, әйтче, бир әле, дус,үтенеч

әйт әле, әйтче, әйтегез әле төзелмәләре

әйт әле, әйтче, әйтегез әле төзелмәләрен сөйләмдә куллану.

Парларда эшли белү, диалоглар төзү

14-15

2

Исемнәр ясалышы (-лык, -лек, -даш, таш кушымчалары)

ЛКФ

Д\МС

Сыйныфташ, ашамлык

Китапны кадерләп тоту турында киңәш бирә белү. Китапның киңәшче,дус икәнен раслап сөли белү.

Индив. бирем

Индив. бирем

16

1

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат - сан белән төрләнеше.

ГКФ

Д\МС

Эшли, чишә, булыша., башлана, бетә, мисал, кайта, сорый,укыта, контроль, мәсьәлә

Хәзерге заман хикәя фигыльне зат - сан белән төрләндерә белү

Хәзерге заман хикәя фигыльне барлык формасында сөйләмдә куллану.

Таблица белән эшли белү, Парларда эшли белү

17

1

Билгеле үткән заман хикәя фигыль

ГКК

Бүген,иртәгә, мөстәкыйль эш, вакыт, озак, кызыклы, чирек азагы

Билгеле үткән заман хикәя фигыль

Сүзләрне сөйләмдә куллана белү.

Фронт. эш

18

1

“Олегның  нигә кәефе юк?” тексты буенча  лексик-грамматик материал

ЛГКК

Бүген,иртәгә, мөстәкыйль эш, вакыт, озак, кызыклы, чирек азагы

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

Хикәяне сәнгатьле уку, эчтәлекне сөйли белү.

Төркемнәрдә, парларда эшләү

19

1

Олегның  нигә кәефе юк?” , “ Без хикәя язабыз”

Д\МС

Кәеф, хәлләр ничек, ярдәм

Татар халык ашларын таный белү. Ботка ашарга яратам төзелмәсе.

Өй эше турында сөйләшү. Олегка бәя бирү. Уенга чакыра белү.

Индив. бирем

Хикәя төзү

20

1

-мы \-ме- сорау кисәкчәләре

ГКК

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Без туган көнгә әзерләнәбез.

Сорау җөмләләр төзи белү.

Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен камилләштерү

21

1

Сан төркемчәләре

ГКФ

Кушарга, алырга,  тапкырларга,  бүләргә, чишәргә, рәт, бүлмә,  мисал, мәсьәлә

Кыстау формалары

Сөйләмдә куллана белү. Дәресләр расписаниясен әйтә белү. Үзе турында саннар кулланып, сөйли белү

Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен камилләштерү

22

1

Сан + исем”

төзелмәсе

ГКК

23

1

“Без мәктәптә” темасына к/эш.

"Без мәктәптә" циклындагы лексиканы, грамматиканы үзләштерүне тикшерү

Үткән лексиканы таный белү

к/эш

к/эш

24-25

2

Х.ө.э.чөнки ,ләкин теркәгечләре

ЛКК

Җиңел, авыр,өтер,нокта, сорау, төшеп калган, тикшерде, хаталы , хатасыз

Яңа лексиканы таный белү

Чөнки ,ләкин теркәгечләрен сөйләмдә куллану. Дәрестә диктант язу турында сөйләшү.

Фронт.эш

26

1

БСҮ. “Безнең билгеләр”

Д\МС

Канәгатләдерерлек,

начар

Бәйлек сүзләрнең ю., ч., у-в., килешләрендә кулланылышы.

Дәрестә диктант язу,  билгеләр  турында сөйләшү.

Индив. бирем

Сораулар төзү

27

1

“Минем режимым” темасына л-г материал.

ЛГКК

Торам, урын  җыям, юынам,  сөртәм, иртәнге аш ашыйм, барам, кайтам, алам

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

Үзеңнең режимың турында сөйли белү.

Схема белән эшли белү

Хикәя төзү

28

1

чөнки теркәгече, хәзерге заман хикәя фигыль

ГКФ

Д\МС

Торам, урын  җыям, юынам,  сөртәм, иртәнге аш ашыйм, барам, кайтам, алам

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

29-

30

2

Сәгать ничә? конструкциясе

ЛГКК

Сәгать җидедә, Сәгать җиде, нәкъ сәгать җидедә, көндезге җидедә, көндезге бердә, дәресләрдән соң, сәгать җиденче яртыда

Сәгать ничә?

Сәгать ничәдә? сорауларын белү

Көндәлек режимны  сөйли белү.

Парларда эшли белү.

31

1

Билгеле үткән заман хикәя фигыль

ЛГКК

32-

33

2

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

ГКФ

Д\МС

Билгеле үткән заманның кушымчала-рын, зат-сан белән төрләндерә белү

Парларда эшли белү.

34

1

Билгеле үткән заманның  барлык ,юклык формасын зат-сан белән төрләндерү.

ЛКФ

Д\МС

Билгеле үткән заманның  барлык, юклык формасын таный белү.

Билгеле үткән заманның юклык формасын сөйләмдә кулланабелүбелү,режим турында сөйли белү.

Чагыштыра һәм гомумиләштерә белү (рус һәм татар телен)

Индив. биремнәр

35

1

Кереш сүзләр.

Д\МС

Минемчә, минем фикеремчә, мин риза түгел, әлбәттә, минем уйлавымча, берен-чедән, икенчедән.

Кереш сүзләрне таный белү

Кереш сүзләр сөйләмдә куллана белү

Парларда эшли белү күнекмәләре булдыру

36

1

Чөнки теркәгече

Д\МС

Чөнки теркәгече

“Мәктәпкә кадәр” темасы буенча хикәя төзү,аны сөйли белү.

Парларда эшли белү күнекмәләре булдыру

37

1

Инфинитив + кирәк, ярый

ГКФ

Ярый, ярамый, кирәк, кирәк түгел., мөмкин,  тиеш, була

Инфинитивны таный белү

Инфинитив + кирәк, ярый  формала

Рын белү, өй эшләрен эшләргә кирәклеген әйтә белү.

Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен камилләштерү

38

1

Фигыль формаларын кабатлау.

Д\МС

Чыгарга, су сибәргә, пешерергә, җыярга, утукләргә.

Инфинитив + кирәк, ярый, тиеш, мөмкин, кирәкми, ярамый, мөмкин түгел  төзелмәсен тәрҗемә итә белү

Чагыштыра һәм гомумиләштерә белү (рус һәм татар телен)

Сораулар бирү

39

1

Зат алмашлыгы+өчен

(минем өчен)

Д\МС

Зат алмашлыгы+өчен конструкциясен  сөйләмдә куллана белү.

(минем өчен)

Парларда эшли белү күнекмәләре

40

2

Инфинитив+булышам

(булышабыз), ярдәм итәм

ЛКК

Мин әнигә савыт саба юарга булышам структурасы

Нишләргә булышасың? Соравын төзи белү.

Өйдәге ярдәмеңне әйтә, тәкъдим итә, үзеңә ярдәм сорый белү.

Парларда эшли белү күнекмәләре булдыру

БСҮ хикәяне сөйләү

41

1

Минемчә, минем фикеремчә,мин риза түгел, әлбәттә кереш сүзләре

ЛКК

Минемчә, минем фикеремчә,мин риза түгел, әлбәттә

Парларда эшли белү күнекмәләре булдыру

42

1

 Кереш сүзләр

ЛГКК

Кереш сүзләр  кулланып , үз фикереңне әйтү. белү

Кереш сүзләр сөйләмдә куллана белү

Парларда эшли белү.

43-44

2

Билгесез үткән заман хикәя фигыль

Д\МС

Ярдәм итәргә уйлады,булышырга уйлады, булышырга чакырды, үзем өчен, синең өчен.

Билгесез үткән заман хикәя фигыльне таный белү

Таблица белән эшли белү

45

1

Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

Д\МС

ГКФ

Билгесез үткән заманның кушымчала-рын, зат-сан белән төрләндерә белү

Парларда эшли белү күнекмәләре булдыру

46

1

“Мин – өйдә булышчы “темасына к/эш

" Мин – өйдә булышчы " циклындагы лексиканы, грамматиканы үзләштерүне тикшерү

Үткән лексиканы таный белү

к/эш

к/эш

47

1

БСҮ.Без хикәя язабыз. “Минем дусларым бар”

ЛКФ

Д\МС

Дустым, дуслык., дуслаштык, ярдәмчел, шаян. Гадел, көчле, бергә

Дусларың турында сөйли белү

.

Парларда эшли белү күнекмәләре булдыру

Индив. бирем

48-

49-

50

3

Билгесез үткән заман хикәя фигыль.

Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

ГКФ

Д\МС

Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формалары

Өйрәнелгәннәрне сөйләмдә куллана белү

Парларда эшли белү күнекмәләре булдыру

51-52

2

Сыйфатлар. Сыйфат дәрәҗәләре.

ГКК

Зур, зуррак, зәп-зәңгәр

Сыйфат дәрәҗәләре.

Сыйфат дәрәҗәләрен

сөйләмдә куллана белү

Чагыштыра һәм гомумиләштерә белү

53

1

Боеруны һәм үтенүне белдерү.”Без матур сөйләшәбез”

Д\МС

Боеруны һәм үтенүне белдерүче формалар.

Боеруны һәм үтенүне белдерүче формаларны белү

Боеруны һәм үтенүне белдерүче формаларны сөйләмдә куллану

 Парларда эшли белү күнекмәләре булдыру

54-55

2

Сыйфат дәрәҗәләрен кабатлау.

ГКК

Үткән лексиканы таный белү

м/эш

Мөстәкыйль эш

56-57

2

Боеруны һәм үтенүне белдерүче формалар.

ГКК

Боеруны һәм үтенүне белдерүче формаларны  таный белү

Боеруны һәм үтенүне белдерүче формаларны сөйләмдә куллану

Парларда эшли белү күнекмәләре булдыру

58-59

2

“Язгы каникул”хикәясендәге лексик-грамматик структуралар

ГКК

ЛГКК

Кәшәкә таягы, күптән, алып чык,бозыла,ялгыз, күңелсез

Алып бара аналитик фигыле. Инфинитив+кирәк төзелмәсе

Киңәш һәм боеруны белдергәзн формалар

Парларда эшли белү күнекмәләре булдыру

Хикәя төзү

60-

61

2

Исем+исем сүзтезмәсе

ГКК

ЛГКК

Гүзәлнең дусты, дустымның китабы, дәфтәре, балалар бакчасы

Исем+исем сүзтезмәсен таный белү

Исем+исем сүзтезмәсен сөйләмдә куллану

Парларда эшли белү күнекмәләре булдыру

62-63

2

Татар халык ашлары. “Мин нәрсә яратам”

ГКК

ЛГКК

Д\МС

Азык-төлек исемнәре: ботка,аш,кәбестә ашы

Татар халык ашларын таный белү. Ботка ашарга яратам төзелмәсе.

Сөйләмдә куллана белү. Нәрсә ашарга яратканыңны әйтә,сорый белү

Парларда эшли белү күнекмәләре булдыру

Диалог төзү

64-

65

2

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

ГКК

Д\МС

 Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

Сөйләмдә сүзләрнен дөрес формада куллану

Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен камилләштерү

Мөстәкыйль эш

66

1

Без туган көнгә әзрләнәбез.

ГКК

Д\МС

 Кибетнең эш сәгатьләрен әйтә белү.

Яңа лексиканы таный белү

Сөйләмдә сүзләрнен дөрес формада куллану

Парларда эшли белү күнекмәләре булдыру

Индив. биремнәр

67

1

“Туган көн – күңелле бәйрәм”

Д\МС

Д\МС

Түрдән уз, яңа гына, кыста, ашап кара.тук, әдәпле

Кыстау формалары

Кыстау формаларын сөйләмдә куллану

Парларда эшли белү күнекмәләре булдыру

Диалог төзү

68

1

Туган көнгә чакыру

Д\МС

чакыру формалары

Чакыру формаларын сөйләмдә куллану

Парларда эшли белү күнекмәләре булдыру

Диалог төзү

69

1

Телефоннан сөйләшү этикеты.

Д\МС

Шалтырый, шалтырата, телефон трубкасы, күрше,

   

Телефоннан сөйләшү этикеты.белән танышу

Телефоннан сөйләшү кагыйдәләре

Парларда эшли белү

Диалог төзү

70

1

“Мин салатлар ясыйм”

ЛГК

Чәнечке, кашык, пычак,уң, сул,кишер,суган, кыяр, кәбестә, бәрәңге, турый, сала

Табын әзерләх турында сөйләшү

Парларда эшли белү күнекмәләрен камилләштерү

71-72

2

“Табын янында”хикәясендәге лексик-грамматик материал

ГКФ

ЛГКК

Ян, өс, арт, ас, ал

Бәйлек сүзләрнең кулланышы

Бәйлек сүзләрнең килеш белән төрләнеше

Парларда эшли белү күнекмәләрен камилләштерү

73

74-

2

“Без табын янында” “хикәя язабыз”

Д\МС

Башта, аннан соң, пычрак, валчык, хуҗабикә

Бәйлек сүзләр кулланып,

хикәянең эчтәлеген сөйли белү

Парларда эшли белү күнекмәләрен камилләштерү

Хикәя төзү

Эчтәлек сөйләү

75

1

“Дуслар белән күңелле” темасына к/эш

" Дуслар белән күңелле " циклындагы лексиканы, грамматиканы үзләштерүне тикшерү

Үткән лексиканы таный белү

к/эш

к/эш

76-

77-

78-

79

4

Х.ө.э.Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

ЛКФ

Д\МС

Койрыгын болгый, күзләре ут яна, чаба, минем янда бөтерелә, шатланып өрә, тәпиен бирә

Исемнәрне тартым белән төрләндерә белү

тартым белән төрләнгән исемнәрне сөйләмдә куллану

Таблица белән эшли белү

Диалог төзү

80-81

2

Дүрт аяклы дусларыбыз, аларның кыяфәтләре,токымнары.

“Дүрт аяклы”темасына караган лексиканы кабатлау

ЛКФ

ЛГКК

Д\МС

Таблицадагы сөйләм үрнәкләре.

Этләрнең токымнары,кыяфәтләрекушаматлары турында сорый, сөйли белү.

Таблица белән эшли белү

Диалог төзү

82

1

“Минем дүрт аяклы дустым” темасына хикәя төзү.

Д\МС

Таблицадагы сөйләм үрнәкләре

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Без туган көнгә әзерләнәбез.

Этләрнең токымнары,кыяфәтләре, кушаматлары турында сорый, сөйли белү.

м\эш

Хикәя төзү.

83-

84

2

Мин, син зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше.

ГКФ

 килеш белән төрләнгән алмашлыкларны сөйләмдә куллана белү

Таблица белән эшли белү

Диалог төзү

85-

86

2

Хәзерге заман хикәя фигыль

ГКФ

Хәзерге заман хикәя фигыль

Таблица белән эшли белү

тест

87

1

“Дүрт аяклы дусларыбыз” темасын кабатлау.              

ГКК

"Дүрт аяклы дусларыбыз'' циклындагы лексик - грамматик материалны, өйрәнелгән грамматик конструкцияләрне үзләштерүне тикшерү

Яңа лексиканы таный белү

Мөстәкыйль эш

88

1

“Мин  авырыйм”

ЛКФ

Теш сызлый, теш табибы, эч авырта, башым әйләнә.

Бәйлек сүзләрнең ю., ч., у-в., килешләрендә кулланылышы.

Кеше кыяфәтен сурәтли белү

Индивидуль биремнәр

89-

90

2

“ Мин табибта”

Д\МС

Яңа лексиканы таный белү

кайсы җиреңнең авыртканын табибка

әйтә белү

91

1

Спорт төрләре.

“ Мин нинди спорт төре белән шөгыльләнәм?”

ЛКФ

Чана шуа, кызына, хоккей уйный, йөзэ, спорт түгәрәге, фигуралы шуу.

Спорт төрләре исемнәрен таный белү

“Мин нинди спорт төре белән шөгыльләнәм?” темасы буенча сөйли белү

Парлада эшләү

92-93

2

Татарстанның табигате

ЛКФ

Кама, Идел, Агыйдел,Зәй, Ык, бодай, арыш, карабодай, борчак,тары, чөгендер, озынлыгы, киңлеге

Татарстан елгаларын, басуларында нәрсәләр үсүен белү

Татарстанның табигате турында сөйли белү

Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен камилләштерү

Мөстәкыйль эш

94-

95-

96-

97

4

Хикәя фигыльнең хәзерге,үткән,киләчәк заман формалары

ЛГКК

Татарча көрәш, ат чабышы, капчык белән сугышу,чүлмәк вату, баганага менү

Хәзерге заман хикәя фигыльнең үткән,киләчәк заман формалары

Хикәя фигыльнең хәзерге, үткән,киләчәк заман формалары

Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен камилләштерү

тест

98

1

Еллык контроль эш.

ГКК

Өйрәнелгән лексик - грамматик материалны, өйрәнелгән грамматик конструкцияләрне үзләштерүне тикшерү

Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен камилләштерү

к\эш

99-

100

2

Хаталар өстендә эш,үткәннәрне ныгыту

ГКК

Хаталарга анализ ясый белү

Индиви- дуаль эш

101-105

5

Кабатлау, йомгаклау дәресләре.

ГКК

Алдагы дәресләрдә үтелгән лексиканы куллану

күнекмәләре.

Өйрәнелгән грамматик структуралар.

Диалог төзү күнекмәләре булдыру

                                          Кыскартылмалар: (Сокращения:)

ЛКК - лексик күнекмәләр камилләштерү ( cовершенствование лексических умений)

ГКФ - грамматик күнекмәләр формалаштыру ( формирование грамматических умений)

ГКК - грамматик күнекмәләр камилләштерү( совершенствование грамматических умений)

ЛГКК - лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү( совершенствование лексико-грамматических умений)

Д/с - диалогик сөйләм (диалогическая речь)

М/с - монологик сөйләм.(монологическая речь)

5 нче сыйныф рус төркеме укучыларының язма эшләрен  белем һәм осталык, күнекмәләрен бәяләү нормалары.

                       (Норма оценок знаний и умений учащихся 5 класса русскоязычной группы)

Язма эшләр: эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаса “5”ле куела (бер орфографик яки бер пунктуацион хата булырга мөмкин); ике орфографик, ике пунктуацион  яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә “4”ле куела; дүрт орфографик, ике пунктуацион яки өч орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә “3”ле куела; орфографик яки пунктуацион хаталары алдагы күрсәткечләрдән артып китсә, “2”ле куела.

Сүзлек диктанты – 16-20 сүз. Пөхтә язылган, хатасыз эшкә “5”ле, бер орфографик хаталы эшкә “4”ле, өч орфографик хаталы эшкә “3”ле, биш орфографик хаталы эшкә “2”ле куела.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План подготовки к ГИА по татарскому языку в русскоязычных группах -9класс.

План работы по подготовке к ГИА в 9-ых классах по татарскому языку включает в себя работу с учениками и родителями....

План подготовки к ГИА по татарскому языку в русскоязычных группах -9класс.

План работы по подготовке к ГИА в 9-ых классах по татарскому языку включает в себя работу с учениками и родителями....

Контрольная работа по татарскому языку в русскоязычных группах для 7 классов

1) Җөмләләрдән сыйфат фигыльләрне тап, тәрҗемә ит, заманнарын билгелә, асларына сыз.а) Урманда ял итүче  кешеләр волейбол уйныйлар. б) Чаңгыда шуучы апалар һәм абыйлар бик шат иде. в) Әни сатып а...

Открытый урок по татарскому языку в русскоязычной группе с использованием сингапурских обучающих структур

Данный урок был проведен в русскоязычной группе 6 А класса. В группе всего 15 учащихся, 13 из них успевают по предмету на «4» и «5». Дети активные, творческие, трудолюбивые. Урок относится к разд...

Календарно-тематическое планирование по родному(татарскому) языку для русскоязычных групп 1 класса

Данное календарно-тематичекое планирование составлено в соответствии с ФГОС НОО учебного предмета и входит в предметную область "Родной язык и литературное чтение на родном языке"...